Галәмдә очрашу
классный час (5 класс) по теме

Умнова Лилия Ивановна

Бүгенге көндә кайбер балалар, кеше белән аралашканда, үзләренең шәхси чикләрен (личное пространство в общении)билгели дә, кора да белмиләр.

Әлеге дәрес эшкәртмәсе нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kosmosta_ochrashu_kl_chas.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Бүгенге көндә кайбер балалар, кеше белән аралашканда, үзләренең шәхси чикләрен (личное пространство в общении)билгели дә, кора да белмиләр.

Әлеге дәрес эшкәртмәсе нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Галәмдә очрашу

( Югары һәм югары сыйныфларда толерантлыкны үстерү уены) «Фән hәм мәктәп»

 ( № 5-6 , 2009) ел журналында басылып чыкты

Чараны Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе

 укытучысы Умнова Лилия Ивановна

 эшләде.

Элемтә өчен телефон-89061249647

Максат: 1Укучыларга үз һәм чит дип санаган кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне аңларга ярдәм итү.

2. Кешеләр җәмгыятендә яшәгәндә түземле, сабыр булырга омтылышны үстерү.

3. Яхшылык, ярдәмчеллек, сабырлык тәрбияләү.

4. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү.

( Әлеге уен укучылар өчен алдан әзерлексез, экспромт үтә.)

 Үткәрү вакыты-50 мин.

1.Үенга керү.

 Катнашучылар түгәрәк буенча утыралар. Бүлмәдә караңгы . Алып баручы күренми. Аның тавышы ишетелә.( Космик көй фонында динамик аркылы сөйләнә.)

( А.Б.) – Алып баручы

- Кешелек барлыкка килгәндә кешеләр бергә, бертөрле булганнар .Бу барлык кешеләр дә бер- берсен аңлаган, бер телдә сөйләшкән берләшмә булган. Бу  берләшмә табигатьнең аңлашылмаган көчләренә каршы торган. Алар «читләр» ,бу көчләр, кешеләргә һәм Аллага каршы булганнар. Һәм  кешеләрдә «без-үзебезнекеләр» дигән хис барлыкка килгән. «Алар» һәм «без» бер-берсенә каршы торганнар. Ләкин кешелек әле бик яшь булган. Алар үз-үзләренә бик югары бәя биргәннәр. Алар үзләрен Алла көчләре белән тигез дип санаганнар. Күккә менеп Алла белән тигезлекләрен күрсәтү өчен Вавилон шәһәрендә бик биек манара төзи башлаганнар. Кешелек әле самими булган.

        Алла кешеләрне җәзалаган: Вавилон манарасын төзүчеләрнең телләрен төрлегә әйләндергән. һәм кешеләр бер-берсен аңламый башлаганнар. Алар бер берләшмә булудан туктаганнар. Манараны да төзеп бетерә алмаганнар. Кешеләр бөтен җиргә таралганнар, яңа шәһәрләр төзегәннәр, телләре һәм тышкы кыяфәтләре буенча бергә берләшкәннәр. Янәшә яшәүчеләрне «без» дип атаганнар. Безгә ошамаганнар, башка телдә сөйләшүчеләрне «алар» дигәннәр.

       Шулай итеп кешеләр бер-берләрен «үз» һәм «чит» кешеләргә бүлеп йөртә башлаганнар. «Үз» кешеләрне яклаганнар, аларны дөньядагы иң яхшы, лаеклы кешеләр дип санаганнар. «Чит» кешеләргә ышанмаганнар, алардан курыкканнар  һәм кимсеткәннәр, көчлеләр җиңгән.

2.   Разминка.5мин

      Ут кабына. Алып баручы катнашучылар арасына чыга.

       Алып баручы. Хөрмәтле укучылар сезне космосара очышлар мәктәбен уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Бүгенге көннән башлап сез үзегезне тулы нигездә һөнәри астронавтлар дип саный аласыз. Сезне башка дөньяга мавыктыргыч сәяхәт көтә. Сезнең кайсы йолдызлыкка билгеләнгәнегезне генә ачыклыйсы калды. Хәзер без йолдызлыкларга экипажлар туплауны оештырабыз.

        Катнашучылар бер рәткә тезеләләр. Алар баручы командасы буенча тиз арада катнашучылар түбәндәгечә тезелергә тиеш булалар: күз төсләре буенча; чәч төсләре буенча; буйлары буенча (күзләрен йомып) тавыш катылыгы буенча; һ.б. билгеләр буенча. Тезелүләрне берничә кат кабатлагач, алып баручы нык аерым билгеләре буенча 8-10 кешедән орган төркемнәр төзи.5 мин

3.   Рольләрне бүлешү. 5 мин

      Алып баручы. Димәк йолдызлыкларга экипажлар тупланды.Хәзер сезгә үзара җаваплылыкларны бүлешергә кирәк.

Җаваплы кешеләрнең якынча исемлеге.(  Интерактив тактада күрсәтелә)

Капитан

Беренче пилот

Икенче пилот

Штурман

Бортинженер

Сугыш белгече

Психолог

Җирдән читтәге тормышны өйрәнүче белгеч

Биолог

Табиб

Программалаштыручы

( Бу исемлек шартлы, кирәк булганда арттырырга яки киметергә була.)

Җаваплы кешеләрне бүлү ирекле. Бу үзенә күрә социометрик күнегү , толерантлыкны билгеләгәндә катнашучыларның сәләтен ачяарга ярдәм итә.5 мин

А.Б. Ә хәзер үзегезнең йолдызара очышка исем уйлагыз…

Үзегезнең урыннарга утырышыгыз.

( Бүлмәдә алдан ук чикләре баулар белән бүленеп күелган һәм  командадагы кешеләр санынча урындыклар куела. Һәр команданың үз төсле бавы була.)

4 Килешүчәнлекне тикшерү 5 мин

А.Б. Экипаж очраклы рәвештә генә сайланды . Сезнең алда озын һәм авыр сәяхәт  тора. Әлеге сәяхәттә сезнең психологик яктан туры килүегез зур роль уйнаячак. Космик экипаж әгъзаларының бер- берсен аңлый алуларын һәм кабул итүләрен тикшерергә кирәк.

Психологлар әйтүенчә, төркемдәгеләрнең һәрберсенең максатлары , омтылышлары бер юнәлнштә булса, әлеге төркем  тупланган санала. Ягъни тормыштагы иң мөһим әйберләргә аларның карашлары бер үк булырга тиеш. Моның өчен төркемдәге кешеләр бер-берсен яхшы белергә тиеш. Әйдәгез әле тикшереп карыйк бер-берегезне ничек беләсез икән?Үзегездә булган мәгълүматлар буенча иптәшегезнең әле сөйләшмәгән сорауларга ничек җавап бирә алуын ачыклау буенча сәләтегезне тикшереп карыйк.

       Укучылар , түгәрәк өстәлләргә утырыгыз. Һәрберегез берәр бит кәгазь алыгыз, горизонталь юнәлештә куегыз да , вертикаль юнәлештә өчкә бөкләгез. Урта өлешенә үз исемегезне һәм вазыйфагызны язып куегыз.Сул баганага үзегездән сулда бер кеше аркылы утырган кешенең исемен языгыз, ә уң баганага үзегездән уңда бер кеше аркылы утыручыны языгыз.Мин биргән сорауларга менә шушы кешеләр күзлегеннә чыгып җавап бирегез.

( Сораулар интерактив тактага языла һәм динамик аркылы да укыла)

Сораулар:

1 Сезнең яраткан төсегез?

2 Сез яраткан малайлар исеме?

3  Сез яраткан кызлар исеме?

4 Нинди йорт хайванын яратасыз?

5 Аргентина һәм мексика телесериалларын карыйсызмы?

6 Кешедә сез иң  яратмаган сыйфат нинди?

7 Кешедә сез бәяли торган иң югары сыйфат?

8 Сезнең буш вакыттагы шөгылегез?

9 Нинди әсәрләне күбрәк яратасыз.

( Эшләр төгәлләнгән соң А.Б. җавапларны чагыштырырга һәм туры килгән җавапларны санарга куша. Төркемдә тикшергән вакытта нәтиҗә ясала. Нәтиҗәдә экипаж әгъзалары бер- берсе турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алалар, «чит кешеләр дөньясына керү» буенча тәҗрибә туплыйлар.)5 мин

5  Чит кешеләр планетасы10 мин

А.Б. Йолдызара очыш корабленең двигательләре эшли башлады, без галактикага яңа тормыш эзләргә юнәлдек.

… Күп көннәр йолдызлар арасында очып йөргәч , сез зәңгәр төстәге планета күрдегез.Йолдыз картасында бу планета «Чит планета » дип билгеләнгән.

1 Бирем :

( А.Б. һәм аның булышчысы командаларга зур ватман  кәгазе һәм буяулар бирә.)

АБ. Күз алдына китерегез чит кешеләр планетасы нинди булырга мөмкин? Кемнәр анда яши? Алар нәрсәбелән шөгыльләнәләр?  Сез 5 мин эчендә  «чит кешеләрнең » портретын, рәсемен ясарга тиеш . ( Алар әзерләнгәндә концерт номеры )

Вакыт чыкканнан соң һәр экипаж үзенең «Чит планетасы» турында сөйли.

2 Бирем:

 Чираттагы бирем һәр кешегә мөстәкыйль.Бер бит кәгазь алырга. Аны вертикаль сызык белән урталай бүлегез.Сул якка «мин» дип, уң якка «чит» дип язып куегыз.Сул якка 5-7 үзегезгә хас булган сыйфатны язып куегыз. Уң якка үзегезгә капма- каршы булган кешегә хас сыйфатларны языгыз.

3 Бирем:

(Тыныч көй астында башкарыла)

А.Б. Үзегезнең капма-каршы (антипод) кешегезне ачыграк күз алдына китерегез. Аның тышкы кыяфәте …, хәрәкәте…, сөйләме…, нәрсә турында уйлый.., хыяллана… Ә хәзер эчке дөньясы турында сөйләргә тырышыгыз.
 Түбәндә бирелгәннәрне аның исеменнән дәвам итеп язып бетерегез.

Ул бик еш кына түбәндәгеләр турында уйлый….

                                     Ул үзен ….  хис итә.

                                     Элек ул бик еш кына…..

Киләчәктә аңа….

Кайвакыт ул хыяллана…

Аның иң зур теләге….

Ул…. ярата

Ул……. курка.

Ул кайвакыт искә төшерә…..

( Бу өзекләр интерактив тактада күрсәтелә.)

4 Бирем:

Һәр экипаж 5 минуттан соң үзләренең капма – каршы кешеләренең гомумиләштерелгән портретын бирергә тиеш. Моның өчен һәрберегезнең язуында күп очраган сыйфатларны бергә җыясыз. Җыелган мәгълүматларны башкаларга укып күрсәтәләр.

 А.Б. түбәндәге сорауларны бирә.

- Протретта туры килүчеләр күп булдымы?

- Охшашлык нәрсәдә ?

- Сезгә тормышта мондый характерлы кешеләр белән очрашырга туры килдеме?

-Бер кешедә үзен , икенче кеше капма- каршысын характерлаучы бер үк сыйфатлар очрадымы.

- Барлык кешеләргә дә капма- каршы булган кешегә характеристика бирергә мөмкинме?

6 Үзебезнекеләр планетасы 5 мин

А.Б. Сез «Чит кешеләр » планетасын ташлап киткәч, озак вакытлар бернинди үзгәрешләр булмады. Бары тик космосның якты йолдызлары гына безне чолгап алган иде. Менә капитан иллюминаторда яңа планета күренүен әйтте. Бу «Үзебезнекеләр планетасы » дип хәбәр итте.

 ( А.Б. һәм аның булышчысы командаларга  яңадан зур ватман  кәгазе һәм буяулар бирә.)

АБ.  Ә хәзер «Үзебезнекеләрнең планетасын» ничек күз алдына китерәсез? Әлеге планета нинди булырга мөмкин? Кемнәр анда яши? Алар нәрсәбелән шөгыльләнәләр?  Сез 5 мин эчендә әлеге планетаны ничек кузалдына китерүегезне ясарга тиеш . Вакыт чыкканнан соң укучылар эшләрен яклый.

( Алар әзерләнгәндә концерт номеры )

7 Җиргә охшаган планета. 5 мин

1 Бирем

Сезнең очкыч «Үебезнекеләр планетасын» ташлап китте. Бер- берсен алыштыручы йолдызлар дөньясы сезне чолгап алган. Безнен куркуны белмәүче сәяхәтчеләр галәм киңлекләренә чумдылар. (Динамиктан) Менә сез «Җир» планетасына охшаган планетага якынлаштыгыз. үз алдына китерегез, ул планета нинди булыр? Аның җирле халкы нинди? Нәрсә белән шөгыльләнәләр? Ничек  яшиләр? Алар сезне ничек каршы алырлар? Планетаны һәм анда яшәүчеләрне рәсемгә төшерегез. Сез бу планетада нәрсә эшләр идегез. Вакыт чыкканнан соң укучылар эшләрен яклый.(5 мин)

 А.Б. Безнең уеныбызның төп өлеше үтте. Йомгак ясар алдыннан А.Б. уенчыларның «үз» һәм «чит»кешеләр төшенчәсе турында мәгълүматалуларын, үз планеталары, андагы тормыш турында  сөйләүләрен әйтеп үтә.

8 Җиргә кире кайту 6 мин)

А.Б.Космик сәяхәт тәмамланды. Йолдызара очкычлар Җиргә юнәлделәр.Ләкин туган планетага утырганда капитаннар түбәндәге биремнәрне алдылар: «Очкычларыгызны ташлап киткәнче , сез үзегезнең чынлап та Җир кешеләре икәнегезне исбатлагыз.»

( Һәр команда үз вариантын тәкъдим итә (3әр мин)

А.Б. Җир кешесе исеменнән катнашучыларга корабльдән китәргә рөхсәт итәм.

9 Нәтиҗәләрне тикшерү. 5 мин

А.Б. Барыбыз да гомуми түгәрәккә утыра.

Тикшерү өчен түбәндәге сораулар бирелә.

Сезнең «үзебезнекеләр» һәм «читләр» турында фикерегез үзгәрдеме?

Ни өчен?

Үзегездә нинди яңа сыйфатлар ачарга мөмкин булды?

Сез «чит» дип санаган кешеләргә карата фикерегез үзгәрдеме?

«Чит» кешеләр белән аларны кимсетмәслек итеп аралашырга мөмкинме?

Мондый тәртип үзенчәлнекләре нәрсәдә?

«Үз» һәм «Чит» кешеләр юк, һәркем үзенчә яхшы һәм кыйммәтле, дигән фикер белән килешәсезме?

10 Йомгаклау 2 мин

Катнашучылар түгәрәкләнеп утыралар. Бүлмә караңгылана. А.Б. күренми. Аның тавышы гына ишетелә.

- Кешелек барлыкка килгәндә кешеләр бергә, бертөрле булганнар .Бу барлык кешеләр дә бер- берсен аңлаган, бер телдә сөйләшкән берләшмә булган. Бу  берләшмә табигатьнең аңлашылмаган көчләренә каршы торган. Алар «читләр» ,бу көчләр, кешеләргә һәм Аллага каршы булганнар. Һәм  кешеләрдә «без-үзебезнекеләр» дигән хис барлыкка килгән. «Алар» һәм «без» бер-берсенә каршы торганнар. Ләкин кешелек әле бик яшь булган. Алар үз-үзләренә бик югары бәя биргәннәр. Алар үзләрен Алла көчләре белән тигез дип санаганнар. Күккә менеп Алла белән тигезлекләрен күрсәтү өчен Вавилон шәһәрендә бик биек манара төзи башлаганнар. Кешелек әле самими булган.

        Алла кешеләрне җәзалаган: Вавилон манарасын төзүчеләрнең телләрен төрлегә әйләндергән. һәм кешеләр бер-берсен аңламый башлаганнар. Алар бер берләшмә булудан туктаганнар. Манараны да төзеп бетерә алмаганнар. Кешеләр бөтен җиргә таралганнар, яңа шәһәрләр төзелгәннәр, телләре һәм тышкы кыяфәтләре буенча бергә берләшкәннәр. Янәшә яшәүчеләрне «без» дип атаганнар. Безгә ошамаганнар, башка телдә сөйләшүчеләрне «алар» дигәннә.

       Шулай итеп кешеләр бер-берләрен үз һәм чит кешеләргә бүлеп йөртә башлаганнар. Үз кешеләрне яклаганнар, аларны дөньядагы иң яхшы, лаеклы кешеләр дип санаганнар. Чит кешеләргә ышанмаганнар, алардан курыкканнар  һәм кимсеткәннәр, көчлеләр җиңгәнәр.

  Гасырлар үтәр. Меңнәрчә еллар үтәр. «Чит» һәм «үз» кешеләргә бүлү кешелекнең үткәнендә калыр.Кешеләр тән тиресенең төсе, тел, гадәтләр, кием һ.б.төрле халыкларда төрлечә булырга мөмкин икәнен аңлый башларлар.Ләкин һәрбер халык авыртуны , югалтуны һәм яратуны берүк төрле кичерә. Безне барыбызны берләштерә торган төс бар- ул кызыл төз. Чөнки барыбызның да каннары кызыл төсле бит.

Һәр халыкның үз кануннары геройлары ,куркаклырыһэм менталитеты  бар.

  Кеше яши. Аның үзенең тоткан урыны бар. Һәр кеше үзенчәлекле. Ул үзебезнеке дә чит тә түгел . Ул башка. Минем дә аның да үзенчә булырга хокукы бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...

Очрашу-2011

Күәм урта мәктәбендә буыннар очрашуы....

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе...

"Чишмә" берләшмәсе белән очрашу"

Чишмәләр, чишмәләр... алар җир куеныннан ургып чыгалар да, челтер-челтер итеп җыр җырлагандай, елгаларга, аннан диңгезләргә барып кушылалар. Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең ...

,,Агыйдел дулкыннары “ әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу

Укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...