Теманы өйрәнү өчен технологик карта
материал (6 класс) по теме

Гилязова Гульназ Рубиновна

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tekhnologichekaya_karta_uroka.doc127 КБ

Предварительный просмотр:

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Дәрес

Татар теле

Класс

6

Дәрес төре

Яңа теманы өйрәнү

Дәреснең технологик төзелеше

Метапредмет  универсаль уку гамәлләрен  формалаштыру.

Дәрес темасы

Сыйфат дәрәҗәләре

Максат

Сыйфат дәрәҗәләре турында мәгълүмат бирү;

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү;

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру;

Тел материалын  уку материаллары белән  бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

Төп терминнар, аңлатмалар

Сыйфат, дәрәҗә, гади,чагыштыру , кимлек, артыклык

                                                                                                     Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Язу күнекмәләре:

- каллиграфик дөрес итеп  язу:

 -дөрес итеп күчереп язу,

- язганның  дөреслеген   тикшерү. 

Уку –язу күнекмәләре:

- сүзне дөрес укый һәм яза белү;

-  сүзнең дөрес язылышын күрү,  аны аңлата белү;

Тел күнекмәләре:  

Җөмләләрне сүз төркемнәре  ягыннан таный һәм тикшерә белү;

- дәрәҗә кушымчаларын дөрес ялгый белү;

-дәрәҗәләрне сөйләмдә дөрес куллану;

 - сүзләрнең лексик мәгнәләрен аңлата белү .                      

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- мораль нормага юнәлгәнлек;;

 - төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен белү;

 - үз сүзләрең өчен җаваплылык;

 - башкарган эшкә, иҗтимагый һәм шәхси кыйммәтләрдән чыгып,әхләк чикләрендә бәя бирү.

Регулятив УУГ:

 - хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;

 - максатны гамәлгә ашыручараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

 - тәкъдим ителгән план буенча эшләү;

 - үз сүзеңне дөрес итеп әйтү;

  - дөрестән дөрес түгелне аеру;

  -уңышсызлык сәбәпләрен  анализлаү;

  - укытучы белән хезмәттәшлектә һәм мөстәкыйль рәвештә бәяләү критерийларын төзү..


 

 Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

 -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм;

 -иллюстрацияләрдән сорауларга җавап таба белү;

 - укыганны анализлау;

  - конкрет шартлардан чыгып максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;

-  төрле рәвештә бирелгән мәглүматны кабул итү һәм анализлау;

  Коммуникатив УУГ:

 - башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү;

 - партнерларга аңлаешлы сөйләм төзү;

-бергә гамәлләр кылганда үзеңә инициатива алу.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар


Фронталь эш

 Парлар һәм группалар  белән эшләү;

Индивидуаль эш






Куллану өчен дәреслек:

Р.З.Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова .Татар теле,6 нчы сыйныф өчен уку әсбабы;



Техник чаралар:

Компьютер, экран, пректор




Power Point да    презентация.

Өйрәнү технологиясе

Дәрес

этаплары

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

Слайдлар

Күрсәтмәлелекләр

Картина

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

Оештыру өлеше

УУГ


регулятив:

-үзбәя;

-  прогнозлау;


коммуникатив:

- бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү;

 -Партнерларга аңлаешлы сөйләм төзү

 - Хәерле иртә, балалар! Бүгенге дәресне тылсымлы сүзләрдән башлыйк  әле.

- Кеше бер – берсе белән очрашкач нинди сүзләр әйтә?



 - Шушы җылы мөгаләмәдә дәресебезне башлап җибәрик.




-Исәнмесез! Хәерле иртә! Хәерле көн!

 Сәлам!

                                                                        Актуальләштерү



- татар алфавитына кергән авазларны дөрес итеп әйтү һәм уку;

- сыйфат сүз төркеме кагыйдәсен искә төшерү;

-сыйфатларны башка сүз төркенмнәреннән аера белү.

УУГ


Танып белү:

-сыйфат сүз төркеменә дөрес билгеләмә бирү;


- эшләгән гамәлеңдә дөрес ориентлаша белү;

- сорауларга дөрес һәм вакытында җаваплар табу;

-белү-белмәү чикләрен таный белү;

регулятив:

- үзбәяләү булдыру;

-үзара контроль.


коммуникатив: - бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү;

-проблеманы ачу, карар кабул итү һәм аны гамәлгә ашыру;

     Шәхескә кагылышлы



Мин яз аен яратам. Бөтен дөнья чәчәкләргә күмелгән. Күбәләкләр оча.

Тирә – яктан бал исе аңкый.Ара –тирә бал кортлары да очкалый.Күк йөзендә болытлар күренгәли. Ә  югарыда лачын канатларын киң  җәеп,оча да оча.

 

 

     


Мин ямьле яз аен яратам.Бөтен дөнья ак,кызыл, зәңгәр, сары чәчәкләргә күмелгән.Яшькелт` һәм зәңгәрсу канатлы күбәләкләр оча.Тирә яктан тәмле бал исе аңкый. Ара –тирә тырыш бал кортлары да очкалый.Күк йөзендә аксыл болытлар күренгәли.Ә югарыда бик үткен күзле лачын, канатларын киң җәеп, оча да оча.





Нинди? Кайсы?





Төсен,тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен.



  • Укучылар экранда күрсәтелгән текстны игътибар белән укып чыгыйк әле.

-Менә тагын бер текст, анысын да укып карыйк әле.(укытучы үзе сәнгатьле итеп укый)



-Укучылар, кайсы текст тулырак, матуррак яңгырый?


-Ни өчен дип уйлыйсыз?




-Әйе, балалар, икенче текстта сыйфатлар бар, шуңа текст матуррак та, тулырак та.


-Ә нәрсә соң ул сыйфат?



-Нинди сорауларга җавап бирә?





-Предметның нинди билгеләрен белдерә алыр соң сыйфат?






-Шулай итеп сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә.



 









 


- Хәзер бер уен уйнап алабыз.бер бала тартык аваз яза, ә калганннар колакларын каплап яңгыраумы яки саңгыраумы икәнен схема белән күрсәтә. Дөреслекне тикшереп карау өчен сүрәткә дә карап алсагыз ярый.


- Урыннарыгызга утырыгыз. Әле минем анда тагын бер секретым бар, күрдегез микән юк микән. Анысын соңарак карарбыз.


 


















- А вот какое описание одного предмета составила я: имеет форму шара, может быть желтого или зеленого цвета.







-Бераздан бер укучыдан кыкырып укыту, аңлашылмаган сүзләрне сорау.



-Икенчесе.



-Чөнки икенчесендә сыйфатлар бирелгән.







-Сыйфат предметның билгесен белдерүче сүз төркеме.


-Нинди? Кайсы? сорауларына.





-Төсен, тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен.







.

Постановка учебной проблемы


Предметные:

- төзелгән модельдән яңа белем аерып чыгару;

-мөстәкыйль рәвештә сыйфатларны таба белү;  

-сүзлек белән әшли белү;

Метапредмет(УУГ)

Танып-белү:

-конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;

Кирәкле мәглүматны табу һәм аерып алу;

регулятив:

-җөмләне дөрес итеп төзү, әйтеп бирү;

коммуникатив:

-  фикерләреңне аңлаешлы итеп ачып бирү.


 


       








 .194 нче бит, кечкенә сүзлектә.


-Рус теле дәресендә сыйфат турында сез нәрсәләр өйрәндегез, укучылар?




-Укучылар, менә сез степени сравнения дидегез. Нәрсә соң ул степень? Әйдәгез, бу сүзнең тәрҗемәсен белү өчен русча – татарча сүзлеккә күз салыйк әле.


-Ә степени имён прилагательных дигәнен татар теленә ничек тәрҗемә ясар идегез?


 












-Изменение по родам, числам, падежам, степени сравнения, разряды имён прилагательных.








-Степень – дәрәҗә.




-Сыйфат дәрәҗәләре.












Формулирование проблемы, планлаштыру

Личностные УУД:

- уку эшчәнлеге һүм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;

 Метапредметные(УУД)


регулятивные:

- дәреснең максатын билгеләү аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә уз эшчәнлегеңне планлаштыру;

- уку һәм булачак эшчәнлек арасында бәйләнеш булдыру;









Максат

193 бит. Сравнение – чагыштыру.


154 бит.Превосходный – артыклык.

Красивее – матуррак.



Бик матур –очень красивый.




Гади дәрәҗә.



Кимлек дәрәҗәсе.

-Укучылар, инде без сыйфат темасын өйрәнүне дәвам итеп, бүгенге дәрестә нинди тема үтәрбез соң?


-Әйдәгез, числоны һәм дәреснең темасын дәфтәрләргә язып куябыз.

-Дәрестә сез нәрсә белергә телисез?

-Укучылар сыйфат дәрәҗәләренең рус теле дәресендә кайсы төрләрен өйрәндегез?

-Сүзлекләр ярдәмендә , әйдәгез, сравнение сүзенә тәрҗемә ясыйк әле.

-Ә превосходный дигәне ничек булыр?

-Красивее сүзе татарча ничек булыр?

-Татар телендә матуррак сүзе чагыштыру дәрәҗәсенә керә.

-Ә очень красивый сүзе татарча ничек булыр?

-Бик матур сүзе кайчан кулланыла7

-Бу сыйфатны кайсы дәрәҗәгә кертербез?

-Матур, матуррак сүзләренең тамыры нинди сүз булыр?

-Матур дигән сыйфатның да

үз дәрәҗәсе бар .Аны татар телендә гади дәрәҗәгә кертәбез, балалар.

-Татар телендә тагын дүртенче дәрәҗә дә кулланыла. Предметтагы    билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерүче сыйфат кимлек дәрәҗәсенә керә.

Ял итү минуты.





Әйтелгән фикерләр укытучы тарарфыннан билгеләнеп бара.

-






-Сыйфат дәрәҗәләре



Числоны һәм дәреснең темасын дәфтәрләренә язу.



-Сравнительная и превосходная.




-Чагыштыру.


-Артыклык.


-Матуррак



-Бик матур.

-Гадәти билгедән  артык булганда.

-Артыклык дәрәҗәсенә.

-Матур.

Яңа белемнәрне ныгыту

Предметные:

- тексттан сыйфатларны таба белү;

- сыйфат дәрәҗәләренең русча тәрҗемәсен белү;

- сыйләмдә сыйфатларны актив куллану;

- кагыйдәне аңлып дөрес итеп куллану.

-Матур, батыр, тырыш, җитез, сабыр, ялкау,ярдәмчел, аралашучан, эзләнүчән, уңган, ак,зур, акыллы.








Ак –аксыл

Зәңгәр –зәңгәрсу

Ал –алсу

Яшел –яшькелт

Кызыл - кызгылт

-Балалар, экранда бирелгән сыйфатларны сез кайсы дәрәҗәгә кертер идегез?

-Хәзер шуларны чагыштырып карыйк әле.

-Гадәти билгедән артык булганда бу сыйфатларны ничек әйтергә булыр иде?



-Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар, укучылар, төрле кушымчалар ярдәмендә ясала.(Укытучы үзе ясап,әйтеп бара).



 

-Гади дәрәҗәгә.





-Бик матур, бик батыр, иң тырыш, иң җитез, бик сабыр, бик ялкау, бик ярдәмчел, бик аралашучан, бик эзләнхчән, бик уңган, ап – ак, зуп –зур, бик акыллы.

Укучылар укытучыны игътибар белән тыңлыйлар, күзәтәләр һәм кабатлыйлар. Үзләреннән дә берничә мисал китерәләр.

 



Личностные УУД:

- мәктәп тормышы нормаларын һүм таләпләрен үтәү;

-парлар белән эшли белү.


Метапредметные (УУД)

регулятивные:

-    бирелгән план буенча эшләү;

- уку материалы буенча үз гипотизаларыңны чыгару;

-дөрес һүм ялгыш эшләгән эшне аера белү;

-үз мөмкинлекләреңне чамалау;

познавательные:

кирәкле мәглүматны табу һәм аерып алу;

- белү белмәү чикләрен чамалау; - кирәкле мәглүматны таба һәм билгели  белү;

-чагыштыра белү һүм аның критерийларын атау;

коммуникативные:

-  кешене сөйләмен тыңлый һүм аңлый белү; - - үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау .










Таблица




































1.Җәен соры –кышын –ак, аңа шулай яхшырак.

2.Үзе кып –кызыл, күлмәге ямь –яшел.

3.Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.

4.Су түгел сыек, кар түгел ап –ак.

5.Хәзер инде ул ак түгел,

Карасу –соры һәм юеш.

Ул карт хәзер бозлы , сулы,

Челтәрле, елак һәм юаш.




1 нче текст.



               




Кагыйдәне чыгару.


- Шулай итеп, балалар, татар телендә ничә сыйфат дәрәҗәсе бар?


- Әйтеп чыгыгыз  әле.




Ныгыту.







-Шулай итеп, сыйфат дәрәҗәләрен ясау өчен кушымчалар һәм мәгънәне көчәйтү сүзләрен кулланабыз икән.



1 нче биремне эшләү.

-Хәзер Iварианттагы укучылар  яхшы, кызыл, ә II варианттагылар күңелле, сары сыйфатларын төрле дәрәҗә формаларына куеп карасыннар әле.


-Биремне эшләү, анализлау.


2 нче биремне эшләү.

-Слайдта бирелгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә.

- Беренче табышмакта кайсы дәрәҗәдәге сүз бар?












Текст белән эшләү.

- Экранда язылган  текстны укып сыйфат дәрәҗәләре формаларын табыйк әле.



-Ә хәзер шушы сүзләрне кертеп җөмләләр төзеп карагыз әле.  







-Ә хәзер җөмләләрегезне рус теленә тәрҗемә итеп укып карагыз.





















         



-Ике укучы (кызыл, күңелле)  сүзләрен тактада төрләндерә.



-Гади,чагыштыру, артыклык , кимлек.











-Артыклык










-Ямьле,тәмле,тырыш-гади

Ак,кызыл, зәңгәр, сары -гади

Яшькелт, зәңгәрсу , аксыл –кимлек

Бик үткен – артыклык.




 



Балалар уз уйлаганнарын әйтәләр.


 Укучылар барлык сыйфатларның да дәрәҗәсен билгеләп чыгалар.

-Яхшырак – чагыштыру дәрәҗәсе.


-Кып – кызыл, ямь – яшел – артыклык дәрәҗәсе.

-Кечкенә, сары – гади дәрәҗә.

- Сыек – гади дәрәҗә.

-Ап – ак – артыклык дәрәҗәсе.

-Ак түгел, карасу – соры – кимлек дәрәҗәсе.

-Юеш, карт, бозлы, сулы, челтәрле, елак, юаш – гади дәрәҗә.


- Баребер яратыр идек...




-Укучылар җөмләләр төзиләр. Иң уңышлы төзелгән җөмләләрне тактада язу.







-Балалар җавап бирәләр.









Применение нового знания


Предметные:

-  сүзләрне дөрес итеп язу;

-язылганнарның дөреслеген  тикшерү;

- сүзләрне юлдан- юлга дөрес итеп аеру;


Метапредмет (УУГ)

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү;

- үзара контроль булдыру; 

Танып белү:

-уку материалын анализлау .


коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау .


Сыйфат дәрәҗәләре:

Гади

Чагыштыру –рак/-рәк.

Артыклык –п,-м; бик,иң сүзләр кабатлау.

Кимлек –кылт\-келт, гылт\-гелт,-ча,-су.






-Әйдәгез, укучылар, сөйләгәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле.










-Балалар, бүгенге дәрес ошадымы сезгә?

Бигрәк тә кайсы вакыты?












Кәгазь битләре таратыла, парларда укучылар сыйфат дәрәҗәләренең моделен төзиләр, уңышлы дип сайланганыны тактада сызып күрсәтәләр.






















Һәркайсы үз уйлаганын әйтә.

Балалар мактала.

Рефлексия  учебной деятельности


Шәхескә кагылышлы УУГ:

- уку зшчәнлеге һүм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;

Метапредмет(УУГ)

регулятив:

- үзеңә таләпчән булу;

- үз уку эшчәнлегеңә укытучы һәм сыйныфташларың ярдәмендә бәя бирү;;

-үз уку эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;


коммуникативные:

- үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау .













-Нинди тема үтелде?

-Максатка ирештекме?

-Ничек ирештек?

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

технологик карта

технологик карта...

. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта

3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....

Технологик карта

Технологик карта...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

Технологик карта

Технологик карта...

Татар теле дәресенә технологик карта Тема: "Сүз ясагыч кушымчалар"

Технологическая карта к уроку родного (татрского ) языка в 3 классе...