Эссе "Мин - укытучы"
статья по теме

Хасанова Нурлися Фирдусовна

Укытучы һөнәреннән дә изгесен таба алмадым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_min-ukytuchy.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                      Эссе

                                            “Мин –Укытучы!”

Һәрбер кеше тормышта үз юлын табарга, үзенең күңеленә хуш килә торган һөнәргә ия булырга тиеш дип саныйм.

Гомерлек һөнәрне сайлау, әлбәттә, бик авыр эш, чөнки һөнәрләр шуның кадәр күп ки, санап бетергесез. Шулар арасыннан, ялгышмыйча, үкенергә туры килмәслек итеп, кайсын сайларга соң дигән уйлардан соң, мин  укытучылык һөнәрен сайладым.

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк! Әмма укытучы һөнәреннән дә иң изгесен таба алмадым. Тикмәгә генә түгел бит, гади эшчеме ул, президентмы, галимме ул яки сатучымы, гомер буе узләренең беренче укытучыларын онытмыйлар, аларны гел искә алалар. Үзем, укучыларым күп еллар узганнан соң да, мине шулай олылап искә алсалар иде дигән теләктә яшим.

2010 нчы ел – Укытучы елы буларак билгеләп үтелгән вакытлар. Гаиләбез белән телевизор каршында утырабыз. Хәзер төгәл генә тапшыруның исемен әйтә алмыйм, ләкин Татарстан президенты Минтимер Шәрип улы сәхнәдә беренче укытучысының җилкәсенә ап-ак шәл япкан иде. Шул хис аша күңелемдә яраткан һөнәремне дөрес сайлаганмын икән дип меңенче тапкыр инануым хәтердә.

Укытучы. Җирдә яшәүче һәр кеше бу исемне гомере буе күңел түрендә йөртә. Шушы дәрәҗәгә ирешү, укучыларымның йөрәгендә кечкенә генә урын алу зур тырышлык, осталык, түземлелек сорый, ә иң мөһиме – балаларны ярату сорала! Ә бит уйлап карасаң, һәр укучыны, үз балабыз кебек якын күреп, аларның уңышларына сөенеп, ялгыш адым ясауларына көенеп яшибез. Укучыларымның уңышларына, сабыйларча шатланып яшим. Өйгә кайткач та, гаиләм белән бергә җыелгач, мәктәбем, укучыларым турында әңгәмә корам. “Өйгә кайткач та, эшең турында онытып тор, ял ит”, - диләр.

Укучыларымның уңышлары, аларның тәрбияле булулары – хезмәт җимешемнең иң кульминацион ноктасы.

Дөрестән дә, балаларны тәрбияләүдә, кешелек барлыкка килгәннән бирле, нинди генә алымнар кулланылмаган һәм кулланылмый.

Хәзерге заманда, барыбызга да: әти-әниләргә, укытучыларга, балаларыбызның өстенә ишелеп-ишелеп төшкән проблемаларны хәл итү чорында, балаларны тәрбияләу һәм аны дөрес юнәлештә алып бару – авыр эшләрнең берседер, мөгәен. Компьютерлашкан заманда яшибез. Ничек итеп балаларны эшкә, укуга кызыксындыру, рухи байлык туплауга юнәлдерергә кебек сораулар - һәр укытучыны борчыган мәсьәләләр булып тора.

Мине борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе һәм, әйтергә кирәк, иң мөһиме дип тә саныйм: укытучыларның авторитеты күп очракта ата-ана гаебе белән төште.

Хәзер әти-әниләр барысы да диярлек югары белемле. Үз эшләренең осталары саналалар. Үз хокукларын да яхшы беләләр, бу бик дөрес, һәрбер кешегә үзенең хокукларын белү зарур!

Ләкин хокуклар белән бурычлар да янәшәлектә яши. Бурычларны бик игътибарга алмаучы ата-аналар белән уртаклык табып эшләү, әйтергә кирәк, авыр эшләрнең берсе дип уйлыйм. Ләкин уртак тел табып эшләү – безнең бурычыбыз!

Укытучы һөнәрен һич ялгышмыйча, 28 ел эшләү дәвереннән чыгып әйтә алам: дөрес дип сайланган һөнәрем! Һәркөн яратып эшкә бару, көләч, мөләем йөзле балаларны күрү, коллегаларым белән кулга-кул тотынышып эшләү – бәхетнең зурысы шушы түгел мени!?

Еш кына үземә сорау бирәм: “Мәктәп ябылса, нинди өлкәдә хезмәт куярмын икән? – дим. Җавап юк, чөнки башка өлкәдә эшли алуыма ышанмыйм һәм булдыра алырмын дип уйламыйм!

Фәнис Яруллинның “Һәркемгә үз өлеше” дигән шигыре яшәү юлымда юлдашым булып тора.

                                        Теләде шундый бер теләк                        

                                         Дан,шөһрәт сөйгән бәндә:

                                       “Тау кадәрле дәрәҗә бир,

                                         Кодрәтле ходавәндә”.

                                         Теләге кабул булды бит,

                                         Сорагач ертып йөзен.

                                         Тик дәрәҗә авырлыгы

                                         Сытты мескеннең үзен.

Ә байлыкка табынучы

Теләде берөзлексез:

“Байлыгым булсын үлчәүсез,

Байлыгым булсын диңгез”.

Теләген ишетте күкләр,

Ул кабул булып кайтты.

Байлыгы зур диңгез булды,

Һәм үзе шуңа батты.

                                                                       Теләде өченче берәү

                                                                       Хәер, уйлады эчтән:

                                                                      “Кирәкми дан да, байлык та,

                                                                        Аерма гына эштән”.

                                                                        Һәр көн саен җиң сызганып

                                                                        Тотынды ул эшенә –

                                                                        Иң бай кеше дә ул булды,

                                                                        Иң шөһрәтле кеше дә.

Аермасын исәнлектән, аермасын яраткан эшемнән!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...