Эссе "Мин - укытучы"
материал по теме

Гатиатуллина Лилия Хәмит кызы

    Эссе

Мин – укытучы

                                                                Йөрәгемне балаларга бирәм..
                                                                                                         (Сухомлинский)

    Өй яныбыздагы зур матур бакчабызда нинди генә чәчәкләр  үсми! Кояш кебек балкып ак ромашкалар нур чәчә. Алар нәкъ кояшка охшаганнар,ак таҗлары кояш нурлары кебек балкый. Чалма чәчәкләрнең, дәлияләрнең нинди төсләре генә юк! Гөлчәчәк - бакчабызның патшасы. Мииләүшәләр, лаләләр әкрен генә җилдә тибрәләләр, әйтерсең лә бер-берсе белән сөйләшәләр, аралашалар.

   Мин бакчабызны мәктәп белән тиңлим, ә андагы чәчәкләр – укучыларым.  Минем бакчамдагы чәчәкләр кебек мәктәптәге укучылар да бер-берсенә охшамаганнар. Ак чәчәкләр алар саф күңелле кыз балалар, чәнечкелеләре шаярырга ярата торган шаян малайлар, кашкарыйлар кыю кызлар һәм малайлар, дәлияләр  баш имәс малайлар.

   Бакчадагы үскән асыл затлы чәчәкләр кебек без өч кыз бала укытучылар гаиләдәсендә дөньяга килгәнбез. Кечкенәдән әти белән әни безгә телебезгә, туган җиребезгә, халкыбызга мәхәббәт хөрмәт тәрбияләделәр. Кайбер вакытларда  әти белән әни безне үзләре белән мәктәпкә дәресләргә алып керәләр иде. Без дәрестә утыра-утыра, дәрес тыңлап,  йоклап та киткәләгәнбез. Кечкенәдән  безнең күңелләргә мәктәп, укытучы сүзләре изге сүз кебек кереп калды. Татар халкының гореф-гадәтләрен,йолаларын күреп, татар моңын ишетеп үстек. Әниебез татар  теле укытучысы булгач, өебездә күп шагыйрьләр, язучылар була иде. Без А.Расих, Т.Миңнуллин, Ш.Галиев, И.Юзеев, Г.Зәйнәшева, М.Мәһдиев, Р.Мөхәммәдиевларны күреп, аралашып үстек. Бу олы шәхесләр  белән аралашу безнең күңелләребездә татар теленә, татар китапларына, әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләгәндер. Һәм өчебез дә әниебез кебек татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайладык.

    Мин – укытучы. Укытучы буларак мин үз фәнемне, үземнең туган  телемне яратам. Авыр, җаваплы  булуына карамастан,  бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим, чөнки  мин балаларны бик яратам. Игенче ничек итеп җиргә орлык чәчә дә, аннан көз көне шушы кечкенә генә орлыктан күпме уңыш җыеп ала. Мин дә укучыларымда миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек белем орлыкларын чәчеп, аларның җәмгыятебезгә файдалы зур кешеләр булуларын көтеп торам. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр  кешеләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк,  минем тырышлыгым бушка китмәгән.

    Мин гомеремнең бушка үтмәгәненә сөенеп туя алмыйм, чөнки үзем яраткан һөнәрне сайлап, эшемнән тәм, ямь табып яшим. Минем хезмәтем илһам биреп, тормыштан ямь табып йөрәгемне яшәртеп торучы һөнәр. Мин мәктәптә балаларга беренче чиратта туган телебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, күренекле шәхесләренә мәхәббәт тәрбиялим. Укучыларны  логик фикер йөртергә өйрәтәм, укучының үз фикерен хуплыйм. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә, милли традицияләребезне үстерүгә зур игътибар итәм. Чәчәкләргә никадәр су, кояш, җылылык кирәк булса, укучыларга да шундый ук мөнәсәбәттә булу хас.

   Үз эшемне  яратам һәм нәтиҗәсен күреп куанам. Рус балалары да татар телен кызыксынып өйрәнәләр. Без  укучылар белән ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, төрле бәйгеләр, КВН нар  үткәрәбез. Дәресләрдә “Дәрес-экскурсия”, “Дәрес-сәяхәт”, Дәрес-уен” формалары кулланам. Бу дәрес формаларында укучылар актив катнашып, дәреснең төрле алымнарына төшенәләр, туган телне кызыксынып өйрәнәләр.

    Мин үз дәресләремдә милли-төбәк компонентларына зур игътибар бирәм, һәр дәрестә диярлек, шул тема өстендә эшлим. Якташ  шагыйрьләребез, язучыларыбыз белән очрашулар үткәрәбез. Укучыларымда туган төбәккә, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялим. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш.

     Без укучыларым белән сыйныфтан тыш чаралар еш үткәрәбез.  Алар  белән татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын,  бәйрәмнәрен,  җырларын өйрәнәбез. “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз” “Сөмбелә” бәйрәмнәрендә татар балалары гына түгел, ә рус балалары да теләп катнаша. Татар һәм рус балалары бергәләп татарча бииләр һәм җырлыйлар. Бу чаралар, бәйрәмнәр укучыларда татар телен өйрәнүгә теләк уята.

     Ачык чаралар, дәресләрнең нәтиҗәсе буларак укучыларым олимпиадаларда да сынатмыйлар. Берничә ел рәттән призлы урыннар алдылар, төрле бәйгеләрдә актив катнашып киләләр.

    Укучылар белән музей, театрларга да еш йөрибез. Казанның истәлекле урыннарында экскурсиядә булабыз. Күргән мәгълүматны укучылар дәрестә файдаланалар, сөйлиләр, алган тәэсирләре белән уртаклашалар.

  Мин чиксез бәхетле. Татар теле  һәм әдәбияты укытучысы булуым белән горурланам. Әгәр дә миңа “Син кем булыр идең яки нинди һөнәр сайлар идең?”- дисәләр, һичшиксез Укытучы, Укытучы, бары тик Укытучы  гына дияр идем. Укытучы булу минем өчен горурлык та, шатлык, бәхет китерә торган  һөнәр дә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 'Мин -укытучы' Эссе36.5 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...