педагогик осталык
статья на тему

Махмутова Резеда Рафаэлевна

педагогик осталык

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon metodik_eshchenlek.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. “Татарстан Республикасы халыклары телләре” турында ТРсы Законы кабул ителүгә дә шактый вакыт үтте. Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә республикабызда һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш.

Кызганычка каршы, Татарстанда укучыларның  татар теленә карашы бик үк патриотик юнәлештә түгел. Бигрәк тә рус теллендә сөйләшүче балаларда.  

2014 елда мин Казан шәһәре Вахитов районының  14 нче мәктәбендә эшли башладым. Монда балаларның күбесе рус телендә сөйләшә һәм “аларның татар телен өйрәнүгә карата  кызыксынуларын ничек арттырырга икән?”  дигән сорауга җавап эзли башладым. Интернеттан А.С. Макаренконың  “Уен бала тормышында әһәмиятле урын тота. Зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай,” – дигән сүзләрен укыгач,  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  укучылар эшчәнлеген активлаштыруда уеннар” дигән методик тема буенча эшли башладым.  Чөнки уен чит телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уята, активлаштыра торган фактор булып тора.

Максатым: рус телле балаларда төрле уеннар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, сөйләм телен активлаштыру, коммуникатив күнекмәләрне камилләштерү.

Бурычлар:    1. уен аша лексика, грамматик формалар, җөмлә төрләрен өйрәнү;

2. төрле сөйләм ситуацияләренә карата диалоглар һәм фразалар өйрәнү;

3. диалоглар аша укучыларның сөйләм культурасын үстерү;

4. балаларның бер-берсен тыңларга өйрәтү;

5. уен вакытында бер-берсенең хаталарын күрә алу һәм җибәрелгән хаталарны төзәтергә өйрәтү.

Балалар һәм яшүсмерләр тормышында уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли; физик яктан чыныктыра; ритмлы сүз, хәрәкәт, көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.

      Балалар дәресләрдә  “ачылып” бетермәскә мөмкин, ә төрле уеннар вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, янәшәдәге кешеләргә ышанычлары арта.

 Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы белән нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

Мин үзем һәр дәрестә диярлек: яңа тема аңлатканда да, ныгыту өлешендә дә, кабатлау дәресләрендә  төрле уеннар кулланам.  Уеннар оештырганда түбәндәге үзенчәлекләрне исәпкә алып эшлим:  уенның  дидактика күзлегеннән чыгып төзелергә, көч җитәрлек булырга, катнашучылар тарафыннан үтәлерлек булуына; чит телне өйрәнергә омтылыш булдыру өчен, уен кызыклы да булуына, уен барышында дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү атмосферасы, танып белү шатлыгы һәм соңгы нәтиҗә куанычы булу мөһимлегенә.

Уеннарны берничә төргә бүлеп карыйлар: фонетик, лексик, грамматик һәм рольле уеннар. 1 нче сыйныфлар белән яңа хәрефләр өйрәнгәндә күбрәк фонетик уеннар уйныйбыз. Мисал өчен, а хәрефен өйрәнәбез, ди. Кем нинди сүз белә. Исемме ул, фигыльле анысы мөһим түгел. Укучылар тырышып-тырышып   сүзләр әйтергә керешәләр. 2, 4 нче сыйныфлар белән исә “Сүзләр ясау” уены уйныйбыз. Рус телле балалар булгач,  лексик, грамматик уеннарсыз да дәресләр үтми. Мисал өчен,  “Кайда яши?” уены. Хайваннарның кайда яшәгәнлеген әйтеп бирү. Зуррак сыйныйларда “Ул нинди?” (бер предметның сыйфатларын санап чыгу), “Кем күбрәк сүз белә?” уенннарын уйныйбыз. “Ватык телефон” уены да үзенә күрә кызыклы үтә. Бу исә укучыларның дөрес итеп әйтә белергә, игътибар белән күршеңне тыңларга өйрәтә. Грамматик биремнәр уйнаганда “Кайтаваз уены”, “Кем тизрәк?”( җөмлә төзү), кроссвордлар чишеп уйныйбыз.  Укучылар уеннарга шулкадәр кызыксыну белән кереп китәләр, дәресләргә хәтта үзләре дә иптәшләренә кроссвордлар төзеп киләләр.

Шулай да, татар теленә өйрәткәндә  күбрәк рольле уеннарга игътибар бирәм.  Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Мәсәлән: кием-салымнар, ашамлыклар темасын өйрәнгәннән соң, кабатлау дәресендә “Сатучы” уены аеруча уңышлы уза.  Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

   Уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында укучыларның сәләтләрен  үстерүгә дә әһәмият бирәм.

Уеннар, телне өйрәнүдә генә түгел, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс (Осталык дәресе)

Мәктәбебездә дүртенче ел "Тамчы" исеме астында мәктәп газетасы чыгарабыз. Газетада мәктәп яңалыклары, укучыларның иҗади эшләре бастырыла. Шул юнәлештәге эшчәнлеккә багышланган Осталык дәресе эшкәртмәс...

Осталык классы

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү...

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү

Осталык классы Тема: Критик фикерләү сәләтен үстерү...

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча осталык дәресе

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча                               осталык дәресе       ...

Осталык дәресе

Осталык дәресе...

Тема: Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе. Осталык дәресе (Мастер-класс)

        "Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе" темасына мастер-класста   Г. Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешл...

Осталык дәресе "Матурлык эзлим"

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыр...