Сэлэтле укучылар белэн эш
методическая разработка на тему

Ахметханова Гульзида Камилевна

Сэлэтле укучылар белэн эшлэу тэжрибэсеннэн

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sltle_ukuchylar_beln_esh.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

   Укыту эшен оештырганда укучыларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуларын ачыклап эш оештыру бик мөһим. Сыйныфтагы укучы-лар сәләтлелек буенча төрлеләр. Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып тора-лар. Барлык балаларга да бер класста һәр фәннән бертөрле белем бирү уртача укучыларның гына түгел, сәләтлеләрнең дә фәннәр бе-лән кызыксынуын киметә. Укытучылардан сәләтле балаларның кү-ңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.  Сәләтне үстерү өчен укучы-ларның биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлек-ле һәм системалы үтәүләренә ирешергә кирәк.                                                                                                                                                                                  Акыл сәләтен эшкә җигү-туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз. Ул очракта сәләтле балаларны укытканда барлыкка килә торган “буш” вакыт шул ук фәннәрне укыту өчен файдаланырга тиеш. Укучыны фән белән кызыксындырудагы төп шарт - аңарда танып–белү омтылышы уяту. Дәресләрдә мин укучыларда һәр эшкә уңай мөнәсәбәт булдырырга тырышам. Математика фәненең төп максаты – укучыны уйларга, фикер йөртергә өйрәтү икәнен без ба-рыбыз да беләбез.Һәр дәрес башында укучыларга иҗади биремнәр бирү, аларның игътибарын ныграк җәлеп итә, үз көчләренә ыша-нычны арттыра, иҗади эшчәнлеккә омтылышларын көчәйтә. Дәреснең беренче минутларында күзәтүчәнлеккә, закончалыкларны табуга, игътибар һәм тапкырлыкка, логик фикерләүгә күнегүләр бирәм. Бу күнегүләрне узганны кабатлауга, яңа темага да бәйлә-нешле итеп төзим. Бу күнегүләр кечкенә сыйныфларда сәләтле уку-чыларны ачыкларга бик нык ярдәм итә. (мисаллар, 5 слайд))

     Дәресләрне укучыларның үз эшчәнлекләрен оештырып укыту технологиясен кулланып оештырам. Һәр дәрестә укучыларның үз-ләренә эшләргә мөмкинлек бирергә, үзләренә нәтиҗә ясатырга ты-рышам. Һәрбер эшләгән эшкә укучылар үзләре яки иптәше, төркем-ләп үткәргәндә төркем җитәкчесе билге куеп бара. Дәрес буена куелган билгеләр буенча гомуми нәтиҗә дәрес ахырында чыгарыла.

   Укытучы укучыларны үзлекләреннән белем алырга, эзләнергә, иҗат итәргә, мөстәкыйльлеккә дә хәзерләргә тиеш. Шушы максаттан өйрәтү карточкалары белән уздырылган дәресләрдә сәләтле укучылар консультант ролен үтиләр. Мондый дәресләр дә аларның сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

. Дәресләрдә дифференцияле укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашы-рырга, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучылар-ның тиешле белем алуларына ирешергә кирәк. Һәр дәрестә диффе-ренциаль эш оештырам. Эшләрне 3 төрле авырлыкта итеп тәкъдим итәм. Биремнәрне һәр 3 төрле эш тә укучының алдында торырлык итеп төзим. Укучы мөмкинлеге буенча сайлап эшли. Сәләтле уку-чыларга стандарт булмаган биремнәр дә тәкъдим итәм. Югары авырлыктагы яки стандарт булмаган эшләр алар программа мате-риалының дәвамы булып торалар, шуңа күрә мондый эшләрне те-маны узганда системалы рәвештә эшләп бару максатчан була. Кул астында шундый биремнәр һәр дәрестә булырга кирәк. (эш тәҗрибәсе). Шулай итеп сәләтле укучылар белән  системалы эшләгәндә укучыларда фәнгә кызыксыну да тәрбияләнә, олимпиадаларга хәзерлек тә бара. Олимпиадаларга хәзерлек һәр дәрестә алып барыла, профиль дәресләр дә бик нык ярдәм итә. Шулай ук олимпиадаларга хәзерләнергә класстан тыш чаралар, түгәрәкләр дә ярдәмгә килә. Олимпиадаларга хәзерләнгәндә мәсьәләләрне дөрес сайлау да зур әһәмияткә ия. Алар мәктәп прогаммасын куллануга, аны тирәнәйтүгә нигезләнгән, шул ук вакытта аны чишү өчен тапкырлык, зирәклек, фикерли алу сәләтен дә ачыкларлык булырга тиеш. Укучыларны үзләренең фикерләрен нигезли белергә, эзлекле фикер йөртергә, анализларга кечкенә сыйныфлардан башлап системалы хәзерләргә кирәк. (ярдәмлекләр, презентация)

   Хәзерге вакытта белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үс-терү максатын күз алдында тотып оештырырга кирәк. Чөнки  һәр кеше – шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек хас. Һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә.

   Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дз күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Дәресләрдә информация – белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә. Укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа, алар үзләрен үзләре туплаган тәҗрибә белән көчле итеп сизәләр. Әгәр без җәмгыятьнең алга таба үсешен телә-сәк, һәр укучының, һәр шәхеснең үсешен тәэмин итәргә тиешбез.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...

Сэлэтле балалар белэн эш программасы

Сэлэтле балалар белэн эш программасы...