Без тарихта эзле.
занимательные факты (7 класс) по теме

Бадретдинова Дина Салимовна

Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tarikhyn_belmgn_khalyk.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Без тарихта эзлебез.

                                                                       Тарихын  белмәгән халык

                                                                                      Белгәннәрнең колы була.                
                                                                                                  Г.   Афзал                                                                            

         Тарих ул – хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән яки аны бөтенләй оныткан халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган. Шагыйрь Гамил Афзалның  “Милли рух” дигән шигырендә мондыйрак юллар бар:

                Мин күп күрдем  туган-үскән җирдә

        Замананың кара болытларын.

        Гомер итеп урыс белән бергә,

                                                  Татар икәнемне онытмадым.                                                                                       Үз тарихын бөртекләп җыйган ул, чөнки борынгы тарихи кулъязмаларыбыз басып алучылар тарафыннан юк ителгән, исән калганнары дөнья буйлап таралган. Англия, Стамбул, Каһирә, Лейпциг китапханәләреннән  әдәбиятыбызны, тарихыбызны чагылдырган материалларны табарга була. Әмма татар баласы аларны өйрәнүдән мәхрүм ителгән, чөнки дәреслекләрдә рус тарихы гына урын алган. Анда исә татар халкы турында күп нәрсәләр ялганга төрелеп, уйдырма хәлендә бирелгән. Татар тарихы укытыла торган дәреслекләр дә камил түгел. Аларда фәннилек саклана, әмма ул катлаулы, аңлаешсыз итеп язылган. Матур рәсемнәр белән бизәлеп, һәр баланың күңеленә үтеп керерлек мавыктыргыч телдә язылса, күпкә яхшырак булыр иде. Ә бит татар халкы — күпләргә үрнәк булып торырлык бөек тарихлы, мәдәниятле халык. Бүгенгесе көндә һәр татар баласының үз телен югалтмавын, милли үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм.   Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз, нәселен белмәгән - нәсәпсез", -дип халык юкка гына әйтмәгән. Адәм баласы үзенең 7 буын бабасын белергә тиеш, дигән борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының, үз нәселенең чыгышын белә.

 Шул чагында гына ул башын югары күтәреп, кимсенмичә, аягында нык басып торыр, горур булыр.                                                                                           Татар халкының горурланыр, илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, спортчылар да, сәясәтчеләр дә, уйлап табучылар да бар. Алар- үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар. Гасырларны гасырлар алыштырган, дөньяда бер-бер артлы дәүләтләр барлыкка килгән.  Һәр дәүләтнең исә үз елъязмасы булган. Ә бит чынында, һәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы, кеше тарихы ята. Шулай булгач, бөек шагыйребез Тукайның да әдәби язмышы , шәхси язмышы  милләтебез тарихыннан аерылгысыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык- милләтебезнең мактанычы, горурлыгы. Тукайның дөньякүләм танылуына иң беренче дәлил- шагыйрьнең 125 еллык юбилееның ЮНЕСКО билгесе астында билгеләп үтелүе.                                                                                  Әйе, татар нәселе Рәсәйгә күп санлы даһи зыялыларны һәм күренекле җәмгият-сәяси эшлеклеләрен биргән. Мисал өчен, берничә фамилияне генә әйтеп үтсәк тә , сез сүз нинди кешеләр турында барганын үзегез аңларсыз, дип уйлыйм: Алябьев, Аракчеев, Арсеньев, Ахматова, Булгаков, Бунин, Гоголь, Державин, Кантемиров, Карамазов, Кочубей, Куракин, Курбатов, Милюков, Мичурин, Строганов, Рахманинов, Салтыков-Щедрин, Талызин, Татищев, Тимирязев, Третьяков, Чаадаев һәм башка күп кенә күренекле кешеләр чыгышлары белән татар нәселеннән.  Минемчә,  бу исемлекнең чиге юктыр.                                                                                  Николай Гумилёв һәм Анна  Ахматованың улы, Лев Николаевич Гумилев,  язган: "Мин әни ягыннан да, әти ягыннан да чиста татар ". Үзенең имзасын «Арсланбек» - дип куя торган булган.  Бу сүзләр аның нәселе, чыгышы белән горурлануы дип уйлыйм.                                                                                   Тарихның кайсы гына чорын алып карама, татар халкы кебек авыр сынауларга дучар ителгән бер генә халык та юк. Бөек Ватан сугышы халкыбызны яңа фаҗигаләргә дучар итте: бәхетле булырга туган йөз меңләгән ир-егетләрне сакал-мыек чыкмас борын кара гүргә кертте, җиләктәй кызларыбызны мәңге тол калдырды. Ни генә булмасын, сугыш кырларында үзен аямыйча көрәшкән халкымның батыр уллары ватанпәрвәрлекнең бөек үрнәкләрен күрсәткән. Хәтта әсирлеккә төшкән ир-егетләребезнең, дошманның үз өнендә торып, әкият геройларына тиңләшерлек каһарманлык кылулары моңарчы тарихта күрелмәгән искитәрлек нәрсә булып тора. “Плетцензее төрмәсендә гильотина белән башлары киселгән биш мең политик тоткын арасында унбер татар егете булганлыгын тарих мәңге исендә тотачак…
   Чыннан да, татар һәрчак татар булып калган: сугыштамы ул, әсирлектәме, кул кушырып утырырга, мәгънәсез үлем килүен тыныч кына көтеп ятарга теләмәгән. Үзләрен дошманнан көчлерәк сизгән әсирләр көрәшчегә әйләнгәннәр. Гади көрәшче генәме соң әле?!  Әйе, унбер көрәшченең бишесе – шагыйрь: Г.Курмаш, А.Алиш, Ә.Симаев, М.Җәлил, . Бер халыкның бер үк вакытта биш шагыйре җәзалану – җир йөзендә күрелмәгән сирәк вәхшилек. Минемчә, бүген алар кылган каһарманлыкны белмәгән бер генә кеше дә юктыр, чөнки мәктәп елларыннан ук без аларга бу турыда мәгълүмат бирәбез. Бу батырларны алыпларга тиңләп була, чөнки алар татар халкын тагын бер баскыч биеклеккә һәм бөеклеккә күтәрделәр.                                                                                                         Чынбарлыкта тарих дәреслегендә ......... ,
 рәсми документлар Рейхстагка Җиңү байрагын беренче булып рус солдаты  М. Егоров һәм грузин М. Кантария беркеткәнен күрсәттеләр. Ә безнең 9 нчы сыйныф дәреслегенең 40 нчы битендә болай диелгән: “Рейхстагны штурмалаганда  күрсәткән батырлыгы,кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен Г.К.Заһитов Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек”(Үзәк архив, 686196 нчы язма, 6078 нче эш, 189 нчы бит). Бу документка ике полковник, дүрт генерал кул куйган. Укучылар арасында низаг килеп чыкты, шуңа күрә  аларны башка чыганакларга чыгарга этәрдем. Ә чынлыкта исә бу изге миссияне  татар егете үтәгән.                                                                                                                    Шулай итеп Рейхстагка Җиңү байрагын беркетүдә   Заһитов катнашуы турында зур материал табып, укучылар презентаияләр ясадылар.              

Күпләргә мәгълүм: дәрәҗәле генераллар Гани Сафиуллин, Якуб Чанышев, Мәхмүт Гәрәев, 19 яшендә яу кырында ятып калган Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов һәм хатын-кызлар арасында беренчеләрдән булган легендар очучыбыз Мәгубә Сыртланованың батырлыклары гына да бүгенге яшьләргә ватанпәрвәрлек өлгесе түгелмени?!. Дәреслектә ... аның батырлыгы турында укып белемебезне арттырдык.

Күренекле полководецлардан – Сунар нәселеннән булган Суворов, Котдуслар нәселеннән булган – Кутузов, нәселләре төрки-татар затыннан булган адмирал Нахимовның  да- боларның барысы да  татар нәселеннән  икәнлекләрен хәтердән чыгармасак иде.
Даян Мурзин хәзерге Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында туып үсә. Кушнаренко авылындагы педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылындагы мәктәптә укыта башлый. Әмма Икенче дөнья сугышы башлануга 17 яше генә тулган егет үз теләге белән фронтка китә.                                                                                                                 Даян Мурзин -- "кара генерал"                                                                              Сугышның башыннан азагынача диярлек ул төрле җирләрдә – Беларус, Украина, Молдовада партизан отрядларына җитәкчелек итә. 1944 елда ул башта Словакиягә җибәрелә, аннан ул көрәшкән төркем Моравиягә чыга. Яшь булуын бераз яшерер өчен Мурзин сакал үстереп йөри, шул зур кара сакалы өчен аңа алманнар “кара генерал” исеме тага.                                        Сугыш азагында Моравиядә төрле диверсияләр оештырган Даян Мурзинның башы өчен германнар 3 миллионга кадәр рейхсмарка акча вәгъдә итә. Тик бу акчаны алу беркемгә дә тәтеми, чөнки Даян Мурзинны тота алмыйлар. Ул хәтта яраланган килеш тә алманнардан качып котыла ала.  Сугыштан соң Даян Мурзин Казандагы хокук саклаучылар институтын тәмамлый һәм Башкортстанның прокуратура оешмаларында җаваплы вазифалар башкара. Даян Мурзин хакында китаплар язылды, фильмнар төшерелде, пьесалар сәхнәләштерелде. Үзе дә китаплар язып нәшер итте.
 

Татар милләтеннән булган «кара генерал» Даян Мурзинның батырлыкларын Чехия дәүләте илнең иң югары бүләкләре белән зурлый. Чехиядәге Змин шәһәренең иң зур мәйданына аның исеме бирелә һәм һәйкәле торгызыла. Чехословакиянең зур энциклопедиясендә легендар герой Даян Мурзин исеме алтын хәрефләр белән теркәлә. Болар безнең өчен горурлык түгелмени?!.
Польшаның Гданьск шәһәрендә Польша татарларына һәйкәл салынды. «Әлеге иярдәге татар һәйкәле – безнең хәтер яңартуыбыз һәм соңгы 600 ел дәвамында татарларга булган хөрмәтебез билгесе», – дигән иде Польша Республикасы Президенты Бронислав Коморовский әлеге һәйкәл ачылышында.
                                                                                                                                  Хәтеребездә тагын бер исемне яңартыйк әле. 1812 елгы сугыш каһарманы, батыр партизан һәм танылган шагыйрь Денис Давыдов татар икәнлеген шигъри юллар аша дәлилли.

«Бөек татар каны ага миндә дә,

Мин үзем дә шушы затлы ырудан...», – дип яза ул.                                                           Денис Давыдов 1784 елда  Мәскәүдә туган, 1839 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Югары Маза авылында җирләнә. Чыгышы белән Давыдовлар нәселеннән булган батыр партизанның нәсел шәҗәрәсе Алтын Урдага барып тоташа.
Икенче дөнья сугышында риваятькә әйләнеп, телдән-телгә күчеп сөйләнгән Матросов батырлыгы сугыштан соң да озак еллар бернинди шиксез кабул ителә килде. Бары тик соңгы елларда гына Александр Матросов исеме артында Урал егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов торуы билгеле булды.

1943 елның 19 июнендә аңа Советлар берлеге каһарманы дигән исем бирелә. Матросов батырлыгы дәреслекләргә совет ватанына мәхәббәт, куркусызлык, каһарманлык билгесе булып кереп кала. 
1988 елда башкорт язучысы Рәүф Насыйров Александр Матросовның чын исеме кем булуы, аның кайда туып үсүе белән кызыксына башлый. Һәм Матросовның Учалы районы Кунакбай авылында туып-үскән Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов булуы ачыклана.
Рәүф Насыйров Шакирҗанның кечкенә чагында төшкән фотосурәтләрен табып, Мәскәүгә Эчке эшләр министрлыгының фәнни-тикшеренү институтына җибәрә, аннан Александр Матросов белән фотодагы малайның бик тә охшаш булуы турында хәбәр килә. Эзләнүләр дәвам итә. Насыйров “Откуда ты родом, Матросов?” дигән китап чыгара.

Татарстанда язучы Шаһинур Мостафин да Матросовның батырлыгы һәм матросовчылар турында бик күп эзләнүләр алып бара. Ул Александр Матросовның кем булуы турында “Азатлык” радиосына да сөйләде: “Чыннан да ул элекке мәгълүматлар буенча рус егете түгел, ә мөселман егете Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов. Ни өчен Матросов булып киткән, дигән сорауга да җавап бар.
Шакирҗан ватандашлар сугышында булып кайткан, сукыр, җор сүзле, шаян табигатьле Юныс Мөхәммәтҗанов гаиләсендә туган. Әнисе үлгәч, әтисе Фәрхиямал исемле икенче хатынга өйләнә. Яшәү шартлары авыр була, ашау-эчү такыр, иске мунчада көн күрәләр. Шуңа күрә 1934 елда Шакирҗан өеннән чыгып китә. Байтак кына балалар йортларында йөрергә туры килә, Казанда да эзләре калган. Өенә кайтарып җибәрмәсеннәр өчен, ул Матросов фамилиясен ала. Бу турыда Рәүф Насыйров китабында тәфсилләп сөйли.
 .   Соңгы мәълүматлар буенча, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган татарлар саны -184 кеше.                                                                                             Сәнгать өлкәсендә дә горурланырлык милләттәшләребез шактый безнең. Легендар җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловалар, , композитор Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, дөньякүләм танылган балет остасы Рудольф Нуриев кебек сәнгать әһелләребезне беркайчан да онытырга хакыбыз юк.                                                                                                        Бөтен гомерен татар халкына тырышып хезмәт иткән,аның мәнфәгатьләрен яклауны үзенең кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый.Алар арасында үзенең фидакарь эшчәнлеге белән халкыбызның киләчәк үсешенә зур өлеш керткән танылган гыйлем ияләре Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин,  бөек әдипләребез Кол Гали, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай,  академик Роальд Сәгъдиев кебек бөтен дөньяга мәгълүм галимнәребез һәм башка бик күп данлыклы, каһарман татарларыбыз бар безнең. Милләттәшләребез, кайсы гына өлкәдә эшләсәләр дә, беркайчан да татар дигән исемгә тап төшермәгәннәр. Без аларның һәммәсен дә күз уңында тотып, милләтебез алдындагы изге эш-гамәлләре белән горурланырга, киләчәк буыннарга да, Тукайча итеп әйтсәк, «...без тарихта эзле» икәнебезне хәтердә кат-кат яңарту фарыздыр. Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү батырлык үрнәкләре белән генә чикләнми. Үз ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны белү, безгә үрнәк булырлык талант ияләрен, бөек шәхесләребезне олылау да ул. Татар – бөек милләт, ә халкым– горур халык минем! Бөек милләт икәнлегебезне онытмыйк әле !..  

Гомумән, тарихыбызның борынгы чорлары әле тагын да тирәнрәк өйрәнелүгә мохтаҗ икәнлеген күрдек. Атаклы тарихчыбыз Һади Атласи: “Инсанны(кешене) чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер,” – дип язган. Фикерен дәвам итеп, ул татар халкының үз тарихын өйрәнүгә тиешле игътибар бирмәвенә бик борчыла.                                                                                                                2012ел- татар тарихы елы, коръән елы,  татар халкының милләт буларак оешуына, дин-ислам юлына чыгуына сәбәпче булган зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына бай ел.                                                                 2012 елга шулай ук милләтебез тарафыннан кичерелгән фаҗигале чорларның да кайгылы көннәре туры килә. Татар халкы үзенең бөек тарихын, шул тарихтагы табышларын һәм югалтуларын онытмасын өчен, яңадан шул бөеклегенә омтылсын, үз бәйсез дәүләтен торгызырлык рухи көч, иман ныклыгы  алсын өчен, кабат бу тарихны милләтнең исенә төшерергә кирәктер дип уйлыйм миндә.  Шуңа күрә , бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Димәк, белем һәм тәрбия бирү процессында милли-төбәк компонентларыннан файдалану – ул әле заман таләбе дә.                                                                                                    Тарихыбызны барлап, халкыбызның үткәнен сурәтләгән хезмәтләр арта тора. Яшел Үзән муниципаль  районы  мәктәпләрендә дә бу эшкә  зур игътибар бирелә. Мин дә, шул исәптән, бу хезмәтем белән халкыбызның үткәнен яктыртуга, бераз булса да, өлеш керткәнмендер, дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без тарихта эзлебез" телдән журнал

Әлеге чара укучыларны Татарстанның үткәне, бүгенгесе белән таныштыра....

Тарихта без эзле.(презентация)

"Тарихын белмәгән халык, белгәннәрнең колы була."  Г.Афзал...

Без тарихта эзлебез! (7 нче татар төркеме өчен проект-дәрес)

7 нче татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан  проект - дәресТема:  Без тарихта эзлебез!Максат: 1. Укучыларны болгарларның  тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру; туган төбә...

Осталык дәресе "Матурлык эзлим"

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыр...

С. Хәким. “Җырларымда телим...”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләре

Дәреснең технологик картасы рус мәктәбенең 8 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен төзелгән....

Тема: Кешеләрдән гел яхшылык эзлим...

Максат: Кешедә булган югары әхлакый сыйфатларны үзеңдә булдырырга омтылу теләге тәрбияләү; Ф.Яруллин әсәрләрен укуга кызыксыну, аның белән горурлану хисләре уяту.Җиһаз: Мультимедиа проекторы. Слайдлар...