Чыгарылыш кичәсе.
материал (11 класс) на тему

Хайруллина Венера Надил кызы

Еллар узгач, сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygarylysh_kichse.doc79.5 КБ

Предварительный просмотр:

Еллар узгач, сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

(11 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе)

 (Әкрен генә балачак турында җыр башлана. Сәхнә артыннан)

Шаштың, күңел, шаштың

Һәм күкләргә аштың.

Җиде кат күкләрнең

Ишекләрен ачтың.

Иң беренче катта

Балачагым ишеге,

Болытларга эленеп

Калды шунда бишегем.

Ә икенче катта

Мәктәп дигән ишек.

Ачтым. Яптым. Еллар

Тиз үттеләр ничек.

Шул ишекләр биген

Тагын ачам бүген.

Әкият иле дәрьясына

Кабат чумыйк, күңел.

Алып баручы.

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

Имтиханнар инде артта калды,

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар, диңгезләрне кичәргә.

Еллар узгач, сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

Еларгамы, көләргәме бүген –

Күңелләрнең иләс бер мәле.

Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле  әти-әниләр, кадерле укытучылар һәм укучылар!

Алып баручы. Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә бүгенге көн безнең өчен мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәр булып хәтердә калыр.

Алып баручы. Бөрбаш урта мәктәбе укучыларының 2015 елгы чыгарылышына багышланган кичәбезне башлыйбыз!

Алып баручы. Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Укучыларның тормышы, тәртибе һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, балаларының шатлык-борчуларын бүлешеп яшәгән әти-әниләр өчен дә, якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулы сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар өчен дә.

Алып баручы.

Бүген бездә яшьлек үзе кунак –

Бу очрашу шуңа кадерле.

Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,

Аерылышып киткән чагында.

Туган мәктәп – туган нигез кебек,

Очраштырыр безне тагын да.

Әйләнәдә - гөлләр, тормыш якты,

Бәйрәм хисе бүген күңелдә.

Алып баручы. Инде бүгенге кичәбезнең иң кадерле кунакларын - 2015 нче елның чыгарылыш сыйныф укучыларын - сыйныф җитәкчебез белән бергә бирегә чакырабыз һәм көчле алкышлар белән каршы алабыз!

Алып баручы. Хөрмәтле 11 нче сыйныф укучылары! Бүген без сезне балачак белән хушлашырга һәм зур тормышка, олы дөньяга беренче адымыгызны ясарга озатабыз. Без теләсәк-теләмәсәк тә, бу көн килеп җитте. Алдагы көннәребез гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булыр.

Алып баручы. Кичәбезнең иң дулкынландырган минутлары житә. Бүген Бөрбаш мәктәбен  тәмамлаучы 4 егет һәм 5 кыз кулларына өлгергәнлек аттестаты алачак.

Алып баручы. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына –хөрмәтле директорыбыз Гүзәл Галимулловнага бирик. Әле кайчан гына ул сезне белем иленә чакырган иде, ә хәзер инде балаларына олы юлга фатихасын бирә. Рәхим итегез!

(Директор сөйли)

Алып баручы. Кадерле сыйныфташларым! Бүген безнең өчен бар да шатлана: дусларыбыз, әти-әниләребез, укытучыларыбыз. Ә беренче укытучы күңелнең иң түрендә саклана. Кеше нинди генә үрләр яуласа да, һәрвакыт тирән хөрмәт белән беренче укытучысын искә ала.

Тәүге тапкыр кулларыма “Әлифба” тоттыручы,

Карурманда сукмак күрсәтүче, тел ачкычы миңа бирүче –

Син, беренче укытучым минем !

Нәни генә кулларыма башлап эш өйрәтүче,

Хисләремә минем җан өрүче,

Иң беренче булдың, беренче!

(Сүз беренче укытучыга бирелә)

Алып баручы.

Укытучы! – Ул бит әле тагы

Кирәк чакта кырыс булган,

Яшәү ямен төшендерә алган,

Һәрчак сабыр булып кала алган,

Күңелләргә шәфкать нуры салган,

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итә белгән.

Һәрвакытта безнең янда булган,

Олы җанлы сыйныф җитәкчесе.

(Сүз сыйныф җитәкчесенә бирелә)

Җыр:”Укытучыма”______________________________________

Алып баручы. Егетләр һәм кызлар! Бүгенге бәйрәмдә иң якын кешеләребез - әти-әниләребез дә катнаша. Алар безгә тормыш бүләк иткән, безне назлап-кадерләп, армый-талмый тәрбияләп үстергән. Безнең белән бергә имтиханнар тапшыру өчен дә күпме сабырлык кирәк булды аларга.

Һәркөн иртән яңа көн туа,

Кояш нуры каплый үзәнне,

Бу дөньяга син килгәнсен икән,

Бәхетле дип сана үзеңне.

Ике якта ике фәрештәдәй,

Тыңлап синең һәрбер сүзеңне,

Кайгыртучан әти-әниең торса,

Иң зур бәхет шушы бит инде.

(Котлау өчен сүз  әти-әниләргә бирелә.)

Алып баручы:

Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулар өчен күпләп җиңү-дан.

Юлда безне бәлаләрдән саклый,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кебек була якты таң.

Караңгыда безгә юл күрсәтә,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Киңәшергә янда дус югында,

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан –

Иң акыллы бер киңәшче була

Әни, синең хәер-фатихаң.

Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,

Шунсыз булмас иде безгә сан –

Туган көннән үлгәнчегә кадәр

Кирәк, әни, хәер-фатихаң. (Ф.Яруллин)

 Җыр:___________________________________

Алып баручы. Мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары - инде җаваплы, мөстәкыйль фикерле егет һәм кызлар. Аларның да укытучыларыбызга әйтер матур сүзләре бар. Инде хәзер сүзне аларга бирәбез.

1 нче укучысы

Укытучы! Эшең җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп, яшь буынның

Төзәтәсең күпме ялгышын.

2 нче укучысы.

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләргә учак ягасың.

3 нче укучысы. Әйе, укытучы - иң бөек кеше ул. Ул галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен ул – идеал, үрнәк кеше дә. Кадерле, укытучыларыбыз! Бүген безнең уртак бәйрәмебез. 11 ел буена армый-талмый белем бирүегез, безнең белән булуыгыз өчен зур рәхмәт. Әгәр сез булмасагыз, без бүген бу дәрәҗәгә ирешә алмас идек.

Алып баручы: Бүген без яңа традицияне – укытучыларыбызны да мактау грамоталары белән бүләкләү традициясен башлап җибәрергә уйладык.

Мөгаллимнәр сезне үз итәләр,

Укучыга ныклы терәк сез.

Төрле мәсьәләләр чишкән чакта

Яшәп булмый сезнең киңәшсез.

Җилкәннәрен киргән ак кораб – мәктәбебезгә

Уңышлар, белемле укучылар телибез.

Һичкайчан давылларга юлыкмасын,

Җилкәннәрен җилләр екмасын.

 «Большому кораблю – большое плавание» номинациясендә җиңүче мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловнаны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

 Без беләбез: сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда.

Ләкин ышаныгыз: һәрчак булырбыз без

Сез күрсәткән туры юлларда.

 «Ученье - свет»  номинациясендә җиңүче мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм математика укытучыбыз Әнисә Камиловнаны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

Химиясез безнең тормыш күңелсез булыр иде,

Аллы-гөлле төсләр белән кызлар балкымас иде.

Әнә шуның нигезләрен әйбәтләп аңлатканга

Сезгә рәхмәт укырбыз без гомеребез буена.

«За чистоту молекулярной массы» номинациясендә җиңүче тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм  химия укытучысы Раушания Урановнаны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, сабак укырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

Шат елмаеп, безне каршыладыгыз,

Өйрәттегез белем серләрен.

Башлангычта дуслар белән бергә

Бик тиз узып китте көннәрем.

 “Безоблочное детство”, номинациясе буенча җиңүче беренче укытучыбыз Лилия Әсхәдулловнаны һәм тәрбиячебез Җәүһәрия  сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

Сезгә карап кемнәр сокланмаган

Тырыш та сез, җилдәй җитез дә.

Киңәш сорап килсәң, җавабыгыз

Һәр күңелдә өмет тергезә.

«За организованность» номинациясендә җиңүче педагог организатор Гөлчәчәк Габделбариевнаны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

Күтәреп магнитафон

Килеп керәсез класска.

Яңа җырлар өйрәтәсез,

Уйната-биетәсез.

Сезнең белән беркайчан да

Ямансу түгел безгә.

“Музыка- спасет мир» номинациясендә җиңүче музыка укытучыбызДинә Мәүлетовнаны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

Дөнья картасына карап,

Без барысын да табабыз.

Географияне белгәч,

Бер җирдә дә югалмабыз.

 “Берингов пролив”, номинациясендә җиңүче география укытучысы Мәгъфүр Раифовичны чакырабыз.

Алып баручы:

Математик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

  «Пифагоровы штаны, синус-косинус равны» номинациясендә җиңүче түбән классларда укыткан  математика һәм рәсем укытучысы Нурания Садыковнаны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

 Рус телен без тырышып өйрәндек,

БДИ мәҗбүри дигәч.

Рәхмәтебез чиксез сезгә,

Сират күперен кичкәч.

БДИ дан курыкмыйбыз,

Яныбызда Сез барда.

Медальлек булмаса да,

Үзебез җыйган балл анда.

  «За сердечность»  номинациясендә җиңүче рус теле һәм рус әдәбияты укытучыларыбыз Гөлсинә Мәгъсутовнаны һәм Гөлнара Тәлгатовнаны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

Тукайларны, Муса, Такташны,

Кол Галине сездән ишеттек.

Гади булган өчен якын иттек,

Һәм зурладык сезне, иш иттек.

  «Туган телгә мәхәббәт» номинациясендә җиңүче татар теле һәм татар әдәбияты укытучыбыз Зөлфирә Зөфәровнаны чакырабыз.

Алып баручы:

Сез ачтыгыз серен “Тарих” дигән

Серле мәгарәнең - дөньяның.

Сездән алган тирән белемнәр

Киләчәккә безгә көч бирә.

 «Знатоки до и после истории» номинациясендә җиңүче тарих һәм җәмгыять укытучысы Рәмзия Миннехановна сәхнәгә чакырыла.  

Алып баручы:

Кая гына барма инглиз теле кирәк

Без ул телне тырышып өйрәндек.

Дәресләрдә Шекспир телендә без

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Шуның өчен бүген сезгә

Бик зур рәхмәт (инглизчә мөмкин) дип әйтәбез.

«Do you speak english?» номинациясендә җиңүче инглиз теле укытучысы Гөлнара Сафуановнаны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

         Иртән торсам,уйларымда йөртәм

Ятсам-төшләремә керәсең.

Эх син, биология,

Артык читен булдың күрәсең.

 «За чистоту рядов на поприще филогенеза» номинациясендә җиңүче биология укытучысы Мәлик Тимерхановичны сәхнәгә чакырабыз.

 Алып баручы:

Ньютонның өч законын да, Архимед сүзләрен дә -

Барысын да өйрәттегез физика дәресендә.

Информатика дәресләре-

Ул замана таләбе.

Компьютерны белми торып,

Юк яшәүнең әмәле.

  «Закон – Бройля-Мариотта – в массы»  номинациясендә җиңүче физика һәм информатика укытучысы Фоат Раифовичны чакырабыз.

Алып баручы:

Сезнең куллар алтыннан да түгел,

Тик шулай да алар соклангыч.

Сезнең кулда бар да җиңел кебек,

Сез эшләгәч җиңел кебек эш.

Сез өйрәткән хезмәт серләренә

Без рәхмәтле булып калабыз,

Гомер буе шушы үрнәкләрдән

Гел өлгеләр генә алабыз.

 «Очумелые ручки» номинациясендә җиңүче технология укытучыбыз Фирания Ханифовнаны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

Физкультура дәресләре оҗмах,

Ә без оҗмах кошлары.

Бик очынып киткән чагында да

Берегез дә безне орышмады.

 «В кроссовках – вечно юные»  номинациясендә җиңүче физкультура укытучыбыз Рөстәм Шәйдулловичны сәхнәгә чакырабыз.

Алып баручы:

ТИН фәнен укыгач,

Юлда дөрес йөрибез.

Урманда да югалмыйбыз,

Солдат кебек үзебез.

«Без начала – нет конца»номинациясендә җиңүче ТИН укытучыбыз Рим Фәргатовичны сәхнәгә чакырыла.

Җыр:”Хәтерлим әле бүгенгедәй”

4нче укучы

Сау бул инде кыңгыраулы мәктәп,

Таралабыз төрле якларга.

Аерылганда бергә сүз бирәбез,

Гел биеккә-алга атларга.

5 нче укучы.

Җәйнең матур аяз көннәрендә

Матур чәчәк җыйдым бер кочак,

Шул чәчкәдәй басып яр буенда

Кулын болгый миңа балачак.

6 нчы укучы.

Егетләр дә бүген әллә ничек

Сүз әйтсәң дә оялып кызара.

Кызлары да әллә нишләгәннәр

Менә-менә тора еларга.

Укытучылар гына елмаялар,

Гаҗәпләнеп үткән елларга...

7 нче укучы.

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Көн дә шулай кабат узармын.

Еллар үткәч тагын : “Исәнме”, - дип

Балачакка кулым сузармын.

Алып баручы:

Хуш мәктәбем,

Сау бул, укытучым!

Башым иеп рәхмәт җиткерәм.

Синнән алган олы ышаныч

Киләчәккә миңа көч бирә.

Алып баручы.

Канат ярган нәни кошлар сыман,

Талпынабыз очып китәргә,

Яшьтән күңелебезне җилкендергән

Хыялларны чынлык итәргә.

Чакыра безне “Саубуллашу вальсы”

Саф чәчәктәй тормыш язына.

Вальслардан вальсларга,

Гомер юлы шулай языла.

Җыр:”Саубуллашу вальсы”.(Вальс )


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән)

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән) Кичә үткәрү өчен сенарий...

Чыгарылыш кичэсе

Чыгарылыш кичэсе...

Чыгарылыш кичәсе

вручение аттестатов...