Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"
методическая разработка по теме

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ochrashu_kichse.docx25.79 КБ

Предварительный просмотр:

Төрле  һөнәр  ияләре,студентлар  белән  традицион  очрашу кичәсе

Кичә  ике  өлештән  тора:

  1. ”Яратып  эшләгән  эш   кенә  куаныч  китерә”  дип  аталган  чын  күңелдән  сөйләшү.
  2. “Акыл - тезген,белем-ат”  дип  исемләнгән  шаян  интеллектуаль  уен.

1алып  баручы:

Бер  күрешү  үзе  бер гомер  бит,

Очрашуга  сәбәп  табылсын.

Бер-берләрен  сагынышкан  дуслар

Күрешергә  монда  агылсын!

2 алып  баручы:

Кайтыйк  әле,онытмыйк  без,дуслар,

Канат  ярган  туган  ояны.

Кыңгыраулар  чыңы  дәшсен  кабат,

Мәктәпкә  дип  килдек  без  тагын...

                           Очрашуга  килүчеләрне  сәламләп  җыр

1алып  баручы:

Хәерле  көн  кадерле  дуслар,хөрмәтле  укытучылар,укучылар,килгән  кунаклар!Безнең  мәктәптә  бүген  бәйрәм-очрашу  кичәсе.  Мәктәпне,укытучыларын  яраткан,онытмаган  укучыларыбыз  килде  бүген  безгә  кунакка.Сезне  барыгызны  да  шушы  бәйрәм  белән  котлыйбыз,сезгә  зур  уңышлар,сәламәтлек  телибез.

2 алып  баручы:

Бәйрәмне  ачып  җибәрү  өчен  сүзне  мәктәбебез  директоры  Халит  абый  Гыйлметдиновка  бирәбез

1алып  баручы:

Бүгенге  очрашу  кичәбезгә  төрле  һөнәр  ияләре,студентлар  җыелды.

Берәүләре  ВУЗ  ишеген  шакый ,

Берәүләре  солдат  булып  илне  саклый,

Берәүләре  табиб  булып  шифалы  нур бөрки,

Берәүләр  зур  төзелештә  эшче  исемен  йөртә.

Берәүләре  белем  бирә  балаларга,

Берәүләре  нигез  сала  калаларга,

Берәүләре  газет-журнал  чыгаралар,

Бу  тормышта  үз  юлларын  табалар.

Кызлар  башкаруында  бию.

2 алып  баручы:

Югары  сыйныф  укучылары  өчен  төрле  һөнәр  ияләре  белән  очрашу,фикер  алышу  бик  мөһим.Килгән  кунаклар  арасында  төрле  уку   йортларында  белем  алучы  студентлар  бар.Сүзне  аларга  бирәбез.(Мәктәпне  элегрәк  бетергән  укучылар  сөйли)

Бүлмәдән  бүлмәгә  йөриләр,

Балачак  эзләрен  эзлиләр.

Кем  кайда  ниндидер  сүз  язган,

Кемнәндер  кайдадыр  эз  калган...

Барысын  күзлиләр,эзлиләр,

Үзләре  турында  сөйлиләр.

1алып  баручы:

Ә  хәзер  сүзне  узган  уку  елында  11нче  сыйныфны  тәмамлаган    укучыларга  бирәбез.Рәхим  итегез!

2 алып  баручы:

Кичәбезнең  беренче  өлеше  тәмам.  Икенче  өлештә  барыгызны  да“Акыл - тезген,белем-ат,тезгенеңне  белеп  тарт”  дип  аталган  бәйгегә  чакырабыз.

1алып  баручы:

Уенда  ике  команда: студентлар  командасы  һәм  укучылар  командасы  катнаша.Әйдәгез  командаларны  түргә чакырыйк  әле.Бәйге  булгач  жюри  да  кирәк  булачак  бит  әле.

1.Командалар  үзләре  белән  таныштырып  китсеннәр  әле(исем,девиз,җыр)

2.Дәрес  башында  яңа  темага  кергәнче  өй  эше  сорала.Өй  эше  кимендә  3  өлештән  тора.Беренче  эш: мәктәп  тормышыннан  яки  студентлар  тормышыннан  берәр  кызыклы  вакыйга  сәхнәләштерергә.

3.Шаян  җыр-такмак(студентлар  тормышы  яки  мәктәп  тормышы)

4.Өченче  өй  эше:1курс  студентының  мәктәп  укучысына,мәктәп  укучысының  1  курс  студентына  хат  язуы.

2алып  баручы:Инде  ярышларга  күчик.Дәрес  уртасында  ял  итеп  алу-разминка  була  бит  инде  .Чираттагы  тур.

“Телгәләнгән  йөрәк”,һәр  командага  кисәкләргә  бүленгән  йөрәк  рәсеме  бирелә.  Кем  тизрәк  җыя.

1алып  баручы:

Разминка  тәмамланды.Дәреснең  төп  темасына  күчәбез-хәзер  “Тапкырлар  бәйгесе”

Ярыш  7  номинацияне  үз  эченә ала:  “Тарихи  шәхесләр”, ”Бөек  математика  илендә”, “Җыр  кешенең  юлдашы”,”Иҗат-бөек  гам  ул”,  “Сюрприз”,  “Биология”, “География”.Номинацияләрне  һәм  очконы  һәр  команда  үзе  сайлый.

1алып  баручы:

Кайтыгыз  сез,онытмагыз,дуслар,

Канат  ярган  туган  ояны.

Кыңгыраулар  чыңы  дәшсен  кабат

Мәктәпкә  дип  килегез  тагы!

2алып  баручы:

Күңелләрдән  күңелләргә  салдык  күперләр

Насыйп  булсын  бу  юллардан  кабат үтүләр.

Сезне  сагынып  сайрар  һәрчак  күңел  кошыбыз,

Кабат  очрашканга  кадәр,дуслар,хушыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табышмак кичэсе

Внеклассное мероприятие о загадках....

Сэлэтле балалар белэн эш программасы

Сэлэтле балалар белэн эш программасы...

Сэлэтле укучылар белэн эш

Сэлэтле укучылар белэн эшлэу тэжрибэсеннэн...

яна ел кичэсе

Новогодний праздник...

Чыгарылыш кичэсе

Чыгарылыш кичэсе...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Дуслык кичэсе

Разработка внеклассного мероприятия...