Җәннәт аналарның аяк астында.
материал

Гарипова Зульфира Хусаиновна

Дәрестән тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhnnt_analarnyn_ayak_astynda.docx33.62 КБ

Предварительный просмотр:

Җәннәт аналарның аяк астында

(Аналар көненә багышланган дәрестән тыш чара)

Максат.

 Балаларны әниләрнең бөеклегенә төшендерү, аларга булган мәхәббәтне арттыру. Ата-ана хакын белергә өйрәтү. Сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, җаваплылыкка өйрәтү. Үзара мөнәсәбәтләрне якынайту.

Җиһазлау.

Проектор, ноутбук, укучылар ясаган рәсемнәр, мәкальләр, чара эчтәлеге буенча слайдлар,  әниләрнең фотосурәтләре.

Чара барышы.                                                                             Слайд  Җәннәт аналарның аяк астында


(Талгын музыка уйнала)

Алып баручы

Туарына бер көн кала бала Алладан сораган:”Мин иртәгә җирдә булачакмын диләр. Мин анда ничек яшәрмен, мин бит бик бәләкәй һәм ярдәмчесез?” Алла әйткән:”Мин сиңа, сине көтеп торучы һәм синең турында кайгыртучы бер фәрештә бүләк итәрмен.” Бала уйланган һәм яңадан телгә килгән:”Синең янда мин җырлыйм һәм көләм. Бәхет өчен миңа шул җиткән.” Алла:”Синең фәрештәң бары синең өчен генә җырлар һәм көлер, син аның мәхәббәтен тоеп бәхетле булырсың.” “О, мин аны ничек аңлармын, мин бит аның телен белмим? Ә сиңа мөрәҗәгать итәсем килсә мин нишләрмен?”- дигән бала. Алла әкрен генә баланың башыннан сыйпап:”Синең фәрештәң сиңа дога өйрәтер. Шул догалар аша без синең белән аралашырбыз.” Аннан соң бала сорады: “Җир йөзендә явызлык бар дип ишеттем. Мине кем саклар?” “Үз тормышын кызганмыйча, фәрештәң сине саклар” – диде Алла. “Сине күрмәгәч,  миңа бик ямансу булыр.” “Фәрештәң сиңа минем турында сөйләр. Мин гел синең яныңда булырмын.” Шул чакны Җир йөзеннән тавыш ишетелде һәм бала ашыгып сорады: “Аллам, фәрештәмнең исемен әйтче?!” Алла әкрен генә тавыш белән: “Аның исеме бик гади генә – Әни” – диде.

Җыр: “Әнием” (Гарипова Айгөл башкара)                                               Слайд    Бала һәм ана рәсеме

Чәчәкләр матур булса да,
Бармы шаккатырлыгы?
Әниемнең күзләрендэ
Дөньяның  матурлыгы.

куш. Әнием, әнием, әнием,
       Таң җиледәй назлы кулларың.
       Әнием, тик сиңа багышлап,
       Жырлыйлар яраткан кызларың.
Кояшның  яктылыгына
Торасы юк аптырап.
Әниемнең нурлы йөзе
Кояштан да яктырак.

Диңгезне чиксез киң диләр,
Беләм алай түгелен.
Барлык диңгезләрдән дә киң
Әниемнең күңеле.

Алып баручы:

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр! Сезнең барыгызны да Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, сабырлык телибез!  Бүгенге бәйрәмебез сезнең хөрмәткә.

3нче сыйныф укучылары шигырьләр сөйлиләр

1нче укучы

Тал бишекләрдә тирбәтеп                                Раил 

Кем ул көйләр көйләгән.

Әниләр бит, әниләр бит

Кызык әкият сөйләгән.

2нче укучы.

 Безгә бөтен көчен биреп                                Илһам

Назлап сөеп үстергән.

Давылларда адашмаслык

Һич бетмәслек көч биргән.

3нче укчы.

Менә шуңа иң матур сүз                                    Айнур

Әни сүзе була ул!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни үзе була ул!

4нче укучы

Син, әнием, минем өчен                                     Алсу

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур  бөркелә.

5нче укучы

Иң кадерле кешебез син,                                   Элина

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

6 нчы укучы

“Әни” диеп язып куйдым                                 Әминә
Яңа яуган ак карга. 
Таптамагыз! 
Һич ярамый 
“Әни” сүзен таптарга. 

7нче укучы

Әниләрне, әбиләрне                                           Искәндәр

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

-Бәйрәм белән котлыйбыз!

Алып баручы:

Чулпыларын чылтыратып

Кем бии, әнә кара:

Аягүрә баскан килеш

 Әйтерсең йөзеп бара.

Кызлар башкаруында татар халык биюе.

Алып баручы.

Якты дөняга аваз салган көннән башлап, безнең янда иң якын кешеләребез – әниләребез бар. Алар безгә җан җылысы, ана мәхәббәте бирә, беренче адымнарыбызны алар ярдәмендә ясыйбыз. Әниләр, хатын-кызлар хөрмәтенә бәйле бәйрәмнәребез бик күп. Менә алар:                                            Слайд  Бәйрәм исемнәре 

8 Март  - халыкара хатын-кызлар көне.

15 май – халыкара  гаилә көне.

28 май – халыкара хатын-кызлар бердәмлеге көне.

1-7 август – бөтендөнья бала имезү көне.

25 октябрь – халыкара хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне.

26 ноябрь – әниләр көне.

      Көнбатыш илләрендә бу көннең инде 100 еллык тарихы булса да,  Россиядә Әниләр көне 1998 нче елдан  башлап кына  билгеләп үтелә.  Ә иң беренче мәртәбә бу бәйрәм Америкада үткәрелгән. Аналар көнендә һәркем әниләренә зур хөрмәт күрсәтә: чәчәкләр, открыткалар, бүләкләр җибәрә, ерактагы балалары кунакка кайта яки телефоннан котлый.

    Дөрес, бездә аның төгәл калыбы да юк. Күп кенә гаиләләр аны бар дип тә белмиләр әле. Ничек кенә булмасын аналар өчен иң зур бүләк – бабаларның мәхәббәте, игътибары. Шуны онытмыйк!

Алып баручы

 Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Ә безнең шигырләребез сезгә

Бүләк булып яңгырасын.

7 укучы

Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова) 

Иртүк торып битен юган,                                      Энҗе
Кем уяткан Ләйләне? 
Уятмаган, үзе торган — 
Бүген әни бәйрәме. 

Пәрдәләрне ачып куйды, 
Көн кояшлы, көн ямьле! 
Якты булсын, балкып торсын — 
Бүген әни бәйрәме. 

Өстәл өстен кат-кат сөртте, 
Җәйде ап-ак җәймәне. 
Чиста булсын, пөхтә булсын 
Бүген әни бәйрәме. 

Алып баручы

Күмәкләшеп без дә, дуслар, 
Җырлап алыйк, әйдә әле: 
Котлы булсын! 
Гөрләп торсын 
Әниләрнең бәйрәме! 

Рус халык җыры   (Хасаншина Алия җырлый)

           

 8 укучы

 Әнкәй.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,                                   Камилла

Кая барсам- әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

 Авырсаң янда тора ул.

Төн буе керфек какмый.

Ул саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый-саклый.

Рәхмәт яусын  безнең  әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

 Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр!

Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.

9 укучы

“Туган тел” җыры (Э.Мөэминова сүзләре)

Айдай, кояштай кадерле                                              Регина
Син – ул әнием.
Иң ягымлы, иң матуры
Син ул- әнием.

Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем- әнием.
Яктылыкта, яхшылыкта
Әниемә тиң илем.

Һәркемнең дә әни сүзен
Әйтеп теле ачыла.
Әни сүзен укыйбыз без
Әлифбаны ачуга.

Әни дигән ягымлы сүз
Безнең йөрәк түрендә.
Сакланыр ул мәңге- мәңге
Һәрчак безнең күңелдә.

Җырлыйсы килеп кенә
Тора бүген безнең дә,
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр “Әниләр бәйрәме” (3нче сыйныф укучылары башкара)

1. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый?-

Беләбез һәммәбез дә.

Кушымта:

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

 Гөлләр шуңа шатлана.

2. Әниләр бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

10 укучы

Әниләр                                       Айнур Ширеев

11 укучы

Әнкәйне сайлап алмыйлар ( Роберт Миңнуллин)

Әнкәсен, бик теләсә дә,                          Ләйсән

 Сайлап алалмый кеше.

 Әнкәйләрне Ходай бирә,

 Ул фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый, —

 Газиз генә булала!

 Безнең өчен ул — Илаһи,

 Безнең өчен ул — Алла!

Әнкәй ул гади булалмый, —

 Гүзәл генә булала!

 Әнкәеңә мәхәббәтле,

 Мәрхәмәтле бул, Бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер —

 Барсын да белә бит ул…

 Әнкәйне сайлап алмыйлар —

 Бердәнбер генә бит ул!

11 укучы

Әниемнең кызы юк бит (Клара Булатова сүзләре)

Әниемнең кызы юк бит,                             Данис

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм,

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән.

Алып баручы

Чәчәк бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Җыр бәйләме бүләк итсәк,

Кабул итми калмассыз.

         Җыр “Матур булсын” (Насыйбуллина Элина башкара)

Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз!
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!

Безнең ил кояшы балкый
Якты булыр көн саен;
Якты булсын, якты булсьн,
Якты булсын көн саең!

Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар!

Алып баручы                                                                                                                  Слайд  Риваять

Ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәткә карата риваятьләр  дә бар. Нәрсә соң ул риваять? Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.

Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.

Хәзер шуларны тыңлыйк.

                                                                                1 нче риваять.             Г. Артур

       Бик борынгы заманнарда яшәгән икән ди ялгыз анасы белән бер егет. Яшьлек - юләрлек дигәндәй, егетебез бер кызны яратып йөри икән. Егет мәхәббәтен белдереп, кызга тәкъдим ясагач, кыз: “Әгәр әниеңнең йөрәген алып килсәң, ризалыгымны бирермен,” - дип шарт куя. Нишләсен егет, кайтып, анасының йөрәген ала, йөгерә-йөгерә кыз янына барырга чыга.Ул

шулкадәр нык йөгерә, хәтта юлда яткан ташка да игътибар итми, абынып егыла. Шул чак егетнең кулындагы ана йөрәге телгә килеп: ”Аягың авыртмадымы, улым?” - дигәч, егет айнып китә.

2 нче риваять.     Тәүхидә

      Имеш, бер егет карт авыру әнисен, арка кочтырып, өч мең чакрым ераклыктагы

изге суга алып барып кайткан. Кайткач, акыл иясеннән сораган:

      -Мин, - дигән, - әниемне савыктыру өчен өч мең чакрым ераклыкка аны арка кочтырып алып барып кайттым. Анам алдында бурычым үтәлдеме инде?

      -Һи-и-и, - дигән акыл иясе, - бу хезмәтең синең анаңның бер  минутлык тулгагына да тормый...

   

Алып баручы

Кадерле балалар! Шушы риваятләр эчтәлегенә туры килгән хәдисләр дә бар. Нәрсә соң ул хәдис? Хәди́с — Мөхәммәд галәйхиссәләмнең хуплавы, карары, гамәле һәм сүзләре. Хәдисләр шәригатьнең бер нигезен тәшкил итәләр. “Хәдис” сүзе гарәпчәдән “яңа”, “сүз”, “яңалык” дип тәрҗемә ителә. Игътибар белән тыңлагыз.                                                                                                                                                                        

                                                                                                                                                         Слайд    Хәдис

Хәдисләр

     1. Анаңны аркаңда күтәреп өч кат Мәккәгә алып барып кайтсаң да, аңа булган бурычыңны үтәп бетерә алмассың. Камил

     2. Җәннәт аналарның аяк табаны астында.                      Ранис

     3. Анаң өчен үч төбендә тәбә куырсаң да хакын хаклап бетерә алмассың.                   Асия

4. Ата-анагызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр.                               Тимур

     

 Алып баручы

 Ислам тәрбиясендә үскән бала, ата-анасы картайгач аларга начарлык эшләмәс, һәрвакыт яхшы һәм игелекле            мөнәсәбәттә булыр. Алар хакында шулай дога кылыр.

     Укучы (дога укый  һәм аның мәгънәсен аңлата).                                         Илсинә                 

          Раббир хәмһүмә камә раббәйәни сагыйрә. Раббым! Ата-анама, алар миңа мәрхәмәт кылган кебек, Син дә аларга шулай  аларга мәрхәмәт кыл. (“Тахрим “сүрәсе, 8 аять)

 

Җыр “Әнкәмнең догалары”  (Нигматуллин Раил башкара)

Илгиз Закиров көе,  Роберт Миңнуллин сүзләре

Догаларның күңелемнән                                                                

 Юк әле югалганы —

 Саклый мине, яклый мине

 Әнкәмнең догалары.

Кушымта:

     Ташлама, әнкәй, ташлама

      Мине изге догаңнан.

      Ташласаң изге догаңнан

      Мин бәхетле булалмам.

Тылсымлы да, шифалы да

 Әнкәмнең догалары —

 Догаларның шатлык кына

 Китерә торганнары.

Алып баручы

   

Ана! Бөек исем.                                                                                 Слайд  Такташ сүзләре

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын кызның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке ана булуда.

Бүгенге көндә сезнең әниләрегез бик матур. Сез аларны бик яратасыз. Бервакыт алар картаерлар. Шул чагында да әниләрегезне кадерләгез, яратыгыз. Күпме әниләр-әтиләр бүген картлар йортында гомер кичерә. Әти-әниләрегезне бервакытта да ташламагыз. Юкка гына “Җәннәт аналарның аяк астында” дип әйтмиләр бит.

Язгы гөлемдер Иман.
Күңел түремдер Иман.
Иманымны мин югалтсам,
Яшәргә дә мин кыймам.

Сез безнең киләчәгебез. Бөтен аналар,
бөтен җәмгыять сезгә:
-Иманлы бул балам! – дип дәшә.

Залда утыручы кадерле әниләр!  Сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйбыз! Укучылар белән бергә: Котлыйбыз! Котлыйбыз! Котлыйбыз!

Җыр “Җырлыйм әнием турында”


Әни кирәк (Р.Миңнуллин) 

Көннәр якты булсын өчен, 
Йокы татлы булсын өчен 
Әни кирәк, әни кирәк. 
Йокы татлы булсын өчен 
Әни кирәк! 

Җил-яңгырдан саклар өчен, 
Усаллардан яклар өчен 
Әни кирәк, әни кирәк. 
Усаллардан яклар өчен 
Әни кирәк! 

Ашлар тәмле булсын өчен, 
Дөнья ямьле булсын өчен 
Әни кирәк, әни кирәк. 
Дөнья ямьле булсын өчен 
Әни кирәк! 

Гөлләр чәчәк атсын өчен, 
Бәхет-шатлык артсын өчен 
Әни кирәк, әни кирәк. 

Иң кадерле кеше җирдә — 

Әни, димәк!

 

“Әнием” җыры

Чәчәкләр матур булса да,
Бармы шаккатырлыгы?
Әниемнең күзләрендэ
Дөньяның  матурлыгы.

куш. Әнием, әнием, әнием,
       Таң җиледәй назлы кулларың.
       Әнием, тик сиңа багышлап,
       Жырлыйлар яраткан кызларың.
Кояшның  яктылыгына
Торасы юк аптырап.
Әниемнең нурлы йөзе
Кояштан да яктырак.

Диңгезне чиксез киң диләр,
Беләм алай түгелен.
Барлык диңгезләрдән дә киң
Әниемнең күңеле.

Матур булсын

Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз!
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!

Безнең ил кояшы балкый
Якты булыр көн саен;
Якты булсын, якты булсьн,
Якты булсын көн саең!

Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар!

Хәди́с — Мөхәммәд галәйхиссәләмнең хуплавы, карары, гамәле һәм сүзләре. Хәдисләр бергәләп Сөннәтне тәшкил итәләр, һәм ул сөнниләр өчен зур абруйга ия. Хәдисләр сәхабәләрдән тапшырылганнар. Хәдисләр шәригатьнең бер нигезен тәшкил итәләр. “Хәдис” сүзе гарәпчәдән “яңа”, “сүз”, “яңалык” дип тәрҗемә ителәләр.

Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.

Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боз астында күбәләк...

Әлеге хикәяләр  "Илһамлы каләм" конкурсына әзерләнгән иде...

Аналарга дан җырлыйк без, аналарны гел зурлыйк без.

Дәресебезнең максаты – татар  һәм инглиз әдәбиятларында сурәтләнгән Ана образы аша әниләребезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; укучыларыбыз эшләгән проект  нәтиҗәләре белән...

"Адымнар "исеме астында нәшер ителүче мәктәп газетасы

3 ел  инде укучылар тарафыннан  "Адымнар"исемле  баш астында  мәктәп газетасы нәшер ителә.Газетада мәктәп, авыл тормышындагы яңалыклар,хатирәләр, кызыклы вакыйгалар, котлаулар...

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен ...

Сыйныфтагы балалар һәм ата-аналарның уртак эшчәнлеген булдыруның яңа формалары

Сыйныфтагы балалар һәм ата-аналарның уртак эшчәнлеген булдыруның яңа формалары...