Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)
материал (11 класс) по теме

Чыршы утлары яктысында

(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshy_utlary_yaktysynda.docx36.47 КБ

Предварительный просмотр:

Чыршы утлары яктысында

(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Музыка яңгырый,ул әкренәя бара.

Яңа ел вальсы   Гарифуллин  Рафил җырлый , кызлар шул көйгә бииләр.

 1 а.б.

Яңа өмет белән Яңа еллар килә,

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик,

Кушылсыннар безгә башкалар.

2.а.б.

Тәңкә -тәңкә карлар яусын,

Бар дөнья тулсын.

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакъ булсын.

1.а.б.

Бәхет,шатлык бүләк итсен

Һәр көн,һәр сәгать.

Йөрәкләргә ялкын салсын

Дуслык,мәхәббәт!

2.а.б.

Яңа елның йолдызлары

Яктырак янсын,

Йолдыз кебек безнең тормыш

Мәңге балкысын!

1.а.б.Хәерле кич хөрмәтле укытучылар, укучылар, бәйрәмебез кунаклары!

Туган җиребез буйлап яңа ел атлый.Менә тиздән бик тиздән үзенең өр яңа шатлыклары ,мәшәкатьләре,матур бәйрәмнәре белән 2012 нче ел аяк басачак.

2.а.б.

Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2012 нче  елның тарих битләренә ниләр язылыр? Иске елдан Яңа елны  бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгелдә әйтеп  бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

1.а.б.

Бәйрәм булгач, бәйрәм инде .Бер –беребезгә изге теләкләр,ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт.Ә без исә,сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Теләкләрнең иң зурысын җиткерү һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Саляхов Рамил Вәкил улына бирәбез .   Рәхим итегез!

2.а.б.

Яңа ел,яңа ел  дибез,ә беләсеңме, Таһир, Яңа ел сүзен ишетүгә, минем күз алдыма нәрсәләр  килә?

1.а.б.Әлбәттә,яшел чыршы,бүләкләр,изге теләкләрдер,мөгаен. Мин үзем дә Яңа ел сүзен ишетүгә хыяллана башлыйм. Дуслар белән яңа елны каршы алулар,бүләкләр ,дусларның СМС лары...

2.а.б.

Я,я онытылып киттең түгелме, Хыялый. Үзеңнең тамашачылар алдында икәнеңне оныттың бугай . Бүген без Яңа елда иң әһәмиятле кешеләр. Безгә зур вазыйфа тапшырылган. Шулай булгач, Яңа ел бәйрәмен никадәр яхшырак үткәрсәк, киләсе ел да шулкадәр яхшырак булачак диләрме әле?

1.а.б.

Дуслар,бүгенге бәйрәмебездә һәрберебез биик,җырлыйк,рәхәтләнеп күңел ачыйк.

2.а.б.Тиздән бик тиздән  Кар кызы белән  Кыш бабай килеп җитәрләр.

Шул вакытта Куян белән Бүре чабышып керәләр.

Бүре: Ну ,Куян , тотсаммы...

Куян: Нишләтәсең?

 Бүре: Нишләтәсен белер идем әле.Властька килде дә һич бәреп төшереп булмый . Күпме  аңлатам .Синең вакытың чыкты, урыныңны Аҗдаһага бирер вакыт җитте.

Куян: Чыкса соң.

1.а.б. Юк инде, Куян дус. Синең елың тиздән тәмамланачак. Көнчыгыш календаре буенча 2012 нче ел- Аҗдаһа елы. Ләкин син борчылма, 12 елдан соң тагын килерсең. Без сине 12 елга ял йортына гына җибәреп торабыз .Ял итәрсең.

Куян: Шулай дисезме? Ярый , күндердегез. Ләкин бер шарт белән .

2.а.б. Нинди шарт инде ул?

Куян: Мин Яңа елга эстафетаны үзем тапшырачакмын.

Бүре: Синнән башка кем тапшырсын инде аны, Куян дус.Әйдә  бүләгеңне тапшыр.

Җыр : (Куян җырлый)

1.а.б. Чәчәк кебек ап-ак карлар яуды

Туган ягын сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм диеп сорамагыз,

Бүген бездә Яңа ел бәйрәме..

2 а.б.

Гөлинә, менә син Яңа ел бәйрәмен нәрсәдән башка күз алдына да китерә алмыйсың?

2.а.б.

Чыршы, Кыш бабай, Кар кызыннан башка.

1 а.б. Тагын?

2 а.б. Күчтәнәчләр, бүләкләрдән башка да бәйрәм була алмый.

1 а.б. Минемчә,  бәйрәмне бизәүче тагын бер әйбер бар әле.

2 а.б. Ә, исемә төште, Яңа ел мандаринсыз була алмый!

1 а.б. Анысы да дөрес. Ә менә мин бәйрәмне кызларның биюеннән башка күз алдына китерә алмыйм. Көчле алкышлар белән бирегә аларны чакырыйк әле!

(Заманча  бию)

1 а.б. Дуслар, безнең бәйрәмебезгә нәрсәдер җитми кебек.

2.а.б. Бирегә  Кыш бабай белән Кар кызы җитми.

Әйдәгез,дуслар бергәләп Кыш бабай һәм Кар кызын  чакырабыз.

Икесе бергә: Ау.Кыш бабай, Кар кызы! Кайда сез? Ау.

1 а.б. Юк ,ишетмиләр. Нигә соңладылар икән? Әллә юлда адашканнармы?Берәрсе юлдан яздырдымы?

2.а.б.Чакырырга  Зирәкне җибәрми булмас.

1.а.б.  Мин хәзер Зирәккә хәбәр итәм.

Зирәк ат белән урманга китә.

Бераздан сәхнә читендәге бер чыршы артында Ш ү р ә л е күренә. Сәләмә киемнән, маңгаенда мөгезе бар. Ул тирә-ягына карана-карана килеп керә дә, берничә агачны әйләнеп узгач, зал каршында пәйда була.

Шүрәле. Фу, адәмнәр исе килә… (Сискәнеп читкә тайпыла, кулын селтәнеп сөйләнә.) Ф-фу! Фу! Нинди галәмәт бу? (Залга.) Сез кемнәр? Нинди адәми затлар? Их, барыгызны да берәм-берәм кытыклап чыгарга, ә?.. (Бармакларын уйнатып.) Кети-мети… Кети-мети… (Җитди.) Күбрәк шул сез. Күп кешедән куркам мин… (Җырлый, биеп-кыланып йөри.)

Кара урман уртасында

Ялгыз гына йөрмәгез;

Ялгыз йөреп, минем кулга

Сез эләгә күрмәгез!..

        Шүрәленең туган җире —

Кушымта:        Карурман тармаклары;

        Кытыкларга яратылган

        Аның кул-бармаклары…

Шүрәлеләр шундый алар —

Куркыныч бар яклары…

Кети-мети, кети-мети,

Шүрәле бармаклары…

                        Юлыма каршы төшсәгез,

                        Кети-кети итәрмен.

                        Аркама салып, урманга

                        Алып кереп китәрмен…

Кушымта.

Шүрәле. Нәрсә бу? Кем бу? (Залга.) Сез белмисезме? Ә? (Ботын чабып.) Аһ, гонаһ шомлыгы! Яңа ел керә бит бүген. , буран ыжгырган, җил улаган тавыш ишетелә.) Ә-ә? (Сагаеп.) Нинди шомлы тавыш бу? Убырлы киләме әллә? Тукта, кызык итим әле мин аны! (Агач артына кача.)

Каршы яктагы агачлар артыннан кача-поса У б ы р л ы к а р ч ы к чыга. Сәләмә, әмма заманча киенгән — кыска итәктән, копрон оектан, буянган-бизәнгән.

Чәчләре тузган. Кулында — иске себерке.

Убырлы (иснәнеп). Адәми затлар исен сизеп килдем килүен… Никтер беркем дә күренми… Берәрсен тотып, тамак ялгап алырга иде дә… Бүген бит Яңа ел керә, шуңа күрә ризыгы да бәйрәмчәрәк булсын иде, диюем… (Залны күреп, нык гаҗәпләнеп, бот чабып.) У-һу-һу!.. Мондагы ризык! Казаның чыдасын да ягарга утын гына җитсен! (Биеп җырлый.)

Казан асып бәйрәм ясыйм,

Эләксә берәр бала.

Мин бик саран түгел, бераз

Шүрәлегә дә кала.

        Эх-ма, тра-ля-ля,

        Шүрәлегә дә кала…

Минем өчен карурманның

Ямьсез җире дә ямьле.

Мин балалар гына ашыйм,

Балалар ите тәмле.

        Эх-ма, тра-ля-ля,

        Балалар ите тәмле…

Модный киенеп, үземә

Шүрәлене каратам.

Шүрәле — урман хуҗасы,

Ә мин урман яратам…

        Тра-ля-ля, тра-ля-ля,

        Ә мин урман яратам!..

Агачларга сырпаланып, салмак хәрәкәтләр ясап биеп йөргән Убырлы Шүрәле посып торган агач янына җитә һәм аның белән күзгә-күз очраша. Куркуларыннан икесе ике якка мәтәлеп елылалар.

Шүрәле (аягын тотып, тәгәрәп йөри). Ах, бетерде, бетерде!..

Убырлы. Син кем? (Тора.)

Шүрәле. Шүрәле мин, Шүрәле, танымыйсыңмы әллә, тәмуг кисәве?! (Торып баса.)

Убырлы. Нинди Шүрәле? Өстеңне кара, мондый Шүрәле була димени?

Шүрәле (һаман ачуын, үпкәсен баса алмыйча). Була шул… Бу бит минем киемнәр түгел. Кыш картының киемнәре бу, беләсең килсә…

Убырлы. Ә! Хәзер аңладым бугай. Тукта! Син тилермәгәнсеңдер бит — бала-чага кебек, Яңа елны бәйрәм итәргә йөрисең

Шүрәле. Йөрсә соң… Синең ни эшең бар.Үзең дә Кар кызының киемнәрен кигәнсең ич.…

Убырлы (төрле якка таралган әйберләрен җыя-җыя).Кисә. Матур буласым килде.

Шүрәле. Һы, урман корткасы! Матур имеш.Нарат сагызы чәйнәп, миләрең катып, зиһенең чуалып беткән, ахры, синең! (Тавышын басып, тирә-яккакаранып алгач, Убырлының янына ук килеп, колагына үрелеп сөйли.) Без бу киемнәрне киеп балалар янына барачакбыз. Алар безне Кыш бабай белән Кар кызы дип кабул итәчәкләр. Аннары инде… (Учларын учка ышкып.) Аннары без үзебезнең кара эшләребезне эшләячәкбез… Аңладыңмы, тәмуг кисәве?!

Убырлы (йомшак-ягымлы булырга тырышып). Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Ну үзеңдә баш та инде! «Урман сарыгы» дип йөртсәләр дә, шәп кайната синең бу баш чүлмәгең! (Барып Кар кызы киемнәрен ала, киенә. Киенгәндә әйләнгәләп, җырлап-биеп йөри. Аңа Шүрәле кушыла.)

Мин шундый да матур, гүзәл,

Мин шундый чибәр.

Шүрәле (көлеп).        «Чибәр кызлар» ярышына

Хет бүген җибәр…

Убырлы.                        Мине күргән егетләрнең

                                Һушлары китәр…

Шүрәле (көлеп).        Синнән куркып, бар шүрәле

                                Үлешеп бетәр…

Кызык икән, рәхәт икән

                                Чибәр кыз булу…

Шүрәле (көлеп).        Бигрәк тә рәхәттер ул

                                Җүләр кыз булу…

Убырлы.                        Кар кызы булып киенәм

                                Бүген бәйрәмдә.

Шүрәле (чигә турысында бармаклыры белән бору хәрәкәтләре ясый, залга карап).

                                Бу тиленең хыялыннан

                                Башы әйләнгән…

Убырлы (җырлап бетереп, арып-алҗып, шундагы бер агач төбенә утыра). Уф-ф-ф!.. Кар кызы булу җиңел түгел икән… Хәлдән тайдым…

Шүрәле. Йә, йә, зарланма. Балалар янына барып, кич буе, төн буе биеп йөрисең бар әле, хәзер үк хәлдән тайгач, анда нишләрсең?

Убырлы. Бу кадәр биергә булгач, мин бармыйм… Балалар ашыйм дип, биеп үләр хәлем юк әле…

Шүрәле. Тамак барысын да эшләтә ул. Ашыйсың килсә — барырсың…

Убырлы. Анысы шулай инде. Бармыйммы соң! Барам-барам! Мондый җай кайчан чыга тагын! Тагын бер ел көтәргәме? Юк, барам-барам! Әйдә, киттек тизрәк, картлач…

Бераздан пәрдәгә ышыкланып торган З и р ә к тирә-ягына карана-карана сак кына атлап сәхнә түренә үтә. Сәхнәне урап чыккач, зал каршына килә, тамашачыларга карап сөйли.

Зирә: Кемнәр болар? Нинди әкәмәт затлар? Үзләре бик сәер киенгәннәр… Кыш бабай белән Кар кызы дип алдана яздым, малай… Ярый әле танып өлгердем. Шундый котсыз Кыш бабай белән Кар кызы була димени?! (Залга.) Ә? Мин кем дисезме? Мин — Зирәк! Ә? Исем бу, исем. Зирәк булсын дип кушканнар.Менә әле дә, исемең дә туры килә, дип, мине Кыш бабай белән Кар кызын алып кайтырга җибәрделәр. Озакламый Яңа ел керә бит.  Тик миңа мондагы хәлләр бер дә ошамый. Ниндидер начар эшләр эшләнә монда…Боларны ничек тә тоткарларга кирәк.

Шүрәле, кытыклау хәрәкәтләре ясап, агачларга сырпаланып йөргәндә, Зирәк качып торган агачка җитә. Зирәк исә, аңа Шүрәле бармаклары кагылу белән, читкә ташлана һәм сәхнә уртасына барып егыла… Аңардан куркып Шүрәле дә икенче якка тайпыла.

Зирәк. Ай!..

Шүрәле. Фу!.. Фу!..

Убырлы. Син кем?

Зирәк. Зирә-ә-әк…

Шүрәле.

Убырлы. Нинди Зирәк?

Зирәк (бераз тынычланып). Зирәк булгач, Зирәк инде. Исемем шундый минем.

Убырлы. Йә, Зирәк тә булдың, ди… Нишләп йөрисең япа-ялгызың бу урманда?

Зирәк. Нишләп дип… Мин ни инде… Кыш бабай белән Кар кызын эзләп йөрим…

Шүрәле.

Убырлы. (бер-берсенә карашып). Ә?..

Зирәк. Әйе, балалар мине Кыш бабай белән Кар кызын алырга җибәрделәр…

Шүрәле.

Убырлы. (икесе бергә). Безнеме?

Зирәк. Нәрсә, сез — Кыш бабай белән Кар кызымыни?

Шүрәле (тотлыгып, каушап). Ә-ә-әйе, шул, м-м-менә мин — Кар кызы, ә-ә-ә у-у-ул — Кыш бабай…

Убырлы. Үзебез дә бәйрәмгә барырга җыена идек әле. Килүең бик әйбәт булды. Әйдә, тизрәк алып бар безне балалар янына!

Зирәк: Бик алып барыр идем дә сез бит чын Кыш бабай белән Кар кызы түгел.

Шүрәле белән Убырлы:Ничек?

Зирәк: Әллә сез балаларны аңгыра дип беләсезме.Сезнең хәйләгезне хәзер белеп алачаклар алар.

Шүрәле: Безгә нишләргә инде хәзер?Без бәйрәмгә бара алмыйбызмыни?

Зирәк: Хәзер үк киемнәрегезне салып үз киемнәрегезне киегез.Шул вакытта барырсыз.Ә мин Кыш бабай белән Кар кызын эзләп табыйм.

Зирәк чыгып китә

.Кыш бабай: Ишетәсезме, таныш көй бит бу — Яңа ел көе! Кай арада килеп тә җиткән.

Хәзер җыр белән бию өйрәнәсе калды. (Уйланып, сәхнәдә арлы-бирле йөри.) Ы-һы-һы-һы… һы-һы-һы… (Эченнән көйләп.) Әһә! Менә болайрак булыр ул… (Бии-бии җырлый.)

Кыш бабай диләр мине,

Кар бабай диләр мине.

Биергә дәшеп тора

Дәртле, шат көйләр мине…

Ак кыш — минем бишегем,

Котып — минем ишегем.

Җиргә кыш китерәм дип,

Үзем дә бик өшедем…

У-у-у-у…1

(Өшегән кыяфәт чыгарып калтырана.)

Ак бураннар уйнатам,

Урамнарны буйлатам.

Бураным, карым белән

Бар дөньяны дулатам!..

Мавыгып биегәндә, кинәт башы әйләнеп китеп, Кыш бабай сәхнәнең урта бер җиренә егыла. Ах-ух килеп торырга азаплана. Тора алмый.

Кыш бабай (ухылдап). Ыһ-ыһ!.. Кыл кыймлдатырлык та хәлем калмаган… Әй бу картлык, картлык… Картлык түгел шул шатлык… Әле нинди олы бәйрәм алда… Күпме бииселәрем, чыршы тирәли әйләнеп йөриселәрем бар!..(кар кызы керә)

Кар кызы: Бабакай, әллә картайдың инде?Һаман әзерләнмәгәнсең.Безне бәйрәмдә көтәләр.

Кыш бабай: Картайдым шул кызым,ләкин Яңа ел икәнен онытмадым.Әйдә бүләкләребезне тутырыйк та юлга әзерләник.(чыгып китәләр)

Зирәк керә.

Зирәк: Кыш бабай , мине сезне алып кайтырга җибәрделәр.Әйдәгез, минем атлар җигелгән.

Кыш бабай: Әйдәгез,хәерле сәгатьтә булсын.  

Зирәк: Кыш бабай, Шүрәле белән Убырлыны да алыйк инде.Аларның да бәйрәмгә бик барасылары килә.

Кыш бабай: Бәйрәм итәргә комачауламасалар , барырлар.

Зирәк: Юк , алар сүз бирделәр.

Кыш бабай: Алай булгач киттек.

Җыр: Эльвина

2.а.б.Урманнар артыннан

Һәм таулар артыннан,

Болыннар буйлатып,

Бураннар уйнатып,

Килә бит Кыш бабай,

Кыш бабай,суык бабай.

Барысы бергә: Хуш киләсең,  Кыш бабай, Хуш киләсең , Кар кызы!

 Кыш бабай белән Кар кызы килеп керәләр.

Кыш бабай.

Исәнмесез,дусларым! Яңа ел белән сезне! Җир шары буйлап килүче Яңа 2012 нче ел белән!

Кар кызы.

Чын күңелдән тәбриклибез

Сезне яңа ел белән!

Сәламәтлек,ак бәхетләр

Бездән теләк шул сезгә.

 Кыш бабай.

Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын,

Һәрберебез булсын тырыш,

Күңелле үтсен тормыш.

2.а.б.

Юлда озак килеп арыгансыздыр, бераз ял итеп алыгыз, Кыш бабай.

Кыш бабай

Ай,рәхмәт , дусларым, безне шулай җылы каршы алуыгыз өчен. Без килешкә нинди матур итеп чыршы бизәп куйганнар.

1 а.б.

Әйдәгез,дуслар,  чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләник.

Җыр: Чыршы- чыршы без сине. Эльвина

2.а.б. Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,         

Әйтерсең ,җиңүгә өнди ул яңа җыр

Ямь-яшел чыршылар –Яңа ел байрагы

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

Кыш бабай

Балалар, күчтәнәчләрем дә бик күп. Әйдәгез безгә үз һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.

1.а.б  Рәхим итеп кара ,бабакай. Егетләр һәм кызлар башкаруында

Татар биюе

Кар кызы: Бабакай, сәгатеңә күз салчы, иске елның санаулы секундлары гына кала бит.

Кар бабай: Әйе шул кызы, бик аз гына калган.

1.а.б.Яңа ел да җитә инде Яңа ел җитә.

Безнең якка моңсу карап Иске ел китә.

Яңа елда һәрбер җанга бәхет кагылсын.

Яңа елда ышанычлы дуслар табылсын.

2.а.б.Борчулары,шатлыклары- барысы да булсын

Борчулары онытылсын,шатлыгы калсын.

Яңа ел да җитә инде, Яңа ел җитә.

Безнең якка моңсу карап Иске ел китә.

Иске ел: Гомерем тик бер елда,

Хикмәте аның шунда:        

Мәңгедән килгән юлда.

Үзем китәм тарихка

Җирне сезгә тапшырып.

Менә дусларым , минем сезнең белән саубуллашыр вакытым да җитте.Сезгә теләкләрнең иң изгесен телисе килә.Яңа ел сезгә яңа куанычлар, ак бәхетләр алып килсен.

1.а.б. Әйдәгез бергәләп иске елны тарихка озатыйк.

Хуш иске ел көе ишетелә.

Сәгать 12 не суга.Яңа ел керә.

Яңа ел: Исәнмесез! Мин – Яңа ел.Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм.

Яңа йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем,

Нигезләрем минем ныклы булсын.

Котлы булсын бу ел , котлы булсын!

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык, бәхет , сөю өмет итә.

Җирдә бәхет , һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел,котлы булсын!

Кыш бабай: Яңа ел! Шушы мизгелдән син җир йөзе белән хакимлек итә башлыйсың.Мин аны сиңа тапшырам .Син аның матурлыгын һәм тынычлыгын сакла.

Яңа ел : Кабул итеп алдым, Кыш бабай.Теләкләреңне үтәрмен.Балаларның да, өлкәннәрнең уй- хыялларын, изге ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм итәрмен. 

Кар кызы: Матурлап саклыйкчы дөньяны

Бизикче сабыйлар дөньясын.

Елмаеп йокласын сабыйлар

Елмаеп йокыдан уянсын.

Әй ,Яңа ел, Яңа ел,

Өмет булып кил!

Керә торган Яңа елга

Өмет тулып кил.

Җыр: Бергәләшеп керик әле Яңа елларга. (Кар кызы җырлый)

2.А.б.Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап.

Сезне биергә чакырып

Гармуннар тора уйнап.

1.а.б. Кыш бабай,

Сине бик уңган диләр.

Күрсәт әле, һөнәреңне,

Әйдә, бер җырлап җибәр.

Кыш бабай җырлый.

2.а.б.Рәхмәт , бабакай. Без дә сиңа бәйрәм сәламе тапшырабыз.

9 класс кызлары биюе.

Кыш бабай: Кадерлеләрем, менә безнең вакыт бетеп килә. Без юлыбызны дәвам итик. Ә үзебезнең алмашчыбыз итеп без яңа 2012 нче  елны калдырабыз.

Кар кызы.

Әллә  ниләр вәгъдә итеп ,

Серле Яңа ел килә,

Әйтерсең лә җир йөзенә,

Күктән зур бәхет иңә.

Бәрәкәтле кил,Яңа ел,

Уз әйдә түргә таба,

Сагынып сөйләрдәй булсын

Сине киләчәк заман.

Кыш бабай: Барыгызга да сәламәтлек, зур уңышлар, иминлек , матур көннәр телибез. Ә хәзергә сау булыгыз! Тагын бер кат бәйрәм белән сезне!

Кар кызы.

Яңа елда яңа уңышлар сезгә.

Бүгенгедәй һәрвакыт булыгыз көләч

Күрешербез Яңа елда

Тагын да бер ел үткәч.

Кыш бабай белән Кар кызы китәләр.

1.а.б.Сау бул инде , Кыш бабай,

Киләсе елга кадәр.

2 а.б.Җырлыйк ,дуслар, бергә –бергә,

Яңгырасын яңа җыр.

Ак бәхетләр, ак шатлыклар

Алып килсен Яңа ел.

Җыр: Зәйнәп

Бию:Шүрәле белән Убырлы

1.а.б.

Яңа  елда бары бер зур теләк:

Тыныч булсын һәркем күңеле.

Һәркем булсын  оста үз эшендә,

Куандырсын хезмәт җимеше.

2 а.б.

Теләгебез шул,игелекле булсын

Яңа аяк баскан Яңа ел,

Моң-зар түгел,шатлык алып килсен

Һәр яңа көн бирсен  яңа җыр.

Җыр: Рафил һәм Эльвина  Яңа ел белән.

1. а.б.

Ераклардан алган кебек дәшеп

Каршыладык аны бергәләп,

Кышлар карлы,җәйләр чыклы булсын,

Котлы булсын Яңа еллар!

Бергә: Котлы булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5-8 нче класс укучылары белән эшләү өчен әдәби - иҗат түгәрәге планы.

   Әдәбият-иҗат  түгәрәге – сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади фикер йөртүен үстерү буенча дәрестән тыш эшләрнең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе. Туга...

“Без кабызган утлар сүнмәс алар”…

Драматург Кәрим Тинчурин иҗатына багышланган кичә....

Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре.

Рус группаларында әдәбият дәресе....

Сценарий "Чыршы бәйрәме"

Сценарий для второй младшей  группы...

Чыршы утлары яктысында

Яңа ел бәйрәменә багышланган кичә...

Иҗади эш "Сүнмәс утлар" Шакирова З.Н.

Публикация "Якты юл" газетасы, 2018...