Осталык дәресе "Матурлык эзлим"
план-конспект урока (11 класс) на тему

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.

2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.

3)Әсәрдә төп матурлык ана белән бала арасындагы мәхәббәт матурлыгын,бөеклеген билгеләүче сыйфат икәнен күрсәтү,эчке һәм тышкы матурлыкны бәйли белүгә ирешү,кешеләрдәге матур сыйфатларны күрә белү,үзеңдә булдыру өстендә эшләү кирәклеген төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maturlyk_ezlim.docx18.74 КБ

Предварительный просмотр:

          “ТР  Кайбыч муниципаль районы   Олы Урсак урта

гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми   белем бирү учреждениесе

                                   

                                   

       “Матурлык эзлим”

                  осталык дәресе

                                           Башкарды: татар теле

                                                                            һәм    әдәбияты укытучысы

                                                              СафиуллинаЗөлфия

                                                            Кашафетдин кызы

2016

                     

Тема: Матурлык эзлим

Максат:1)Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.

2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.

3)Әсәрдә төп матурлык ана белән бала арасындагы мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгеләүче сыйфат икәнен күрсәтү,эчке һәм тышкы матурлыкны бәйли белүгә ирешү,кешеләрдәге матур сыйфатларны күрә белү,үзеңдә булдыру өстендә эшләү кирәклеген төшендерү.

Дәрес барышы

1)Хәерле көн, хөрмәтле коллегаларым. Мин сезне үземнең осталык дәресемдә күрүемә бик шатмын. Барыбызга да уңышлар теләп осталык дәресемне башлап  җибәрәм.Без бүген сезнең белән матурлык төшенчәсенең тирән мәгънәле сүз икәнлеген ачыкларбыз.(2 төркемдә эшләрбез.)

-Коллегаларым,сез матурлык сүзен ничек аңлыйсыз? Без аны кайларда күрәбез.

-Табигатьтә (урман,күлләр,кошлар,елгалар һ.б)

-Тышкы матурлык (зәвык белән киенү,кешенең төс кыяфәте)

-Сәнгатьтә (җыр,музыка)

-Йортлар, биналар

-Кешенең күңел матурлыгы.

-Җавапларыгызны хуплыйм. Рәхмәт. Матурлык бик тирән мәгънәле

төшенчә. Әйе, матурлыкны беребез табигатьтән, икенчеләребез кешенең күңел матурлыгыннан, бәхеттән, мәхәббәттән, киемнән күрәбез.

Ә менә сүзлектән матурлык төшенчәсенә нинди аңлатма табарбыз икән.

1 төркем сезгә сүзлектән матурлык төшенчәсенә аңлатма,

2 төркем матурлык белән янәшә атлаучы ямьсезлек сүзенә аңлатма укып китәр.

-Сез әзерме?

Матурлык 1)Барлык матур, гүзәл күңелдә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә.

2)Матур ямьле,сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт .

3)Кешенең характерындагы,эшчәнлегендәге уңай хуплана торган сыйфат.

Ямьсезлек –тышкы күренешләрнең, кыяфәтнең күңелгә якын булмаган тискәре ягы.

Рәхмәт. Ә хәзер шундый бирем үтәп китәрбез. Мин сезгә авторы һәм әсәр исемнәре язылган кәгазьләр таратам. Сез бу әсәрләрдә нинди матурлыкны күрәсез? Тактада әсәрләрне тышкы һәм эчке  матурлыкка бүлеп урнаштырабыз.

Тышкы                                                                                          Эчке

Т.Миңнуллин “Әниләр һәм Бәбиләр”             Ф.Әмирхан “Хәят”                                                                                                                                            

М.Әмир “Агыйдел”                                           М.Җәлил “Ана бәйрәме

К.Гали “Кыссаи  Йосыф”                                  Котб “Хөсрәү вә Ширин”

Г.Тукай “Шүрәле”                                              Ч.Айтматов “Беренче укытучы”

- Мин сезнең белән килешәм. Ә менә Ә.Еники “Матурлык” хикәясендә матурлыкны нәрсәләр аша күтәргән соң?

-Табигать матурлыгы.Табигатьнең иң саф, иң садә чагы.

-Тагын сез матур биналар, йортлар дидегез. Хикәядә Бәдертдиннең өе  ничек сурәтләнә?

- Салам түбәсе череп, каралып беткән, ялгыз өй үзе искереп- тузып, яртылаш җиргә җиргә кереп киткән.

-ә кешеләрнең тышкы кыяфәте турында нәрсә әйтә аласыз? (бабасының күзләре ачык булса да, дөм сукыр. Әтисе кечерәк буйлы, арык кына. Кигән киеме дә киндер күлмәк,тез башларына ямау салган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек. Анасының бөтен битен –күзен кайчандыр кичергән чәчәк зәхмәте бозган.

-Көй төшенчәсенә тукталыйк. Скрипканың тавышы да бик зәгыйфь чыга.

- Схемага карыйк әле. Матурлык кешеләрнең тышкы кыяфәтендә дә,өендә дә юк. Көй дә начар чыга. Дәрес башындагы сорауга кире кайтабыз. Автор әсәрдә нинди матурлык турында язган икән?

Җаваплар

-Безнең күңел матурлыгы ( Бәдретдин мәхәббәте.)

-Гаилә мөнәсәбәтләре матурлыгы.

-Шәкертнең матур мөгалләмәсе.

Әйе, әсәрдә иң мөһиме күңел матурлыгы. Ана белән бала арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели. Кызганыч, мул тормышта аналар картлар йортында тәрбияләнә.

Ә менә күренекле мәгърифәтчебез Р.Фәхретдин”Балаларга нәсыйхәт”китабының ата-анага багышланган бүлегендә “Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр” дип язылган.Бу сүзләр безнең барыбызга да гыйбрәт булсын.Күңел матурлыгы булмаса, тышкы матурлык күренми.Кешеләргә шәфкатьле,мәрхәмәтле булыйк,һәрчак яхшылык кылыйк,күзләребездән,йөзләребездән нур балкып торсын. Рухи дөньябыз бай булсын.

Дәресебезгә йомгак ясап,тормыш күгебездә кояшыбыз гел яктыртып торсын, җылы нурларын җир өстенә чәчсен. Без дә күңел кояшыбызны рухи яктан баетыйк матурлыкка омтылыйк, битараф булмыйк.

Барыгызга да зур рәхмәт.Дәресемне шигырь юллары белән тәмамалыйм.

Дөньяда мин бер битараф кеше түгел

Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар

Шуңа күрә шатлана сөенә күңел

Тормышымда үзем салган эзләрем бар.

Кешеләргә  йөрәгемне   бирә алам.

Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар.

Авырлыкка туры карап яшим һаман

Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без тарихта эзле.

Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган....

Тарихта без эзле.(презентация)

"Тарихын белмәгән халык, белгәннәрнең колы була."  Г.Афзал...

Мастер класс (Осталык дәресе)

Мәктәбебездә дүртенче ел "Тамчы" исеме астында мәктәп газетасы чыгарабыз. Газетада мәктәп яңалыклары, укучыларның иҗади эшләре бастырыла. Шул юнәлештәге эшчәнлеккә багышланган Осталык дәресе эшкәртмәс...

Осталык классы

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү...

С. Хәким. “Җырларымда телим...”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләре

Дәреснең технологик картасы рус мәктәбенең 8 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен төзелгән....

Тема: Кешеләрдән гел яхшылык эзлим...

Максат: Кешедә булган югары әхлакый сыйфатларны үзеңдә булдырырга омтылу теләге тәрбияләү; Ф.Яруллин әсәрләрен укуга кызыксыну, аның белән горурлану хисләре уяту.Җиһаз: Мультимедиа проекторы. Слайдлар...