КВН «Мин татарча сөйләшәм»
план-конспект урока (5 класс) на тему

КВН «Мин татарча сөйләшәм», 5аб сыйныфы, татар төркеме

Скачать:


Предварительный просмотр:

МББУ  Максимов Н.М. исемендәге «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 1 нче мәктәп»

Тема: КВН “Мин татарча сөйләшәм”

 (5 нче сыйныф татар төркеме)

                                                           Татар теле һәм әдәбияты

 укытучысы: Гыйльметдинова Э.И.

Түбән Кама шәһәре

2014-2015 нче уку елы

5 нче сыйныф (татар төркеме)

Үткәрү вакыты: 19.03.15.

Тема: КВН «Мин татарча сөйләшәм»

Максат: Укучыларның  сөйләм  телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү, туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Уен тәртибе: Уенда 2 команда катнаша. Һәр командага чиратлаштырып сорауларга бирелә. Дөрес җавапка жюри тарафыннан баллар куелып барыла. Команда сорауга дөрес җавап бирмәсә икенче командага җавап бирергә рөхсәт ителә.

Уен барышы.

  1. Оргмомент.

1  слайд

Туган җир – су – үзе бөек мәктәп,

Шунда башлап тәпи басыла.

Һәр кешедә бөек ана теле

Ана сөте белән ачыла. (Наҗар Нәҗми)

Укытучы:

  • Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар, жюри членнары һәм укучылар.
  1. Уенның темасын әйтү.
  1.   слайд

-Без сезнең белән бүген “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар”  бәйгесенә җыелдык. Уенда ике команда катнаша: “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар”. Болар мәктәбебезнең 5 нче сыйныфның татар төркемене укучылары. Шулай ук безнең  жюри  членнары да бар (таныштырыла).

   - Уен тәртибе белән танышып китик. Уенда 2 команда катнаша. Һәр командага чиратлаштырып сораулар бирелә. Дөрес җавапка жюри тарафыннан баллар куелып барыла. Команда сорауга дөрес җавап бирмәсә икенче командага җавап бирергә рөхсәт ителә. Соңыннан гомуми баллар саны чыгарыла.

III. Уен барышы.

  • Инде уеныбызны башлап җибәрик. Ә хәзер сүзне командаларга һәм капитаннарга бирәбез. Бәйгенең беренче туры “Танышу”. Һәр команда үзе белән таныштыра.

“Тапкырлар” командасыбашлый. 

Безнең исем :    “Тапкырлар”

Безнең  девиз:  “Эзләргә,  табарга, бирешмәскә!”

“Тапкырлар”дан  “Зирәкләр”гә  дусларча кайнар сәлам!

                       Телик бер-беребезгә без,

                       Сәламәтлек һәм уңыш!

                       Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

                       Бетмәсен безнең дуслык.

(Кулдан эшләнгән сувенирлар тапшырыла.)

                       Хөрмәтле жюриебыз!

                       Телибез сезнең бүген

                       Безне тигез күрүне,

                       Тырышканны белүне!

Ә хәзер “Зирәкләр” командасы сүз бирелә. 

Безнең исем :    “Зирәкләр”

Безнең  девиз:   “Без акыллы, без зирәк, безгә белем бик кирәк”

“Зирәкләр”дән  “Тапкырлар”га   дусларча кайнар сәлам!

Без ярышта Зирәкләр,

                     Тормышта без – кирәкләр.

                      Без тиз фикер йөртәбез,

 Дусларга без терәкләр.

(Кулдан эшләнгән сувенирлар тапшырыла.)

 Бәхетле булсын һәммәгез,

                      Жюрига да шул теләк.

                      Очколарны бутамагыз.

                      Санагыз безгә теләп.

Икенче тур. ”Өй эшен тикшерү”

Бәйгебезнең икенче турын башлыйбыз. Башта дәрестәге кебек  өй эшен тикшерәбез. Командаларга берәр әсәрне сәхнәләштерергә иде.

3  слайд

“Зирәкләр” командасы “Кем нәрсә ярата!”әкиятен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Катнашалар: Автор, Песи, Эт, Әтәч һәм Кәҗә.

Автор: Берйортта Песи белән Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк? – дип бәхәсләшәләр икән.

Песи: Иң  тәмле сый – сөт. Сөттән соң бер тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик тычканны тотуы кыен.

Әтәч: Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук –тук итеп чүпләсәң – менә шунда тамак тук –тук-тук була!

Эт: Юк – юк! Бөртек чүпләп кенә туеп бул – бул – булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

Кәҗә: Нәрсә-ә-ә сөйлисең син. Менә  кәбестә –ә-ә булса икән. Иң тәмле азык - кәбестә –ә-ә.

Автор: алар бәхәсләшәләр икән – әле һаман килешә алганнары юк, ди.

4  слайд

 Укытучы: Рәхмәт, Зирәкләр” командасы, булдырдыгыз. Ә хәзер сүзне “Тапкырлар”га бирәбез.  Алар Ә. Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясен сәхнәләштергәннәр. Рәхим итегез укучылар.

Катнашалар: Әни, Кунак апа, Гөлкәй һәм Рәйсә. Рәхим итегез укучылар!

Ишек шакыйлар. Кунак апа керә. Әни һәм Гөлкәй Кунак апаны каршы алалар.

Кунак апа: Исәнмесез.

Әни: Исәнмесез, кунак апабар икән, әйдә рәхим ит, кер.

Кунак апа: Рәхмәт. Исәнме, Гөлкәй, сиңа бүләгем бар. Менә бу курчак сиңа, рәхәтләнеп уйна.

Гөлкәй: Рәхмәт, Кунак апа.

Кунак апа: Дәү үс, акыллым!

( Ишек шакыйлар, Рәйсә керә)

Рәйсә: Исәнме, Гөлкәй! Нинди матур курчак!

Гөлкәй: Матур шул. Кунак апа бирде. Әйдә, бергә уйныйбыз. (Рәйсә  курчакны ала, урындыкка утырта)

Гөлкәй: Кит әле, уйный белмисең, үзем утыртам.

Кунак апа: Абау, дустың белән шулай сөйләшергә ярыймыни? Курчак өчен рәхмәт әйткәч, мин сине тәмле телле дип уйлаган идем.

Әни: Гөлкәй, хәзер үк Рәйсәдән гафу үтен, алай  тупас булырга ярамый.

Гөлкәй:  Гафу ит, Рәйсә.

Кунак апа: Тәмле телле булыгыз, балалар. Әдәп башы – тел.

Укытучы: Рәхмәт, Тапкырлар” командасы. Утырыгыз һәм жюрины тыңлагыз.

Укытучы: Командалар, ә без 3 нче турга күчәбез.

5  слайд

Өченче тур  “Тел шомарту”

Командага 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауга җавап бирергә кирәк. Ничә сорауга җавап бирсәгез шул кадәр балл куела.

“Зирәкләр”   командасына сораулар.

1.Без яшәгән район. (Түбән Кама)

2. Татарстанның  башкаласы. (Казан.)

3. Татарстанның  иң  зур  елгасы. (Идел.)

4. Бер атнада  ничә   көн. (7.)

5. Бал яратучы  хайван. (Аю.)

6. Кышның   соңгы   ае. (Февраль.)

7. КамАЗ машиналары   чыгара   торган   шәһәр. (Чаллы.)

8. Олысы да кечеседә эшләпә  кигән. (Гөмбә.)

9. Футбол командасында ничә уенчы? (11.)

10. Нинди кош көндез йоклый, төнлә   оча? (Ябалак.)

11. “Шүрәле” әкиятенең авторы. (Г. Тукай.)

12. Җәйнең  беренче   аенда   үткәрелә   торган  хезмәт   бәйрәме. (Сабан туе.)

13. Беренче космонавт. (Ю. Гагарин.)

14. Ел календаренда  тугызынчы  ай. (Сентябрь.)

15. Җәен –соры, кышын –ак, аңа  шулай  яхшырак. (Куян.)

16.Татарстанда ничә  дәүләт теле бар? (2.)

17.Татар хатын – кызларының милли баш киеме? (Калфак.)

            18. Капма – каршы мәгънәле сүзләр. (Антонимнар.)

6  слайд
“Тапкырлар” командасына сораулар. 

1.Без яшәгән  шәһәр. (Түбән Кама.) 

2. Түбән Кама раойнында   иң   зур   елга. (Чулман.)

3. Без яшәгән республика. (Татарстан.) 

4. Бер  елда   ничә  ай? (12.)

5. Тавыклар  яратучы  хайван. (Төлке.) 

6. Көзнең  соңгы   ае.(Ноябрь.)

7. Татарстан флагында   нинди   төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл.)

8. Шайба яки туп белән  уйнала   торган спорт төре. (Хоккей.)

9. Г. Тукайның туган авылы? (Кушлавыч)

10. Озын   койрыклы кош. (Саескан.)

11. Казан хоккей командасыныңисеме. (“Ак барс”.) 

12. Бер  сәгатьтә   ничә минут? (60.)

13. Кайсы кош йомыркасын  башка  кошлар   оясына сала? (Күке.)

14. “Туган авыл”шигырен кем язган? (Г.Тукай)

15. Кышын ак тунын кия, кишерне ул бик сөя. (Куян.)

16. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (12.)

17. Татар халкының милли аяк киеме? (Читек.)

18. Дөрес язылышны өйрәнүче фән. (Орфография.)

Укытучы:  Рәхмәт, балалар, тырыштыгыз.

7  слайд

4 нче турны башлыйбыз. “Кайсы команда тапкыррак” уены.

“БАШВАТКЫЧЛАР”  сүзеннән яңа сүзләр төзеп язарга. Бу биремгә 5 минут вакыт бирелә. Соңыннан  хөкемдарлар ике турга да нәтиҗә ясарлар. Бу турга да  сүзләргә берәр балл бирелә.

(Сүзләр: баш, ваткыч, аш, таш, ат, кыр, кар, башак,кыл,  шатлык, бал, бала,  акча, шар, башлык, балта, бака, балык, тарак, тавык, авыл, арыш, тал, ашлык һ.б.)

Тамашачыларга табышмаклар.

  1. Нинди ике нота бакчада үсә? (Фа +соль)
  2. Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)
  3. Кайсы айны ашарга ярый? (Май)
  4. Татарстанда нинди шәһәр боерык фигыль белән белдерелә? (Бөгелмә)
  5. “Көн” белән “Төн” нәрсәгә бетә? (“Н” га)
  6. Гафу үтенүне бер сүз белән ничек әйтеп була? (Кичерегез)

Укытучы: Ә хәзер музыкаль пауза. Ял итеп алабыз. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын тыңлау һәм бергә кушылып җырлыйбыз.

8  слайд

5 нче тур. ” Капитаннар, алга!”дип атала. Бу турда  капитаннар гына катнаша һәм алар  ромашка таҗындагы  мәкальләрнең азагын әйтеп бетерергә тиеш булалар.Чиратлашып ромашка таҗын алып җавап бирәсез.Сүз  “Тапкырлар” командасының капитанына бирелә.

  1. Сөйдергән дә тел  (биздергән дә тел)
  2. Иле барның  (теле бар)
  3. Телсез кеше  (ярты кеше)
  4. Кул ярасы бетәр, (тел ярасы бетмәс)
  5. Теле татлының (дусы күп)
  6. Калган эшкә  ( кар ява)
  7. Кем эшләми  (шул ашамый)
  8. Эш беткәч  (уйнарга ярый)
  9. Тырышкан табар  (ташка кадак кагар)
  10. Аз сөйлә  (күп эшлә)

9  слайд

6 нчы тур. “Рәсем яса” уены.  Күз бәйләтеп тактада берәр җәнлек рәсемен ясату. (Жюри йомгак ясый.)

  • Хәзер һәр командадан берәр кеше тактага чыга. Ул  күзен бәйләгән килеш  җәнлек  рәсеме ясарга тиеш була.

10  слайд

7 нче тур. “Чын татар исеме”.  Һәр команда алтышар чын татар исемен яза.

Ә тамашачылардан ике кеше күзен бәйләп җәнлек рәсеме ясый.

11  слайд

8 нче тур. Кроссворд  “Йорт кошлары һәм хайваннары”

(Командаларга кроссворд бирелә)F:\КВН\Новый точечный рисунок.bmp

Тамашачыларга     сораулар.

  1. Класстагы өстәлләр? (Парталар)
  2. Дәресләр арасындагы ял вакыты? (Тәнәфес)
  3. Дәрескә чакыру сигналы? (Звонок)
  4. Тиз бозыла торган  әйберләр саклана торган урын (Суыткыч)
  5. Күргәзмәгә, музейга һәм башка урынга коллектив белән бару исеме (Экскурсия)
  6. Ярышларда беренче  урынны алучы спортчы (Чемпион)

Музыкаль пауза. (Хөкемдарлар соңгы турларга нәтиҗә ясый.)

12  слайд

IV Йомгаклау.

“Аз сөйлә, күп эшлә” диләр. Чыннан да бүген бәйгедә бик күп эшләдек. Уеныбызның катнашканыгыз өчен зур рәхмәт, ә хәзер иң мөһиме – кайсы команда җиңүче булды һәм ничәшәр балл җыйды икән? Йомгаклау сүзен кадерле жюрига бирәбез. (жюри җиңүчеләрне билгели, бүләкләр бирә).

 “Туган тел” җырын башкару.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."

Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....

Статья из опыта работы по учебно методическому комплексу "Татарча да яхшы бел"

Результат опыта работы по новому УМК "Татарча да яхшы бел"...

КВН-дәрес “Мин татарча сөйләшергә өйрәнәм!”

Хәерле кич кадерле кунаклар!Бүген безнең 21 нче февраль Халыкара туган тел көне.Безнең чарабыз туган телебезгә һәм тарих елы белән бәйле үтәчәк....

Акция: "Мин татарча сөйләшәм"

Программа-сценарий для акции "Мин татарча сөйләшәм"1. Посещение Альметьевского Государственного драматического театра2. Создание буклета для акции3. Подготовка плакатов для акции4. Подготовка к походу...

Укучылар өчен татарча ребуслар

Укучылар өчен татарча ребуслар...

Внеклассное мероприятие "Татарча да яхшы бел..."

Это мероприятие я показывала на районном семинаре учителей татарского языка и литературы....

Внеклассное мероприятие "Мин татарча сойлэшэм" (Я говорю по-татарски!")

Выступление агитбригады в республиканском конкурсе "Мин татарча сойлэшэм!" ("Я говорю по-татарски!")...