Осталык классы
план-конспект урока (7 класс) по теме

 Осталык классы

 Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ostalyk_klassy.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

 Осталык классы

 Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү

  1. Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.
  • Исәнмесез!
  • Хәерле көн хөрмәтле хезмәттәшләрем!
  1. Кереш өлеше.

Укытучы сүзе:

Мин үземнең осталык классын бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддиннең

түбәндәге сүзләре белән башлап җибәрәсем килә: ” Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу, эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү, мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр, оста эшедер ” – ди ул. Инде күпме вакыт үтсә дә, Р.Фәхреддиннең әйткән бу фикере үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмый.

Мәгариф системасы элеккечә кала алмый. Бу – бәхәссез. “ Әгәр хәзер яңа концепция тәкъдим итмәсәк, без кыйммәтле вакытыбызны югалтачакбыз.

Балаларыбызның киләчәге турында бүгеннән уйланырга вакыт. Алар нинди булырга тиеш. Дөньякүләм аренага курыкмыйча чыгарлык, конкурентлыкка сәләтле киләчәк буынны тәрбияләү үзебездән тора ”, - диде М.Ш.Шәймиев үз чыгышында. Әйе, мәгарифтән күп нәрсә тора. Аны югары баскычка күтәрә алсак, калган башка тармакларны да үзгәртү мөмкин булачак. “ Киләчәк “ программасының төп асылы,кыйбласы да шуннан гыйбарәт.

  1. Төп өлеш.

Укытучы сүзе:

 Шуңа күрә, мин үземнең дәресләремдә укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен дәлилли белергә, иҗади эшләргә өйрәтәм. Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясен кулланып эшлим. Ни өчен бу технологияне кулланам? Чөнки, бу технология укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә.

        Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясендәге яңалыклар:

  • яңа идеяларны кабул итүгә әзерлек
  • үз фикерләвеңдә хаталарсыз эшләргә омтылу
  • мөмкин булган кадәр дөрес һәм ялгыш арасындагы аерманы таба белү
  • нигезләнгән һәм нигезләнмәгән хаталарны аеру һ.б.

Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясе 3 фазадан тора:

1 нче фаза – чакыру ( вызов )

2 нче фаза –  яңа мәгълүматны аңлау,төшенү

3 нче фаза -   рефлексия

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, мин сезгә шушы технологиянең берничә элементын күрсәтеп китәргә телим.

Без, укытучылар, үзебезнең укучыларыбызны бәхетле итеп күрергә телибез.

Нәрсә соң ул бәхет, сез ничек уйлыйсыз? (фикерләр тыңланыла, экранда чыга )

Рәхмәт. Мин сезгә Г.Тукайның “ Фатыйма белән сандугач “ шигырен искә төшереп китәргә тәкъдим итәм. ( экранда Фатыйма белән сандугач рәсеме, сандугач тавышы ). Шигырьдә нәрсә турында сүз бара. (  Фатыйма  сандугачны алтын читлеккә утыртып куя. Сандугач үзенең гаиләсен юксына, урманын сагына һ.б. )

  • Сандугачка бәхетле булыр өчен нәрсә җитми ? (ирек, туган йорты,

гаиләсе һ.б.)

  • Сез сандугачны бәхетсез дидегез һәм аның бәхетсезлеген ирексез

булуында, гаиләсеннән аерым торуында күрдегез.Фатыйма ирекле,

гаиләсе дә, хәтта алтын читлектә яраткан сандугачы да бар. Ул бәхетлеме ?

  • Сандугачны Фатыйма бәхетле итә аламы ? (ул аны иреккә җибәрә ала)
  • Әйе, Фатыйма ялгыша, ләкин аның ялгышын төзәтү мөмкинлеге бар.
  • Шуның белән Фтыйма үзе бәхетле була ала, чөнки ул Сандугачка ирек

бүләк итә. ( шигырьнең соңгы куплеты укыла )

Укытучы сүзе:

   Бәхет турында бик күп сөйләп һәм сөйләшеп була.

   Әйдәгез, дәвам  итеп, синквейннар  төзеп  карыйк.

    Синквейн – ул француз теленнән алынган сүз, “5 юллык” дигәнне аңлата.

1 нче юлда – исем

2 нче юлда – исемне ачыклаучы 2 сыйфат.

3 нче юлда – исемне ачыклаучы 3 фигыль

4 нче юлда – мәкаль яки аффоризм

5 нче юлда – 1нче юлдагы сүзнең синонимы.

     

 

  1. Рефлексия.

Укытучы сүзе:

   1. Ә хәзер, алдыгыздагы таблицаны кулларыгызга алыгыз. Бу таблица 4 баганадан тора.

1 нче багана – нәрсә белә идем ?

2 нче багана – нәрсә белдем ?

3 нче багана – бәхетле булу өчен нәрсә кирәк ?

4 че багана – бәхетле булыр өчен мин нишләр идем ?

       2. Бер катнашучы үзенең фикерләре белән безне таныштырып китмәс

микән ?

   - Әйдәгез,  рәхим итегез!

 Нәтиҗә 5.

    Рефлексия критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясенең ахыргы этабы.Ул, укучыларның эчке кичерешләре,  хисләре турында фикер

йөртүләре, үз – үзләренә анализ ясау.

  1. Укытучы сүзе:

 Бәхеткәем минем үз кулымда икән,

Җуелмасын гына ул кинәт.

Үз бәхетен һәркем саклый алсын   иде,

Көчле булсын иде һәр йөрәк.

Барыгызга да бәхет телим!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс (Осталык дәресе)

Мәктәбебездә дүртенче ел "Тамчы" исеме астында мәктәп газетасы чыгарабыз. Газетада мәктәп яңалыклары, укучыларның иҗади эшләре бастырыла. Шул юнәлештәге эшчәнлеккә багышланган Осталык дәресе эшкәртмәс...

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү...

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча осталык дәресе

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча                               осталык дәресе       ...

Осталык дәресе

Осталык дәресе...

педагогик осталык

педагогик осталык...

Тема: Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе. Осталык дәресе (Мастер-класс)

        "Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе" темасына мастер-класста   Г. Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешл...

Осталык классы "Каhoot электрон кушымтасы - укучыларның белемнәрен тикшерүнең заманча алымы"

Менә хәзер сезгә  барыбыз да зыянлы дип санаган телефонның дәресләрдә файда да китерүе турында сөйләп китәсем килә. Бу осталык классында сөйләнәсе сүзләр, бәлки, кайберләрегез өчен яңалык түгелде...


 

Комментарии

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Заманча укыту шартларында куллану өчен бик файдалы материал