Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер.
методическая разработка (7 класс) на тему

Миргасимова Гульнара Тагировна

7нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең "Тагын бер рәхмәт" шигыре өйрәнелә. Әлеге әсәргә нигезләнеп, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә мөмкин.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер

Миргасимова Г.Т.

ТР Бөгелмә муниципаль районы

МБГУ икенче лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 (VII cыйныфта укучы  рус телле балаларга диалогик һәм монологик сөйләм үстерү , циклда 3 нче дәрес)

Максат

  1. Шәүкәт Галиевнең “Тагын бер рәхмәт” шигыре аша тыйнаклыкның күркәм сыйфат икәненә төшендерү;
  2. Өйрәнелгән лексик – грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллануны, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;
  3. Шәфкатьлелек, миһербанлылык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау

Дәреслек Хәйдәрова Р.З. Малафеева Р.Л, Татар теле: 7 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан. “Татармульфильм” нәшрияты, 2014 (69-72нче битләр),  мультимедия комплексы, презентацион материал, светофор макеты.

Ысул һәм алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, иҗади уку, сөйләп аңлату, күрсәтү, сорау-җавап, рольле уен, эшләтеп карау.                                

Дәрес барышы

I Оештыру

 1. Сәламләү.

 2. Уңай психологик халәт тудыру.

Үрнәк.

Мин яхшы укучы.

Мин игътибарлы.

Мин татарча сөйләшәм.

                         Мин сүз байлыгымны арттырам.

3. Дежур укучы рапорты.

II  Белемнәрне актуальләштерү

 Экранда.

                Тыйнакның кулы эшләр,

                Мактанчыкның теле эшләр.

1.Татар халык мәкален тәрҗемә итү.

2. Сорауга җавап бирү.

– Кешенең нинди характер сыйфатлары турында сүз бара?

(Тыйнак һәм мактанчык кеше турында)

3. Дәреснең темасы һәм максатлары белән таныштыру.

Яхшылык итсәң - яшер,

Яхшылык күрсәң - белдер.

4.Сөйләшү темасын  ачыклау (яхшылык турында, мактанчыклык һәм тыйнаклык турында).

5.Тема буенча сөйләшә башлаганчы, сүзләрне кабатлау

Экранда

5. 1. Татарчадан русчага тәрҗемә итү.

Тыйнак – скромный                                  

Мактанчык – хвастун                                

Саран – скупой                                            

Юмарт – щедрый                                        

Ихтирамлы – уважительный                      

Шагыйрь – поэт                                                

Шигырь – стихотворение                                

Төчкерә – чихает

Төчкергәч – когда чихнул

Исәнлеккә - саулыкка дидем –  на здоровье

5.2. Русчадан татарчага тәрҗемә итү.

Скромный мальчик

Хвастливый человек

Скупая девочка

Народный поэт

Детский поэт

Щедрый дядя подарил.

У нас много уважительных учеников.

Он рассказал красивое стихотворение.

5.3.Аудирование. Тыңлау һәм кеше характерын атаган сүзләрне билгеләү.

Минем дустым бик тыйнак кыз.

Минем әнием – юмарт кеше.

Безнең мәктәптә ихтирамлы укучылар укый.

Сәлим – мактанчык малай.

5.4. Сорауларга җавап бирү.

–  Кем ул Сәлим?

–  Кайсы әсәрдән?

–  Бу әсәрне кем язган?

– Сез Шәүкәт Галиев турында нәрсәләр беләсез?

  • Кем ул?
  • Нинди шагыйрь?
  • Ул кайда туган?
  • Кайчан туган?  
  • Нинди бүләкләр алган?
  • Аның нинди әсәрләрен беләсез?

5.5. “Алмалар”, “Яфраклар”, “Мин” шигырьләрен  яттан сөйләү

  • “Мин” шигырендә  тыйнак сүзе ничә тапкыр кабатлана?
  • Шәвәли тыйнакмы?

III   Төп өлеш

1. Ш. Галиевнең “Тагын бер рәхмәт” шигырен сәнгатьле уку

  • укытучы укуы
  • куплетлап берничә укучы укуы
  • тәрҗемә итү
  • тулысынча берничә укучы укуы

2.Сорауларга җавап бирү

– Бу шигырьне кем язган?

– Шигырь кем турында?

– Сәлим кем белән сөйләшә?

– Алар нәрсә турында сөйләшәләр?

– Сәлим сезгә ошыймы?

– Авторга Сәлим ошыймы?

– Сәлим нишли?

          – Сәлим нинди яхшылыклар эшли?

Үрнәк.

  1. Ике әбигә һәм  бер бабайга трамвайда урын бирә;
  2. Өч апага адресны аңлатып бирә;
  3. Ике әбигә урам аркылы чыгарга булыша;
  4. Исәнлеккә - саулыкка дип әйтә.

– Сәлимнең ничә рәхмәте булды?

3. Дәфтәрдә эш. План төзү. ( Укучыларның эшләре беткәч, экранда  план пунктлары чыга)

Үрнәк.

  1. Сәлимнең яхшы эшләре санаулы.
  2. Трамвайда урын бирә.
  3. Апаларга адрес әйтә.
  4. Әбиләрне урам аркылы чыгара.
  5. Күршенең хәлен сорый.
  6. Сәлим мактана.

IV Ныгыту

1. План буенча сөйләү.

2. Бу хәлләрне тормышта күзәтү, әсәрне сәхнәләштерү. (Рольләргә укучылар билгеләнә. 2 нче рәт – трамвай вагоны була. Светофор куела. Бер бала тукталышларны әйтеп бара.)

1 нче күренеш.

Сәлим трамвайда бара. Ике әби керә. Урынын бирә.

Үрнәк.

 – Исәнмесез, әбиләр, утырыгыз.

 – Рәхмәт, балам. Рәхмәт, улым. Сәламәт бул.

Бабай керә. Сәлим бабайга урын бирә!

Үрнәк.

– Бабай , утырыгыз!

– Рәхмәт, улым, зур үс!

2 нче күренеш.

Сәлим урамнан бара. 3 апа аны туктатып, адрес сорыйлар.

Үрнәк.

–  Улым, Тукай урамы, 5 нче кайда ул?

–  Башта турыга барыгыз, аннан сулга борылыгыз.

–  Рәхмәт, балам. Бик ихтирамлы бала.

      3 нче күренеш. 

Сәлим урамда. Юллар чатында 2 әбине күреп ала  һәм юл аркылы чыгара.

– Исәнмесез, әбиләр! Нишләп торасыз?

–  Урам аркылы чыгарга кирәк, улым.

–  Әйдәгез алып чыгам.

– Ай рәхмәт, балам! Рәхмәт, улым!

(Чыгарып куйгач та рәхмәт әйтәләр)

   4 нче күренеш.

  – Исәнме, Сәлим.

  –  Исәнмесез, абый. Хәлләрегез ничек?

  –  Яхшы, рәхмәт, Сәлим.

  –  Әптчи.

  –  Исәнлеккә - саулыкка!

  –  Рәхмәт. Мин чыгыйм. Сау бул!

3.  Сәлимгә киңәшләр бирү.

Үрнәк.

 – Сәлим, син яхшы эшләреңне санама, ә эшлә!

 –  Сәлим, тыйнак бул!

 –  Сәлим, мактанма! Мактанчык кешеләрне яратмыйлар.

 –  Яхшылык итсәң, яшер, яхшылык күрсәң, белдер.

4. Дәреснең темасын тәрҗемә итү һәм бергә хикәя төзү.

Үрнәк.

Яхшылык эшлә һәм аны яшер. Аны башка кешеләр күрә һәм әйтә. Үзең әйтсәң, син мактанчык буласың. Яхшылык күрсәң, син бу турыда сөйлә, чөнки яхшы эшләрне күрсәтергә кирәк.

V Йомгаклау

1. Өй эше бирү. “Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер” темасына хикәя язу.

2. Сорауларга җавап бирү.

Укучылар, без бүген дәрестә нишләдек?

Үрнәк.

Укыдык, сөйләштек, уйнадык.

Без нәрсәгә өйрәндек? Нәрсә белдек?

Үрнәк.

 Мактанчык булмаска өйрәндек. Тыйнак, шәфкатьле, миһербанлы һәм ярдәмчел булырга өйрәндек. Кешеләргә ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә кирәген  белдек.

3. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эшнең тәмамлануын белдерүче аналитик фигыльләр

Ф.С.Сафиуллина дәреслеге буенча 7-сыйныфта  рус төркемендә дәрес үткәргәндә  күрсәтмә һәм интерактив тактада эшләү өчен  күнегүләр....

Теләк белдерү формалары.

Презентация предназначана для изучения татарского языка в русскоязычных группах. Содержит 2 формы выражения желания: укырга тели, укыйсы килә. В слайдах есть изменение этих форм по лицам и числам, упр...

Ҡан ҡәрҙәш. Эште, хәрәкәтте белдереүсе һүҙҙәр.

laquo;Башҡорт теле һәм әҙәбиәте йыл уҡытыусыһы – 2012” конкурсына. Мәсәғүт лицейының 2 класс уҡыусылары.Тема: Ҡан ҡәрҙәш. Эште, хәрәкәтте белдереүсе һүҙҙәрҙе ҡабатлау.Маҡсат: 1. Әкиәттең ...

Тема:“Минең яратҡан миҙгелем” . Предметтың билдәһен белдереүсе һүҙҙәр

Тема:“Минең яратҡан миҙгелем” . Предметтың билдәһен белдереүсе һүҙҙәр.3-сө класс өсөн дәрес конспекты...

Тәрбия сәгате "Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең"

"Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең" дигән темага тәрбия сәгате....

Предметтың билдәһен белдереүсе һүҙҙәр. Класс: 3

3 класта сифат төшөнсәһен өйрәнеү...