Җәннәт – аналарның аяк астында (С.Хәкимнең “Клиндерләр эзлим” шигырен өйрәнү)
план-конспект урока (8 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Дәреснең технологик екартасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresnen_tehnologik_kartasy.docx46.62 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрескә технологик карта

Укытучы

Зарипова Алинә Әнис кызы,  Совет районы 175 нче гимназиясенең  югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф

8 нче  сыйныф (рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен)

Тема

 Җәннәт – аналарның аяк астында (С.Хәкимнең  “Клиндерләр эзлим” шигырен өйрәнү

Максатлар

1.С.Хәкимнең , «Клиндерләр эзлим» шигырен өйрәнү.

2. Укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү, сөйләм әдәбенә өйрәтү.

3. Аналарга карата мәхәббәт, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет нәтиҗәсе: С.Хәким тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне кабатлау, « Клиндерләр эзлим » шигырен сәнгатьле уку, әсәрдә күтәрелгән төп фикерне ачыклау  аша  шагыйрьнең әнисенә булган мәхәббәтен укучыларга җиткерү;

Регулятив УУГ: шигырьнең эчтәлегенә, автор позициясенә үз мөнәсәбәтләрен белдергәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

Танып белү УУГ: шигырьдә бирелгән хисләрне ачыклый белү, идеясен таба белү, иң мөһим сүзләрне аерып ала белү, хөрмәт,   шәфкатьлелек төшенчәләренә  кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив УУГ дустыңны тыңлый белү,җавапны дөрес тулы җөмләләр белән әйтеп бирә белү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, иҗатка омтылыш булдыру.

Предметара бәйләнеш

Туган тел, тарих, рәсем сәнгате, музыка сәнгате

Ресурслар

 Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен  туган тел буларак  өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ф. Ф. Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина . – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 175 бит, компьютер, укучылар өчен ноутбуклар, колакчыннар, мультимедиа проекторы, презентация, интернет- ресурс,  тестны үтәү өчен кәрәзле телефоннар һәм “Кахот”  электрон кушымтасы, “Клиндерләр эзлим”  шигыренең  аудиоязмасы,  төркемнәр өчен төрле төсләрдәге  карточкалар,  серле сандык , флипчарт, буталган  шигырь юллары, әниләргә бүләккә йөрәкләр

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары

Пиктограмма, Эйдос-конспект, эзләнү, фаразлау

Танып белү эшчәнлеген оештыру формалары  

Фронталь,  индивидуаль, парларда,  төркемнәрдә эш.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1нче этап

Оештыру өлеше.

Максат: укучыларда дәрескә карата

уңай психологик халәт  тудыру.

- Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез!

- Әйдәгез, шушы кышкы матур көндә  дәресебезне күтәренке рух, яхшы кәеф белән башлап җибәрик. Башта янәшәгездәге  иптәшегезгә карап елмаегыз, хәзер каршыгыздагы иптәшләрегезгә елмаегыз.

- Рәхмәт, менә кәефләр дә күтәрелеп китте, көн дә искиткеч матур, нәкъ бәйрәм кебек тоела. Сезгә дә шулаймы, укучылар?

Укучылар укытучыны сәламлиләр

Бер-береңә карап елмаю

Коммуникатив:

Елмаюлар ярдәмендә  уңай психологик халәтне күрсәтү

2 нче этап Актуальләштерү

Максат: укучыларны дәреснең темасын һәм яңа белемнәрне ачуга әзерләү

- Игътибар слайдка. Сез кемнең портретын күрәсез? Сезгә ул танышмы?

-Әйе, слайдта безнең күренекле шагыйребез С.Хәким. Әйдәгез,  аның турында белемнәрне тикшереп  тест биреме эшләп алыйк.

Телефоннарны алабыз.

Тест. Кахот  кушымтасы нигезендә тест биреме эшләү.

1. Сибгат Хәким кайсы авылда туган?

а) Арча районы  Кырлай авылында

ә)Әтнә районы Күлле-Киме авылында

б) Арча районы Күлле-Киме авылында

в) Арча районы  Кушлавыч авылында

2. Сибгат Хәким 1911 нче елда туган. Дөресме?

а) әйе

ә) юк

3. Шагыйрьнең “Беренче җырлар” җыентыгы ничәнче елда басыла?

а) 1937 нче елда

ә) 1938 нче елда

4. Сибгат Хәким сугышка 1941 нче елда алына. Дөресме?

а) әйе

ә) юк

5. Сибгат Хәкимнең иҗатындагы  төп темаларны билгеләгез.

а) сугыш, туган як

ә) сугыш, туган як, әнкәй, мәхәббәт

6. Кайсы әсәр Сибгат Хәкимнеке түгел?

а) “Фазыл чишмәсе”

ә) “Башка берни дә кирәкми”

б) “Туган авыл”

в) “ Бер тауда ун чишмә”

7. Авторга кайсы елда ТР  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  бирелә?

а)1960

ә)1979

Тест буенча нәтиҗә ясала

- Әйе, таныш. Рәсемдә  шагыйрь Сибгат Хәким.

Тестны “Кахот” кушымтасы нигезендә  тиз вакыт аралыгында эшләү.

 

Җаваплар

1.ә

2. а

3. ә

4. ә

5. ә

6. б

7. а

Коммуникатив:  фикер алышуда катнашу.

Шәхескә кагылышлы:

үз фикереңне әйтә белү;

фикереңне дәлилли белү.

Регулятив:

укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү;

үз фикереңне төгәл җиткерү;

нәтиҗәләр формалаштыру.

Танып - белү:

тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау

3 нче этап

Мотивация

(эшкә кызыксыну) тудыру.

Уку мәсьәләсен кую.

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру, укучыларны теманы формалаштыруга, дәреснең бурычын билгеләүгә әзерләү.

- Укучылар, дәресне бәйрәм сүзе белән башлаган идек,  әйтегез әле, ә сез бәйрәмнәр яратасызмы?

- Кемнәр белә, әле күптән түгел генә нинди бәйрәм булды?

- Әниләрегезне котладыгызмы?

- Ә менә бу серле сандыкта нәрсә бар дип уйлыйсыз?

- Әйдәгез, карап карыйк. Чынлап та,  бүләк икән. Тик бу гади бүләк түгел.

- Сезгә бүләккә  бирем бирелгән монда. Әйдәгез, бергәләп эшләп карыйк әле. Шушы бутап бирелгән юллардан дөрес шигырь төзергә кирәк:

Изге теләк теләп үстердең син,

Бассыннар,  дип, тизрәк аякка.

Шул сүзләрең синең искә төшә,

Юнәлсәм дә үзем кай якка.

- Һәр төркемнән 1 әр кешене такта янына чакырам. Калганнарыгыз урыннарда эшли. Шигырь дөрес килеп чыксын өчен, рифмаларга игътибар итегез.

- Рәхмәт, әйдәгез, укып күрсәтегез инде.

- Рифмага игътибар итегез әле. Ничәнче юллар рифмалаша?

- Мондый төр рифмалар ничек дип атала?

- Шигырь кем турында дип уйлыйсыз?

- Яхшы. Моны аңлар өчен сезгә нинди сүзләр ярдәм итте?

- Афәрин, укучылар.  Сез ничек уйлыйсыз, бүген без дәрестә нәрсәләр эшләрбез?

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Бүгенге дәрестә без Сибгат Хәкимнең “Клиндерләр эзлим” шигыре белән танышырбыз.

- Укучылар, әйтеп карагыз әле, нәрсә соң ул клиндер?

Укучылар җавап бирәләр

Көтелгән җавап:

- Бүләк дип уйлыйбыз, чөнки бәйрәм бүләксез булмый.

Флипчартта 2 укучы шигырь юлларын төзиләр.

Көтелгән җаваплар:

Бер укучы шигырьне укый.

-2 нче һәм 4 нче юллар рифмалаша.

- Арадаш рифма дип атала.

- Бу шигырь әни турында дип уйлыйм.

-Изге теләк, үстердең, аякка бассыннар дип.

- С.Хәким иҗатын өйрәнәбез, әниләр турында шигырь укыйбыз , шигырьне анализлыйбыз, сорауларга җавап бирәбез, төркемнәрдә эшлибез һ.б.

Көтелгән җавап:

Клиндер – крендель, бублик, сушки, һ.б.

Регулятив:

күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау, алдан фаразлау;

үз фикереңне төгәл җиткерү

дәреснең темасын, максатын, бурычларны  билгеләү.

Танып- белү: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Коммуникатив:  фикер алышуда катнашу;

башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Шәхескә кагылышлы: дөрес сөйләм булуга омтылыш;

үз фикереңне әйтә белү.

4 нче этап

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

 Максат: шигырьне тыңлау барышында карап бару,   эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә  табу; аны аңлау өчен шартлар тудыру.

5 нче этап

“Иҗади остаханә”

Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу.

Максат: укучыларның

игътибарлылыгын тикшерү, практик эзләнү эшен  оештыру

1.Сүзлек өстендә эш

клиндер - төче камырдан (пресное тесто) боҗра формасында ясап пешерелгән күмәч

баккан – караган, үстергән

көен – холкын, характерын

2. Шигырьне аудиоязмада  тыңлау.

- Укучылар, Сибгат Хәким бу шигырендә дә нәрсә турында яза? (әниләргә карата хөрмәт турында)

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Чынлап та, без биредә баланың әнисенә карата ярату, хөрмәт хисен күрәбез.

3. Дәреснең темасын ачу.

- Ә хәзер тактадагы  пиктограмманы укып карагыз әле, анда бүгенге дәресебезнең темасы яшерелгән.

  ҖаӘяНкНӘаТсАНыАнЛАРдНЫаҢ.

-Афәрин.   Мәкальнең мәгънәсе аңлашылдымы?  

- Рәхмәт, укучылар. Әниләрне барыбыз да яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Күренекле шагыйребез С.Хәким дә  әнисенә булган мәхәббәт хисен “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрендә сурәтләгән.

4. Шигырьне чылбыр буенча укучылардан укыту

- Ә хәзер әниләрегезгә булган матур  хисләрегезне кушып, шигырь юлларын сәнгатьле итеп укып күрсәтегез әле 

- Шигырь кем исеменнән сөйләнә?

- Сезнеңчә, лирик герой кем?

5. Шигырь өстендә эш.

 Төркемнәрдә эшләү.

- Хәзер әсәрдәге лирик геройның хисләрен табыйк әле. Моның өчен төркемнәрдә эшләп алырбыз. Кем төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен сөйләп китә? Без ничек эшләргә тиеш?     

  1. Үзең уйла
  2. Дусларың белән киңәшләш
  3. Уртак фикергә килегез
  4. Җавапны әйт яки язып куй

1 нче төркем, сез 1, 2, 3 нче строфаларны тикшерегез. (12 слайд)

Сораулар:

1) Бу өзектә нәрсә турында сүз бара?

2) Әнисе турында тагын нәрсә әйтә аласыз?

3)Сез, ничек уйлыйсыз, өлкән кеше нигә клиндерләр сораган?

4)Кайвакытта үзе кайта алмаса, яки башкача, клиндерләрне җибәрергә дә туры килгәндер. Лирик герой бу хәлне ничек кабул итә? Ул нинди хисләр кичерә?

2 төркем, ә сез 4 нче һәм 5 нче строфаларны  тикшерерсез.

Сораулар:

1)        Лирик герой әнисен ничек күзаллый? Нинди хисләр кичерә?

2)        Улы әнисенең теләген үтиме? Үтәсә, ничек

3)        Лирик герой: “Аның көен мин генә беләм”, - ди. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (ул әнисенең холкын, характерын, теләген белә, дип уйлыйбыз)

4)        Ә сез үзегез, лирик герой урынында булсагыз, әниегезнең бу теләген үтәр идегезме, әллә башка тәмлерәк, йомшаграк күчтәнәч алыр идегезме? Ни өчен?

- Афәрин укучылар, шундый тулы һәм матур җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Инде авторның безгә ни әйтергә теләгәнен ачыклап карыйк. С.Хәким бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?

“Афәрин” уены (физминутка)

1)Кем үзенең әнисен ярата, хөрмәт итә, басыгыз!

2)Кем әнисенең киңәшләрен тыңлый, басыгыз!

3)Кем әнисенең сүзен, үтенечен үти, басыгыз!

- Ә хәзер мин сезне иҗади остаханәгә чакырам. Лирик герой хисләренә кушып, үз хисләребез турында да сөйләшеп алыйк әле.

1 нче төркем – рәссамнар.

Бирем: Сез шигырьдәге  ана образын нәрсәләр, нинди предметлар белән чагыштырыр идегез, ни өчен? Ясап  карагыз әле.

2 нче төркем – музыкантлар.

Бирем:  Сезгә әлеге шигырьгә туры килгән музыка сайларга һәм әлеге музыка астында 1 әр куплетны сәнгатьле итеп укырга кирәк. Ничек уйлыйсыз, шигырьгә туры килерлек көй тиз, акрын яки салмак булырга тиешме? Һәрберегез тәкъдим ителгән көйләрне тыңлап карагыз һәм уртак фикергә килеп, бер көйне сайлагыз.

- Ничәнче көйне сайладыгыз?

- Ә хәзер сүзне сезгә бирәбез.(Укучылар шигырьне музыка астында укыйлар).

- Афәрин. Ни өчен нәкъ менә бу көйне сайларга булдыгыз?

Сүзләрнең мәгънәсен ачыклыйлар, истә калдыралар

Көтелгән җавап:

-Автор әниләргә  карата хөрмәт турында  яза.

- Җәннәт – аналарның аяк астында.

Көтелгән җавап:

- Әти-әнисен яраткан,хөрмәт иткән кеше бәхетле була

Укучылар чылбыр буенча шигырьнең 1 куплетын укыйлар.

Көтелгән җавап:

- Шигырь лирик герой исеменнән сөйләнә.

- Лирик герой – бала.

Көтелгән җавап:

- Без бер – беребезгә ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшләргә, уртак фикергә килергә тиеш.

Көтелгән җаваплар:

- Улы әнисенә күчтәнәч җибәрергә тели. Әнисе хатында аннан клиндерләр сораган.

- Ул өлкән яшьтә, картайган, тешләре дә юк.

- Чөнки ул клиндерләр ярата, Клиндер т үгәрәк формада. Бәлки ана гаиләсенең тулы, түгәрәк вакытларын, яшьлегенең бәхетле мизгелләрен искә төшерәдер клиндер аша.

- Улы кешедән уңайсызлана, чөнки ул карт әнисенә каты клиндерләр җибәрә.

Көтелгән җаваплар:

- Әнисенең клиндерне чәйдә җебетеп ашаганын күз алдына китерә, уңайсызлана.

- Әйе, улы әнисенең теләген үти, һава торышының нинди булуына карамастан,  клиндерләр эзли.

- Ул әнисенең холкын, характерын, теләген белә, дип уйлыйбыз.

- Мин дә әниемнең теләген үтәр идем.Шул ук вакытта йомшак тәмле күчтәнәчләр дә алып кайтыр идем.

Көтелгән җавап:

- Автор безгә әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә, һәр теләкләрен үтәргә кирәклеген әйткән.

Укучылар басалар, үзләренә үзләре алкышлыйлар.

Укучылар рәсем ясыйлар, ни өчен шул предмет белән чагыштыруларын аңлаталар

Укучылар колакчыннарны киеп 3 төрле көйне тыңлыйлар, бергәләшеп әлеге көйләрнең берсен сайлап алалар, шигырьне шул көй астында укыйлар.

Көтелгән җавап:

- Бу көй әниләргә карата булган хисләребезне күрсәтергә ярдәм итә.

Танып белү: эзлекле фикер йөртү;мөһим сүзләрне аерып алырга омтылу.

Коммуникатив: иптәшләреңнең фикерен исәпкә алу, әңгәмәгә кушыла белү; фикерне эзлекле рәвештә әйтә белү.

Регулятив: барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү; тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

укыганны анализлау Шәхси: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау; әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Танып - белү: сөйләмне дөрес формалаштыру; фикерләүдә эзлеклелек  төзү.

Регулятив: нәтиҗәләр формалаштыру, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив: дөрес матур җөмләләр белән фикерне туплап әйтә белү.

Шәхескә кагылышлы:

төркемнәрдә килешеп эшли белү, иҗатка омтылу

6 нчы этап

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Максат: әниләргә карата шәфкать, мәрхәмәт хисләре тәрбияләү

Әниләргә бүләк.

-Мин дә сезнең белән килешми булдыра алмыйм. Әниләргә булган мәхәббәт, ярату хисе һәрберебезнең йөрәгендә яши. Менә сезнең алдыгызда да йөрәкләр ята. Әйдәгез бу йөрәкләргә әниләребезгә иң җылы теләкләребезне  язып куйыйк. Сез әниләргә  нәрсәләр телисез?

- Барыгызга да рәхмәт, укучылар, бүген бу  йөрәгегездән чыккан теләкләрне һичшиксез, әниләрегезгә бүләк итегез. Без аларга яратуыбызны бәйрәмнәрдә генә түгел, һәркөнне әйтеп торырга тиеш. Беркайчан да  авырмасын әниләребез, һәрвакытта да алар шундый матур булып, безне сөендереп яшәсеннәр дигән теләктә калам.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Шәхескә кагылышлы: һәр кеше әнисен хөрмәт итәргә, зурларга, әйткән киңәшләрен тыңларга, теләген үтәргә тиеш.

7 нче этап  Рефлексия.

Үзбәя.

Максат: дәрестә эшләнгән  эшләргә нәтиҗә ясау. Үз фикерләрен әйтүгә ирешү. Үз эшчәнлекләрен бәяләү

-Укучылар, хәзер һәрберегез бирелгән җөмләләрне кулланып, бүгенге дәресебез буенча үз фикерегезне әйтеп чыгыгыз әле.

1.  Бүген мин ... белдем.

2.  Минем өчен... кызыклы булды.

3  Мин бу дәрестә ... аңладым.

4.  Мин ... хисләре кичердем.

5.  Мине ... гаҗәпләндерде.

6.  Мин.. телим.

- Һәр төркем, үз эшчәнлегегезне бәяләгез әле.

Укучыларның җавапларын тыңлау.

Төркемнәр үз эшчәнлегенә жестлар ярдәмендә бәя бирә (начар, шәп, бик шәп)

Коммуникатив:

иптәшеңнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

үз фикерләреңне тулы,

төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Шәхескә кагылышлы: үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив:

үз фикереңне төгәл җиткерү;

нәтиҗәләр формалаштыру

8 нче этап

Өй эше бирү.

Максат: үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремнәрне сайлап алу

Өй эшенә өч төрле бирем тәкъдим итү:

1) С. Хәкимнең “Клиндерләр эзлим” шигырен сәнгатьле укырга.

2) Әниләр турында 10 мәкаль язып килергә.

3) “Минем әнием” темасына презентация төзергә.

Өй эшенә бирелгән биремне сайлап алу

Регулятив:

үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда, дөрес карар кабул итү белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боз астында күбәләк...

Әлеге хикәяләр  "Илһамлы каләм" конкурсына әзерләнгән иде...

Аналарга дан җырлыйк без, аналарны гел зурлыйк без.

Дәресебезнең максаты – татар  һәм инглиз әдәбиятларында сурәтләнгән Ана образы аша әниләребезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; укучыларыбыз эшләгән проект  нәтиҗәләре белән...

"Адымнар "исеме астында нәшер ителүче мәктәп газетасы

3 ел  инде укучылар тарафыннан  "Адымнар"исемле  баш астында  мәктәп газетасы нәшер ителә.Газетада мәктәп, авыл тормышындагы яңалыклар,хатирәләр, кызыклы вакыйгалар, котлаулар...

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен ...

Сыйныфтагы балалар һәм ата-аналарның уртак эшчәнлеген булдыруның яңа формалары

Сыйныфтагы балалар һәм ата-аналарның уртак эшчәнлеген булдыруның яңа формалары...