5-8 нче класс укучылары белән эшләү өчен әдәби - иҗат түгәрәге планы.
календарно-тематическое планирование (8 класс) по теме

Исхакова Ремзия Абзаловна

        Әдәбият-иҗат  түгәрәге – сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади фикер йөртүен үстерү буенча дәрестән тыш эшләрнең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе. Туган телебез – искиткеч бай, матур, аһәңле тел. Аның бөтенлеген, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на кертелмәгән әдәби әсәрләрне өйрәнү, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү,иҗади шәхес  тәрбияләү, милли үзаң булдыру – бу хезмәтнең  төп максаты.Әдәбият белән кызыксынучы балалар өчен иҗат итү серләренең тәмен, серен, нечкәлекләрен  җентекләп өйрәнү, киң мәйдан  ачу түгәрәк утырышларыннан башка мөмкин түгел. Озак еллардан бирле “Каурый каләм” әдәбият-иҗат түгәрәге белән җитәкчелек итү моны ачык дәлилли. Түгәрәк утырышларында иҗат җимешләрен бергәләп редакцияләү, газетага тәкъдим итү кебек эш төрләренә дә  мөмкинлекләр зур.  
Бу хезмәт 5-8 нче класс укучылары белән эшләү өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugrk_plany.doc84.5 КБ

Предварительный просмотр:

5 – 8 нче класслар өчен

“Каурый каләм” әдәби- иҗат түгәрәге  планы

Төзеде: Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле урта мәктәбенең                 татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                    Исхакова Рәмзия Абзал кызы  

 

Аңлатма  язуы

Кереш

Матур  әдәбиятны өйрәнү  халыкның телдән сөйләнеп килгән поэтик иҗатыннан башлана. Халык авыз иҗаты әсәрләре язучылар, композиторлар өчен һәрвакыт илһам чыганагы булып торалар. Әдәби әсәр кешенең карашларын киңәйтеп, хис тойгыларын баета, яшәешнең гаҗәеп күп якларын ачып бирә. Бүгенге катлаулы заманда укучыларны иҗат дөньясына алып керү укытучыдан гаҗәеп  дәрәҗәдә тырышлык, түземлелек, осталык сорый. Иҗат эшенең олы бәхет икәнлегенә укучыларны төшендерү – тел-әдәбият укытучыларының изге бурычы.

Максат:

        Әдәбият-иҗат  түгәрәге – сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади фикер йөртүен үстерү буенча дәрестән тыш эшләрнең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе. Туган телебез – искиткеч бай, матур, аһәңле тел. Аның бөтенлеген, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на кертелмәгән әдәби әсәрләрне өйрәнү, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү,иҗади шәхес  тәрбияләү, милли үзаң булдыру – бу хезмәтнең  төп максаты. 

Төп бурычлар:

  1. татар әдәбиятыннан өстәмә мәгълүматлар бирү;
  2. олимпиада,  бәйгеләргә әзерлек эше алып бару;
  3. укучыларны иҗат эше белән кызыксындыру, иҗади сәләтен үстерүгә шартлар тудыру;
  4. әдәби әсәрләр укуга тарту;
  5. әдәбиятны аңларга, яратырга өйрәнергә ярдәм итү, эстетик зәвык тәрбияләү;
  6. укучыга үзе теләгән әсәрләр белән эшләргә, эзләнергә, иҗат итәргә юл ачу;
  7. мәстәкыйль эзләнүгә зтәргеч ясау;
  8. якташ язучылар иҗатын өйрәнү;
  9. укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, дине, татар халкының язучылары, шагыйрьләре, драматурглары, артистлары, гомумән, күренекле шәхесләрен өйрәнү аркылы туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

         Түгәрәкнең  занятиеләр тематикасы сайланды.

         Түгәрәк утырышлары укучыларның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген оештыруга корылган.

Планда төрле конкурслар, очрашулар, әдәби кичәләр, язучыларның туган көннәрен билгеләп үтү каралган.

          Бәйләнешле сөйләм үстерү, сәнгатьлелек, культуралы сөйләм кебек проблемалы мәсьәләләр дә урын алган.

         Түгәрәк утырышлары махсус расписание нигезендә үткәрелә. План  проекты белән түгәрәккә йөрүче укучылар таныштырыла. Әдәби әсәрләр, шигырьләр укучыларның теләкләрен һәм кызыксынуларын исәпкә алып сайлана.

Түгәрәкне  оештыруның  актуальлеге

        Урта  мәктәп программаларында иҗади эшләргә өлешчә урын бирелә, әлбәттә. Язучы яки шагыйрьнең берәр әсәрен өйрәнгәннән соң, аның үрнәгендә шигырь, хикәя язу тәкъдим ителә. Укучылар мондый  эшне  зур кызыксыну белән башкаралар. Шулай ук сөйләм үстерү дәресләрендә төрле типтагы иҗади эшләр башкарыла. Әмма  әдәбият белән кызыксынучы балалар өчен иҗат итү серләренең тәмен, серен, нечкәлекләрен  җентекләп өйрәнү, киң мәйдан  ачу түгәрәк утырышларыннан башка мөмкин түгел, минемчә. Озак еллардан бирле “Каурый каләм” әдәбият-иҗат түгәрәге белән җитәкчелек итү моны ачык дәлилли.          Түгәрәк утырышларында иҗат җимешләрен бергәләп редакцияләү, газетага тәкъдим итү кебек эшләргә  мөмкинлекләр зур.  

Үз белемеңне күтәрү

       Фән-мәдәният яңалыклары белән танышып бару.

       Танылган кешеләр белән аралашу, очрашулар оештыру.

       Вакытлы матбугат белән даими танышу.

       Театр, концерт, кичәләргә йөрү.

       Семинар-конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

       Тәҗрибә уртаклашу. Башка түгәрәкләр эше белән танышу, анализлау.

 Ата-аналар белән эш

   Түгәрәккә йөрүче балаларның ата-аналары белән элемтәдә тору.

   Ата-аналарны бәйрәм һәм кичәләргә чакыру.

   Ата-аналар белән берлектә экскурсиягә баруны оештыру.

   Сәламәтлекне саклау

           Укучыларның түгәрәккә   үз теләкләре белән йөрүләренә ирешү.

              Утырышларны ялыктырмаслык итеп үткәрү.

            Ял минутлары уздыру.

            Куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрү.

        

  Планның  билгеләнеше

   Бу план  5-8 нче класс укучылары белән эшләү өчен тәкъдим ителә.

 Эчтәлегенең төзелеше

    План   4 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.          

    I  бүлек. Кереш. Иҗат кешесе  нинди ул?

   II бүлек. Шигырь теориясе.

   III бүлек. Иҗат итү –зур бәхет.

    IV бүлек. Иҗат эшләрен анализлау, редакцияләү.

    Иҗат эшенә әзерләнүгә 14 сәгать каралган. Теоретик белемнәрне үзләштергәннән соң, гамәли утырышлар үткәрү карала,  ул  20 сәгатькә  исәпләнгән.

Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга, теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә, иҗат эше белән иркенләп шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Теоретик һәм гамәли як тыгыз бәйләнештә бирелә.

 Материаллар

  Түгәрәк утырышларында  язучылар әсәрләреннән, төрле методик ярдәмлекләрдән файдалану күздә тотыла. Аларның күбесе “Файдаланылган  әдәбият исемлеге”ндә күрсәтелде.  Мәктәп һәм авыл китапханәсендә  программада  каралган темаларны өйрәнү өчен җитәрлек дәрәҗәдә материаль база бар. Моннан тыш  интернет аша институт китапханәләренә чыгып, тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә зур.

Түгәрәк членнары үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

1. Матур әдәбиятның үзенчәлекләрен аңлый, тоя белү.

2. Иҗат итү өчен кирәк булган теоретик белемнәрне үзләштерү.

3. Сурәтләү чараларын, поэтик бизәкләрне куллана белү.

4. Иҗат эшендә билгеле бер юнәлешне сайлап алу.

План.

I бүлек. Кереш. Иҗат кешесе  нинди ул?

1. Түгәрәккә укучылар кабул итү, аларның теләк һәм сәләтләрен барлау. “Туган тел” газетасын даими чыгару өчен редколлегия сайлау.  

2.  Иҗат кешесенә хас сыйфатлар (әңгәмә).

3. ”Туган як” газетасы редакциясенә экскурсия.

4. Хәбәрчегә куелган таләпләр (хәбәрчеләр белән очрашу).

5. Безнең гаиләдә матбугатның роле (укучыларның чыгышлары).

6. “Минем  язучы һәм шагыйрь хезмәтенә мөнәсәбәтем” (анкета үткәрү).

II бүлек. Шигырь теориясе.

1. Шагыйрь - туган телен, милләтен яратучы кеше.

2. Балалар поэзиясе. Китапханәгә экскурсия.

3. Татар  шигыре төзелеше.

3. Шигъри сөйләм. Лирик шигырьгә хас үзенчәлекләр.

4. Шигырьдә ритм, рифма. Строфа.

5. Шигырьдә фикер һәм хис бердәмлеге. Г. Тукайның “Пар ат” шигырендә хис күчеше-үзгәрешен күзәтү.

6. Сурәтләү чаралары (эпитет, метафора, сынландыру).

7. Шигърияттә стилистик фигуралар (инверсия, градация, анафора һ.б.)

8. Г. Афзал, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары (гамәли эш).

III бүлек. Иҗат итү– зур бәхет.

1. Һ. Такташ, Б. Рәхмәт, М. Җәлил, Ә. Фәйзиләрнең шигъри җыентыклары белән киңрәк танышу. Жанр һәм тематик төрлелеккә мисаллар табу.

2. Пейзаж лирикасы. Н. Арслановның “Яз”, Р. Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым!” шигырьләре.

 3. Әзер рифмалар буенча шигырь язу күнегүләре.

4. Табигатьне күзәтүләргә нигезләнеп, шигырь язу күнегүләре.

5. Шигырь ничек туа? Г. Гыйльманов иҗаты һәм мәкаләләре белән танышу.

6. Туган ягым талантлары. Зәки Нури, Ш. Мөдәррис, Н. Хисамов, Р. Сираҗи, Р.Аймәт иҗатларына күзәтү.

7. Авылыбыз шагыйрәсе Фирүзә Җәмалетдинованың “Яшен күзе” җыентыгы белән танышу. Очрашуда катнашу.

8. Туган ягы кирәк кешегә... (иҗади эш)

9. Конкурс-бәйгеләрдә катнашу.

10. Иҗат эшләре белән ата-аналар алдында чыгыш ясау.

 IV бүлек. Иҗат эшләрен анализлау, редакцияләү.  

1. “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Туган як” газеталарындагы балалар иҗаты белән танышу.

2. Шигырь иҗат итү, газетада бастыру өчен редакцияләү.

3.“Кышның үз яме”. Н. Мадьяровның “Кыш”, Ш. Галиевнең “Кар бөртеге, кун кулга” шигырьләре белән танышу.

4. Шигырь бәйрәмендә иҗат  эшләре белән катнашу.

5. Төрле темаларга шигырь язу күнегүләре.

6. Юмор хисе. Г. Афзал, Ш. Галиев шигырьләрен анализлау.

7. Л. Лерон, Р. Корбан иҗатындагы темалар һәм проблемалар.

8. Әдәби викторина “Шигырьне таны”.

9. Башлангыч сыйныф укучылары, “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  алдында иҗат эшләре белән чыгыш ясау.

10. “Каурый каләм” түгәрәгенең йомгаклау утырышы. Уңыш һәм кимчелекләрне билгеләү. Җәй айларына биремнәр тәкъдим итү.

Файдаланылган  әдәбият исемлеге:

1.Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 5-11 сыйныфлар өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000.

2. Низамов И.М. Уем тел очында. – Казан: Татар китап нәшрияты, 2000.

3. Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты – Казан: Мәгариф, 1999.

4. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.

5. Фәизов Р. Кызыклар дөньясында. – Казан: Раннур нәшрияты, 2000.

6. Баязитов Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан: Татар китап нәшрияты, 1995.

7. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан: Татар китап нәшрияты, 1992.

8. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000.

9. Әхмәтҗанов М.Р. Килер бер көн... – Казан: Татар китап нәшрияты, 1998.

10. Сафиуллина Ф.С. һ.б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 1998.

11. Дәрестән тыш эшләр (5-11 сыйныфлар өчен.) – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2000.

12. Шагыйрьләрнең шигырь җыентыклары.

13. “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Татарстан яшьләре”, “Мәгърифәт” газеталары;

       “Ялкын”, “Мәйдан” журналлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

9 Б сыйныфы укучылары белән эшләү өчен төзелгән тәрбия эше планы.

Тәрбия планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мәктәп алдына куелган бурычларны, тәрбия системасының төп юнәлешләрен исәпкә алып төзелде....

9 нчы сыйныф укучылары белән бердәм республика тестына әзерлек планы

Бердәм республика тестына әзерләнү буенча укытучының шәхси планы...

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы.

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү масаты: 1.  Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнхгә кызыксыну тәрбия-ләүнең яңа технологияләрен тудыру.2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү ...

Фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән эш планы

Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү максаты:1.Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив) тәрбияләүнең яңа технологияләрен тудыру;2. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксы...

Программа курса внеурочной деятельности "История и культура Санкт-Петербурга.5 класс". Базовый уровень (34 часа, 1 час в неделю).Включена в региональный компонент учебного плана предметной области "История".

Важным компонентом образования на территории  Российской Федерации является региональный компонент, который предусматривает изучение истории и современной проблематики народов, регионов. Данная р...