“ Яшьлегем кайтавазы” Очрашу кичәсе.
методическая разработка на тему

Рамазанова Розалия Гарифулловна

 Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып,дуслар,тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек  таңының.

 

Бүген шушы залга без Яңасала авылында укытып киткән  укытучыларны чакырдык.Әйдәгез әле,аларны сәхнә түренә дәшик.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yashlegem_kaytavazy.docx20.39 КБ

Предварительный просмотр:

“ Яшьлегем кайтавазы”

Очрашу кичәсе.

Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

 “Исәнмесез!”-диеп башлыйк әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана .

Сезгә булган кайнар сәламебез

Ташып чыкты йөрәк түреннән.

Тапшырабыз аны,дуслар,сезгә

Шигырь белән матур җыр белән.

Хәерле кич, кадерле авылдашлар,дуслар,кунаклар!  “Яшьлегем кайтавазы” дип исемләнгән очрашу кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

           Сүзне мәктәбебез директоры Сафин А.И.ка бирәбез.Рәхим итегез.

 Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып,дуслар,тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек  таңының.

Үтте инде яшь вакытлар диеп

Уфтанырга,дуслар,ашыкмыйк.

Сүнмәгән бит бездә,сүрелмәгән,

Җыр- биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаман да яшь

Онытмадык матур көйләрне.

Җырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

Җыр:  “Сабакташлар”

     Кемнән генә сорасаң да,ул үзенең иң якын кешесе итеп әнисен һәм укытучысын искә төшерә.Чыннан да,безне беренче мәртәбә олы тормыш юлына чыгаручы,дөнья белән таныштыручы,тормышка мәхәббәт уятучы-укытучы бит!

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы торганлыгын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә .Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халык тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче ,әлбәттә, үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.

Бүген шушы залга без Яңасала авылында укытып киткән  укытучыларны чакырдык.Әйдәгез әле,аларны сәхнә түренә дәшик.

Йөрәк уты белән балкып янган,үз җылысы белән безне җылыткан,40елга якын гомерен балаларга аң-белем,тәрбия бирүгә багышлаган укытучы һәм чын кеше исеменә лаек булган Котдусова Нәсимә апа,Хаҗиәхмәтова Әминә апа,Миннебаев Илгиз абый һәм Әлфинур апа,Исмәгыйлева Исламия апа, Гаишә апа, Сәвия Сабировна,Рәшидә апа, Оркыя апа, Әлфинур апа, Радик Абрамович, Гөлчәчәк Әсхатовна.......

Мәңге тынмас йөгерек чишмә суын

Каты салкында да туң алмый.

Шул чишмәдәй дәртле йөрәк белән

Туңган йөрәк бергә була алмый.

Бәхетлеме кеше-эшләренең

Нәтиҗәсен күреп куанса;

Еллар үткәч,үзенең яшьлеген

Шәкертендә күреп юанса.

Сәхнәбез түрендәге мөгаллимнәрне котлау өчен сүзне аларның шәкерте булган, бүгенге көндә Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче  Сөмбелә Галимовага бирәбез. Рәхим итегез.

А.б. Хөрмәтле мөгаллимнәр! Яшьлек елларыгызның иң истәлекле мизгелләре белән таныштырып үтсәгез иде.

( Һәр мөгаллим үзенең хәтирәләре белән уртаклаша)

                                 Мәрхәмәтле,изге,олы җанлы.

                                 Йомшак,назлы күңел җылыгыз

                                Гомер юлыгызга якты нурлар

                                Сипсен сезгә Рәхмәт җырыбыз.

Җыр:  

Менә тагын очрашырга язган,

Бу очрашу , бәлки соңгысы?!

Күңелләрдә мәңге калсын иде

Шушы кичәләрнең җылысы.

Берәм-берәм еллар чүпләп тора

Аралардан әллә кемнәрне.

Күбрәк итик әле,күбрәк итик

Сагынып искә алыр көннәрне.

Безнең уйлар, безнең моңнар,бәлки,

Вакыт томанына күмелер.

Ә бүгенгә без яшибез әле,

Бер күрешү – үзе бер гомер.

Хөрмәтле кунаклар, сезнең өчен үзенең биюен бүләк итә Гөлнара Сафина

                               Игелекле татар мөгаллиме,

                             Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

                              Йөрәк утың балкып янса гына,

                             Яшәр иман,яшәр мәхәббәт.

                                 Һәр яңаны элек аннан белдек,

                                  Киңәш сорап аңа йөгердек.

                                Анабыздай аны якын итеп,

                                Дустыбыздай аны үз күрдек.-диләр мәктәпнең өлкән укытучылары турында аларның укучылары.

Хөрмәтле Рузия апа,Радик абый,Мәрьям апа , Рәйсә апа, сәхнә түренә рәхим итегез .

Әй син,гомер,нигә ашыгасың,

Килер көн артыннан куасың.

Минутларның кадерен белер чакта,

Айлап,еллап уза торасың,-ди бу укытучыларыбыз.Алар әле бүген дә янып яшиләр.башкаларны да җылыталар.Аларны тәбрикләү өчен сүзне укучыларына бирәбез.Рәхим итегез.

(укучылар рәхмәтләрен җиткерәләр)

А.б. Хөрмәтле укытучылар, һәркем юлны үзенә үзе сайлый. Сез укытучы һөнәрен сайлагансыз һәм гомер буена шул һөнәрегезгә тугры калгансыз.Төрле вакытлар булгандыр, укытучы һөнәрен сайлавыгызга үкенгән минутларыгыз булмадымы? Әллә инде киресенчә, ярый әле укытучы булганмын дидегезме? Истәлекләрегез белән уртаклашып китсәгез иде.

(Күңелле мизгелләр искә төшерелә)

А.б. Күрәсезме?

Якты гомер,эшләрегез белән

Бөтен укучыларыгыз соклана

Безгә биргән изге тәрбиягез

Керсез,чиста булып саклана.

Сезнең хөрмәткә җыр

Укытучы, эшең җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп, яшь буынның

Төзәтәсең күпме ялгышын.

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләргә учак ягасың.

Җыр башкарыла

Ә хәзер сәхнәбез түренә мәктәпнең бүгенге көндә  төп көче булган урта буын укытучыларын чакырабыз.Айрат Илгизович,Гөлнара Исламовна,Ринат Илгизович,Венера Хәйдәровна, Розалия Гарифулловна,Нурсания Закировна

Зиннур Илнурович, Зилә Исмәгыйлевна ,Илдар Илнурович,Ленара Хәнәфиевна,

Сез дөньяга иң-иң җылы хисне-

Сөю  хисен алып килегез.

Янар вулкан

Олы хисләрегез белән Сез

Балаларга таулар күчерерлек

Дәрт,кодрәт-куәт бирегез.

Сезнең өчен җыр бүләк итәбез.

Кеше китә- җыры кала

Бер җыр булсын әле бездән дә

Ул җыр җанга шатлык булып керсен

Кояш булып кунсын йөзләргә.

Без һәммәбез җирдә берәү генә,

Беркемнең юк җирдә алмашы

Кабатланмас, үз язмышы белән

Туа җиргә адәм баласы.

Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк

Җырда калсын безнең гомерләр

Безнең дөрләү, безнең януларны,

Киләчәккә җырлар илтерләр.

Җыр

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына –канатлана

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең кызлар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

                        Бию башкарыла

А.б. Сау булыгыз.дуслар, шат яшәгез,

Ямьләндереп бөек Ватанны.

Зур уңышлар белән каршылагыз

Туган илдә аткан һәр таңны.

Тау белән тау очрашмый,

Кеше белән кеше очраша.

Сау булыгыз ,дуслар,хушыгыз,

Очрашырбыз әле җыр аша,

Очрашырбыз әле җыр аша.

Җыр.

А.б.     Бәхет бит ул кунак кына,

                                                Килә дә китеп бара.

                                                Китсә дә,күңел түрендә

                                               Бер уч җылылык кала.

Хөрмәтле кунаклар, бүгенге очрашуыбызның җылылыгы күңелләрегездә озак саклансын.Хушыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Галәмдә очрашу

Бүгенге көндә кайбер балалар, кеше белән аралашканда, үзләренең шәхси чикләрен (личное пространство в общении)билгели дә, кора да белмиләр. Әлеге дәрес эшкәртмәсе нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга...

Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...

"Җырларымда тарих кайтавазы "

7 сыйныфта Сибгат Хәким иҗаты буенча татар әдәбиятыннан ачык дәрескә план-конспект....

Бөек Җиңү кайтавазы...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...