Осталык классы "Каhoot электрон кушымтасы - укучыларның белемнәрен тикшерүнең заманча алымы"
электронный образовательный ресурс (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

Менә хәзер сезгә  барыбыз да зыянлы дип санаган телефонның дәресләрдә файда да китерүе турында сөйләп китәсем килә. Бу осталык классында сөйләнәсе сүзләр, бәлки, кайберләрегез өчен яңалык түгелдер. Шулай да чыгышым кем өчендер кызыклы тоелса, мин бик шат булыр идем. Кәрәзле телефоннарны дәрестә укучыларның белемнәрен тикшерү  максатыннан файдаланырга була. Моңа  kahoot электрон кушымтасы ярдәмгә килә.  Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: бу кушымта белемнәрне бәяләргә генә түгел, ә укучыларның  укуга, фәнгә карата булган кызыксынуларын арттырырга да ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx25.35 КБ

Предварительный просмотр:

Осталык классы

"Каhoot электрон кушымтасы - укучыларның белемнәрен тикшерүнең заманча алымы"

Казан шәһәре Совет районы

175 нче урта мәктәбенең

туган тел һәм әдәбият укытучысы

Зарипова Алинә Әнис кызы

Хәерле көн , хөрмәтле хезмәттәшләрем, кадерле кунаклар. Мин бүген сезне укучыларның белемнәрен тикшерүдә  заманча бер алым белән таныштырып үтәргә телим. Чөнки бүгенге мәгарифне заманча технологияләрдән, техникадан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Компьютер  технологияләре, интерактив такталар күптән инде аерылгысыз эш коралларыбызга әйләнде. Укучыларга яңа белемнәрне үзләштерүдә, кирәкле материалларны табуда да аларның ярдәме бәхәссез. Тик шулар арасында укуга зыян китерә торган электрон чара да  бар: ул да булса кәрәзле телефон. Сез барыгыз да моның белән килешәсез дип уйлыйм. Балалар хәзер көн – төн, хәтта дәресләрдә дә  телефоннарында бер файдасыз уеннар уйныйлар.

Менә хәзер сезгә  барыбыз да зыянлы дип санаган телефонның дәресләрдә файда да китерүе турында сөйләп китәсем килә. Бу осталык классында сөйләнәсе сүзләр, бәлки, кайберләрегез өчен яңалык түгелдер. Шулай да чыгышым кем өчендер кызыклы тоелса, мин бик шат булыр идем.

Кәрәзле телефоннарны дәрестә укучыларның белемнәрен тикшерү  максатыннан файдаланырга була. Моңа сез кичә дәрестә күргән kahoot электрон кушымтасы ярдәмгә килә.  Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: бу кушымта белемнәрне бәяләргә генә түгел, ә укучыларның  укуга, фәнгә карата булган кызыксынуларын арттырырга да ярдәм итә.

Kahoot кушымтасына түләүсез теркәлергә мөмкин. Ә укучылар без төзегән биремнәрне бу сайтка теркәлмичә дә үти алалар. Уен үзенең җете төсләре, күңелгә ятышлы музыкасы белән дә укучыларны үзенә җәлеп итеп тора. Әлеге кушымтада биремнәр бик җайлы һәм тиз төзелә. Биремнәрне: викторина, ягъни тест, җавапларны  тиешле тәртиптә урнаштыру, сораштыру һәм дискуссия формасында ясарга була. Уен барышында җавапларның дөреслеге генә түгел, тизлек тә исәпкә алына. Кем барлык сорауларга дөрес итеп һәм тизрәк җавап бирә, шул җиңүче була.  Ярыш мохите укучыларны тагын да активлаштырып җибәрә.

Бу кушымтада ничек теркәлергә була соң? Иң башта кыскача гына шуны аңлатып китәм. Моның өчен гугл хром браузерында эшләү уңайлырак. Бары тик бу браузерда гына аңлашылмаган сүзләрне рус теленә тәрҗемә итеп була. Ә башка браузерлар аша кергәндә бөтен язулар инглиз телендә бирелә. Бу шәхсән минем өчен уңайсыз булды һәм күпмедер вакыт мин әле теркәлү үтә алмыйча йөрдем. Браузер юлында сайтның исемен язасыз һәм сайт ачыла.

"Sign up" - " регистрация"  дигән кнопкага басабыз һәм икенче бит ачыла. Мондагы юлларны тутырырга кирәк.

What's your role? соравы  сезнең статусыгызны сорый. Монда “Мин  -    укытучы" (I'm a teacher) дигән җавапны сайлыйбыз. Аннан соң кулланучы исемен (имя пользователяне) тутырабыз, электрон почтаны язабыз  һәм пароль сайлыйбыз. Боларны тутыргач "Create Account" - "Создать профиль"  дигән төймәгә басарга кирәк.

Аннан соң күрсәлтелгән почтага  сезнең профильнең сылтамасы белән хат килергә тиеш. Шул сылтама аша үз профилегезгә керә аласыз. Шушында регистрация этабы тәмам һәм инде сайтның мөмкинлекләре белән танышырга вакыт җиткәндер.

Үзегезнең битегезгә кергәч менә шундый картина ачыла. Монда интерактив уеннарның 4 төре бирелә:

  1. Тест биремнәрен үтәү ("Quiz")
  2. Буталчык бирем ("Jumble")
  3. Дискуссия  ("Discussion")
  4. Сораштыру ("Survey").

Алдан ук әйтеп китәсем килә, дискуссия өлешен минем шәхсән кулланганым юк. Чөнки ул, минем фикерем буенча,  сораштыру биременнән бернәрсәсе белән аерылмый. Үзем өчен әле ул өлешне ачмадым.

Ә безнең иң еш һәм яратып  куллана торган тикшерү алымы – ул тест биремнәре.  Аларны ничек төзеп була соң? "Quiz" (викторина дип тәрҗемә ителә) төймәсенә баскач сезнең тестыгызның титул бите ачыла. Әлеге битне тутырмыйча, сораулар битенә күчеп булмый. Монда тестның исемен, һәм кыскача гына аңлатма язабыз. Үзебезгә кирәкле телне сайлыйбыз. Тест барлык кулланучылар өченме, сезнең өчен генәме икәнен билгелисез һәм аудиторияне сайлап алырга кирәк. Без бу очракта мәктәп дигәнне сайлыйбыз. Шулай ук рәсем сайлап кую мөмкинлеге дә бар. Бу уен өчен мин сайттагы рәсемне сайладым, шулай ук үзегезнең  компьтерда булган рәсемне куйсагыз да була. Рәсемсез калдырырга да мөмкин. Өстәге яшел кнопкага басабыз һәм менә шундый картина пәйда була. Күргәнегезчә, тестның титул бите әзер. Менә шушы + тамгасына баскач, сораулар яки биремнәр яза торган бит ачыла. Иң өстәге тәрәзгә биремне язабыз. Вакытны билгелибез. Җавап җиңел булса, уенчылар аз булса 10-15 секунд вакыт бирергә була. Менә мин бу бирем өчен 20 секунд билгеләдем. Җвапларны 2, 3 яки 4 варинтта бирергә була. Күргәнегезчә, монда 4 вариант тәкъдим ителә. Җаваплар янында менә шундый галочка тамгасы тора. Дөрес җавап янәшәсендәге тамгага басабыз, менә ул шулай яшел төскә керә. Беренче бирем әзер. Хәзер янә өстәге яшел кнопкага басабыз. Без кабаттан уенның титул битенә чыктык. Монда инде хәзер беренче бирем дә өстәлде. Аста шулай ук + билгесе тора. Аңа басып 2нче,  3нче сорауларны кертәбез. Биремнәр санын үзегез билгелисез. Күпме телисез, шуның кадәр кертергә мөмкин. Җитәрлек санда биремнәрегез әзер булгач, өстәге яшел кнопкага басып, әлеге уенны саклыйбыз. Ул менә шулай шәхси биттә саклана. Бу слайдта сез минем шәхси битне күрәсез. Һәр яңа уен өстәлеп, шулай сакланып бара.

Кыскача гына уен тәртибе турында да әйтеп китәсем килә. Шәхси биттән үзегезгә кирәк уенны сайлап аласыз һәм плай төймәсенә басасыз.

Уен башланыр алдыннан һәрбер кеше аерым катнашамы, әллә төркем белән уйныйлармы икәнен билгелибез. Мин күбрәк һәр укучыны катнаштырам, чөнки аларның мөмкинлекләре дә бар, теләкләре дә шундый. Бу очракта беренче тәрәзгә басабыз һәм экранда пин-код чыга. Шуның ярдәмендә уенчыларны җыя башлыйбыз. Укучылар интернетка керәләр, гугл аша булса бигрәк тә яхшы. Каhoot сүзен язалар һәм иң беренче килеп чыккан kahoot.it адресына керәләр. Телефонда шушы пин-кодны язар өчен тәрәзә ачыла. Укучылар әлеге саннарны язалар һәм энтер төймәсенә басалар. Шуннан тагын тәрәз ачыла. Анда укучы үз исемен яза. Татарча да, русча да, инглизчә дә язарга мөмкин.  Аннан шулай ук астагы төймәгә баса һәм уенга кушыла. Менә шулай экранда аларның исемнәре чыга бара. Уенчылар җыелып беткәч, укытучы уенны башлау өчен яшел төймәгә баса. Уен укытучы компьютерында менә шулай күренә, ә телефоннарда шундый геометрик фигуралар гына чыга. Укучы тактадан сорауны укый. Ә дөрес җавапны телефоныннан билгели. Җавап дөрес булса,  укучыларның  телефон экраннарында яшел төс, дөрес булмаса кызыл төс чыга. Укытучы экранында диаграмма ярдәмендә нәтиҗәләр дә күренә. Аннан алдагы биремнәр шул рәвешле башкарыла. Соңыннан кемнәрнең беренче урында булуын да, ничә балл җыюын да күреп була. Тик компҗютер билгеләрне куймый. Монда билгене укытучы үзе куя.

Кыскача гына менә шуларны әйтеп китәсем килгән иде. Ә хәзер мин сезгә кайбер уеннарны уйнап карарга тәкъдим итәм.

Әдәбият дәресе өчен төзелгән тестны карап киттек инде. Хәзер морфология буенча тест биремнәрен һәм буталчык уенын уйнап карыйк.

(Интерактив уеннар)

1.Тест.

Юнәлеш килешендә булмаган исемне билгеләгез.

  1. Кунакка
  2. Абага
  3. Бүләккә
  4. Әнигә

Хаталы сүзне табыгыз.

  1. Урманлар
  2. Киемнәр
  3. Бураннар
  4. Күлләр

Чыгыш килешенең соравын күрсәтегез.

  1. Кая?
  2. Кайда?
  3. Кайдан?
  4. Кемдә?

Каен сүзенә тиешле күплек сан кушымчасын ялгагыз

  1. –лар
  2. –ләр
  3. –нәр
  4. –нар

1 зат күплек сандагы тартым белән төрләнгән исем

  1. Бакчабыз
  2. Бакчам
  3. Бакчалары
  4. Бакчагыз

Кушма исемне табыгыз

  1. Көндәлек
  2. Ташбака
  3. Каен җиләге
  4. Әти-әни

2.  Сүз төркемнәре. Буталчык бирем. Төрле сүз төркеменә караган сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырырга.

Алмашлык, сыйфат, исем, фигыль

  1. Анда  2) матур 3) чәчәк 4)үсә

Сан, исем, рәвеш, фигыль

  1. Ун; 2) укучы;  3) уйчан; 4) утыра

Исем, кисәкчә, рәвеш, фигыль

  1. Балалар 2) бик 3) яхшы 4) укыйлар

Кайда? Нинди? Нәрсә? Нишли?

  1. Урманда 2) кызыл 3) миләш 4) үсә

(Бу уенда сүзләр бутап бирелә. Укучылар шуларны тиешле тәртиптә урнаштырырга тиеш)

Рефлексия.

-Осталык клаасыбыз шушының белән ахырына якынлаша. Бүгенге очрашуыбызның соңгы биреме итеп, сезнең фикерләрегезне белү максатыннан, сораштыру үткәрәсем килә. Бу бирем тизлеккә эшләнми, монда бары тик сезнең фикерләрегез генә чагылачак.

-Осталык классында сезнең өчен яңалык булдымы?

         1) әйе

         2) мин бу кушымта белән таныш

         3) күпмедер дәрәҗәдә

         4) әйтергә кыенсынам

- Белемнәрне бәяләүдә Kahoot алымын уңышлы дип саныйсызмы?

         1) әйе, минемчә, бу уңышлы алым

         2) юк, уңышлы дип санамыйм

         3) күпмедер дәрәҗәдә

         4) әйтергә кыенсынам

- Киләчәктә бу алымны кулланырга теләр идегезме?

          1) әйе, теләр идем

          2) юк, теләмим

          3) мин аны кулланам инде

          4) әйтергә кыенсынам

Шушының белән осталык классы тәмам. Игътибаргыз өчен бик зур рәхмәт. Сезнең барыгызга да иҗади уңышлар теләп калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест.

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест  балаларда темага карата кызыксыну уята, белемнәрен ныгыта....

Укучыларның морфология бүлеге буенча белемнәрен тикшерү тесты

Укучыларның морфология бүлеге буенча белемнәрен тикшерү тесты...

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Укучыларның  белемнәрен тикшерү өчен тест сораулары. Дәреслек:Р.Х. Ягъфәрова Уку китабы 3 нче сыйныф(татар балалары өчен)Казан. Татарстан китап нәшрияты.2013 ел...

5-6 нчы сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен биремнәр, тестлар.(рус төркемнәре өчен)

Хөрмәтле коллегаларым! Мин бу биремнәрне, тестларны 5-6 нчы сыйныфларда, татар әдәбияты дәресләрендә, укучыларымның белемнәрен тикшерү өчен төзедем. Рус телле балаларга татар әдәбияты бик катлаулы бул...