Эссе "Мин-укытучы"
материал по теме

Закирова Сания Исмагиловна

Укытучы-иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                  Эссе

                    “Мин- укытучы”

Эшләде: Закирова Сания Исмәгыйль кызы

       I квалификацион категорияле

                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                           2015 нче ел  

     Укытучы –иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре- чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

    Бу һөнәрнең авырлыгын, җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстем. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Мәктәптә укуымны тәмамлагач, үземнең туган авылым Олы Бортас урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы  булып эшли башладым. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплы  булуын еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам.

   Туган авылым мәктәбендә 2 ел эшләгәч, язмыш дулкыннары мине Кама Тамагы эшчеләр бистәсенә алып килде. Мин монда килгәч тә, башка һөнәргә күз салмадым. Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Аннан соң читтән торып, Казан дәүләт гуманитар педагогика университетының татар филологиясе бүлегендә укып, югары белем алдым. Бүгенге көндә дә хезмәт юлымны шушы белем йортында дәвам итәм. Укучыларымда туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялим.

   Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем.

   Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

                               Очар кошлар күккә омтылгандай

                               Көн дә мәктәбемә юл алам,

                               Сабый күңеленә ачкыч табып,

                               Белем орлыклары мин салам.

                               Туган телем- татар теле аша

                               Тормыш серләренә өйрәтәм,

                               Авыр булуына карамастан,

                               Хезмәтемнән табам бары тәм.

                               Һәрбер укучымның уңышына

                                Сабыйларча ихлас сөенәм.

                                Биек-биек белем тауларына,

                                Алар түгел, гүя мин менәм.

      Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора.Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д. Ушинский да:

“Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”-дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларгаүз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат –бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.

     Минем бурыч- укучыларга туган телне тирәнтен өйрәтү, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

     Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

     Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин- киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу- минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш.

    Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.

Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк”эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк.

    Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер- берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү- минем төп педагогик бурычым. “Син бит булдырасың, балам!”,- диюгә балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын да.

    Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм башкалар...Иманым камил, сыйныфта ничә бала- өчме, унмы, егерме бишме- бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли-эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә көч бирә.

    Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү- укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам- шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам.

    Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет –ресурслардан киң файдаланам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә.

    Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар(компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле максатта кулланылган программа чаралары.

    Ни өчен тел-әдәбият дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.

    Беренчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уята. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында тел-әдәбият дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук: шәхес тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, эстетик тәрбия бирү, информацион культура тәрбияләү, укытуның сыйфатын күтәрү, предметара бәйләнеш булдыру, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.

   Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам.

   Тел-әдәбият дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинчелекләр бирә соң?

   Дәрес материалын күз алдына китерү. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдына кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була. Үз-үзеңне тикшерү булдыру. Мин тест формасындагы бирем эшләтәм. Аннан соң укучылар экранга карап үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр. Шулай ук информацион технологияләр укытучыга: индивидуаль белем бирү, диффе-ренциаль белем бирү, мультимедия һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү, укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү, үзаллы эшне булдыруга ярдәм итә.

   Тел-әдәбият дәресләрен укыту процессында информацион технологияләр куллану махсус программа чараларын куллануны күз алдында тота: контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала. Информацион –белешмә программалар( сүзлекләр,

энциклопедияләр) күргәзмә программалар(слайд һәм видео-фильмнар).

Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләремдә еш кулланам.

Сөйләм телен үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы. Г.Тукай, М.Җәлил кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацион программалар да бар.

    Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә, шул исәптән, безнең мәктәбебездә дә  күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар.

Мин бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшемдә кулланырга тырышам. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

   “Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Тел-әдәбият дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уйланылып кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

    Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара. “Кем фәнне өйрәнеп, аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң”,-ди Саяди.

    Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала. Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?!

    Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

    Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән.

    Әйе, укытучы- гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда! Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Үз казанымда гына кайнап калмыйча, республика, Рәсәй кысаларында узган конкурсларга да укучыларымны катнаштырырга тырышам. Укучыларым да бик теләп катнашалар.

    Әлегә кадәр балачактан килгән әйдаманлык сәләтен дә, активлыгымны да югалтмадым. Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын ирешәсе максатларыбыз әле шактый. Бирегә К.Ушинский сүзләрен китерәсем килә:”Әгәр кешенең барлык теләкләрен үтәп, аңардан тормышның максатын тартып алсаң, ул бәхетсез һәм мәхлук җан иясенә әверелә...” Кеше һәрвакыт үзалдына максат куя белергә тиеш, шул вакытта гына нәрсәгә дә булса ирешү һәм үзеңне бәхетле итеп тою мөмкин.

    Мин бүгенге көндә чиксез бәхетлемен! Аны чагыштыру дәрәҗәсе дә, үлчәү бизмәне дә юк. Янәшәмдә гаиләм, ярты сүздән аңлап төшенүче яраткан укучыларым, һәрвакыт ярдәмләшеп, фикерләшеп эшләүче хезмәттәшләрем бар.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                              Эссе

“Минем методик табышларым”

Башкарды: Закирова Сания Исмәгыйль кызы

              I квалификацион категорияле

                         татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2016 нчы ел

   Укытучы –иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре- чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

    Бу һөнәрнең авырлыгын, җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстем. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Мәктәптә укуымны тәмамлагач, үземнең туган авылым Олы Бортас урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы  булып эшли башладым. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплы  булуын еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам.

   Туган авылым мәктәбендә 2 ел эшләгәч, язмыш дулкыннары мине Кама Тамагы эшчеләр бистәсенә алып килде. Мин монда килгәч тә, башка һөнәргә күз салмадым. Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Аннан соң читтән торып, Казан дәүләт гуманитар педагогика университетының татар филологиясе бүлегендә укып, югары белем алдым. Бүгенге көндә дә хезмәт юлымны шушы белем йортында дәвам итәм. Укучыларымда туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялим.

   Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем.

   Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

                               Очар кошлар күккә омтылгандай

                               Көн дә мәктәбемә юл алам,

                               Сабый күңеленә ачкыч табып,

                               Белем орлыклары мин салам.

                               Туган телем- татар теле аша

                               Тормыш серләренә өйрәтәм,

                               Авыр булуына карамастан,

                               Хезмәтемнән табам бары тәм.

                               Һәрбер укучымның уңышына

                                Сабыйларча ихлас сөенәм.

                                Биек-биек белем тауларына,

                                Алар түгел, гүя мин менәм.

      Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора.Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д. Ушинский да:

“Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”-дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат –бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.

     Минем бурыч- укучыларга туган телне тирәнтен өйрәтү, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

     Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

     Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин- киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу- минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш.

    Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.

Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк”эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк.

    Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер- берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү-минем төп педагогик бурычым. “Син бит булдырасың, балам!”,- диюгә балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын да.

    Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү- укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам- шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам.

   Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет –ресурслардан киң файдаланам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә.

    Ни өчен тел-әдәбият дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.

    Беренчедән, укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уята. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында тел-әдәбият дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук: шәхес тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, эстетик тәрбия бирү, информацион культура тәрбияләү, укытуның сыйфатын күтәрү, предметара бәйләнеш булдыру, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.

   “Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Тел-әдәбият дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уйланылып кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

    Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән.

    Әйе, укытучы- гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда! Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Үз казанымда гына кайнап калмыйча, республика, Рәсәй кысаларында узган конкурсларга да укучыларымны катнаштырырга тырышам. Укучыларым да бик теләп катнашалар.

    Әлегә кадәр балачактан килгән әйдаманлык сәләтен дә, активлыгымны да югалтмадым. Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын ирешәсе максатларыбыз әле шактый. Бирегә К.Ушинский сүзләрен китерәсем килә:”Әгәр кешенең барлык теләкләрен үтәп, аңардан тормышның максатын тартып алсаң, ул бәхетсез һәм мәхлук җан иясенә әверелә...” Кеше һәрвакыт үзалдына максат куя белергә тиеш, шул вакытта гына нәрсәгә дә булса ирешү һәм үзеңне бәхетле итеп тою мөмкин.

    Мин бүгенге көндә чиксез бәхетлемен! Янәшәмдә гаиләм, ярты сүздән аңлап төшенүче яраткан укучыларым, һәрвакыт ярдәмләшеп, фикерләшеп эшләүче хезмәттәшләрем бар.



 

Комментарии

Закирова Сания Исмагиловна

Укытучы-иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе.