"Җырларымда тарих кайтавазы "
план-конспект урока (7 класс) по теме

Прокопьева Татьяна Ильинична

7 сыйныфта Сибгат Хәким иҗаты буенча татар әдәбиятыннан ачык дәрескә план-конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_deres_zhyrlarymda_tarikh_kaytavazy.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

«Җырларымда тарих кайтавазы»

(Сибгат Хәким иҗаты буенча)

                                                         (7 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Татьяна Ильинична Прокопьева, Тукай районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат:

1.Сибгать Хәкимнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.                                                                                                                                     2.С.Хәкимнең әдәбиятта һәм музыка сәнгатендә тоткан урынын ачыклау.                                                3.Укучыларга С.Хәким әсәрләре нигезендә әхлак тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү.                                                                                                                                                                                                                     4.Балаларның төгәл җавап бирү, логик фикер йөртү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: С.Хәким портреты (Слайд №5), дәреслек, әсәрләр җыентыгы “Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе” , “Сибгат Хәким” (сайланма әсәрләр ), интерактив такта, компьютер, мультимедиа проектор, аудиодисклар, дәрескә презентация.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше: Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорашу, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

       Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар, кунаклар. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Укучылар, күрәсез: бүген дәрестә кунаклар да бар. Сез каушап калмассыз, үз фикерләрегезне кыю әйтерсез дип ышанып калам.

Актуальләштерү:

    Укытучы сүзе: 1941 елның 22 июнь таңыннан цивилизация үзенең үсеш юлында өр-яңа чорга килеп керә - ике глобаль идеология, гаделлек һәм вәхшилек, яктылык һәм  караңгылык, изгелек һәм золым көчләренең тиңе булмаган аяусыз бәрелеше башлана.  

    Фонограммада сугыш башлануын хәбәр итүче Левитан тавышы

     Радиалгычтан ишетелгән, газета битләреннән укылган хәбәрнең илләр тормышын, миллионлаган кешеләр язмышын шулай кинәт һәм кискен үзгәртеп җибәрүе очрагы тагын тарихта бар микән?!

1 укучы:

Таң җилләре

Арыш башларыннан

Чык бөртеге коеп искәндә,

Тыныч күңел белән колхозчылар

Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,

Илебезнең армас эшчеләре

Төнге сменадан кайтканда,

Кара диңгез өстен таң нурлары

Ал яктылык белән япканда, -

Фашист пиратлары илебезнең

Гадел тынычлыгын боздылар.     (М.Вәдүт, “Үлем фашистларга”)

Укытучы сүзе: Әйе, моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өмет белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар.

2 укучы:

Котырган эт – Гитлер безгә каршы

Сугыш ачты, ләкин бу сугыш –

Үз башына булыр ул этнең!

Фашизмга үлем бу сугыш!    (К. Нәҗми, “Фашизмга үлем”)

Укытучы сүзе :“Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” дигән сүзләр гасырлар буе татар халкының омтылышлырын, милли акыл хәзинәсен чагылдырган әдәбият өчен дә эш принцибына әверелә. Аның иң куәтле көчләре, сүзне корал итеп, ватандашларны изге көрәшкә рухландыра, батырлыкның матур үрнәкләренә телебезнең үтемле сәнгатьчә чаралары белән гәүдәләндерелгән һәйкәлләр иҗат итә.

Слайд № 2      (Бер укучыга укытыла)

1. Сүз – миллионнарча штыклар булып атага барды; сүз – артиллерия залпы кебек куәтле яңгырады: һәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якка булачагына ышаныч уятты...

2. Сүз – батыр илнең һәр карыш җире өчен канны да, җанны да кызгынмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде.

3. Сүз – пропагандист булды, халыклар арсында дуслыкны ныгыту өчен тырышты.

Укытучы сүзе:

           Һәр солдат кебек, язучылар да Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булды. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде.

            Бөек Ватан сугышы елларында татар язучылары, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, дошманга каршы көрәште, башка милләт әдипләре кебек үк, немец басып алучыларына каршы көрәштә кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте. Татар әдипләрен һәр җирдә: рядовой солдатлар арсында, команда составында һәм, әлбәттә хәрби корреспондентлар арасында, фронт газеталары редакцияләрендә очратырга мөмкин иде.

  • Укучылар, әйтегез әле, сез шундый әдипләрнең кайсыларын беләсез?

(Укучылар җавабы).

Укытучы сүзе:

Әйе, алар бик күп, сезнең җавабыгызга өстәмәләр кертәсем килә.

 Слайд № 3     (Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләр списогы укыла, әсәрләрен укырга тәкъдим ителә)

Муса Җәлил – (Муса Мостафа улы Җәлилов, 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа; 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелә);

Абдулла Алиш – (Габдуллаҗан габделбари улы Алишев, 1908 елның 15 сентябрендә Казан губернасы Спас өязе Көек авылында туа; 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелә);

Фатих Кәрим – (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов, 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләкрайоны Ает авылында туа; 1945 елның 19 февралендә Калининград шәһәрендә һәлак була);

Гадел Кутуй – (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев, 1903 елның 28 ноябрендә Пенза өлкәсе Татар кынадысы авылында туа; 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеш шәһәрендә һәлак була);

Аитзак Аитов – (1908 елның декабрендә Саратов өлкәсе Дергач районы Алтата авылында туа; 1941 елның 28 октябрендә Смоленск өлкәсе Демидов шәһәрендә һәлак була);

Әхтәм Әминов – (Әхтәм Әмин улы Әминов, 1918 елның Башкортстанның Миякә районы Әнәч авылында туа; 1942 елның апрелендә Калуга өлкәсе Сухиничи һәм Мещовск шәһәре янында хәлак була);

Мөхәммәт Әхмәтгалиев – (Мөхәммәт Ибраһим улы Әхмәтгалиев 1920 елны Казан шәһәрендә туа; 1943 елның 27 августында Смоленск шәһәрендә һәлак була);

Нур Баян – (Нур Галим улы Баянов, 1905 елның 15 маенда Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа; 1945 елның 28 апрелендә Австриядә һәлак була);

Мифтах Вәдүт – (Вәдүт Кашшаф улы Мифтахов, 1916 елның 20 ноябрендәТатарстанның Сарман районы Яхшы Каран авылында туа; 1942 елның 30 мартында Тула өлкәсе Рыдань авылында һәлак була);

Мансур Гаяз – (Мансур Гаяз улы Гаязов, 1917 елда Марий Элның Бәрәңге районы Бәрәңге авылында туа; 1943 елның 19 ноябрендә Витебск өлкәсе Ускорово авылында һәлак була).

    Укытучы сүзе:  Бу шагыйрьләр күпләр арасыннан берничәсе. Алар, батырларча, сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калганнар. Ә инде сугышның ачысын күреп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан шагырьләребез: Нур Гайсин, Нури Арсланов, Әнәс Галиев, Нәби Дәүли, Салих Баттал, Әхмәт Ерикәй, Хисам Камалов кебекләр арасында  Сибгат Хәким дә бар. Без бүген сезнең белән Сибгать Хәким иҗатына тукталып китәрбез. Аның белән, аның әсәрләре белән тирәнрәк танышырбыз.

Төп этапта булачак эшчәнлек:

Слайд №4

  1. Укучыларга дәрес максатын җиткерү.
  2. Дәфтәрләргә теманы, дәрескә план яздыру:
  • С.Хәким тормышына кыскача күзәтү.
  • Шагырьнең әдәбиятта һәм музыка сәнгатендә тоткан урыны.
  • С.Хәкимнең шигырьләре белән танышу һәм анализлау.

Слайд №5 (Сибгать Хәким портреты)

Укытучы сүзе:

    Шагырь иҗатын ни яшәтә? Язылган шигырьләрнең санымы? Бәлки , аларның күләме,  томнарның калынлыгыдыр? Әллә инде үзе яшәгән чорда иҗатчының бик тә танылган шәхес, күренекле дәүләт эшлеклесе кыю көрәшче булуы аның җырларының  халык күңелендә онытылмыйча яшәвен тәкъмин итәме?

      Җыр язмышы шигырь юлларының эчке моңы, лирик геройны уйга салган хис-тойгылар, аларның эчкерсезлеге белән тыгыз бәйләнгән. Шулар булганда җыр яши, шагыйрь күңелендәге тибрәнешләр укучы күңелендә дә дулкын булып кабатланганда гына иҗатчы бәхетле. Сибгат Хәким татарның шундый бәхетле шагырьләреннән иде.

       Укучылар сезгә индивидуаль эш итеп С.Хәкимнең тормыш юлыннан эзләнү эшләре, кыскача күзәтүләр әзерләргә кушылган иде. Хәзер шуларны тыңлап китик.

       Беренче укучы:  

        Сибгат Хәким 1911 елның 4 декабрендә Әтнә районының Күлле Киме авылында игенче һәм балта остасы гаиләсендә туган. Без шагырьнең катлаулы һәм авыр елларның алдында туганын күрәбез. Кечкенә Сибгатькә өч яшь булыр –булмас вакытта,Беренче бөтендөнья сугышы башланып киткән, аңа бөтен илне тетрәндергән гражданнар сугышы ялганган, һәрбер сугыш исә - олы фаҗига, адәм бадасының иңе өчен күтәрү бик тә авыр булган кыенлыклар. Шул сугышларга тоташып ук  1921 елгы ачлык килә. Ун яшьлек Сибгат исә ул елларны, берничә пот бәрәңгегә ялланып , таныш марига йорт салырга  сабыен ияртеп барган әтисенең күз яшьләре аша хәтерли. Озак та үтми, ризык эзләп Украинага киткән әтисе белән абыйсы шунда үлеп калалар. Сибгат Хәким яшәгән чор....  Бу - үткән гасырның егерменче, утызынчы, кырыгынчы еллары. Тарихны әйбәт белгән кешегә елларның саны гына да күп нәрсә турында сөйли.

       Икенче укучы:

        Беренче карашка Сибгат Хәким язмышы бу елларда әллә ни катлауланмый, шома гына бара кебек тоела. Ачлык артта кала, булачак шагырь туган авылында 7 еллык мәктәп тәмамлый. 1930 елда Казанга килеп рабфакка укырга керә. Аннан Көнчыгыш педагогия институтында белем ала. Үзе яраткан кызга өйләнә. Китап нәшриятында редактор, “Совет әдәбияты” журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

      Өченче укучы:

       Сугышның беренче аенда ук армиягә алына. Сугышта ул – рота командиры, артеллерист, Курск дугасындагы атаклы сугыш дәһшәтен исән-имин кичеп, утлы юллар аша үтеп туган якка кайтып егылган, туган туфрактан көч алып, әдәбиятның алдынгы сызыгына баскан.

       Сибгать Хәким шигъри осталыгы иң югары ноктасына җиткән шагыйрьләрдән иде. Җырлары белән шагыйрь яулаган биеклекләр халык тарафыннан да, рәсми рәвештә дә танылу тапканнар: ул Россиянең Максим Горький, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге бүләкләренә лаек булды, 1986 елда аңа “Татарстанның халык шагыре” мактаулы исем бирелде.

      Укытучы сүзе:

        Сибгать Хәкимнең язмышы татарның күренекле һәм фаҗигале язмышлы шәхесләренең язмышы белән тыгыз үрелгән. Гадел Кутуй, Садри Җәләл,  Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур кебек шәхесләр. Хәсән Туфан Сибгать Хәким турында истәлекләрендә менә болай ди...

      (Аудиотасмадан Х.Туфанның Сигат Хәким турында истәлекләре (1961 ел) укыла. “Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия , CD 6”)  

Слайд № 6 (Сибгать Хәким Сара Садыйкова белән )

Укытучы сүзе:

         С. Хәким , барыннан да элек лирик шагырь. Аның шигырьләрендә табигый моң ага, укучы аларны йөрәгенә якын алганын  сизми дә кала. Аның сүзләренә Рөстәм Яхин, Шакир Мәҗитов, Сара Садыйкова, М. Мозаффароф, Ә. Фәттах  кебек күренекле композиторлар музыка яза. Сез аның сузләренә язылган  җырларның кайсыларын ишеткәнегез бар?

     

   Укучылар җавабы: (“Таң атканда, “Чын йөрәктән”, “Фазыл чишмәсе”, “Юксыну”, “Башка берни дә кирәкми,” “Кем уйлаган”, “Җырларымда телим”, “Торыгыз, Мусалар”, “Әй, язмыш, язмыш”, “Кайда да йөрәктә”, “Бер тауда ун чишмә”, “Ишкәкче җыры”, “Минем таныш өянкеләр”, “Өзелгәнсең сиреннән” )

          (Аудиотасмадан берничә җыр тыңланыла: “Торыгыз, Мусалар”, “Фазыл чишмәсе”, “Кайда да йөрәктә”. “Күренекле шәхесләр” 2006 ел,”)

       Укытучы сүзе:

     Сибгать Хәким - халыкчан шагырь, ә халыкчанлык – халык күңеленә, аңына чыкмас өчен керә алу, шигырьләрдәге хисләрне башкаларга да җиткерү дигән сүз.

     Без сезнең белән бүген аның “Тегермән стенасындагы язулар ” шигыренә тукталып китәбез.

           (Аудиотасмадан “Тегермән стенасындагы язулар” укыла. “Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия , CD 2”)  

      Шигырьне бер укучыдан укыту.

Укытучы сүзе:

Укучылар, күзләрне йомып, күз алдына китерегез.... кеше басу буйлап бара. Шулвакыт каяндыр болыт килеп чыга, коеп яңгыр ява башлый. Кеше, янгырдан качып, шул тегермәнгә кереп сыена. Янгыр яумаса, ул анда керергә уйламас та иде. Әмма ул көтмәгәндә табышка юлыга. Нинди табыш микән ул?

  • Әйтегез әле, лирик герой иске тегермән эченә кергәч, нәрсәләргә юлыга?

Укучылар җавабы:

               - Тегермән стеналырын кайчандыр авыл халкы төрле язулар белән сырлап бетергән. Кем кайчан ашлык тарттырган, кем кемгә күпме бурычлы, тегермәнчегә күпме көрәк оны бирелергә тиеш,  Һ.б.

Укытучы сүзе:

  • Икенче төрле әйткәндә бу язмалар нәрсәне аңлата?

Укучылар җавабы:

  • Монда авыл тарихы теркәлгән.

Укытучы сүзе:

                - Өченче, дүртенче  куплетлардагыгы шигырь юлларына игътибар итик әле. Бу юлларга нинди  тарихи вакыйгалар хас?

Укучылар җавабы:

  • Кешелек башыннан узган фәкырьлек  еллары. Кешеләр берничә кадак, бер пот, ике пот ашлыгын да шушында алып килгән. Уйлап карасаң, бер пот ашлык нәрсә инде ул тегермән өчен? Аның чиреге тегермән ташына гына ягылып калгандыр. Ә ул заманнарда центнерлап тартырлык ашлыкны каян аласың? Колхозда эшләгәнгә бирмәгәннәр, бер кесә ашлык өчен нинди каты җәзага тартканнар. Сугыш елларының кытлыгы аңлашыла, халык булмаганны өмет итми. Тыныч вакытта да крестьянны буш хезмәт көненә эшләтү иң соңгы дәрәҗәдәге гаделсезлек булган.  Тегермән ташына салу өчен, ашлык кирәк , аһ-зарны, кайгы хәсрәтне тарттырып булмый анда. Шагырь моны бик төгәл итеп әйтеп бирә алган.

 Укытучы сүзе:

  • “Яңгыр” сүзе, сезнеңчә, нинди олы мәгънәгә ия?

Укучылар җавабы:

  • Яңгыр – игеннәргә шифа, яшәу көче бирүче табигать могҗизасы.

Укытучы сүзе:

  • Әйе, Ә менә шигырьдә аны шагырь, образлы итеп әйткәндә, нәрсәгә тиңли. Сез ничек уйлыйсыз?

Укучылар җавабы:

  • Яңгыр дөньяның , җәмгыятьнең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең ямьсез якларын юып төшерелек көч. Әлбәттә, яңгыр моңа сәләтле түгел. Әмма образлы фикер йөрткәндә, шулай дип әйтеп була.

Укытучы сүзе:

  • Күкрәп үскән игеннәр, иркен, киң басу. Шулар янында иске тегермән, Бер канаты гына калган җил тегермәне. Аның эчендә тынлык, шомлылык. Ләкин бу җимерек бина кирәкмәгән әйберме? Нигә аны сүтеп атмаганнар? Ул нәрсә символы булып калган?

Укучылар җавабы: (тактада схематик рәвештә дә ясарга мөмкин)

                                           халык тарихы    

                                           авыл тарихы

                                           үткән заманнарның сагышлы хәтирәсе

Тегермән

                                            тарихның бер күренеше

                                            халык язмышы  

                                           

                                            үткәннәрдән килгән кайтаваз

Укытучы сүзе:

- С. Хәкимнең тагын бер шигыренә тукталып китәбез:“Һәйкәл урынында уйланулар”

           (Аудиотасмадан “Һәйкәл урыныда уйланулар” укыла. “Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия , CD 2”)

  • Укучылыр,  һәйкәлләр кемнәргә һәм ни өчен салына?

Укучы лар җавабы:

  • Күренекле шәхесләргә, ил батырларына, үз тормышында Ватаны өчен, кешелек өчен нинди дә булса эз калдырган кешеләргә.

Укытучы сүзе:

  • Ә сез батырлыкка салынган нинди һәйкәлләр беләсез?

Укучы лар җавабы:  

  • “Билгесез солдат кабере”, “Ватан- ана чакыра ”, “Мамай курганы мемориалы”, “Берлиндагы Совет сугышчысына салынган һәйкәл”, Хатынь, Краснуха авылындагы һәйкәлләр – фашизмга нәфрәт, кешеләргә кисәтү, үзебезнең авылда да Ватан сугышы батырларына һәйкәл бар, һ.б.

Укытучы сүзе:

  • Әйе, ул көннәр – кешелекнең җуелмас хәтере. Һәйкәлләрдә халык хәтере.

Слайд № 7-14     (Һәйкәлләр)

Слайд № 15     ( “Муса Җәлил һәйкәле”)

  • Укучлыр , экранда нинди һәйкәл.

Укучы лар җавабы:  

  • Халкыбызның бөек шагыре, герой-шагырь -  Муса Җәлил һәйкәле.

Укытучы сүзе:

  • Аның урыны Казанның иң үзәгендә - Казан кремле каршында . Бу урында элек Александр –II  һәйкәле торган. Шагыйрь С. Хәким язганча, һәйкәл салу өчен дә, ил җитәкчелегеннән рөхсәт сорарга тиеш булганнар. Ил җитәкчелеген ул – кодрәтле көчкә тиңли. Ә шулай да, кодрәле бу көч  М.Җәлилгә һәйкәл салырга рөхсәт бирми кала алмаган. Чөнки бу шәхес башкарган изгелекләр теләсә нинди «кодрәтнең» күңелен йомшартырлык. Һәм менә нәкъ шушы  урында М. Җәлил һәйкәле торуын сез ничек аңлатырсыз? Ни өчен һәйкәл Казанның иң үзәгенә куелган?

Укучылар җавабы:

- Шагырь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы - героик тормыш ул. М.Җәлил шигырьләрендә туган халкының көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәраяусыз көрәшә.

- М. Җәлил һәм аның каһарман дуслары фашизмның кешелек дөньясына алып килгән фаҗигасен үз күзләре белән күрделәр, аны үзләренең әсәрләрендә чагылдырдылар,  барлык халыкларның бәхете өчен гомерләрен дә кызганмадылар.

- Муса Җәлил һәм көрәштәшләренең исемнәре егерменче йөзнең иң күренекле кешеләре исемлегендә урын алды. Алар арсында шагыйрь Муса Җәлил аерылып тора. Аның һәйкәленең Казандагы Кремль алдында салынуы табигый.

Укытучы сүзе:

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу һәйкәл бер генә кешене гәүдәләндерәме?

Укучылар җавабы:

  • Бу һәйкәл бер генә кешене гәүдәләндерми. Һәйкәл каршына килгән кеше, һичшиксез, тулаем милләтебезне, М.Җәлил белән бергә көрәшкән һәм үлемне тез чүкмичә, батыр йөрәкле булып каршылаган башка каһарманнарыбызны да хәтереннән уздыра.

Укытучы сүзе:

  • “Ә күңелемдә минем  - унике...” – ди шагырь. Болай дигәндә ул нәрсәне күздә тота?

Укучылар җавабы:

  • М.Җәлил һәм аның унбер көрәштәше. Алар арсында Аббдулла Алиш, Рәхим Саттар, Әхмәт Симаев, Гайнан Курмаш кебек шагырьләребез дә бар. Фашистлар ярты сәгать эчендә татарның биш шагырен һәлак иттеләр.

Укытучы сүзе:

  • Шулай ук Фоат Булатов, Фат Сәйфелмөлеков, Гариф Шибаев, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Бататалов, Әхмәт Атнашев, Сәлим Бохаровның исемнәре халык хәтереннән мәңге җуелмас.

- С.Хәким, үзе исән чакта, М.Җәлилнең мәһабәт сыны янәшәсендә аның унбер көрәштәшенә дә һәйкәл күтәрелер дип ышана. 1995 елда каһарман шагыйребезнең һәйкәле янында аның көрәштәшләренең барельефлары куелды. С. Хәкимгә исә бу көнгә кадәр яшәү насып булмады.

Йомгаклау

Укытучы сүзе:

  • Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Җиңү данын якынайтуда гомерләрен дә аямаган батырларны күз яшьләре аша искә алабыз. Сугыш фаҗигасе Сибгать Хәким тарафыннан сөйләнеп бетми торган фаҗига иде. Сугыш темасы аның иҗатында еш кабатлана, “... язам, каләм белән түгел, язам Дугалар белән ” диячәк ул гомеренең азагында.
  • Көннәр, еллар бер-бер артлы үтә тора. Алда -  Бөек Җиңүнең 65 еллыгы. Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе - әлбәттә , Җиңү бәйрәме. Күп корбаннар хакына, зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү ул!

Өй эше бирү: “Һәйкәл урынында уйланулар” шигырен яттан өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Мавыктыргыч тарих фәне

Максат:1.Борынгы заман тарихы һәм урта гасырлар тарихы буенча укучыларның белемнәрен ныгыту.2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.3.Тарих дәресләренә кызыксыну ...

Казан арты тарих-этнография музее

Арча музейлар ягы. Яңа ачылган Казан арты тарих-этнография музееннанкүренешләр. Музейга рәхим итегез....

Бөек Җиңү кайтавазы...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы...

“ Яшьлегем кайтавазы” Очрашу кичәсе.

Яшь вакытның гүзәл мизгелләренИскә алып,дуслар,тагын берЯңгыратыйк әле бу заллардаКайтавазын яшьлек  таңының. Бүген шушы залга без Яңасала авылында укытып киткән  укытучыларны чак...

С. Хәким. “Җырларымда телим...”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләре

Дәреснең технологик картасы рус мәктәбенең 8 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен төзелгән....

Беҙҙең тарих ҡылыс менән яҙылған, Беҙҙең тарих күңелдәргә уйылған. (Ғайса Хөсәйеновтың “Ҡанлы илле биш” романынан “Туйгилдене яндырыу” бүлеге һәм Мәрйәм Бураҡаеваның “Киҫәкбикә” хикәйәһе буйынса).

ldquo;Халыҡ тарихы –ул уның автобиографияһы. Кеше үҙенең автобиографияһын нисек белгән шикелле,туған халҡының автобиографияһын да белергә тейеш” –тип яҙа Ғайса Хөсәйенов “Торм...