Чыгарылыш кичәсе
учебно-методический материал (11 класс) на тему

вручение аттестатов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_kichse.docx24.77 КБ
Файл вручение аттетстаов24.77 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн теләп  пәрдә ачам

Хәрле эш телим һәр кемгә

Кылган гамәлебез изгелектән тора

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Кичләр җиткән саен хәерле кич телим

Аяз күкләр телим җиремә

Тыныч көннәр телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә

Хәерле кич хөрмәтле әти-әниләр,кадерле укытучылар! Исегезгә төшерәм,2000нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы,ак аляпкычлы кызлар, кара костюм кигән шук малайлар беренче тапкыр  мәктәпкә белем дөнясына кереп киттеләр.

Үтте айлар,үтте еллар

Күз алдында үсеп җителәр

Белем үрләренә омтылдылар

Бәйгеләрдә бик еш җиңделәр

Алар бүген чыгарылыш укучылары.Бүген аларныңбәйрәме.Алар кулларына өлгергәнлек аттестаты алачаклар.Аларның шатлыклары б белән  уртаклашырга без бүген шушы кичәгә җыелдык.Бәгенге чыгарылыш укучылары – алар ниндиләр икән?Бик рәхәтләнеп алар белән таныштырам.

1. Алмаз безнең мәктәпкә 5 нче сыйныфка килде. Шушы вакыт эчендә сыныфташлары аны яратып өлгерделәр .Ул бүгенге көннең репортсмен биш фәннән бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып югары баллар җыйды. Мондый югары баллар җыярга Алмазга бакчасындагы бал кортлары да ярдәм итте.Алмаз шат күңелле,сабыр холыклы,эш сөючән,кешелекле диләр сыйныфташлары.

Алмаз булмаганда ди кызлар

Күңелсездер дәрестә

Тәнәфестә дә көлдерми

Шаяртмый да беркемдә

Алмаз сиңа изге теләк

Зур саләтең,эш сөюең

Гадилегең сүнмәсен

Изгелегең,игелеген

Гомергә сурелмәсен.

2. Әлфия турында сыйныфташлары ярдәмчел,ихлас,аралашырга яратучан диләр.Кызыклы хәлләр сөйләп иптәшләренең күңелен күтәрә.Җырларга,биергә ярата,оста итеп рәсем ясый.

Татар әдәбиятына гашыйк кыз ул Әлфия

Иншаларда хыяллары,серләре дә чишелә.

Бәйрәмнәрнең үзәгендә

Тимәсен дим күз генә.

Әлфия кебек дусларны

Табып булмый тиз генә.

Әлфия!

Гөлләр елмаюы һичбервакыт

Югалмасын синең йөзеңнән

Тормыш дәрте,яшәүгә ихтирам

Балкып торсын һәрчак йөзеңнән

3. Лилия дуслыкны ,татулыкны ярата.Йомшак күңелле,тыныч холыклы,мөләем,һәркем белән итәгәтле диләр классташлары аның турында.Тирә юнгә гашыйк кыз ул,исеме дә чәчкә-Лилия.

4. Гөлгенә тырыш,максатчан,уңган,сөйкемле,ягымлы кыз.Гөлгенәнең иң яраткан фәне-                      .

Мәктәптә иң яраткан кабинеты-                      .

Гөлгенәнен теләкләре изге:әти-әнисенен өметләрен аклап,йөзләренә кызыллык  китермичә яшәү.

Гөлгенәгә ышанып була серне

Әрсез ,чая,туры сүзле

Һәр фәнне тырышып өйрәнеп

 шатландырды ул безне

Гөлгенә!

Шатлык белән яшә ,хәсрәт күрмә

Тыныч булсын һәрчак күңелең

Бәрәкәтле матур тормыш сиңа

Кояшларга тиңе гомернең

5.Тимур турында тыныч,сабыр холыклы,ярдәмчел,диләр классташлары.Аның яраткан фәнноре физика,математика,рус теле.4имтиханны уңышлы тапшырып югары баллар җыйды.

Тимур!

Хыялларын чынга ашсын

Эшең булсын гел уңай

Теләкләрең үтәлерлек

Исәнлек бирсен ходай

Кайгылары урап үтсен,

 Авырлыклар җиңелсен.

 Юкка-барга баш иярлек

 Егет түгел инде син.

6. Альбина! Озак яшә, ,шатлык кичер

Омтыл максатыңа, кыю бул

Намус белән яшә ирешүөчен

Уңыш чыганагы шунда ул.

7. Зөхрә безнең мәктәпнең данын төрле конкрусларда катнашып,җиңү яулап республика куләмендә яклаган кыз.З өхрә шигри җанлы,матурлыкка гашыйк,камиллеккә омтылучы кыз,тырыш,уңган,сабыр холыклы,шат күңелле диләр аның турында классташлары

Табигаткә гашыйк кыз ул

 Исеме йолдыз Зөхрә

Уңган,булган тыйнак кызга

Һәркем карап көнләшә

Йөзеңдәге елмаю йолдыз кебек балкысын

Теләкләрен мин телимен изгесен иң яхшысын

Зөхрәбез бик күп яза җурналист булыр әле    

Премиялар ала башласа елдан ел баер әле

8. Ләйлә җырга моңга гашыйк ,шигри җанлы кызыбыз.Ләйлә оста биюче,матур итеп рәсем ясый.Ләйлә мәктәп тормышында кайнап кына түгел,тормышны кайнатып,сыйныфтагы бик күп эшләрне башлап йөрүче дә

Барыр юлың ап-ак иркен булсын

Киләчәгең якты кояштай

Иң изге теләкләремне юллыйм

Кабул итә күрсен бер Ходай!

9. Алсу безнең мәктәптәге  яхшы укучы,җырчы,оста биюче,төз атучы ,спорт яратучы кызларыбызның берсе.Алсу уңган,кыю,авырлыкларга баш ими,эшне җиренә җиткереп башкара диләр классташлары

Ходай бөтен сәләтне дә

Алсуга өеп биргән

Отличница да,җырчы да

Биюче дә бул дигән

10. Айсылу  чын татар кызларына сыйфатларга ия.Айсылу мөләем,эшчән ,тырыш,булдыклы кыз диләр аның турында классташлары.

Эчкерсезлек,акыл,сәгадәт тә синдә

Мөлаемлык бизи үзеңне

Якты нурын сипкән ай кояштай

Күрәм синең күркәм йөзеңне

Очрасын юлларыңда

 Яхшы кешеләр генә,

 Авыр чакта таянырлык,

 Үзең ишеләр генә.

Менә алар матур ,белемле,эшчән,тырыш чыгарылыш сыйныф укучылары.Аларга киләчәктә бәхет,шатлык ,сәламәтлек теләп калабыз.

Хөрмәтле әти-әниләр,чибәр ,сылу кызларыбыз һәм батыр акыллы егетләребез! Бүгенге җылы, матур чыгарылыш кичәсен башлыйбыз. Сүзне мәктәп директоры Рәвия Касимовнага бирәбез.

(Аттестатлар тапшыру)

Шаштың, күңел, шаштың

Һәм күкләргә аштың

Җиде кат күкләрнең

Ишекләрен ачтың.

Иң беренче катта

Балачагым ишеге

Болытларга эленеп

Калды шунда бишегем

Ә икенче катта

Мәктәп дигән ишек

Ачтым. Яптым. Еллар

тиз үтәләр ничек. Шул ишекләр биген

Тагын ачам бүген.

Әкият иле дөнясына

тагын чумсын күңел.

2000 елның 20 августы.1993-1994 елда туган балаларның әниләре Калмаш урта мәктәбенә балаларын 1сыйныфка  яздыру өчен килгәннәр.

  • Әйтегез әле, бу мәктәп сәләтле балалар өченме?
  • Әйе, сәләтле балалар өчен. Ә сезнең балагызның нинди сәләтләре бар?
  • Телләр өйрәнүгә сәләте. Беләсезме, минем Айсылу  тууга инглиз телендә елый башлады, вау да вау ди.
  • Минем Ләйләм дә сөйләшкәнче  чит телдә  җырлый башлады. Мондый балага индивидуал караш булырга тиеш.
  • Ә минем Зөһрә млнга кадәр саный белә:1млн, 2 млн, 3 млн.
  • Минем кызым Албина океан ясады, Дулныннары кая дип сорган идем. Тын океан бит ул ди.
  •  Минем Әлфия дә рәсемне оста ясый. Менә карагыз, үзе ясады.Матурмы?
  • Әйе, матур, тик нәрсә икәнен генә аңлый алмыйм, бегемот баласы дисәм...
  • Ничек инде, монда бит ачык итеп Әни дип язылган.Бу мин.
  • Минем  Алсуны да мәктәпкә  алыгыз әле. Укыту өчен бик җайлашкан бала. Әлегә баш миендә тулы бушлык, вакуум, чирәм җир дип тә әйтеп була.Сез анда  аң-белем, яхшылык, игелеклелек орлыклары чәчегез.
  • Чәчербез. Ә сезнең кызыгыз Лилия иҗадимы?
  • Бигрәк иҗади, кайчакта шундый нәрсәләр уйлап таба, аптырап калабыз...
  • Ә минем Гөлгенәм, инглиз телендә күбрәк укый бара. Әтисеннән 100 доллар алган һәм тишкәнче укыган, хәтта, таба да алмыйбыз.
  • Болар – гениал балалар. Барысын да 1 сыйныфка алабыз.

Һәм без бүген чирәм җирләргә салынган яңа мәглумат бөртекләре нык белемнәр булып үсеп җиттеләр дип ышанып әйтә алабыз. Бүген укучылар ирешкән уңышларда әти – әниләрнең дә роле зур.  Алар балалардан да ныграк дулкынланалар.

     Бөтен кешенең гомере мәктәп аша үтә. Беренче тапкыр үзе укыганда, тагын берничә тапкыр балалары укыганда.. Уңышсызлыкларга борчылып, уңышларга сөенеп сез 11 ел мәктәп тормышы б-н яшәдегез. Белемле, тырыш, булдыклы ул һәм кызлар тәрбияләп үстердегез. Беренче булып Адиева  Лилиянең  алга чыгуын сорыйбыз.

(рәхмәт хатлары тапшыру)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән)

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән) Кичә үткәрү өчен сенарий...

Чыгарылыш кичэсе

Чыгарылыш кичэсе...

Чыгарылыш кичәсе.

Еллар узгач, сагындырыр индеБалачакның соңгы бәйрәме....