С. Хәким. “Җырларымда телим...”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләре
план-конспект урока (8 класс)

Абдуллина Гульнур Ризвановна

Дәреснең технологик картасы рус мәктәбенең 8 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен төзелгән. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_8g_dbiyatdoc.doc86.5 КБ

Предварительный просмотр:

       

         

Класс:        8 “Г”

Предмет: татар әдәбияты

Укытучы: Абдуллина Г.Р.

Тема:  С. Хәким. “Җырларымда телим...”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләре.

Максат: 1) белем бирү максаты: текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү;  сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; 2)фикер сәләтен үстерү: хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны арттыру; 3) тәрбияви максат:  шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, тормышны, тирә-юньдәгеләрне ярату кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр : яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек  белән эшли белү; йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; лирик герой белән бәйле төрле  ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Чыганаклар: Татар әдәбияты. 8 нче сыйныф. 1 кисәк. [Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина] – Казан:   “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2015.

Җиһазлау: Презентация,  аудиоязма,  С.Хәкимнең китаплары.

Предметара бәйләнеш: татар теле, физкультура

Дәрес этабы

 Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

        УУГ

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат:дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

Слайд №1

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

- Рәхмәт,  балалар.

 Дежур укучы рапорты

в) хәзер дәрестә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтик.

  • Әдәпле һәм игътибарлы бул!
  • Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!
  • Иптәшләреңне хөрмәт ит!
  • Башкаларны бүлдермә!

-Исәнмесез, саумысез! Хәерле  көн!

 Укучылар укыйлар.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Слайд №2-4

  • -Укучылар, 7 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшереп алыйк әле.
  • -Сез кем портретын күрәсез?
  • -Аның нинди сүзләре бар? Бу сүзләр нәрсә турында сөйли.
  • -Ул кайда туган? Кайда яшәгән?
  • -Аның иҗатында нинди темалар урын алган?

 

Укучыларның җавабы тыңлана

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Слайд  № 4

-Без бүген нинди темаларга багышланган шигырьләр  укырбыз?

 -Нәрсәләр эшләрбез?

  • Әниләр һәм туган як турында.

  • Аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә, укыган буенча үз фикереңне әйтә белергә, шигырьләрнең эчтәлеген ачарга, иптәшләрнең фикерләрен тыңлый белергә, авторның әйтергә теләгән фикерен ачыкларга.

РУУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

Слайд 5-9

 1. С.Хәкимнең “Җырларымда телим” шигырен уку.

Сүзлек эше.

рух-дух, настроение

хис-чувство

2. Шигырьне анализлау.

-Һәр строфада нәрсә турында әйтелә?

-Лирик геройның туган ягына мәхәббәте

 кайсы юлларда күренә?

-Лирик герой бу шигырендә нәрсә турында

 сөйли?

-Туган җир сүзенең мәгънәсен сез

 ничек аңлыйсыз?

-“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә җир

 сүзенең 67 төрле мәгънәсе бирелгән.

-Туган җир, туган туфрак... Аңа булган хис-

тойгыларын һәр шагыйрь үзенчә белдерә,

 үзенчә җырлый. Бөек  шагыйребез  Г. Тукай

 үзенең Кырлаен, Һ. Такташ  Сыркыдысын

 мактаса, шулар өлгесендә,  С. Хәкимнең

 Күлле Кимесе дә  поэтик образга әйләнә.

Физкультминут.

  • Ә хәзер басабыз, урындыкларыбызны этеп куябыз. Ял итеп алыйк.

Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча ашыкмыйча гына йөриләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы “музыка яңгыраганда боталалар”, “музыка туктагач (селкенмичә) торалар”, “төркемнәргә берләшәләр”)

- көзнең ничәнче ае?

  • шигырьнең исеме ничә сүздән тора?
  • шигырь ничә строфадан тора?
  • Сыйныфта ничә укучы бар? (барысы бергә җыелалар)

Рәхмәт! Урыннарыгызга утырыгыз.

3.“Клиндерләр эзлим” шигыре өстендә эш

Сүзлек эше.

         Клиндер – төче камырдан (пресное тесто) боҗра формасында ясап пешерелгән күмәч. Сәнгатьле итеп, үзебез дә укып чыгыйк.

  • Лирик герой әнисенә күчтәнәчкә дип нәрсә эзли?
  • Әнисе үзе үтенәме, әллә лирик герой шуны алырга телиме?
  • Ә нәрсә алып кайтасы килә?
  • Кайвакытта үзе кайта алмаса, яки башкача, клиндерләрне җибәрергә дә туры килгәндер. Лирик герой бу хәлне ничек кабул итә?
  • Лирик герой әнисенең теләген үтиме?

- Кайсы юллардан ачыклыйбыз?

Дәреслекнең  92 нче  битен ачалар.

Укучылар пышылдап укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр.

Чылбыр буенча укыйлар.

Көтелгән җаваплар:

-1)лирик герой авылга кайтып авыруына

 дәва таба;

2)ул язар өчен илһамны арышлардан

 ала.

3)авыл агайлары фикерен тыңлый, алар

алар рухы белән янарга тели

-Лирик герой туган авылына, туган

халкына булган хөрмәтен һәм

  мәхәббәтен белдерә

Дәфтәрдә эш.

С.Хәкимнең “Җырларымда телим...” шигыре нәрсә турында? соравына җавап язалар.

(туган якны сагыну турында)

Укучылар пышылдап укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр.

Чылбыр буенча укыйлар.

92 нче биттә бирелгән 1, 2, 4 , 6, 7 сорауларга җавап бирәләр.

Үзбәя

“5” ле – мин сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирдем.

“4” ле – мин сорауларга тулы  итеп җавап бирдем, ләкин 1-2 урында хата җибәрдем.

ТБУУГ: шигырьне аңлап уку, эчтәлекне сөйләү, геройны бәяләү, чагыштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

  • -Дәрес сезгә ошадымы?
  • -Аеруча  нәрсә кызыклы булды?

  • -Нинди яңалык белдегез?
  • Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.

-Үзбәя

“5”ле – дәрестә үтелгәннәрне бик яхшы аңладым, иптәшләремә дә ярдәм итә алам.

“4”- дәрес материалын яхшы аңладым.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

 

VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Слайд 10

1) 1 шигырьне ятларга;

2) шигырьләрне сәнгатьле укырга; 94 нче бит, сорауларга җавап бирергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

Без тарихта эзле.

Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган....

Тарихта без эзле.(презентация)

"Тарихын белмәгән халык, белгәннәрнең колы була."  Г.Афзал...

"Җырларымда тарих кайтавазы "

7 сыйныфта Сибгат Хәким иҗаты буенча татар әдәбиятыннан ачык дәрескә план-конспект....

Осталык дәресе "Матурлык эзлим"

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыр...

Тема: Кешеләрдән гел яхшылык эзлим...

Максат: Кешедә булган югары әхлакый сыйфатларны үзеңдә булдырырга омтылу теләге тәрбияләү; Ф.Яруллин әсәрләрен укуга кызыксыну, аның белән горурлану хисләре уяту.Җиһаз: Мультимедиа проекторы. Слайдлар...