Татар теле дәресенә технологик карта
план-конспект урока на тему
3нче сыйныф,рус балалары өчен дәреснең технологик картасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_telennn_achyk_dresk_tehnologik_karta_16_oktyabr_2014.docx | 34.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Апарова Лидия Николаевна
Татар теле дәресенә технологик карта
Сыйныф | 3 |
Төркем | Рус төркеме |
Дәреслек | Р.З. Хайдарова “Күнелле татар теле” |
Тема | “Китапханә “ текстын уку |
Дәрес тибы | Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе |
Максат | Текстны дөрес йөгерек уку, эчтәлеген аңлап сорауларга җавап бирә алу. Китапханәгә барганыңны, китапханәдә нинди китап алганыңны әйтә белү. Татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру. |
Көтелгән нәтиҗә | Текстны дөрес йөгерек укый белү, эчтәлеген аңлап сорауларга җавап бирә алу. Китапханәгә барганыңны, китапханәдә нинди китап алганыңны әйтә белү. |
Эшне оештыру төрләре | Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү. |
Чыганаклар | 1. Р.З. Хайдарова “Күнелле татар теле” 2. Л.Ә.Гыйниятуллина эш дәфтәре 3.Р.М. Исхакова, Г.М. Әхмәтҗанова хрестоматия “Дуслар белән бергәләп” 4. Презентация Power Point 5.Дидактик карточкалар. |
Дәрес этаплары | Дәрес этабының максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
1. этап. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру. | Максат : укучылар белән дәрескә уңай атмосфера, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру. | Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. 1. Исәнләшү. - Исәнмесез, балалар! - Хәерле иртә! 2. Дежур укучы белән әңгәмә. - Бүген сыйныфта кем дежур? - Бүген ничәнче октябрь? - Атнаның кайсы көне? - Бүген көн нинди? - Бүген сыйныфта кем юк? - Молодец! Утыр. 3. Теләкләр теләү - Мин сезгә бүген барыгызга да уңышлар телим. - Ә сез бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез? Шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрик. |
Балалар бер –берсенә теләкләр телиләр.( Мин сиңа... телим) |
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү. |
2 этап Өй эшен тикшерү |
| |||
3 этап Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. | Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән материал белән бәйли. Бүгенге тема керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр- не искә төшерү. | Дәфтәрләрне наклон буенча куеп: 16 октябрь, сыйныф эше дип язабыз. 1. Матур язу минутасы. - Тактада язылган хәрефләрне һәм җөмләне матур итеп күчереп языгыз. Тт Тт Тт Тт Тт Тт Тт
сүзләр беләсез? Китап укыган кеше күп белә. Сузык авазлар белдергән хәрефләр астына сызып чыгабыз.
-Молодцы! 2. Өйрәнелгән лексиканы искә төшереп китик. Слайд3 Слайдта 3 җөмлә язылган. Бирем: Нокталар урынына кирәкле сүзләрне куй (Выбери и впиши в предложения слова, подходящие по смыслу: китапханә, китап, китапханәче. Тикшерү. Слайд№4
| Балалар дәфтәрләрне наклон буенча куеп, төз утырып хәрефләрне күчереп язалар.
Балалар җөмләләргә тиешле сүзләрне куеп, дәфтәргә күчереп язалар. Соңыннан дәфтәрләрен алмаштырып, бер-берсенекен тикшерәләр, эшләрен бәялиләр.
(Космос турында, футбол турында, кыш турында, дуслык турында, Этләр турында...) | Регулятив универсаль уку гамәлләре: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу. |
4этап. Уку мәсьәләсен кую | Укытучы өчен максат: текстны кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү. Укучылар өчен максат: дәреснең максатын билгели белү. | -. Ә миңа менә бу китап ошый. - Бу китапның тышында нәрсә һәм кемнәрне күрәбез? - Бу малайларның исемнәре ничек? - Бу китап нәрсә турында? - Сезнең бу текстны укыганыгыз бармы? -Укыйсыгыз киләме? -Дәрескә нинди максат куярсыз? | Куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирү. -(...) -Бу китап ике малай турында,... -Юк. - Әйе. -Текстны уку, мәгънәсен аңлау. | Танып белү универсаль уку гамәлләре: Танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Коллектив фикер алышуда катнашу. |
5 этап Танып белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. | Укучы өчен максат: Текстны уку, ишетеп аңлау, тәрҗемәсен белү | Дәреслек белән эш (31бит 7нче күнегү) Текст өстендә эш: 1. Текстның исемен уку. 2. Исемен тәрҗемә итү 3. Текстны беренче кат уку (әйбәт укучы бала укый) 4. Берәр җөмлә уку. 5. Текстны тәрҗемә итү, мәгнәсен аңлау. | Дәреслек белән эш (31бит 7нче күнегү) 1. Текстның исемен уку. 2. Исемен тәрҗемә итү 3. Текстны беренче кат уку (әйбәт укучы бала укый) 4. Берәр җөмлә уку. 5. Текстны тәрҗемә итү, мәгнәсен аңлау. | Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. Регулятив универсаль уку гамәлләре: Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу. |
Динамик пауза | Укытучы өчен максат: Психологик уңай халәт тудыру. | - Молодцы! Текстны бик матур итеп укыдыгыз. Сезнең матур укуыгызга шатланып, кояшта уянды. -Әйдәгез без дә бергә шатланыйк. | Балалар музыкага төрле хәрәкәтләр ясыйлар. | |
6 этап. Белемнәрне ныгыту. | Укучы өчен максат: куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирә белү, белемнәрне ныгыту. | 1. Дәреслек белән эш 32бит 9нчы күнегү Бирем: сорауларга җавап бир. - Текст нәрсә турында? -Текст кемнәр турында? - Малайларның исемнәре ничек? - Китапханә кайда урнашкан? -Олег китапханәгә кем белән бара? -Олегка нинди китаплар ошый? - Бу айда Олег ничә китап укыды? - Ә син китаплар укыйсыңмы? 2. Текстка туры килә торган җөмләләрне билгеләү. (32бит 8нче күнегү) | Куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирү. Балаларның җаваплары:
-Әйе, мин...турында укыйм. Балалар 8нче күнегүне парлап эшлиләр. | Регулятив универсаль уку гамәлләре: Үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү. Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Мәгълүмат туплауда узара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
7 этап. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү. | Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру. Укучылар өчен максат: Текстның эчтәлеген белеп куллану. | Мөстәкыйль эш. Бирем: расположи предложения по содержанию текста. 1. Алсу апа аларга төрле китаплар бирә. 2. Олег бу айда өч китап укыды. 3. Китапханә мәктәп янында урнашкан. 4. Ул китапханәгә Айдар белән бара. Шаблон буенча тикшерү. | Балалар җөмләләрне тиешле урынына куялар һәм шаблон буенча тикшерәләр.. 3. Китапханә мәктәп янында урнашкан. 4. Ул китапханәгә Айдар белән бара. 2. Олег бу айда өч китап укыды. 1. Алсу апа аларга төрле китаплар бирә. Шаблон буенча тикшерү. Үзбәя | Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: Үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау. Танып белү универсаль уку гамәлләре: Фикерләүдә логик чылбыр төзү. Регулятив универсаль уку гамәлләре: Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. |
8этап. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Эшчәнлеккә рефлексия | Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү. Укытучы өчен максат:дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү. | 1. Рефлексия. - Без бүген нинди темага сөйләштек? -Бу белемнәребезне без кайда куллана алабыз. -Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. 2. Белемнәрне бәяләү. 3. Өй эше. У.с.32 упр 10. (Текстны сөйләргә өйрән) Сау булыгыз! | Куелган сорауларга җавап бирү. | Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре: үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү Регулятив универсаль уку гамәлләре: Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....
5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.
5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....
"Сузык авазлар" темасына татар теле дәресенең технологик картасы
Бариева Диләрә Тәфкиловна –Кукмара муниципаль районыКукмара 3 нче номерлы уртагомуми белем бирү мәктәбенеңюгары квалификацион категриялетатар теле һәм әдәбияты укытучысыТема: Сузык аваз хәрефләреМакса...
Татар теле дәресенә технологик карта
Актуальлек. Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар...
2нче сыйныфта "Бәйрәмгә әзерләнәбез" темасына татар теле дәресенең технологик картасы.
Уен технологиясенә нигезләнгән йомгаклау дәресе....
Татар теле дәресенә технологик карта
Федераль дәүләт белем бирү стандарты куйган таләпләрнең иң мөһиме – укытучы һәм укучы арасындагы эшчәнлекне дөрес итеп оештыру, ягъни укучылар белем алырга килә, ә укытучы белем алу процессын ое...
Татар теле дәресенә технологик карта Тема: "Сүз ясагыч кушымчалар"
Технологическая карта к уроку родного (татрского ) языка в 3 классе...
- Мне нравится (1)