Чыгарылыш кичэсе
методическая разработка на тему

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Чыгарылыш кичэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vypusknoy.docx49.65 КБ

Предварительный просмотр:

1 а.б:  Шук кызчыктай уйнап,болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабыйчак

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

-Кая ага икән бу сулар?

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясен.

Шаян гына хушлашасын узең:

-Дәү булдың ич, китәм,- диясең.

Йөгерек дулкыннардай ашыгасын,

Тукталмыйсын хәтта беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!

2 а.б:  мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым,

Еллар үткәч килә:

-Исәнме! –дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып,сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бормас микән уткәнемә

Йомгакларым сутеп карасам?

1 а.б.:Бу көннәрнең тиңсез чәчәкләрен

Хәтерләрдә ничек сакларга?

Йөрәкләрдә бер үк моңсу булса да

Уйлар инде төрле якларда.

Ак чәчәкләр белән саубуллашып,

Яшьлек йөри тормыш кырында.

Алъяпкычын тиздән онытыр ул,

Тик канатлар калыр җырында

2 а.б: Бәйрәм бүген бик күп мәктәпләрдә,

           Хис ташкыны дулый күкрәктә

           Укытучының моңсу карашлары

           Озату сүзен яза йөрәккә.

           Укулар инде артта калды,

          Жыелыштык соңгы бәйрәмгә

          Һәркем тоя үзен әзер итеп

          Таулар,диңгезләр кичәргә

          Еллар узгач сагындырыр инде.

          Балачакның соңгы бәйрәме.

         Еларгамы,көләргәме бүген-

         Күңелемнең иләс бер мәле.

Җыр:

1а .б: Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, буген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем-кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да,гүя,эрергә өлгермәгән.

2 а.б: И, сабырлык,хаклык алиһәсе!

Гомеремнең якты җыры син.

Балачакны шау чәчәкле иткән

Изге күңелеңнең җылысы

Кылган саен җирдә яхшы гамәл

Монда димен синен өлешең

Аңлыйм аңлыйм нидән торганлыгын

Чәчләреңә иңгән комешнең

И, сабырлык, хаклык алиһәсе

Гомеремнең якты җыры син!

Картлыгыңа рәхәт шатлык бирсен

Безнең күңелләрнең җылысы!

Җыр:

Еллар утеп, чәчәкә чал керсә дә

Сездән киңәш сорап килербез

Сез бит әле безгә һаман абый

Якын киңәшчебез диярбез.

Асыл хезмәтегез җимешләре

Җылытсын гел сезнең йөрәкне

Кабул итегезче Халит абый

Чын йөрәктән чыккан теләкне.

Халит абыебыз оста җитәкче, мәктәбебезнең уңышлары аның турыдан туры хезмәт җимеше. Ул укучылар белән дә, укытучылар белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Шушы кечкенә генә буләгебезне бездән кабул итеп алыгыз.

Илшат абый бик тә төгәл

Документлар тутыра

Нинди киңәшкә килсәң дә

Ярдәм итәргә тора.

Русчаны да өйрәндек без-

ЕГЭ бирдек тырышып

Телче галим була яздык

Азга гына калыштык

Гөльзидә апабызга тирән рәхмәт диябез,

Фидакәрь хезмәте очен

Башыбызны иябез.

Косинуслар, синус, тангенслар

Саный китсәң, телең сынмасын-

Математикадан да ЕГЭ бирдек,

Кем белгән бит язмыш сыныйсын

Тәнзилә апа, Роза апа

Белем орлыкларын

Сиптеләр безнең гамсез күңелгә.

Быел менә шушы орлыклары

Әверелде матур бер гөлгә.

Баллар-баллар, ЕГЭдагы баллар,

Гөл- чәчәкнең балы түгел ул

Кортка рәхәт бал җыю, әмма

ЕГЭ баллы җыю җиңел түгел шул.

Физика егет кешегә

Һәркөн кирәк ди абый

Тәҗрибәләр формулалар

Бигрәк күп башта калмый

Сезнең кебек сабыр кеше

Дөньяда бик сирәк

Уңган Ильяс абыйга

Һәйкәл куерга кирәк!

Грек,Рим һәм Мисырлар да

Төшкә керә кайвакыт.

Вакыт ага,дәверләр дә

Булмый аны туктатып

Лилия апа-чын тарихчы

Баш хәрефтән язарлык

Озын гомер,күп шатлыклар

Ходай бирсен тазалык.

Академик Павлов чаклы

Гөлшат апа безнең

Химия, биология, география

Аяклы энциклопедия

Күргәнегез бармы сезнең?

Волейбол футбол уйнап

Чаңгыда йореп кышын

Айнур абый аңлатты

Сәламәтлек кадерен.

Физкультура һәркемгә

Якын дус һәм ул кирәк

Шөгыльләнеп һәр көн без

Яшәрбез әле озак!

Айнур абый һәрвакыт

Калыгыз шулай сез яшь

Яңа җиңүләр яуларга

Балаларга сез кирәк!

 Президент та буген хәтта

Инглиз телен өйрәнә.

Үзем дә шул төшләремдә:

“I love you”дип сөләнәм.

Замана шәхесе өчен

Чит тел белү зарури.

Бик яхшылап өйрәнмәсәк.

Ай-Һай бигрәк авыр ул

Наҗия апа,сөйләгәндә

Хыялланып утырам

Шәп белә ул инглизчәне-

Кембридждамы укыган?!

 

Туган телем-татар теле,

Кәдрия апа,Фирдәвес апа өйрәтте.

Бөек Тукай телендә

Аңлаттык мәхәббәтне.

Яраткан мәктәбемә

Әтием һәм әниемә

Эчкерсез укытучыма

Зур рәхмәт барчасына.

Хезмәт дәресләре-тормыш дәресләре

Өйрәтеләр безне тормышка.

Фаиль абый кебек

Булдыра алырбызмы икән без оста?!

(башлангычлар)

Елмаеп каршы чыктыгыз

Башлап мәктәпкә килгәч

Оялып башларны идек

Апабыз, сезне күргәч.

Кулга кул тотынышып

Белем иленә киттек

Ял җитсә, апа сезне

Шундый сагынып көттек.

Бар көчегезне салдыгыз

Безгә белем бирүгә,

Йөрәкләрне яуладыгыз

Яраттык бер күрүдә.

Сезнең сөйкемле йөзегез

Сакланыр күңелләрдә,

Ә белемнәр ярдәм итәр

Гел югары үрләргә.

Без телибез бүген сезгә

Шатлыкның иң олысын,

Кайда гына барсагыз да

Юлларыгз гел уңсын!

  Камил абый бездән

Патриотлар ясады,

Мылтык сүтеп җыйдырттырды

Команага атлатты.

Йөрәтте кыен хәлләрне

Авырсынмый чишәргә.

Рәхмәт сезгә, киңәшегез

Ярдәм итәр яшәргә!

   1 а.б.:Хөрмәтле Тәнзилә апа! Без сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез ки, әйтерсең лә, без барыбыз да сезнең үз балаларыгыз идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче авырлыкларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешебез нәкъ тә менә сез булдыгыз. Сез кирәк чакта яхшы дус, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде – балачакта барысын да аңлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәгән эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Шул чакларда сез безгә киңәшләр бирә идегез. Әлбәттә, без ул вакытларда киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә менә хәзер аңлыйбыз, бар да үзебез өчен кирәк булган икән. Кадерле Тәнзилә апабыз, без сезгә бик чиксез рәхмәтле. Без сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә сезгә сабырлык һәм зурдан – зур уңышлар телибез!

2 а.б.:Бердәм гаиләнең үзәге ул,

Дистәләгән язмыш анасы

Мәктәтә бер сабый авырса да

Кузләреннән яшьләр тамасы

Йөз шатлыкка йөз кат куанадыр

Йөр хәсерәткә чума,ут йота

Анна башка мәктәп яу кырында

Комисарсыз калган полктай

Аның эше тәүлек буе сузыла,

Дөресе әйтсәк, җитәпр гомер буена

“Кеше булсын” – дигән изге теләк

Җуелмаска кергән уена

Кешелекле гади елмаюы

Юып ала борчу, уй-шикне

Иң беренче иртән эшкә килә

Соңгы булып яба ишекне.

Баш очыннан ак болытлар ага.

Ак болытлар – безнең хыяллар

Хыялларга очар канат кирәк

Алар шулай акка буялган.

Ак болытлар – безнең хыллар.

Җыр: “Выпускной”

2а.б.: шушы бугенге матур мизгелләрне күрергә, җылы. Ниндидер шатлыклы да, сагышлы да хисләр тоярга мөмкин булмас иде, әгәр безгә әти-әниләр гомер бүләк итмәсә. Безнең аларга булган тойгыларыбыз көчле, тирән һәм эчкерсез. Гомер буе сез биргән тәрбия, игътибар, көч безне алдагы тормышыбызда, һичшиксез, озата барыр, юл күрсәтер. Кадерле, әти-әниләребез рәхмәт сезгә барысы өчен дә!!!

1 а.б.: Әткәй- әнкәй – минем пар канатым

Сез булганга дөньям түгәрәк

Иңне иңгә, җанны җанга куеп

Яшик әле, яшик бергәләп.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез

Адашканда ак юл күрсәтүче

Күңел күзе- ул сез икәнсез.

Сезгә саулык телим һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән

Карыйм сезгә сөеп яратып.

Җыр: “Пар канатым”

2 а.б: Бүген бездә яшьлек үзе кунак-

Бу очрашу шуңа кадерле.

Бәхилләшмик, бары саубуллашмыйк,

Аерылышып киткән чагында

Бу изге йорт, туган  нигез кебек

Очраштырыр безне тагын да

Әйләнәдә- гөлләр,тормыш якты

Бәйрәм хисе буген күңелдә!

Өлгергәнлек аттетаты алдык диеп,

Горурлана һәркем бу көндә.

Парталар артында калдылар,

Калдылар балачак еллары

Аттестат- кулларда

Зур тормыш чакыра

Безне зур, җаваплы юлларга.

 Ашыгабыз , һаман ашыгабыз,

 Ни көткәнен белми беркем дә.

Безнең юллар вакыт кулында гел

Безнең юллар язмыш иркендә

1 а.б: Сау бул, мәктәп,

Безне юл көтә.

Канат үстергән бөркетләр

Оядан китә!

 Жыр:Сау бул ,мәктәп,сине онытмабыз!!!

Сораулар:

Сине мәктәп нәрсәгә өйрәтте?

Син кем булырга хыялланасың?


Фамилиясен әйт: Дмитрий Иванович..., Михаил Василҗевич...,

Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый?

Йомык күз белән нәрсәне күрергә мөмкин?

Кайчан күк җирдән түбәнрәк була?

Өч лампочка янып тора иде, аның берсен сүндерделәр. Ничә лампочка кала?

Нәрсәне әзерлиләр, ләкин ашый алмыйлар?


Нинди кыңгырау чылтырамый?


Ботен дөнҗя буйлап сәяхәт итсә дә, бер почмакта кала.

Елның нинди айлары 28 көнне үз эченә ала?

Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый.

Иртә белән чыга, кичен югала, аның урынына иптәше кала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табышмак кичэсе

Внеклассное мероприятие о загадках....

Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән)

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән) Кичә үткәрү өчен сенарий...

яна ел кичэсе

Новогодний праздник...

Чыгарылыш кичәсе

вручение аттестатов...

Чыгарылыш кичәсе.

Еллар узгач, сагындырыр индеБалачакның соңгы бәйрәме....

Дуслык кичэсе

Разработка внеклассного мероприятия...