Внеклассное мероприятие "Мин татарча сойлэшэм" (Я говорю по-татарски!")
материал на тему

Выступление агитбригады в республиканском конкурсе "Мин татарча сойлэшэм!" ("Я говорю по-татарски!")

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chittya_yorgyan_chakta_sagyndyryp.docx16.87 КБ

Предварительный просмотр:

Выступление агитбригады МБОУ «Тат-Китнинская основная общеобразовательная школа» в республиканском конкурсе

 «Мин татарча сөйлəшəм» (Я говорю по-татарски»)

Ведущий:

Хəерле көн, кадерле дуслар!

Барчагызга:

Яшегезгə, картыгызга,

Олыгызга, кечегезгə,

Хезмəт сөйгəн,

Эштə уңган,

Җыр җырларга,

Көй көйлəргə

Оста булган барыгызга

ВСЕ:

Кайнар сəлəм!

1.Без – татарлар!

Татар исемен без

Горур йортə торган бер халык.

Без – татарлар!

Шулай диеп белə

Безне бөтен дөнья иллəре,

     2. Без – татарлар!

     Батыр халык дигəн

      Зур даныбыз əле сүнмəде.

     Без -  татарлар!

     Шушы исем белəн

      Жирдə яшəү үзе бер бəхет.

3.Без – татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Крəшен татарлары.,

Тагын бик куп, бик куп татарлар,

Яшибез без жирдə

Бар халыклар белəн гөрлəшеп!

Җыр «Татарлык»

ВСЕ: Татар булып калсан гына

           Газиз миллəтен бетмəс.

4.Читтə йөргəн чакта сагындырып

Керер өчен төнлə төшеңə

Алсу таңлы, аяз, зəңгəр күлле

Туган ягы, туган теле

Милли теле кирəк кешегə.

   

     5.Сез кайдан сон? – диеп сорасагыз

     Без Кетнедəн, Мари – Төрəктəн

     Бүгенге көнебез матур

     Сəлəм белəн килдек мəктəптəн

Жыр «Туган авылым-Татар Кетнəсе»

6.Уз халкыннын килəчəген

Үткəнен, бүгенгесен

Кайгысының, шатлыгының

Зурлыгын белер өчен

Зыялы булу өчен

Туган телне сөю кирəк

Туган телне белү кирəк.

     

    7. И жылы , тере телем!

     Кайгылар теле түгел син,

     Шатлыгым теле бүген.

     Тик  синең ярдəмең белəн мин,

     Тик синең сүзлəрең  белəн

     Уйларын йөрəккəемнең

     Дөньяга əйтə  белəм.

8.Анам теле – теллəр теле,

Миллəтемнен бердəнбере.

Син булганга без дə исəн,

Син булганга без дə тере.

Татарский танец (кызлар: Трофимова Р., Ахметгалиева А., Зиганшина И., Нигмадьянова А.)

 

    9. Татар теле – анам теле,

     Ин борынгы бабам теле,

     Буыннардан – буыннарга

     Кучеп килгəн заман теле.

10.Тормышка карыйм да сокланам,

Шатлыктан матур жыр көйлимен,

Бар бит- дип куанам- минем дə

Уз илем, уз телем, уз көем,

Жыр «Татар теле»  (С.Гульназ)

11.Төрле – төрле исем йөртсəк тə без,

Төрле – төрле жирдə яшəсəк тə

Тик бер генə Тукай телебез,

Тик бер генə туган илебез.

12. Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.

13.Татар теле минем, туган телем,
Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм,
Тоям аның һәрчак сафлыгын.

14.Татар теле минем, туган телем,
Изгелекләр тулы бу телдә.
Аны якын күреп,
Сөйләшүдән сөеп
Тыя алмый мине беркем дә.

15.Татар теле минем, туган телем,
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабам теле,
Ата-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

ВСЕ: Тик бер генə  туган  илебез

           Тик бер генə Тукай телебез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Татарча да яхшы бел..."

Это мероприятие я показывала на районном семинаре учителей татарского языка и литературы....

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме "Дикие животные"

Тема " Дикие животные " -  для начальных классов, русскоязычных учащихся....

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме " Домашние животные и птицы"

Тема "Домашние животные и птицы " - для начальных классов, русскоязычных учащихся....

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме "Фрукты и ягоды"

Тема "Фрукты и ягоды" - для начальных классов, русскоязычных учащихся...

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме "Овощи и приправы"

Тема" Овощи и приправы" - для начальных классов, русскоязычных учащихся...

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме "Птицы родного края"

Тема "Птицы родного края" -  для начальных классов, русскоязычных учащихся...

Сценарий "Мин татарча сойлэшэм" - " Я говорю по-татарски"

"Мин татарча сөйләшәм" районкүләм чара сценарие. 6 нчы сыйныф укучылары өчен кулай....