Тема: Кешеләрдән гел яхшылык эзлим...
план-конспект

Гульфиа Талгатовна Минигалиева

Максат: Кешедә булган югары әхлакый сыйфатларны үзеңдә булдырырга омтылу теләге тәрбияләү; Ф.Яруллин әсәрләрен укуга кызыксыну, аның белән горурлану хисләре уяту.

Җиһаз: Мультимедиа проекторы. Слайдлар. Магнитофон язмасы;

Китап күргәзмәсе;

Газета-журнал мәкаләләре;

Ф.Яруллин шигырьләре.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Конспект77.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кешеләрдән гел яхшылык эзлим...

Тауларга карап, тау булмасаң да,

Таңнарга карап, таң булмасаң да,

Кешегә карап, кеше була бел –

Олы җанлының ише була бел.

Максат: Кешедә булган югары әхлакый сыйфатларны үзеңдә булдырырга омтылу теләге тәрбияләү; Ф.Яруллин әсәрләрен укуга кызыксыну, аның белән горурлану хисләре уяту.

Җиһаз: Мультимедиа проекторы. Слайдлар. Магнитофон язмасы;

Китап күргәзмәсе;

Газета-журнал мәкаләләре;

Ф.Яруллин шигырьләре.

Дәреснең барышы:

Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! Әдәбият дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәресебез гадәти дәресләрдән бераз башкарак. Без бүген бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе үткәрәбез, һәм ул Ф.Яруллин иҗатына багышланачак. Дәресебез дә аның шул исемдәге шигыре кебек “Кешеләрдән гел яхшылык эзлим” дип аталачак.

Бу дәрестә без язучы турында тулырак мәгълүмат алырбыз, аның җатында күтәрелгән мәсьәләләр, аерым алганда, кешеләрдә булырга тиешле югары әхлакый сыйфатлар турында сөйләшербез.

Башта шундый сорауга җавап биреп китик әле:

 ─ Нәрсә соң ул яхшылык? Сез аны ничегрәк аңлыйсыз?

“Яхшылык” төшенчәсенә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә мондый аңлатма бирелә:

I слайд

Яхшылык – 1) яхшы булу, уңай тәэсир итә торган булу, әйбәт булу, шәп булу, шәплек;

 2) файда, уңайлылык, изгелек.

─ Ә хәзер дәфтәрләргә бүгенге число, дәреснең темасын һәм “яхшылык” сүзенә аңлатманы язып куйыйк.

(укучылар дәфтәрләренә язып куялар)

─ Инде экрандагы шигырь юлларына игътибар итик әле.

II слайд

Тауларга карап, тау булмасаң да,

Таңнарга карап, таң булмасаң да,

Кешегә карап, кеше була бел –

Олы җанлының ише була бел.

  • Бу юлларның авторы кем? Сез бу строфаның мәгънәсен ничек аңлатырсыз?

(укучы җавабын тыңлау)

  • Сезнең каршыда Фәнис Яруллинга багышланган стенд. Сез бу язучы турында нәрсә әйтә аласыз?

(укучыларның җаваплары тыңлана)

  • Әйе, ул язмыш тарафыннан кыерсытылган шәхес. Аның да бәхетле, бик бәхетле буласы, башкалар шикелле җиргә нык басып йөрисе, төзисе, корасы, тормыш дигән олы диңгездә үзе теләгәнчә йөзәсе килгәндер. Аның да бәхетле булырга хакы бар. Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый. Язмыш кайберәүләр өчен гаять аяусыз.

Ф.Яруллин гадәти генә шәхес түгел. Гомерен урын өстендә, инвалид коляскасында үткәрергә мәҗбүр. Ләкин ул рухы белән көчле, олы җанлылыкның матур үрнәге.

Тормышны чиксез ярату, мәхәббәт хисләре аның күңелендә шигырь юллары булып бөреләнә.

  • Биредә Ф.Яруллинның иҗат җимешләре. Әдип проза, поэзия, драма жанрларының һәр өчесендә дә уңышлы эшли.
  • Сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

(укучылар үзләре белгән әсәрләрен атыйлар)

“Иҗатымның күпчелек өлешен шигърият алып тора, -ди Ф.Яруллин. – Минем уйлавымча, шигърияттә җанның очышын, тетрәнүләрне тирәнрәк итеп биреп була. Шигъриятне сабантуйларда гына чабыша торган чабышкы, ә прозаны йөк аты белән тиңлим”, - ди.

Прозада исә иң әһәмиятле әсәрләре дип, ул үзе “Җилкәннәр җилдә сынала” һәм “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра” повестьларын саный.

Ә хәзер аның әсәрләренә язылган берничә аннотация белән танышып китик.

(аннотацияләр укыла)

“Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре – нигездә бер герой язмышына багышланган повесть. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә төп геройның тирән кичерешләре, дәһшәтле тетрәнүләре, тормышның бер урыннан икенче ярына ташланулары чагыла. Фәниярнең тормышы искиткеч авыр һәм катлаулы. Чөнки ул сыйнфый көрәштә түгел, үз-үзе белән көрәштә ачыла. Тормыштагы мең төрле авырлыклар һәм кимсенүләр аша узып, үз бәхетен, үз юлын таба.

Сүз башыннан ахырына кадәр Фәнияр турында, аның фаҗигале язмышы, рәхимсез тормыш белән өзлексез көрәше турында сөйләнә. Фәнияр язмышы – Фәнис Яруллинның үз язмышы да. Телиме-юкмы, автор үз тормышы, үз хисләре, үз кичерешләре турында язарга мәҗбүр. Фәниярның батырлыгы безне сокландыра, тырышлыгы, үҗәтлеге бездә ихтирам хисләре уята. Тән авыру булса да, җан сәламәт, йөрәк тулы хыял, күңел тулы өмет. Шушы хыял-өметләр очкын булып көйри, шигъри сүзләр булып ургылып, кәгазьгә төшүне сорый.

Аяусыз тормыш тарафыннан рәнҗетелеп, инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр ителгән, гомер буена, үз аягы белән басып, туфрак җылысын тоюдан мәхрүм булган шигъри җанлы, нечкә күңелле шәхесләрнең эшчәнлек сәләтенә; авырту-сызлауларын җиңеп, армый-талмый эшләүләренә сокланмый мөмкин түгел.

Язмыш сынауларын җиңеп, чын кеше, олы җанлы кеше булып яшәргә көч тапкан, корыч ихтыярлы, изге җанлы затлар алар.

Безгә, сау-сәламәт килеш тә еш кына тормыш авырлыкларыннан зарланырга яратучыларга, үрнәк тә, гыйбрәт тә алар. Бу – искиткеч батырлык, рухи һәм физик батырлык!

III слайд

Кешеләрдән гел яхшылык эзлим

─ Сезнең алда Ф.Яруллинның ”Кешеләрдән гел яхшылык эзлим” дип башланган шигыре. Башта мин сезгә шигырьне үзем укып күрсәтәм. Аннан соң үзегездән укытырмын. Сез шигырьнең эчтәлегенә төшенергә тырышып утырыгыз.

***

Кешеләрдән гел яхшылык эзлим,

Эзләгәнне килә табасы.

Бер өметем генә акланса да,

Шатлыгымның булмый чамасы.

Куркаклардан бер батырлык эзлим,

Ялган сөйгәннәрдән – тугрылык.

Талантсыздан берәр сәләт эзлим,

Мескеннәрдән эзлим горурлык.

Бәгырьсездән миһербанлык эзлим,

Артык җитдиләрдән – елмаю.

Сараннардан эзлим юмартлыклар,

Моңсызлардан – бер җыр, моңаю.

Катылардан йомшаклыклар эзлим,

Артык йомшаклардан – катылык.

Сүлпәннәрдән дәрт очкыны эзлим,

Сытык йөзлеләрдән – яктылык.

Мәгънәсездән берәр мәгънә эзлим,

Сабырсыздан эзлим сабырлык.

Гамьсезләрдән сизгерлекләр эзлим,

Ямьсез дигәннәрдән – матурлык.

Тик олылый белмәүчедән генә

Газиз илен, тапкан анасын,

Берни көтмим, берни эзләмим мин,

Эзләп аннан нәрсә табасың?!

1985

─ Шигырьне жанры буенча нинди әсәрләр рәтенә кертер идегез?

─ Лирик герой нәрсә турында уйлана?

─ Аның фикер-карашлары бертөрле генәме?

─ Ни өчен шулай уйлыйсыз?

─ Инде шигырьдән кешедә булырга тиешле уңай (яхшы) сыйфатларны дәфтәргә билгеләп куегыз.

(Батырлык, тугрылык, сәләтлелек, горурлык, миһербанлылык, юмартлык, йомшак күңеллелек, сабырлык)

─ Шагыйрь хисләре белән лирик герой хисләре туры киләме? Әллә алар капма-каршымы?

(Юк, шагыйрьнең хисләре белән лирик герой хисләре тәңгәл килә. Шагыйрь гомере буена үзенә кеше кирәклеген тоеп, алар янәшәдә булганда гына тормышның матурлыгын күреп, дөньядан ямь табып яшәп буласына ышана. Шулхәтле авыр газаплар кичереп, үлем белән күзгә-күз очрашканда да ул үзендә газапларны җиңәрлек көч, түземлелек таба. Аңарда яшәү теләге үлемнән көчлерәк булып чыга. “Яшисе, үлемгә үч итеп яшисе иде бит әле”, ─  ди ул.)

Аяклары - хәрәкәтсез, куллары - хәлсез, ләкин башы эшли, зиһене - ачык.

Кешене ышаныч яшәтә,

Сиңа да, миңа да ул кирәк.

Күңелдә ышаныч булганда,

Иң авыр юллар да җиңелрәк,

- ди бит ул үзенең бер шигырендә. Үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша рәхмәт белдергән олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе. Ана балага килгән авырлыкларны үзе дә күтәрешә, кайгысын бүлешә, аның күргән газапларын үз йөрәге аша үткәрә.

(Видеодан Ф.Яруллинның сөйләвен тыңлау)

IV слайд

Әни, синең хәер-фатихаң

Ашкынабыз ерак юлларга без,

Яулар өчен күбрәк җиңү-дан.

Юлда безне бәлаләрдән саклый,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кебек була якты таң.

Караңгыда безгә юл күрсәтә

Әни, синең хәер-фатихаң.

Киңәшергә янда дус югында,

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан –

Иң акыллы бер киңәшче була,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,

Шунсыз булмас иде безгә сан –

Туган көннән үлгәнчегә кадәр

Кирәк, әни, хәер-фатихаң.

Бу шигырь аның чын күңелдән әйткән рәхмәте булып яңгырый, чөнки әнисе – аның иң беренче таянычы. Янында беркем дә булмаганда, ул аның кулларында кала.

Поэзиядә Ф.Яруллинның төп жанры – лирика. Аның шигырьләрен укыгач, үз тормышын, яшәвен кызыксыз дип йөргән кеше дә эшеннән тәм, ләззәт таба башлый. Тормышның чыганагы, яшәешнең тоткасы итеп шагыйрь мәхәббәтне күрсәтә. Бу - туган җиргә, тормышка, кешеләргә булган мәхәббәт. Бу хис аңа язмыш сынауларын җиңәргә ярдәм итә.

V слайд

Тормышым – авыр арба,

Йөгем гел артып бара.

Арбам күптән туктар иде,

Мәхәббәт тартып бара.

Мондый рух ныклыгын гомер буе саклап калыр өчен, көч бирерлек чыганак булу кирәк. “Дөньяда минем 2 алтын баганам бар: берсе - әнкәй, икенчесе – Нурсөям, - дип яза Фәнис. Бу алтын баганаларсыз бүген без белә торган әдип Фәнис Яруллин да булмас иде.

Нурсөя белән сөюнең

Мәгънәсен яшәрттегез.

Тарихта калачак бит ул

Сезнең мәхәббәтегез, -

дип, бик хаклы язган Айдар Хәлим.

VI слайд

Сиңа

Күргән саен дөнья гыйбрәтләрен,

Рәхмәтләрем сиңа арта бара.

Көн дә чагылып торган кешелегең

Күңелемне үзенә тарта бара.

Күпләр сине аңлап җиткермиләр,

Бу соң, диләр, нинди тиле йөрәк?

Сине аңлап  җитү өчен дә бит,

Синең биеклеккә менү кирәк.

Мине генә түгел, сөясең син

Мин табынган олы Шигъриятне,

Мин табынган эшкә табынмасаң,

Аңлар идеңмени бу йөрәкне!

Мин көнләшмим, ләкин миннән ныграк

Шигъриятне сөйсәң син әгәр дә.

Гел 18 яшьлек егет булып

Килермен мин сиңа шигырьләрдә.

Сау-сәламәт килеш зиннәтле фатирларда яшәп, “Мерседес” ларда йөреп, мәхәббәтне дефицитка әйләндергән йөзләгән милләттәшләребезгә бер бөек үрнәк бу. Нурсөя апа белән аларны дөньяга карашларында уртаклык, хыяллар берлеге, шигъри сүзгә булган мәхәббәт берләштерә.

Нурсөя – шагыйрьгә илһам өстәүче дә, газапларын җиңеләйтүче дә, олы мәхәббәт тә. “Нурсөя исән булса, мин яшәрмен; ул юк икән, яши алмам. Сусыз калган гөл кебек шиңәрмен, сулырмын. Ул минем секретарь-машинисткам да, шоферым да, шәфкать туташым да, сөйгән ярым да”, - ди шагыйрь. Шуңа күрә Фәнис Яруллин үзенең иң матур җырларын сөеклесенә багышлаган.

Шагыйрь шулай ук үзен яңадан тормышка кайтарган врачларга карата да күңелендә тирән рәхмәт хисләре саклый. Аларга багышлап, ул “Ак  халатлы шәфкать ияләре” дигән шигырен юллый.

Хастаханәдә авыру белән көрәшеп ятканда да, ул үзендә белем алырга көч таба, урта мәктәпне тәмамлый, университетка укырга керергә хыяллана. Моны ишеткәч, әнисе “аһ” итә. “Тәнеңдә чыкманган җаның гына бит, балакаем!” – дип өзгәләнә ана. Ләкин Фәнис үзенекен итә. КДУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Белем биргән укытучыларга ул, мәңгегә рәхмәтле булуын белдереп, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җырын иҗат итә.

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез -

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Бер очрашуда Ф.Яруллинга мондый сорау бирәләр:

  • Сез усал кешеме, юашмы?
  • Кешене юкка рәнҗетерлек усал түгел, үземне рәнҗеттерерлек юаш түгел.
  • Сез гомерегез буе аяусыз язмыш белән бил алышып яшисез, каян көч аласыз? – дигән сорауга ул: ”Мине дөньяда тотып торучы көч – иҗатым, иҗатымны сүндерми торучы учак – мәхәббәт”, - дип җавап бирә.

Ә хәзер Ф.Яруллинның тормышын һәм иҗатын төсләр белән биреп карагыз әле.

VII слайд

Ак – якты хыяллар, өметләр

Кара – үлем

Соры - ышанычсызлык, өметсезлек

Сары – җылы, ләкин тынычлык бирми торган

Зәңгәр – кешене ерак киңлекләргә чакыручы

Яшел – хәрәкәтсезлек, тынычлык

Кызыл – шатлык, кирәклегеңне тоеп яшәү

“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат: ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә, уңдырышлы туфрак булып җиргә төш. Карурманнарда адаштырса, кояшка карап, юл сайла. Җилкәнеңне җилләр екса, йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә тырыш. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”.

Фәнис Яруллин тормышы - олы бер дөнья. Әгәр син җирдә яшәвеңнең мәгънәсен эзлисең, уйланасың, үз-үзеңнән канәгать булмыйча бәргәләнәсең, җаныңа, рухыңа юаныч таба алмыйсың икән, Ф.Яруллин әсәрләренә мөрәҗәгать ит. Инде шагыйрьнең тагын бер шигыренә игътибар итик.

  • Ф.Яруллин бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели?

VIII слайд

Актыккы сулышны алганда

Уфтанмас өчен җан, ачынып –

Кулларда егәрлек барында,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Күтәрик егылган гөлләрне,

Матурлык калмасын басылып.

Холкыбыз бик сабыр булса да,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Булмасын нәфсебез безгә баш,

Без аңа үзебез баш булыйк.

Яманлык җиңелсен дисәк без,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Ходаның һәр бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Ф.Яруллин - чорыбызның иң күп укыла торган әдибенә әйләнде. Ул – халкыбызның йөз аклыгы, горурлыгы. Әдипнең М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Халык язучысы дигән мактаулы исемгә лаек булуы - рухи ныклыгының, батырлыгының дәлиле.

“Язмыштан узмыш юк”, диләр. Дин кешене нинди язмышта да сабыр, түземле булырга өнди, үзенә бирелгән талантны югалтмыйча, армый-талмый иҗат итәргә өйрәтә. Дөньяның һәр почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар таза тәнле кешеләрне дә юкка чыгарганда, шушы афәтләргә каршы чын каһарманнарча көрәшүче, халыкка көч бирергә тырышучы, гүзәл иҗат җимешләре белән явызлыкка каршы шигъри сүз белән армый-талмый көрәшүче бөек шәхес ул Фәнис Яруллин.

Ә хәзер дәрескә эпиграф итеп алынган юлларга тагын бер кат игътибар итеп, дәресебезнең төп идеясен билгелик.

Кешегә карап, кеше  була бел –

Олы җанлының ише була бел.

Өйдә шушы темага сочинение язып килергә кирәк булачак.

Бүгенге дәрестә өйрәнгәннәрегезне тормыштагы мисаллар белән тулыландырып язарга тырышыгыз.

Билгеләр

Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без тарихта эзле.

Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган....

Тарихта без эзле.(презентация)

"Тарихын белмәгән халык, белгәннәрнең колы була."  Г.Афзал...

Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер.

7нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең "Тагын бер рәхмәт" шигыре өйрәнелә. Әлеге әсәргә нигезләнеп, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә мөмкин....

Тема: "Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле" темасына үткәрелгән дәрес буенча өй эше

"Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле" темасына үткәрелгән дәрес буенча материалны ныгыту, белемнәрне тикшерү максатыннан өйдә эшләү өчен  әзерләнгән мини-тест...

Осталык дәресе "Матурлык эзлим"

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыр...

Тәрбия сәгате "Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең"

"Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең" дигән темага тәрбия сәгате....

С. Хәким. “Җырларымда телим...”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләре

Дәреснең технологик картасы рус мәктәбенең 8 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен төзелгән....