Мастер класс (Осталык дәресе)
учебно-методический материал (5 класс) по теме

Шайдуллина Ландыш Камиловна

Мәктәбебездә дүртенче ел "Тамчы" исеме астында мәктәп газетасы чыгарабыз. Газетада мәктәп яңалыклары, укучыларның иҗади эшләре бастырыла. Шул юнәлештәге эшчәнлеккә багышланган Осталык дәресе эшкәртмәсе газетаның форматы, программасы, язмаларны урнаштыру турында сөйли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ostalyk_drese.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Методик әсбапның тасвирламышы

 Авторлның Ф.И. әт. ис. Шәйдуллина Ландыш Камил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белем бирү  учреждениесе:   ТР Сарман районы муниципаль бюджет белем бирү   учреждениесе "Икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе".

Уку предметы: әдәбият, җәмгыять белеме, сыйныф сәгате. 

Тәкъдим ителә торган эшнең исеме:  "Сезне "Тамчы" газетасы чакыра" темасына осталык дәресе эшкәртмәсе.

Класслар, профильләр: 7-8 нче сыйныф, база дәрәҗәсе.

Эш формасы: факультатив, түгәрәк утырышы.

 Максатлар:

дидактик: әдәби тел стильләре турындагы белемнәрне барлау, аларга хас үзенчәлекләрне кабатлау

үстереш: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү  өчен шартлар тудыру.

      тәрбияви: газета-журналлар белән кызыксындыру, аларны  пропагандалау.

 Бурычлар:

Танып-белү:  көндәлек матбугат, аңа хас үзенчәлекләр турында уйландыру, мәгълүмат ташкынында кирәкле материалны табу юлларын ачу, интернет программаларын өйрәнүне дәвам итү.

Гомуми белем күнекмәләре:

- практик эш, анализлый белү, кирәкле материалны сайлау;

- үз фикереңне яклый белү, иҗади фикерләү.

 Укучыларда формалашасы  күнекмәләр:
- көндәлек басмалар белән эшли белү;

- матбугат материалларын анализлау;

- кызыксынучанлык уяту;

- текст белән эшләү күнекмәләре камилләшү;
- иҗади фикер йөртергә өйрәнү;

- кызыклы шөгыль табу;

булачак һөнәрең турында уйлану, үзеңне сынап карау.

Укытучының роле: кереш әңгәмә, редакторның эшен оештыру

Укучылар белән эшне оештыру:

төркемнәрдә эшләү, уку мәсьәләсен чишү, индивидуаль эш.

 Технологик яктан: үрнәк буенча эшләп,әзер продукт алу 

 

Техник шартлар: чыгарасы санның макеты,  проектор, компьютер, һәр укучы алдында программа һәм газета макеты салынган  наутбук кирәк.

 Кулланылучы техник чаралар: мультимедия  (компьютер, проектор, экран).

 Кулланылган басма материал:

Газета-журналлар  күргәзмәче, "Тамчы" газетасы тупланмасы.

 Дәрестә мәктәп газетасы редколлегиясе әгъзалары катнаша.

Дәреснең темасы:

 "Сезне "Тамчы" газетасы чакыра

(pablischer программасында мәктәп газетасы чыгару)

 Максат.

1) дидактик: әдәби тел стильләре турындагы белемнәрне барлау, аларга хас үзенчәлекләрне кабатлау

2) үстереш: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү  өчен шартлар тудыру.

    3)тәрбияви: газета-журналлар белән кызыксындыру, аларны  пропагандалау.

Дәрес тибы - уку мәсьәләсен кую  һәм аны практик эшчәнлектә чишү.

Җиһазлау:  газета-журналлар күргәзмәсе, төрле елларда чыккан "Тамчы" газетасы саннары, презентацион материал, чыгарасы санның макеты,  проектор, компьютер, һәр укучы алдында программа һәм газета макеты салынган ноутбук  

Дәрес барышы:

I. 1.Оештыру

а)  психологик уңай халәт тудыру.

ә) укытучының кереш сүзе.

       Укучылар, әйдәгез без сезнең белән көндәлек матбугат турында сөйләшеп алыйк әле. Көндәлек матбугат  дигәндә без нәрсәне күз алдында тотабыз?

        Дөрес, бу газета-журналлар дигән сүз. Тиз генә бер сорауга җавап бирегез әле. Газета журналдан  нәрсә белән аерыла? (Журналның форматы үзгә, ул айга бер ганә тапкыр чыга, калынрак, рубрикалары төрле һ.б.)

        Ярый, җавап кабул ителә. Ә сезнең нинди газета- журналлар аласыз? ( укучыларның җаваплары тыңлана).

  I.2. Күргәзмә белән эшләү

          Укучылар, менә бу  күргәзмәдә республикабызда чыгучы басмалар урын алган. Бу - республиканың үзәк газетасы "Ватаным Татарстан" аның рус телендә чыгучы варианты "Республика Татарстан", "Татарстан яшьләре" газетасы, аның рус телендә чыгучы пары "Молодежь Татарстана",  бик күп тираж белән чыгучы "Акчарлак" газетасы, балалар өчен чыга торган "Сабантуй" газетасы, Чаллы шәһәрендә чыгучы"Көмеш кыңгырау" газетасы, аның рус телендәге "Серебряный колокольчик" варианты һ.б. Журналлардан рус һәм татар телендә чыгучы "Идел", "Чаян", татар телендә чыгучы"Ялкын", "Сабыйга", "Салават күпере", "Алтын куллар"ны күрәсез.

        Укучылар, сез ничек уйлыйсыз көндәлек матбугатны нинди сыйфатларына, характерлы билгеләренә карап төркемнәргә  булыр иде микән? (Кемнәргә адресланган, нинди телдә, материалларның эчтәлеге буенча)

      Дөрес, укучылар, басманың кемгә һәм нинди төркемгә керүен белү өчен, аның исеме янындагы, я тышлыгында бирелгән язманы уку җитә. Анда басмага характеристика бирелә ("Идел", "Ялкын" журналларының бәяләмәләрен уку)

    Газеталар турында сөйләгәндә мин бер термин әйткән идем. Кем игътибарлы? Үзәк дигән сүз иде ул. Сез ничек уйлыйсыз, нинди бу төркемгә нинди басмалар керер?

     Икенче төркемгә региональ басмалар керә. Менә бу санаган басмалар алар нәкъ шушы төркемнеке. Хәзер тагын да кечерәк төркемне табыйк. Кемдә нинди фикерләр бар? (районнарда чыгучы басмалар)

     Әйе, укучылар, шулай. Ә безнең раонда нинди газета чыга? ("Сарман").

    Ә районда чыгучы журналлар турында нәрсә әйтә аласыз? (Алар юк)

    Журнал чыгару, укучылар, чыннан да авыр һәм чыгымлы эш. Ә аларны нинди билгеләренә карап төркемләп булыр икән? (эчтәлегенә карап, алар әдәби, техник, иҗтимагый-сәяси, фәнни-публицистик эчтәлектә булырга мөмкин).

    I.3. Белешмә материал белән эшләү.

 Тагын бер кызыклы сүз яңгырады. Нәрсә соң ул публицистика? (Стиль, ул газета-журналлар теленә хас)

     Ярый, ә тагын нинди стильләр бар, аларга хас билгеләрне презентация  аша искә төшерәбез.

       I. 4. Төркемнәрдә эшләү.

Әйдәгез әле, менә бу газета материалларына күзәтү ясыйк.

Төркемнәрдә эшләү:

1 нче төркем"Татарстан яшьләре "газетасының бер санына күзәтү ясый.

2 нче төркем "Сабантуй" газетасына.

3 нче төркем "Сарман" газетасына.

     Чыгышлар һәм нәтиҗә ясау: әһәмиятле вакыйгалар, рубрикалар, сәяси материаллар газетаның алга битләрендә, кызыклы, кылкеле, ял итү өчен бирелгәннәре соңрак.    

     I.5. Проблемалы сорауны чишү. 

Укучылар, стиль дә дөрес сайланган, ә менә газетаны укучы юк. Ни өчен? Ә кайчан кызык була? (Безнең өчен кызыклы тема күтәрелсә, аңлаешлы язылса, безнең турыда язылса)

      Миңа соңгы дәлил ошады. Ә үзәк газетада сезнең турыда язсыннар өчен нишләргә кирәк?

      Без бу проблеманы үзебезчә чиштек, без мәктәптә газета чыгара башладык. Моның ничек булганын мәктәп газетасы редакторы чыгышыннан белерсез (видеоролик , я редактор чыгышы бирелә).

     I.6.  2 нче күргәзмә белән таныштыру. Газета номерларына күзәтү ясау.

       Газета саннарын карау. Бу вакытта газетаның төп рубрикалары белән таныштыру алып барыла. Презентация материалы аша: рубрика, даими рубрика, мәкалә (статья), аңа таләпләр дигән язмалар күрсәтелә.

    

II.Гамәли өлеш.

II.  1. газета макетын эшләү.

     а)  Pablischer программасы белән таныштыру, аның мөмкинлекләрен ачу.

     ә)  газета макетын эшләү.

     б)  газетага материалны, рәсемнәрне кую юллары белән танышу.

 II. 2. Әзер макетта эшләү.

     а) һәр укучының үзенең яраткан шөгыле турында мәкалә язуы. Бу мәкаләгә я фотосын, ә интернет челтәреннән алынган рәсемне куюына ирешү.

 II. 3. Материалларны бергә туплау һәм газета битләренә урнаштыру.

III. Дәрескә йомгак.

     Укучылар,  мәктәпнең үз басмасын булдыру ни өчен кирәк?

      Бу басма кызыклы булсын өчен, ниләр эшлисе була?

      Газета өстендә эшләүчеләргә иң кирәкле сыйфатлар нинди?

      Икенче санга нинди яңалыклар кертер идең? Монысы турында киләсе дәрестә сөйләшербез, я синең басмаңда укырбыз, күрербез.Өй эше менә шундый.