Татар теле дәресенә технологик карта
презентация к уроку (5 класс) по теме

Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар белем алырга килә, ә укытучы белем алу процессын оештыра һәм аларга ярдәм итә. Укучыларга танып-белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра, эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат куя алу, аңа ирешү өчен этапара бурычлар билгеләү һәм аларга ирешү өстендә (адымлап биремнәр үтәү аша) эшләү осталыгы булдыру бик мөһим. Белем бирү процессын ФДББС таләпләре буенча оештырганда “төп гомуми белем эчтәлегенең үзенчәлеге укучы нәрсә белергә (истә калдырырга, кабатларга) тиеш дигән сорауга җавап кына түгел, уку эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруны тәэмин итә торган шәхес, коммуникатив, танып белү, регулятив өлкәләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны да” исәпкә алырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә бөтен уку-укыту процессы универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм бәяләүгә корыла. Яңа стандартлар шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә үзгәреш кичерә. Белем бирү оешмаларында кулланыла торган дәрес планының структурасын ничек итеп күз алдына китерергә мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_microsoft_powerpoint.pptx287.81 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛ Ь БЕЛЕМ БИРҮ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕ ЖДЕНИЕСЕ «Т атарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты » Татар теле дәресенә технологик карта «Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуның эчтәлеге яңару һәм инновацион алымнар » темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында Башкарды : Нигаматуллина Әлфия Рәис кызы , Казан шәһәре Совет районы 121 нче лицейның I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Проект эшенең җитәкчесе : Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы 26 февраль, 2016 ел Казан – 2016

Слайд 2

Кереш 1 нче бүлек Технологик карта төзүнең актуал ь леге. 2 нче бүлек Дәрескә технологик карта. Йомгаклау . Кулланылган әдәбият. Эчтәлек

Слайд 3

Актуальлек. Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар белем алырга килә, ә укытучы белем алу процессын оештыра һәм аларга ярдәм итә. Укучыларга танып-белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра, эшне планлаштыра белү, уку хезмәтендә максат куя алу, аңа ирешү өчен этапара бурычлар билгеләү һәм аларга ирешү өстендә (адымлап биремнәр үтәү аша) эшләү осталыгы булдыру бик мөһим. Белем бирү процессын ФДББС таләпләре буенча оештырганда “төп гомуми белем эчтәлегенең үзенчәлеге укучы нәрсә белергә (истә калдырырга, кабатларга) тиеш дигән сорауга җавап кына түгел, уку эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруны тәэмин итә торган шәхес, коммуникатив, танып белү, регулятив өлкәләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны да” исәпкә алырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә бөтен уку-укыту процессы универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм бәяләүгә корыла. Яңа стандартлар шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә үзгәреш кичерә. Белем бирү оешмаларында кулланыла торган дәрес планының структурасын ничек итеп күз алдына китерергә мөмкин?

Слайд 4

Шушы мәсьәләне чишү өчен максат куелды: Технологик карта төзү, нәтиҗә чыгару, тәҗрибә белән уртаклашу. Максатка нигезләнеп түбәндәге бурычлар билгеләнде : Технологик карта юлында очраган кыенлыкларны ачыклау; Технологик картаның төгәл бер формасына тукталу, аны тәкъдим итү . Гипотеза : технологик карта укытучыга идеаль сыйфатларга ия булган шәхес үстерүдә ярдәм итә торган план, проект.

Слайд 5

Укытучы Нигаматуллина Әлфия Рәис кызы, Казан шәһәре Совет районы 121 нче ли цейн ың татар теле һәм әдәбияты укытучысы Предмет Татар теле Тема Яз билгеләре Планлаштырыл-ган нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы: Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели белү. Метапредмет: Танып-белү УУГ : Аңлап уку һәм ирекле сөйләшү күнекмәсенә ия булу. Логик фикерләү күнекмәсен үстерү. Текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлаша белү. Коммуникатив УУГ: Хезмәттәшлек урнаштыра алу. Укытучының сөйләмен тыңлый һәм аңлый алу. Телдән (диалогик һәм монологик) һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү. Коммуникатив максатлардан чыгып сүзләрне урынлы һәм дөрес куллана алу. Укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлекне планлаштыра алу. Регулятив: Дәреснең темасын, максатын формалаштыру. Эчтәлеккә (үз) бәя бирү, үзләштергән һәм үзләштерергә кирәк булган материалны билгели белү. Предмет буенча: “Яз билгеләре” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, аларны дөрес куллана белү һәм “Яз билгеләре” темасы буенча диалог һәм монолог төзи белү. Дәреснең тибы Яңа белемнәрне формалаштыру Төп төшенчәләр Яз билгеләре, кояш җылыта, кар эри, елгада боз ага, тамчы тама, кошлар кайта Предметара бәйләнеш Әйләнә-тирә дөн ья Эшне оештыру Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль Чыганаклар Р.З.Хәйдәрова , Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”,4 нче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 2 нче кисәк, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гиниятуллина Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма, Казан “Татармультфильм” нәшрияты , 2014 мультимедиа проекторы, презентация, рәсемнәр

Слайд 6

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ) Оештыру Мотивлаштыру а) Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. б) Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәләрен ачыклый. (“Яз билгеләре” темасына презента-ция, дәреснең темасын хәбәр итә) Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар) Шәхескә кагылышлы : укытучы һәм сыйныфташларыңа хөрмәт, бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт тудыру; үз уңыш- уңышсызлыклары-ның сәбәпләрен ачыклау, дәрескә әзерлеккә үзбәя. Метапредмет: Коммуникатив: укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү. Регулятив : эш урынын әзерләү, һәр укучының тәрҗемәсен тыңлау, бәя-ләү; дәреснең темасын, максатын ачыклау. Предмет буенча: үткән тема буенча лексик берәмлекләрнең эчтәлеген белү һәм аңлау.

Слайд 7

Фонетик зарядка “Яз билгеләре” темасы буенча яңа сүзләрне укыта,тәрҗемә иттерә,сүзтезмәләр төзетә. Яңа сүзләрнең татарча-русча, русча-татарча тәрҗемәләрен әйтәләр,индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзиләр. Предмет буенча: өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне кулланып сүзтезмә төзү. Метапредмет: Танып-белү: синтез. Коммуникатив : дөрес әйтелеш өстендә эшләү. Регулятив: хаталарны табу, төзәтү, үзрегуляция.

Слайд 8

Яңа белемнәрне формалаштыру Яңа сүзләрне җөмләләр итеп алып сөйләмгә кертә. Рәсем буенча сорауларга җавап таптыра. Яңа сүзләрдән җөмләләр төзиләр. Сорауларга җавап бирәләр. Предмет буенча: “Яз билгеләре” темасы буенча яңа сүзләрне үзләштерү, кыска сөйләм берәмлекләре (җөмлә) төзи белү. Метапредмет: Танып-белү: синтез. Коммуникатив : укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, дөрес әйтелеш өстендә эшләү. Регулятив: укытучы бир-гән ориентлар ярдәмендә максатка ирешү. Хаталарны табу, төзәтү, уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү.

Слайд 9

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү Үрнәк буенча диалог-лар төзетә (парларда эшлиләр). Диалог төзиләр, бер-берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар. а) –Сиңа яз ошыймы? - Язның нинди айлары бар? - Язның нинди билгеләре бар? Шәхескә кагылышлы : күмәкләшеп эшләүнең әһәмиятен аңлау. Метапредмет: Танып-белү: планнан чыгып диалогик сөйләм төзү. Коммуникатив : башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Регулятив: планлаштыру, уку мәсьәләсен аңлауны бәяләү. Предмет буенча: тема буенча диалог төзи белү.

Слайд 10

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү Дәреслектәге күнегүләрне эшләтү: 1 нче күнегү (60 нче бит) Күнегүләрне эшлиләр, лексик берәмлекләрне бирелгән ситуацияләрдән чыгып кулланалар. Метапредмет: Танып-белү: текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу. Коммуникатив : башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилли белү. Регулятив: үзрегуля ция .

Слайд 11

Монологик сөйләмне камилләштерү Төркемнәрдә эш: рәсем буенча “Ел фасыллары” хикәясе төзү 3 нче күнегү (60 бит) Төркемдә (4 кеше) хикәя төзиләр, бер укучы хикәяне сөйли. Метапредмет: Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру күнек-мәсе. Аңлап һәм ирекле сөйли белү. Коммуникатив : монологик сөйләм, хезмәттәшлек.

Слайд 12

Рефлексия Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәти-җә ясый, укучылар-ның эшенә бәя бирә. Өй эшен аңлата. 6 нчы күнегү, 61 нче бит; Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр. Шәхескә кагылышлы : үзбәя, эшчәнлекнең мак-саты һәм нәтиҗәсе арасын-да бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау. Метапредмет: Танып-белү: дифферен циаль бирем (өй эше). Регулятив : коллектив яки индивидуаль эшне бәяләү.

Слайд 13

Йомгаклау Мәгариф өлкәсендә булган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, дәрес конспекты технологик карта белән алышынды. Технологик карта дәресне алдан күзалларга ярдәм итә. 4 нче сыйныф рус телендә сөйләшүче балалар өчен Р.З.Хәйдәрова , Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина тарафыннан төзелгән “Күңелле татар теле” дәреслеге буенча “Яз билгеләре” темасына дәреснең технологик картасы тәкъдим ителде. Проект эшенә куелган максатка ирешелде. Дәрес этапларын якынча дөрес бүлеп, уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырылып, укытучы-укучы хезмәттәшлеге; мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек; иптәшеңнең тәртибе, үз-үзен тотышы белән идарә итү; укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә җиткерүен формалаштырып, дәреснең һәр этабына универсаль уку гамәлләрен күрсәтеп технологик карта төзелде.

Слайд 14

Кулланылган әдәбият “Яңача белем бирүдә – заманча укыту-методик комплектлар” Р.Хәсәншина. “Мәгариф” журналы, №7 - 2015 Хадиева Г.В. Технологик карта үрнәге. Федераль дәүләт белем бир ү стандартлары . Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма, Казан “Татармультфильм” нәшрияты , 2014 Р.З.Хәйдәрова , Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”, 4 нче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 2 нче кисәк, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2014


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

"Сузык авазлар" темасына татар теле дәресенең технологик картасы

Бариева Диләрә Тәфкиловна –Кукмара муниципаль районыКукмара 3 нче номерлы уртагомуми белем бирү мәктәбенеңюгары квалификацион категриялетатар теле һәм әдәбияты укытучысыТема: Сузык аваз хәрефләреМакса...

Татар теле дәресенә технологик карта

       Актуальлек.  Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар...

Татар теле дәресенә технологик карта

3нче сыйныф,рус балалары өчен дәреснең технологик картасы...

Татар теле дәресенә технологик карта Тема: "Сүз ясагыч кушымчалар"

Технологическая карта к уроку родного (татрского ) языка в 3 классе...