Осталык дәресе"Халкым мирасы-күңелем байлыгы"
план-конспект занятия (6 класс)

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Кешелек үзенең тарихи яшәеш дәверендә бай тәҗрибә туплаган. Бүген мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану көн тәртибенә килеп басты. Халык педагогикасы нигезендә бу халыкның үзенә генә хас булган милли психологик үзенчәлекләре, тәрбия алымнары, гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүрешне оештыру, үз-үзеңне тоту рәвеше, әхлак нормалары һәм милли сыйфатлары салынган. Халык педагогикасында балаларның бай рухлы булып үсүендә уенның әһәмияте зур. Күп уеннарның үзәгендә уенчыклар тора. Башлангыч сыйныф укучыларында, бигрәк тә сюжетлы-образлы уенчыклар-курчаклар, әкият геройлары кызыксыну уята. Курчакларны дәреснең төрле этабында кулланып була, мәсәлән, танышу этабында.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Осталык дәресе.

Халкым мирасы-күңелем байлыгы.

Слайд№1

-Кешелек үзенең тарихи яшәеш дәверендә бай тәҗрибә туплаган. Бүген мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану көн тәртибенә килеп басты. Халык педагогикасы нигезендә бу халыкның үзенә генә хас булган милли психологик үзенчәлекләре, тәрбия алымнары, гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүрешне оештыру, үз-үзеңне тоту рәвеше, әхлак нормалары һәм милли сыйфатлары салынган. Халык педагогикасында балаларның бай рухлы булып үсүендә уенның әһәмияте зур. Күп уеннарның үзәгендә уенчыклар тора. Башлангыч сыйныф укучыларында, бигрәк тә сюжетлы-образлы уенчыклар-курчаклар, әкият геройлары кызыксыну уята. Курчакларны дәреснең төрле этабында кулланып була, мәсәлән, танышу этабында.

Слайд№2

Татар кызы:

-Исәнме, минем исемем Нурия.

Татар егете:

-Исәнме Нурия, исемең бигрәк матур, ә мин Булат булам.

Татар кызы:

-Булат? Минем  абыемның исеме дә Булат.

Татар егете:

-Нурия, бигрәк матур күлмәк кигәнсең.

Татар кызы:

-Бу татар күлмәге, аны әнием текте. Син дә бүген яңа киемнәр кигәнсең әле.

Татар егете:

-Әйе, мин дә татар милли киемен кидем әле. Синең дә күлмәгең үзеңә килешеп тора, ешрак киеп йөре.

Татар кызы:

-Рәхмәт, Булат.

Татар егет:

-Сау бул, Нурия.

Татар кызы:

-Хуш.

-Диалогтан күрүебезчә, курчаклар кулланганда укучылар этикет нормаларына, бер-береңә игътибарлы, ихтирамлы, гомумән, аралашканда җылы мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтәләр.

Слайд№3

-Курчаклар балаларның төрле яклап үсешенә иркен мәйдан булып тора. Зәвыклы, җылылык биреп торырлык курчакларны без үзебез эшлибез һәм дәрестә, класстан тыш чараларда еш кулланабыз. Эйдәгез әле, без дә сезнең белән курчак уйнап алабыз. Хәзер миңа ярдәмгә җиде кеше кирәк булачак. Без сезнең белән Абдулла Алишның “Сертотмас урдәк” әкиятен уйныйбыз. Мин Сезгә курчаклар таратам. Әйдәгез, әзерсезме, башлыйбыз. Мин автор сүзләрен сөйлим.

 (Кулларга  курчакларны киеп әкиятне уйныйлар)

-Хөрмәтле коллегалар, дәрестә курчаклар  куллану укучыларны нәрсәгә өйрәтә?

- Мөстәкыль фикер йөртергә, үз фикерләрен дәлилли белергә, иптәшләре алдында төрле рольләргә кереп чыгыш ясарга өйрәтә. Курчакларны төрле материалдан эшләп була, мәсәлән, киездән. Киез ул безнең чал тарихыбыз белән бәйләгән чимал. Бервакыт дәресемдә укучым ”Нәрсә соң ул киез?” дигән сорау бирде. Укучылар киез итекләрдән башка бернәрсә дә белми. Үземдә киездән төрле әйберләр эшләү теләге балачактан килә. Балачак хәтирәләренә әйләнеп кайтсам, авылдашым Рәфкать абыйның киез итекләр басуы исемә төшә. Оста куллар астында, бер өем йон, шундый матур киез итекләргә әйләнүенә шак катып карап тора идем. Мин дә халкымның үткән тормышына, шөгыленә битараф калмаска булдым. Киез итекләр басмасам да дәресләремдә татар халкының тарихын, культурасын, мәдәниятен  өйрәтү барышында йон белән эшләү яки киез басу эшенә игътибар бүләм һәм балаларда кызыксыну уятырга тырышам, чөнки, белем үзләштерүдә күрсәтмәлелек һәм шәхси тәҗрибәнең әһәмияте бәя биреп бетергесез мөһим чараларның берсе.

Слайд№4

-“Күпме күргән күп белер”, “Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзенә”,”Бер тапкыр күрү ике тапкыр  ишетүдән яхшырак”. Бу  мәкальләр  күрсәтмәлелек принцибының балаларны укыту процессында һәм, гомумән, дөньяны танып белү процессында зур әһәмияткә ия икәнлеген раслыйлар. Укучылар әсәрдәге әкият геройларын киездән эшләргә теләк белдерәләр. Әйдәгез, Сезнең белән дә эшләп карыйбыз.

Слайд№5

-Бу курчаклар, уенчыкларны эшләү татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм телен үстерүдә дә, тәрбияви яктан да зур роль уйный һәм укучыларның хәтерендә ныгырак кала.

Слайд№6

-Киез эшләү  алымы укучыларның моторикасы үсешенә дә зур  өлеш кертә. Психологик  яктан тәэсир итә, экологик яктан тазалыкларына зыян китерми. Мине шул шатландыра. Мәктәптә туган тел тел һәм әдәбияты дәресләрендә биргән һөнәр ысуллары югалып калмый. Укучыларым  артабангы тормышларында да кулланыш да таба. Хәтта, кайберләре шушы һөнәрне  кәсеп итеп уз тормышларында кулланалар.

Слайд№7

-Менә укучыларым белән бергәләшеп эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе. Бүгенге көнне 21-нче гасырда яшәсәк тә ата-бабаларыбызның төп шөгыльләренең берсе булган, киездән ясалган әйберләрләргә сорау арта. Халык педагогикасы   күпкырлы һәм универсаль метод булып тора. Шулай итеп, хөрмәтле коллегалар, бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә һәм шулай ук класстан тыш чараларда халык педагогикасына таянып күрсәтмәлелек технологияларын куллану, бүгенге-  күңелләрен виртуаль дөнья яулаган яшь буында кызыксыну уята, аларның киләчәк тормышында куллана алырлык белем һәм тәрбия бирә.

Барыбызга билгеле булган  Әмирхан Енекинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое булган  тыйнак Акъәби  кебек тапшырасы мирасыбызны әйтәлми калмасак иде.

Слайд№8  (Видео: Мин -Аъкәби ролендә)

-Акъәби—халык анасы. Аның васыяте-халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, безнең телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак. Без, туган тел сагында торучы укытучылар милләтнең рухи нигезе юкка чыгуга юл куярга тиеш түгелбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс (Осталык дәресе)

Мәктәбебездә дүртенче ел "Тамчы" исеме астында мәктәп газетасы чыгарабыз. Газетада мәктәп яңалыклары, укучыларның иҗади эшләре бастырыла. Шул юнәлештәге эшчәнлеккә багышланган Осталык дәресе эшкәртмәс...

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча осталык дәресе

Тезмә әсәр эчтәлеген ачу буенча                               осталык дәресе       ...

Осталык дәресе

Осталык дәресе...

Тема: Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе. Осталык дәресе (Мастер-класс)

        "Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе" темасына мастер-класста   Г. Тукай иҗатын, заманча күзаллаулардан чыгып, А.Яхинның иҗади үстерелешл...

Осталык дәресе "Матурлык эзлим"

Матурлык төшенчәсе белән танышу ,матурлыкның Ә.Еникинең”Матурлык”хикәясе аша тирән мәгънәле сүз икәнен ачыклау.2)Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү ,чагыштыру ,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыр...

“Фразеологизмнар дөньясында» темасына осталык дәресе

Укучыларны сөйләмдә фразеологизмнарны актив кулланырга, аерып ала белергә  өйрәтү.2.Телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.3.Фразеологизмнарның матур әдәбият әсәрләренд...

Осталык дәресе"Халкым мирасы-күңелем байлыгы"

Кешелек үзенең тарихи яшәеш дәверендә бай тәҗрибә туплаган. Бүген мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану көн тәртибенә килеп басты. Халык пед...