Сыйныфтагы балалар һәм ата-аналарның уртак эшчәнлеген булдыруның яңа формалары
проект

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Сыйныфтагы балалар һәм ата-аналарның уртак эшчәнлеген булдыруның яңа формалары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сыйныфтагы балалар һәм ата-аналарының уртак эшчәнлеген оештыруның яңа формалары

Шәхес формалашу, актив тормыш позициясе формалаштыру, гражданлык тәрбиясе бирү зур җаваплылык таләп итә. Һәм югарыда санап кителгән тәрбия эшләрендә дәрестән тыш һәм сыйныфтан тыш тәрбия эшләре педагогик йогынты ясауда зур роль уйный. Бу, үз чиратында, укытучыларны, сыйныф җитәкчеләрен, педагогларны тәрбия практикасының яңа формаларын эзләргә этәрә. Тәрбия эшчәнлегенең яңа формаларын куллану тәрбия процессын конкрет эчтәлек белән тулыландырырга мөмкинлек бирә, ә кыйммәти, шул ук вакытта юнәлешле педагогик идеяләр тәрбияченең һөнәри аңын баета.

Шәхеснең үзбилгеләнеше (самоопределение), һичшиксез, илебезнең киләчәген төзүдә һәм торгызуда мөһим компонент булып тора. Баланы шәхес итеп тәрбияләү гомуми белем бирү учреждениеләренә йөкләнә.

Биредә Р. Тагор сүзләрен китерергә мөмкин: “Үзенең индивидуальлеген никадәр ныграк күрсәтсә, яңалыкка шулкадәр күбрәк омтыла”. Әлеге этапта түбәндәге принципларны кулланырга тәкъдим итәм: ярдәм, кабул итү, беодәмлек.

Бу принциплар укытучының(сыйныйф җитәкчесенең) бурычларына туры килә:

  • Юнәлешләр буенча: әхлакый тәрбия, хезмәткә мәхәббәт, физик тәрбия һәм спортка мәхәббәт, иҗади тәрбия, эстетик тәрбия.
  • Үзара субъектив хезмәттәшлек: ата-аналар белән эшләү, төрле фән укытучылары белән аралашу, сыйныфны формалаштыру һәм үстерү өстендә эшләү, өстәмә белем бирү учрежденияләре белән эшләү, иҗтимагый оешмалар белән эшләү.

Сыйныф белән уртак тел табу, аны алга таба формалаштыру һәм үстерү өчен, салават күпере (7 төсле чәчәк, кызыл ромашка һ.б.) методы кулланырга мөмкин.

Бер төс саен укучыларга хас булган сыйфатларны язгач, укучылар белән индивидуаль якын килеп эшләү күпкә җиңеләя. Бер төс - лидер булырга яратучылар, икенчесе - иҗади шәхесләр, өченчесе – куелган максатларына ирешергә омтылучылары, дүртенче – җитдиләр, бишенче – 100% сер саклаучылар, алтынчы – “изюминкалы” шәхесләр, ягъни, үзләренә файда эзләп йөрүчеләр, җиденче – үзләренә яшеренгән, ачылырга курыккан укучылар. Әлеге яшь шәхесләрне төс саен исемнәре белән язгач, укытучы/сыйныф җитәкчесенә эшләве күпкә җиңелрәк тә.

Укытучының максаты -  әлеге төрле холыклы һәм төрле сәләтле укучыларын өйрәнергә, алар белән дөрес эш йөртә белергә, берләштерергә һәм файдалы сыйфатларны сеңдерергә. Тик шул ук вакытта, һәр укучыны индивидуаль икәнлеген дә онытмаска. Шушы максатны дөрес кулланып, сыйныф җитәкчесе сыйныфтан тыш чараларны да уздыра белергә тиеш. Әлеге чаралар түбәндәге структура буенча төзелә: мотив – максат – анализ һәм модельләштерү – бәяләү.

Сыйныфтан тыш чараларны үткәргәндә, проект эшләре башкарганда, әлбәттә, баланың яшь үзенчәлекләре дә исәпкә алына.  Һәр проектның үз максаты, эшчәнлек юнәлеше һәм тормышка ашыруның төрле формалары бар.

Мәсәлән, “Уен " технологиясен кулланырга мөмкин.

Проект эшчәнлеге:

“Бөтендөньяга сәяхәт”

Бурычлары: Балаларның күзаллауларын киңәйтү, дөньяның төрле яклары, илләре турында белемнәрен ныгыту, сәяхәт итү теләген, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, сүзлек байлыгын киңәйтү: капитан, Азия, Индия, Европа һ.б. Ата-аналарны әлеге эшчәнлектә балаларга ярдәм итәргә чакыру.

Катнашучылар: капитан, радист, матрос, мичман, кок.

Уен барышы: Укытучы корабта бөтендөньяга сәяхәткә чыгарга тәкъдим итә. Балалар теләкләре буенча рольләргә бүленәләр. Кораб төрле илләр яныннан узып китә.  Моряклар корабны алып баралар. Юлда аларга айсберг, давыллар очрый. Ләкин бердәм булу аларны бу каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әлбәттә, ата-аналарда ярдәмгә килә.

Әзерлек эше: Балалар белән корабта хезмәт итүче капитан, матрос, радист, мичман, кок вазифалары турында сөйләшү. Балаларның башка илләр турында булган белемнәрен киңәйтү.

Җиһазлау: кораб, штурвал, бинокль, дөнья картасы.

“Язгы урманга сәяхәт”

Бурычлары: язгы чәчәкләр, урман агачлары һәм куаклары турында белемнәрне ныгыту. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашучылар: урман хуҗалары, урман кунаклары.

Уен барышы: төркемдә берничә тукталыш оештырыла (чәчәкләр, агачлар, куаклар). Балалар урманга сәяхәткә китәләр, шул тукталышларда биремнәр башкаралар. Биремнәрне урман хуҗалары бирәләр. Биремнәрне үтәп бетергәч аланлыкта чәй эчү оештырыла. Болар барысы да ата-аналар белән берлектә.

Әзерлек эше: урман, анда үсүче чәчәкләр, куаклар, агачлар турында сөйләшү. Әти-әниләре белән урманга барырга тәкъдим итү, анда күргәннәр турында сөйләшү. Урман турында матур әдәбият әсәрләре уку. Уен өчен костюмнар, язгы чәчәкләр, агачлар, куаклар рәсемнәрен әзерләү. Шушы эшчәнлектә ата-аналарның да хезмәте зур: әсәрләрне алар укырга мөмкиннәр, урман турында аларга төрле хикәяләр сөйләтергә мөмкин.

Җиһазлау: урман хуҗалары өчен костюмнар, язгы чәчәкләр, агачлар, куаклар рәсемнәре.

Нәтиҗәдә, укучылар әлеге уеннар ярдәмендә аралаша, укытучы каршында ачыла, үзләрен сыйныфта дуслары алдында да, педагог алдында да, аудитория каршында да тотарга өйрәнәләр. Шулай ук, ата-аналар да балаларны төрле яклап ачалар.

Шулай итеп, гомуми белем бирү дәрәҗәсендә үзбилгеләнеш буенча педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе булып укучыларда хезмәт эшчәнлегенә карата намуслы мөнәсәбәт һәм кызыксыну формалаштыру, һөнәрләр дөньясы турында күзаллауны киңәйтү, төп хезмәт күнекмәләрен үзләштерү тора.

Шуны да билгеләп үтәсе килә, ел саен сыйныф җитәкчесенең һөнәри үзбилгеләнеше буенча тәрбия практикаларын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек формалары киңәя, яңа тәрбия формалары, технологияләр һәм Педагогик идеяләр өстәлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналарга дан җырлыйк без, аналарны гел зурлыйк без.

Дәресебезнең максаты – татар  һәм инглиз әдәбиятларында сурәтләнгән Ана образы аша әниләребезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; укучыларыбыз эшләгән проект  нәтиҗәләре белән...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

Башлангыч сыйныфтагы укучылары өчен класстан тыш чараның эшкәртмәсе. Нәүрүз бәйрәме.

Башлангыч сыйныфтагы укучылары өчен класстан тыш чараның эшкәртмәсе. Нәүрүз бәйрәме....

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен ...

Сәләтле балалар белән эш, мәктәптә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру

Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз – баланың табигатьтән бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү....

“Шигырь бәйрәме” Сыйныфтан тыш чара 6нчы сыйныфтагы рус һәм татар төркемнәрен берләштереп эшләнде

ldquo;Шигырь бәйрәме”. Сыйныфтан тыш чара 6нчы сыйныфтагы рус һәм татар төркемнәрен берләштереп эшләнде. Максат:Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштыру, өйрәнелгән шигырьл...