Осталык дәресе "Милли киемнәр"
план-конспект занятия (5 класс) на тему

Зиннатуллина Флера Авхадиевна

Татар халкының тормышы сәнгатьтән аерылгысыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_kiemner.docx26.02 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер- класс. Тән зиннәте – кием,акыл зиннәте- гыйлем.

Хәерле көн ,хөрмәтле коллегалар,килгән кунаклар!Хәерле көн,кадерле балалар!

Сезнең аңлашып хезмәттәшлек итәрбез дигән теләк белән эшебезне башлыйк. Кәефләребез күтәрелеп китсен өчен,бер- беребезгә карап елмаеп алыйк.

Төркемнәрдә эшләрбез.Һәрберезгә игътибарлы булырга киңәш итәр идем.

Әйе,гомер узган , тула оек белән чабата да тузган.Әмма халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездэ сакланган.Музейларда гына сакланса да , көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, бизәнү- төзәнү әйберләре халкыбызның мактанычы ,горурлыгы. Әйе бик матур шул.Татар халкының киемнәре дә, йөзләре дә, хезмәт җимешләре дә матур,күркәм күңел сыйфатлары чагыла аларда. Халкыбыз нинди генә авырлыкларны үз җилкәсе белән татыса да ,ул һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән.

Осталык дәресендә тән зиннәте кием булганга күрә ,милли киемнәр белән якыннан танышырбыз,татар халкының милли киемнәрен хөрмәтләп акыл тупларбыз,шушы өлкәдә төрле күнекмәләр ярдәмендә зиһеннәребезне үстерерербез, белемгә ия булырбыз.Чөнки халык иҗатын өйрәнү-безнең зиһенебезне баета ,дөньяга карашыбызны киңәйтә,тел байлыгыбызны , белемебезне үстерә,тарихыбызны аңларга ярдәм итә.

Үткәннәргә игътибар, киләчәккә күпер ул.

Ә нәрсә соң ул күпер?Күпер-елга ,чокыр,тимер юл аша үтеп йөрү өчен корылма аша, ике ярны тоташтыра.

Ә бу җөмләдә күпер нинди мәгънәгә ия?

Сөйләшә торган сүз яки языла торган фикерләр арасында логик бәйләнеш,эзлекле күчеш.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен ,

Нинди уйлар , нинди моңнар

Безгә калдырып  киткәнен.  ( Р. Файзуллин)        

Әйткәнемчә,кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши.Кирәкле дә бер ук вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык өсти, кайгы- хәсрәтләре оныттыра.

         Хөрмәтле әбиләр,апалар ,әниләр ,кызлар  борчу- мәшәкатьләрен онытып  матур , җылы шәлләр бәйлиләр.Шәлләр күптөрле була: ефәк, зәңгәр,мамык чуклылар.

Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим бер өлеше .Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез.

  Татар милли киемнәрендә ак,кызыл, яшел,зәңгәр төсләр өстенлек иткән.Татар кызларының күлмәкләре киң,бала итәкле була.Итәкләренең катлары никадәр күп булса , шулкадәр матур  була.

Аның өстеннән җиңсез бәрхет камзул киелгән.Башларына ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән бәрхет калфак кигәннәр,яисә чит- читеннән артка чөеп , яулык бәйләгәннәр.Аякларында –төсле күннән бизәкләп чигелгән җиңел читекләр.Авыл кызлары күлмәк өстеннән чигүле аляпкыч та яба торган булганнар.Аляпкычларның да итәк очларына бала итәк тотылган,күкрәк турыларына чәчәк  бизәкләре чигелгән.Татар кызларының яраткан бизәнү әйберләре – алка.муенса, беләзек.

Сөйлә миңа –мин онытырмын,

Күрсәт истә калдырырмын,

Кызыксындыр- өйрәнермен.

   Татар әдәбиятында язучыларыбыз да шәлләргә битараф калмаган. Әйтик, драматург Кәрим Тинчурин яратып укылган “ Зәңгәр шәл “ драмасын яза.

Халык шагыйре Сибгат Хәким Оренбург шәле турында менә нәрсәләр ди.

 Оренбург шәле челтәрле бизәк,

Кышкы юллар төсле каймалар.

Язларымны хәтерләтә торган

Андый шәлләр тагын кайда бар?

( Татар халык көе “ Зәлидә “)

Берничә еллар элек яулыклы сылуларны очрату гаҗәп хәл булса , хәзер  сонгы елларда аларны очрату гадәти хәл.Без аларга күнегеп җиттек.Татар хатын- кызлары арасында яулыклы,үз-үзләрен тотуларыннан ук нур , сафлык бөркелеп торган туташлар саны артканнан арта бара.

  Урамда , халык арасында йөргәндә яулыклы кызларга чиксез сокланып караучылар белән беррәттән ,аларны кызганып : “ Яшьлеген, матурлыгын яулык астына яшергән”,- диючеләр табыла.Халыкта шундый мәкаль дә бар бит “ Зиннәтле ташның урыны зиннәтле савытта” Һәркем өйендэ зиннәтле бизәнү әйберләрен , асылташларын аерым бер урында тота.Хатын-кыз кешелек дөньясында иң гүзәл зат . Яшьтән үк тыйнак булып , тыелганнан тыелып,хәлэл белән хәрәмне аера белү- ул үзе бер батырлык.

( “ Ак яулыклы әнием” Н. Касыймова сүзләре,Л.Б- Болгари  кое)

А.Б. Балалар, сез “ Могҗизалар кыры “ тапшыруын яратып карыйсыз дыр, могаен.Алып баручы Леонид Якубович шундый сорау бирде .” Өстендә нинди киеме бумау борынгы хатын-кызлар  өчен оят саналган?”

Сөйлә миңа –мин онытырмын,

Күрсәт истә калдырырмын,

Кызыксындыр- өйрәнермен.

Яулыкларны бәйләү төрләре:

1 кыз.Дүртпочмаклап бәйләгән яулык арканы  җәй көне эсседән,кыш көне салкыннан саклый.Яулыкның ак, аксыл төстә булуы – беренчедән , башны эссе сугудан сакласа , икенчедән ул – сафлык, чисталык билгесе.

2 Кыз.Өчпочмаклап бәйләү – күбесенчә , мөселман хатын- кызларына хас күренеш.

3 кыз.Чалма кебек бәйләү- бик уңайлы, чәче дә каплый,купшылап бизәргә дә мөмкин.

4 кыз.Чөеп бәйләү йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламый.

“Куляулык салыш”  уены.

“ Энҗе- мэрҗэн калфагым “( Р. Вәлиева сүзләре.Л –Б. Болгари) Миләүшә җырлый

А.Б .Калфак-татар  хатын- кызларының рухи матурлыгын ,күңел байлыгын , тегү- чигү эшенә осталыгын ,зәвыгын чагылдыручы  төрки халыкларында киң таралган баш киеме .Аның тарихы Болгар чорына барып тоташа.

    Укучы

Ай, ак калфагым!Көмеш ,ай , ука-чук,

Чын осталар чиккән – беркайда юк!

Җепкә тезгән энҗе ак энәдә ,

Энҗе- калфак – милли хәзинә лә.( Лена Шагыйрҗан)

Көмеш челтәр хәситә,беләзек,алка – муенсалар , укалы калфакта , каюлы читекләрдә төрле сәнагать  казанышлары чагыла.

Заманына карап калфакның рәвеше дә үзгәрә барган.13 гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган. 19 гасырда аларны 16-20 см озынлыкта бәрхет калфаклар алыштырган.Алтын- көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер  төс биргән.

  Калфакның чигелешенә игътибар итсәк , анда күбесенчә чәчәкләр бәйләмен ,ай- йолдыз балкышын , үсемлек сабакларын ,үлән яфракларын күрербез.Болар барысы да табигатьнең яшәү сулышын,яшәү көчен зурлый.

   Болгар илендә хатын-кызлар кигән ак калфак диңгез энҗесе ( жемчуг ) белән бастырып чигелгән.Ә энҗе үзе бик күп авырулардан дәва булган.Ак төстәге баш киеме ул кешенең явыз нияте юклгын  белдергән.Калфакны маңгай өлешенә тошереп кигәнәр.

Укучы

Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя,

Чын әкият иленнән.

А.Б.

Түбәтәй-төрки татар халыкларында ирләрнең төп баш киеме.

Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымалардан гына тегелгән,чөнки йон- ефәк электрлаша.Ә гади тукымадан гына тегелгән баш киеме биоэнергиянең таралуын 1әм  тискәре энергиянең керүен тоткарлый.

Камзул.

Камзул турында фикере белән Азалия  уртаклашыр.

( “ Тәфтиләү” көе).

Күргәнегез бармы сылу кызлар                          Азалия сөйли

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә ,гүя, сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә- күчә килгән.

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

А.Б. Камзул –озын яки кыска , җиңсез яки җиңле,ябык яки озын изүле , өч,биш, җиде билле булырга мөмкин.Бай хатын- кызлар камзулларын парчадан , ефәктән,бәрхеттән.тектергән.Аны тагы да матурлап , купшылап , тар гына җәнлек мехы яисә аккош мамыгы өсәп тектерергә яратканнар

Ә асылташлар белән бизәп эшләгән каптырма исә камлзулны тагы да баетып  торган һәм сәламәтлекне саклаган.Камзуллардагы нечкә зәвык белән  сайлап тезелгән асылташларны күреп сокланырга гына кала.Аларны ювелир төгәллек белән , һәрберсенең организмга тәэсирен тирән белеп урнаштырганнар.Мәрҗән,энҗе,якут кебек ташларны , ашказаны асты бизе , бавыр ,бөер турысына туры китереп , ике яклап камзулның ал капмасына тезгәннәр.

А.б .

Борынгы бабаларыбыз күн эшкәртүнең чын осталары булган .Алар сафьяннан, юфт дип йөртелә торган  йомшак күннән затлы киемнәр теккән.Болгарлар  бигрәк тә сафьян читек һәм күннән сугыш киемнәре тегү белән дан тоткан.Сафьян читекләрне чигүле , каюлы бизәкләр белән  матурлап эшләгәннәр һәм Иран, Византия һ. б. илләргә чыгарганнар

19 гасырда татарның сафян читекләре ,дөнья базарында дан тоткан.Мәсәлән , 1883 елда Париҗда тар читекләре –зур алтын медаль  белән бүләкләнгән.Ә  1886 елда бронза медаль белән бүләкләнгән.

  Европаны сокландырган ,халкыбызның йөзек кашы саналган һөнәрне бүген Татарстандагы Арча милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итә.

( “ Их, Арча читекләре”-Н. Касыймов сүзләре.Л.Б. Болгари кое)

985 елда бер вакыйга була.Руслар Болгар иленә яу белән килә.Сугыш барышында Болгарлар җиңелә башлый.Күп кенә Болгар сугышчылары әсирлеккә төшә.Әмма сугышның язмышын үзгәртерлек шундый хәл була.Руслар болгар сугышчыларының һәрберсендә яяяхшы күннән тегелгән итекләр күреп таң кала.Ник дисәң,русларның аякларында чабата була.Гаскәр башлыгы шунда сугышны туктатарга ,болгар әсирләрен иреккә җибәрергә әмер бирә.” Бөтен гаскәренә күн итекләр кидергән  халыктан ясак түләтеп булмас , әйдәгез үзебезгә тиң чабаталыларны эзлик”- дигән ул.Шулай итеп читекләр болгарның һөнәрчелек данын тагын

да арттырган.

\

( “Бииләр итек-читекләр” җыры Ш. Галиев сүзләре,Болгари кое)

 7 класс укучылары

Практик өлеш

Чигү үрнәкләре.Безнең кызларыбыз да чигәргә бик яраталар. Менә аларның кул эшләре: чигүләре.( Мөмкин чигү башкарып күрсәтергә)

Кунак яки видео чигү турында.

“Әйе”,  ”Юк” уены

1.Татар егетенең милли баш киеме- калфак.( Юк)

2.Татар кызының милли баш киеме –яулык.( Әйе)

3.Кызлар осталыкта сынала торган йола- көз көннәрендә үтә- Каз өмәсе- (Әйе)

4.Үзенә генә хас булган йола, атрибутларны һәм күңел ачу төрләрен , милли бәйрәмнәрне үз эченә алган бәйрәм- Сабантуй.( әйе)

5.Итек-читекләр бии.    (юк)

7.Камзул ир-атлар да,хатын-кызлар да кия.( Эйе)

8.Нәүруз –кышны каршылау.( Юк)

9.Милли киемнәр -халыкның рухи байлыгы ( Әйе)

 

Калфак,яулык,шәл һәм камзул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче кайчан туган .

Татарда читек- кәвеш.

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк,яклыйк туган илебезне.

Без  көч биреп яшәтергә тиеш,

Җырдай газиз туган телебезне.

Пакъ күңелле ,эчкерсез халкымның күнеле дә,уйлары да , киемнәре дә матур булган.Әлеге сезнен белән бергә үткән бу минутларда  без моны бергәләп расладык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация.Милли киемнәр.

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре.Дәрес өчен презентация....

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Халкыбызның милли киемнәре.

Тәрбия сәгатьләрендә куллану өчен үрнәк. презентация....