Сценарий "Мин татарча сойлэшэм" - " Я говорю по-татарски"
план-конспект на тему

Гайнутдинова Муслима

"Мин татарча сөйләшәм" районкүләм чара сценарие. 6 нчы сыйныф укучылары өчен кулай.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_tatarcha_soylshm.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Мин татарча сөйләшәм.

Чирмешән –елга чыга.

Җирнең иң матур почмагын

Тапкан безнең бабалар.

Чирмешәнне килеп күргәч

Күпләр хәйран калалар.

Чирмешән ул бик матур як

Иген уңа кырларда.

Чишмәләрнең чылтыравы

Кушыла моңлы җырларга.

Татарның каймагы -“мишәр”-

Чирмешәннең ул даны.

Мул уңышлы иркен кырлар-

Безнең көрәш мәйданы

Исәнмесез оланнар!            

Мин –Чирмешән елгасы булам. Ярларымда  эзе  калган, тугайларымда, болыннарымда яшәп  киткән һәм яшәп ятучы балаларымны барлап йөрим. Кайбер балаларым еракларда бер кайтырга зар булып гомер иттеләр.

1 бала:.

Сагынумны ник басмыйсың, Истанбул?

Туган җиркәйләрем истән чыкмый гел

Үтә уйларымнан Идел буйларыннан

Яланаяк үткән балачак.

 Ага күздән яшем, тимә, бүлдермәче

Хәтирәләр мәңге калачак.

Чирмешән –Ана:  (Кулларын каш өстенә куеп карый):Кем өзгәләнә анда? Кем үзәкләрне өзә?

Егет чыга:  Мин - Гаяз Исхакый. Туган илемнән еракта,мөһаҗирлектә гомер сөрдем, үлгәндә минем иренемә үз җиремнең суларын сөртмәделәр.Соңгы сулышларым җиткәндә туган җиремне сагынудан үзәкләрем өзелде.

Басып кала.

Наил Шәйхетдинов килеп керде.  Хуҗа Насретдин кебек киенгән. “Туры сөйләр идем, син яратмыйсың, ялган сөйләр идем, үзем яратмыйм»

Чирмешән –Ана:  И-и-и, тукта әле, тукта, кем соң әле бу? Ә-ә-ә-ә, улым, Наил, син икәнсең. Нишләп болай киендең соң әле?

Наил Шәйхетдинов: Әйе, мин шул.Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясен куярга әзерләнеп йөрибез. Мин төп рольне башкарам.  

Чирмешән –Ана:   Гел уйнап-көлеп яшәдең  син.   Кешеләргә күпме шатлык, яхшы кәеф бүләк иттең. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы күп кенә рольләр башкардың, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм фильмнарда катнаштың.Син,  һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкардың.  Әле дә мин  Хуҗа Насретдин нишләп йөри икән дип торам. Якташларың синең белән горурлана. Аларның рәхмәт хисе сиңа дога булып ирешсен.

Наил Шәйхетдинов: Амин! Якташларым мине онытмасыннар!

Басып кала.

Бер кыз: Мин – Дания Әгъзамова.

Без – Чирмешән ягы,

Асыл мишәр ягы-

Шул елганың кайнар  җиреннән.

Сез танырсыз аны,

Батыр, эшчән халкы

Көйләп йөргән яңа җырыннан.

Чирмешәннәр күп тә,

Җитми аңа һич тә,

Зәңгәр сулы башка төбәкләр.

Урманнарда йөргәч,

Кешеләрен  күргәч,

Дулап тибә шуңа йөрәкләр.

Бу – Чирмешән ягы,

Гүзәл  мишәр ягы-

Шау  елганың кайнар  җиреннән.

Сокланырсыз аңа,

Мәхәббәтле җанга

Багышланган шушы җырымнан.

Егет керә:

Чирмешән –Ана:   Рәхим ит, түрдән уз,  Порфирий улым!

Порфирий Афанасьев:  Афанасьев  Порфирий булам мин.

Аһ, Чирмешәннең бер йотым суы да шифа минем күңелемә.  Мин Яңа Элмәле авылында тудым.

Эшчән халык яши бездә,

Көне үтә хезмәттә.

Чирмешәннең уңганнары

Лаек олы хөрмәткә.

Чирмешәнем, Чирмешәнем-

Туып үскән төбәгем.

Минутына җитмеш тапкыр

Син, дип тибә йөрәгем.

Чирмешән –Ана:   Афәрин улым! Чирмешән шифалы суын эчеп үскән бала башкача була да алмый. Нәкъ  синдәйләр   белән  горурлана да инде Чирмешән җире! Мактанырлык зур эшләребез, кешеләребез күп безнең.

Сугышта арысландай көрәшкән  батырларыбыз, спортчыларыбыз, игенчеләребез, сәхнә йолдызларыбыз   дисеңме!

Бер кыз биеп керә. Татар  кызы биюен бии.

Чирмешән –Ана:   Рәхмәт яусын, Рәхилә кызым. Бигрәк матур биисең. Аягың –кулларың сызлаусыз булсын. Күз тимәсен үзеңә.

Барысы бергә:

Чирмешәндә оя корган

Күп милләт халыклары.

Тату яши чуваш, мордва,

Урыслар һәм татарым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Мин татарча сойлэшэм" (Я говорю по-татарски!")

Выступление агитбригады в республиканском конкурсе "Мин татарча сойлэшэм!" ("Я говорю по-татарски!")...

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме "Дикие животные"

Тема " Дикие животные " -  для начальных классов, русскоязычных учащихся....

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме " Домашние животные и птицы"

Тема "Домашние животные и птицы " - для начальных классов, русскоязычных учащихся....

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме "Фрукты и ягоды"

Тема "Фрукты и ягоды" - для начальных классов, русскоязычных учащихся...

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме "Овощи и приправы"

Тема" Овощи и приправы" - для начальных классов, русскоязычных учащихся...

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме "Птицы родного края"

Тема "Птицы родного края" -  для начальных классов, русскоязычных учащихся...

Презентация "Учимся говорить по-татарски" по теме "Профессии"

Тема "Профессии"  для начальных классов, русскоязычных учащихся...