Татар теле дәресенә технологик карта Тема: "Сүз ясагыч кушымчалар"
план-конспект урока

Салимгареева Эльвира Ахнафовна

Технологическая карта к уроку родного (татрского ) языка в 3 классе

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                    Татар теле дәресенә технологик карта

Тема

Сүз ясагыч кушымчалар

Максат:

Бурычлар:

 Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуы, үзгәрмәве, сүзнең мәгънәсен үзгәртүче  һәм сүзнең мәгънәсен үзгәртмәүче кушымчалар турында күзаллау булдыру.

1.Сүз ясагыч кушымчалар ялгап, тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү.  

2. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

3. Башкаларга карата түземлелек, үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

  • - үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үзмаксат кую;
  • - үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
  • - дәрес геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;
  • - мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Метапредмет нәтиҗәләр

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- дәреслектә мәгълүматлар белән эшли белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- партадашың белән эшләү, эшне үзара бүлешү;

- коллектив  фикер алышуда катнашу;

- уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү

Предмет нәтиҗәләр

Сүз ясагыч кушымчаның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен аңлау, сүзнең тамырын һәм сүз ясагыч кушымчаны билгели белү, тамырдаш сүзләр ясап язу 

Төп төшенчәләр

Сүзнең тамыры, сүз ясагыч кушымча,  тамырдаш сүзләр

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемләп эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк,10-12б.

3.  И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012

1. Презентация Power Point - “Кушымчалар”

2. Дидактик карточкалар,  тест

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

      Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре

ШН –шәхси  нәтиҗәләр

Метапредмет нәтиҗәләр:

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру.

Психологик уңай халәт тудыру. Эшкә кызыксыну тудыру

− Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресне мин гадәти булмаган итеп башларга булдым.  Сезне барыгызны да үз яныма чакырам.  

  • Игътибар иткәнсездер: сезнең алда ике төрле - яшел һәм кызыл уклар ята. Кызыл төс: “Белемнәрне  үзем табам,”- дигәнне аңлата  Яшел төс: “Миңа белемнәрне алырга укытучы ярдәм итсен,”-  ди. Уйлагыз, дәрестә кайсы юнәлештә эшлисегез килә-  шул якка басыгыз.
  •  Мин бик канәгать, димәк, дәрестә ачышларны үзегез ясыйсыгыз  килә. Ә мин, кирәк булса, ярдәмгә һәрвакыт әзер торырмын!

Үз мөмкинлекләренә карап, юнәлешне сайлыйлар

ШН : үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

1. Матур язу күнегүе. Слайдта №2.

- Тактадагы язуны матур итеп күчереп языгыз.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

2.  Парларда эш. Үзара тикшерү. 

- Дәфтәрләрегезне алмашыгыз. Иптәшегезнең эшен бәяләгез.

 - Нәрсә игътибарыгызны җәлеп итте?

- Болар нинди сүзләр?

- Тамырдаш сүзләр, дип, нинди сүзләрне атыйлар? Фикерегезне иптәшезгә шушы җөмлә өстендә дәлилләп күрсәтегез. 

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укучылар үз җавапларында һөнәрле, һөнәрсез сүзләренең бер үк тамырдан ясалган булуы һәм төрле мәгънәләргә ия булулары турында әйтәләр

Сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр төшенчәсен аңлата алу

ШН : үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

ТБУУГ:

төп мәгълүматны  аеру;

РУУГ:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;

КУУГ:партадашың белән эшләү

Уку мәсьәләсен кую

Яңа белемнәр  кабул итүгә кызыксындыру, юнәлеш бирү, дәрес темасын,максатны ачыклау

3. Әңгәмә. Слайдта №3. Экранда Белмәмеш рәсеме һәм

 -ЧЫ, -ЧЕ,  -ЛАР , -ЛӘР ,- ЛЫ, -ЛЕ кушымчалары.

- Балалар, Белмәмеш бездән ярдәм сорый. Аңа иптәшләре кушымчалар язып җибәргән. Кайсы кушымчалар яңа сүз ясыйлар, тап,-  дигәннәр. Ә ул, кызганычка каршы- белми. Сез аңа булышырга ризамы?  

- Нинди кушымчалар яңа сүз ясыйлар?

-Димәк,  безнең дәресебезнең темасы нинди? Кем төшенде? Дәрес темасын аңлау өчен үзегезгә нинди  максат куярсыз?

Укучыларның җаваплары

Эйе.

...Җаваплар төрле- аңлашылмаучанлык туа.

- Кушымчалар. Яңа сүз ясый торган кушымчаларның эшен белергә, танырга

Килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

ШН: дәрес геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

ТБУУГ: объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

РУУГ:

 башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен чишү

Яңа теманы үзләштерүгә юнәлеш бирү,  сүз ясагыч кушымча турында күзаллау булдыруга ярдәм итү

1. Танып-белү эшчәнлеге.  Слайдта №4.

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирергә, сүзләрнең төзелеше үзгәрүгә карап, мәгънәләрен ачыклау.Төркемнәрдә эш.(Уртак кәгазьдә җавап әзерләнә).

- Балалар,  һәр рәттә урнашкан рәсемнәргә сорау буенча җавап бирегез, һәр төркем сүзләренең тамырын билгеләгез, ә кушымчаның астына  сызыгыз. Күзәтү оештырыгыз: кайсы кушымчалар сүзнен мәгънәсен үзгәртә, кайсылары үзгәртми?

- Ә хәзер һәр төркемнән әйдәман чыгып, үзләре язган җаваплары белән безне таныштырырлар.

Кайсы  баганадагы сүзләрнең төп мәгънәсе үзгәрмәгән? Аларга нинди кушымчалар ялганган?  

- Кайсы баганадагы кушымча сүзнең төп мәгънәсен үзгәртте, яңа сүз ясады?

- Кем нәтиҗә чыгарыр? Кушымчалар нинди эш башкаралар икән?

Слайдта №5. Булдырдыгыз, балалар, әйе, кайбер кушымчалар, сүзгә ялганып, бөтенләй яңа мәгънәле сүз ясыйлар.Мәсәлән, боргыч сүзе бор тамырыннан ясала: бор(нишлә?)- эшне белдерә. Сүзгә –гыч кушымчасы ялганып, яңа сүз барлыкка килә: боргыч(нәрсә?)

(Экранда сүз ясагыч кушымча тамгасы күрсәтелә

( /\ ).)

  •  Кем: -“Мин сүз ясагыч кушымчаларын аера беләм,- ди, сигнал карточкаларын күтәрә.

Кем: -“Мин сүз ясагыч кушымчаларын әле аера белмим,- ди, сигнал карточкаларын күтәрә.

Димәк, барыбыз да теманы аңладык, афәрин, балалар!

2. Дәреслек белән эш.

  1. нчы күнегү.

-Кайсы баганадагы сүзләрнең төп мәгънәсе үзгәрмәгән? Аларга нинди кушымчалар ялганган?

-Кайсы баганадагы сүзләрнең төп мәгънәләре үзгәргән? Аларга нинди кушымчалар ялганган?

Дәфтәрдә эш.

- Яңа сүзләрне үрнәк буенча тамыр һәм кушымчага аерып языгыз. Дөрес утырабыз.

- Үз эшегездән канәгатьме? Үзегезне эчтән генә мактагыз.

- Булдырдыгыз, укучылар, эшләрегез бик матур башкарылган.

- Нинди яңа сүз ясагыч кушымчалары белән таныштыгыз?

- Нинди кушымчалар сүзнең мәгънәсен үзгәртми?

- Ә хәзер уйлагыз, фикерегезне туплагыз. Кушымчалар нинди эш башкаралар? Нәтиҗәне кем ясый?

3. - Парларда эш, дәреслекнең 11нче битендәге кагыйдәне укып, бер- берегезгә аңлатасыз. Чагыштырыгыз, дәрес барышында без дөрес фикер йөрткәнбезме?

- Бик яхшы, балалар, димәк, кушымчаларның сүз төзелешендә рольләре зур, аларны аера белү- белем алуда тагын бер баскычка күтәрелү ул.

Беренче рәттә :

Балык, балыклар, балыкчы. Бу төркем сүзләренең тамыры балык.

-лар кушымчасы сүзнең төп мәгънәсен үзгәртми, ә күплеген генә күрсәтә, -чы кушымчасы яңа сүз ясый

( шул тәртиптә башка төркем сүзләрнең кушымчаларына анализ ясала)

Кайбер кушымчалар сүзнең мәгънәсен үзгәртмиләр, ә кайберләре яңа сүз ясыйлар.

Үзбәя.

Балаларның җаваплары

Үзбәя

Нәтиҗә ясыйлар

Үзбәя.

Тамырга сүз ясагыч кушымча ялганып яңа сүз ясалуын мисаллар  китереп раслый белү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; шартлы билгеләрнең телен белү;

КУУГ: эшне үзара бүлешү;

РУУГ:  гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Динамик пауза

Яңа белемнәрне ныгыту

Белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

1. Дәреслек белән эш.

10нчы күнегү. Парларда эш.

- Биремне укыгыз.

- Бирелгән сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар өстәп, тамырдаш сүзләр уйлап табыгыз.

- Ә хәзер күзәтү оештырыйк. Кушымчалар кайда урнашкан: сүз башында яки сүз ахырында?

- Әйе, укучылар, татар телендә сүз тамыры һәрвакыт сүз башында була, кушымчалар тамырга ялганып киләләр.

- Яңа сүзләрне кертеп, 2 җөмлә төзеп языгыз.

Өйрәнгәннәргә нигезләнеп, сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалуын аңлаталар, сүз төзелешен кабатлыйлар

Яңа сүзләр белән  җөмләләр төзиләр, язалар.

Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, тамырда сүзләрнең, яңа мәгънә  белдерүен аңлау

ШН : үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

ТБУУГ: дәреслек мәгълүматлары белән эшли белү;

КУУГ: партадашың белән эшләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

1. Дидактик уен “Сүзләрне эзләп тап”. Слайдта №6.  Төркемнәрдә эшләү.

- Әйдәгез, ярышабыз. Кайсы төркем тизрәк һәм күбрәк сүзләр таба? Нинди кушымчалар ялганган?

 

2. Дидактик уен “Бу әйберләр кемнеке? Слайдта №7.

3. Тест.

1) Тамыр  сүзне  тап:

 а)бишек  ә) сызгыч   б) гармунчы              

2) Артык  сүзне  тап:      

 а)эш   ә)эшче   б)эшчән   в)эшләпә  г)эшсез

3)  Сүз ясагыч  кушымчалы  сүзләрне  сайла:      

 а)кешеләр  ә)балыкчы   б)сүзлек   в)тәмле

Берничә укучы үзләре тапкан сүзләрне  укый.(Сатучы, укытучы, балыкчы, эшче, тәрбияче)

Тикшерү. Үзбәя.

Сатучы, укучы, гармунчы, җырчы, пешекче

Соңыннан  карточкаларны алмаштырып,  бер- берсенең эшләрен  тикшерәләр,  бәялиләр

Сүзнең тамыры,  тамырдаш сүзләр, сүз ясагыч кушымча турындагы белемнәрне практикада  куллана белү

ШН: үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

ТБУУГ: рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

КУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

1. Рефлексия. Модельләштерү. Слайдта №8.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңа белемнәр алдыгыз?  Максатка ирештекме?

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше. Слайдта №9.

1. 11 бит, кагыйдәне кабатларга, әти- әниләр белән фикер алышырга.

2. 12 нче бит, 11нче күнегү.

3.* Сүз ясагыч кушымчалар ялганган сүзләргә ребуслар төзергә.

Балаларның җаваплары

- Кушымчалар 2 төрле була: бер төр кушымчалар сүзнең төп мәгънәсен үзгәртми, икенче төр кушымчалар яңа сүз ясыйлар, аларны сүз ясагыч кушымчалар, дип атыйлар. Сүз ясагыч кушымчаларын

тамгасы белән билгелиләр.

Дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

ШН : мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

ТБУУГ: төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; - шартлы билгеләрнең телен белү;

РУУГ: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

КУУГ:  уртак эшчәнлеккә һәм гомуми чишелешкә килү


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сүз ясагыч кушымчалар

Слайд 2

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Слайд 3

- чы - че - лар - ләр - лы - ле

Слайд 5

Боргыч (нәрсә?) бор (нишлә?) + гыч - сүз ясагыч кушымча тамгасы

Слайд 9

Өй эше. 1. 11нче бит, кагыйдәне кабатларга, әти- әниләр белән фикер алышырга. 2. 12нче бит, 11нче күнегү. 3.* Сүз ясагыч кушымчалар ялганган сүзләргә ребуслар төзергә .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

"Сузык авазлар" темасына татар теле дәресенең технологик картасы

Бариева Диләрә Тәфкиловна –Кукмара муниципаль районыКукмара 3 нче номерлы уртагомуми белем бирү мәктәбенеңюгары квалификацион категриялетатар теле һәм әдәбияты укытучысыТема: Сузык аваз хәрефләреМакса...

Татар теле дәресенә технологик карта

       Актуальлек.  Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар...

Татар теле дәресенә технологик карта

3нче сыйныф,рус балалары өчен дәреснең технологик картасы...

Татар теле дәресенә технологик карта

Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар белем алырга килә, ә укытучы белем алу процессын ое...