Исхакова Ремзия Абзаловна

Сайт учителя татарского языка и литературы

С правдой по жизни!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Работа с детьми

Увлечения: Чтение художественной литературы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Старые Какерли, Дрожжановский район.

Место работы: школа

Звание, ученая степень: Учитель первой квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ishakova-remziya-abzalovna
Учитель - это плодотворный луч солнца для молодой души, которого ничем заменить невозможно.
К.Д.Ушинский

  «Җир йөзендәге иң – иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, башым иеп, үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга дияр идем!» Лена Шагыйрьҗанның бер шигыренә әнә шундый тирән мәгънәле фикер салынган.

  Укытучы!  Синең һәр дәресең – күңел кылларында туган сәнгать әсәре. Син сабыйларның саф күңеленә хаклык энҗеләрен төзүче оста да, төнне – көнгә ялгап гыйлем эстәүче дә.  Һәркем Укытучының  олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы  аның  фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.Ул  дөньядагы барлык сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, сабырлык, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт… Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында мөгаллим торганлыгын һәркем таный. Шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, сәнгать әһелләре дә ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.

  Илдә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша   үткәреп, дөньяны яктылыкка әйдәп баручы фидакарь шәхес тә  әле ул.  Укытучыларның тырышлыгыннан башка җәмгыять үсешен күз алдына китереп тә булмый. Әгәр алар көч түкмәсә, дәүләт проектында куелган бурычларны акча белән генә хәл итү мөмкин түгел, һәр балага җитәрлек  наз, кайгыртучанлык хисе бар аларда. Мәктәп һәр укытучыга  зур җаваплылык йөкләгән. Бүген яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә тиеш. Моңа бәйле рәвештә укучы шәхесенә мөнәсәбәт тә, белем һәм тәрбия бирүнең эчтәлеге дә үзгәрә. XXI  гасыр укытучысы  заман алдында имтихан тота, дисәк һич тә ялгышмабыз. Кешелек җәмгыятенең киләчәктәге үсеше өчен «гаилә» төшенчәсе һәм  укытучы һөнәре бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле. Бүгенге укытучы – заман белән бергә атлаучы, укучыларын да катгый көндәшлек шартларында яшәргә  сәләтле кеше итеп тәрбияләргә тиешле  педагог. Заман таләп иткәнчә сыйфатлы белем бирүгә ирешү, Туган ил, республика, дөнья мәдәниятен үзләштерүгә юнәлеш алган, һәрьяклап үскән, тормышта үзенең хезмәт юлын мөстәкыйль сайлый һәм алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү – бүгенге заманның төп таләбе.  Хәзерге заман мәгълүмати – компьютер технологияләре белән  характерлана. Әлеге технологияләр кеше эшчәнлегенең һәр өлкәсенә үтеп керә. Мәгариф өлкәсен компьютерлаштыру да әлеге процессның аерылгысыз өлеше.  Җәмгыятьне мәгълүматлаштыру, үз чиратында, белем бирү системасында мөһим үзгәрешләр  кертелүне таләп итә. Бүген өйдән чыкмый гына яңа белемнәр алырга, кыска гына вакыт эчендә белем бирү өчен кирәк булган ресурсларны эзләп табарга була. Моның белән бергә яңа төр укытучыга ихтыяҗ туды.  XXI  гасыр укытучысы зур тизлек белән үсә барган мәгълүмат базасында укучыны ориентлашырга өйрәтергә тиеш. Хәзерге заман укытучысына белем бирү процессын тиешле юнәлештә алып бару, балаларны белем алу өчен кирәк булган әйберләр белән тәэмин итү, материалларны аңлап үзләштерүне күзәтеп тору кебек бурычлар да өстәлә.

  Тагын бер юнәлеш – проект эшчәнлеген  куллану укучылар белән көндәлек эштә дәрескә кирәкле  уку материалларын туплау, балага шәхси якын килү мөмкинлеген арттыра. Укытучы әзер белемнәр чыганагыннан укучыларның танып белү һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыручыга әйләнә. Бу юнәлешнең актуальлеге шунда: ул шәхеснең көндәшлек сәләтен, XXI гасыр кешесенә кирәк булган төп кыйммәтләрне  үстерүгә, төрле чараларда нәтиҗәле катнашуга ярдәм итә. Әйе, дәүләт яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне иң кирәкле эш дип саный һәм  мөгаллимгә киң иҗат иреге тудыра. Бүген һәр мөгаллим үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирергә тырыша, һөнәри бәйгеләрдә катнаша. Заман һәр укытучыдан һәрдаим үз белемен күтәрүне таләп итә. Мәктәптә укучыларны белем белән коралландыру гына җитми, аларны нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлтү мөһим. Профильле укыту заман таләбенә әйләнде. Профессия сайлаганда ук югары сыйныф укучысы булачак хезмәте турында уйлана, аны ачык күзалларга тырыша. Укытучы укучының мөмкинлекләрен, кызыксындырган һөнәренең үзенчәлекләрен  ачыкларга ярдәм итмәсә, ул кыен хәлдә калырга мөмкин.

  Мөгаллим  хезмәтенең нәтиҗәсен билгеләүче  бердәм дәүләт имтиханнары да җаваплылык хисе тоеп эшләүне таләп итә торган яңалык. Әмма бер нәрсәне истән чыгармыйк: җәмгыятьтәге үзгәрешләр иң элек яшь буынны тәрбияләүдә, аларны тормышка әзерләүдә  чагылыш таба. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог  Ризаэддин Фәхреддинның: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», - дигән  фикере үзенең мәгънәсен беркайчан да җуймый. Бу аеруча  җитди мәсьәлә, чөнки алдагы көнебез, киләчәк язмышыбыз яшьләрнең бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Кеше шәхесен тәрбияләү һәрчак  беренче урында торырга тиеш. Хәзер толерант шәхес тәрбияләү – көнүзәк мәсьәлә. Ә бит аның тамырлары үткәнебездә. Бүгенге укытучы  балада түземлелек, юмор хисе, башкалар фикерен тыңлый белү, ышаныч, гуманлылык, башка милләт вәкилләрен ихтирам итү кебек сыйфатлар булдыру өстендә эзлекле эш алып барса гына, халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләре ныгыячак, имин тормыш  көтеләчәк.

  XXI  гасыр укытучысына, чыннан да, әйтеп бетергесез олы вазифа йөкләнгән. Үсеп килүче яшь буынга акыл, тәрбия бирүдә, аларны актив шәхесләр итеп әзерләүдә мәктәп һәм укытучы беренче урында  тора. Аның бай рухи дөньясы, кешеләр белән мөгамәләсе,  җәмгыятьтә  тоткан урыны һәркемнең күз алдында.

  Катлаулы чорда да   камиллеккә омтылучы, абруйлы зат булып кала алсаң иде, Укытучы! Шагыйрә Клара Булатованың түбәндәге шигъри юллары  әле дә заманча яңгырый:

 

 

                                                                           Укытучы!

                                                                           Бу яшь буын юллар юнәлешен

                                                                           Синнән ала кая барырга?!

                                                                          Алар гомере, заман килере өчен

                                                                                   Җаваплы син тормыш алдында

О себе

Исхакова Ремзия Абзаловна

Образование
1974-1978- Казанское педагогическое училище
1980-1984- Казанский государственный педагогический институт

Стаж педагогической работы
39 лет
Первая квалификационная категория

Цель:Развитие учебной  мотивации обучающихся  через инновационные технологии на уроках татарского языка и литературы в условиях реализации ФГОС.

 Педагогическое  кредо:  понять ученика, полюбить его и помочь ему раскрыть себя, достичь тех высот, на которые он способен.


Член партии "Единая Россия"
Руководитель ШМО предметов гуманитарного цикла
Классный руководитель

 

Награды
Почетная грамота МО и Н РТ за подготовку победителя республиканской олимпиады по татарскому языку
Нагрудный знак «За заслуги в образовании» МО и Н РТ
Диплом за призовое место в муниципальном конкурсе "Учитель года-2011"
Сертификат участника Первого Всероссийского конкурса "Иң яхшы татар теле дәресе"
Почетная грамота Управления образования Исполнительного  комитета г. Казани
Диплом "Учитель цифрового века"
 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ч.Айтматов "Беренче мөгаллим", М.Мәһдиев "Фронтовиклар"

Мой взгляд на мир

 

Чтобы быть хорошим преподавателем, нужно любить то, что преподаешь, и любить тех, кому преподаешь

.

В. Ключевский

...Профессия учителя – нелёгкая, но я ни разу ещё не пожалела, что выбрала именно эту профессию. В этой работе много трудностей, но суметь их преодолеть и увидеть потом результаты своей работы – это доставляет мне радость. Прежде всего, воспитатель сам должен быть воспитан. Воспитывает только тот педагог, кого дети уважают. Настоящего гуманного человека может воспитать гуманной души человек. Человек, обладающий такими качествами, как доброта и сострадание, не может быть непорядочен.  Человек всегда должен оставаться человеком, который не унизит своего товарища, не позволит себе обидеть слабого, вступится за пострадавшего, не станет смеяться над старостью и физическими недостатками человека. Поэтому одним из задач  я считаю воспитание у учащихся доброты и гуманности, уважения к старшим, друг к другу, гуманное отношение к окружающей среде, к живым существам. Я очень уважаю В.А.Сухомлинского как педагога. Его книга «Сердце отдаю детям» помогает мне в моей педагогической работе решать многие педагогические проблемы. Учительский авторитет. Он добывается ежедневно с великим трудом, главным образом, педагогическим творчеством. Нет лучшей награды для меня, как учителя, улыбки, с которой ребята встречают меня в школе, радости в глазах детей.  Когда ученики посвящают тебе стихи, пишут сочинения о любимом учителе, благодарят за доброту, отзывчивость и мудрость…. Ради этого стоит быть учителем!

Мои достижения

Профессиональное развитие учителя

2001 год - Курсы повышения квалификации  и переподготовки работников  образования по теме "Новые тенденции  в преподаваннии татарского языка и литературы" в Институте развития образования Республики Татарстан г. Казани, в объеме 72 часов

2007 год - Курсы повышения квалификации для учителей татарского языка и литературы по теме "Актауальные проблемы преподавания татарского языка и литературы в условиях профильного обучения" в Институте развития образования Республики Татарстан г. Казани, в объеме 72 часов


2011 год (март) - Тренинг - тестирование в формате ЕГЭ - 80 баллов

2011 год (сентябрь) -  Тестирование в формате ЕГЭ по татарскому языку - 90 баллов

2011 год - Курсы повышения  квалификации для учителей татарского языка и литературы по теме «Повышение исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы»  в ГАОУ ДПО «Институт развития образования  Республики Татарстан» г. Казани,  108  часов. Свидетельство № 1147

2014 год - ГАОУ ДОП "Институт развития образования Республики Татарстан обучающий  семинар «Формирование универсальных учебных действий на уроках родного языка» в объеме 24 часа. Удостоверение. №001505.

2015 год - Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования Института психологии и образования ФГАОУ ВПО «Казанский (Приволжский) федеральный университет, с «12» октября 2015г. по «12» ноября  2015г.,  в объеме 108 часов. « Современный урок татарского языка и литературы в аспекте требований нового ФГОС»  Удостоверение УПК-20-017137/2015.

 

Моё портфолио

 

Нам повезло, что мы живем в России

Во времена свершений и побед.

За будущее наших поколений

Нам, педагогам, свой держать ответ.

Так важно воспитать в ребенке личность,

Суметь посеять знания, добро.

Заставить думать, размышлять и верить,

Ведь воспитателю другого не дано.

От нас зависит то, каким наш день наступит завтра.

Духовность общества и нравственность людей.

Давайте вместе всей душой и добрым сердцем

Любить и уважать своих  детей!

 

И.Шимова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мои публикации:
Внеклассная работа
Классное руководство
Материалы методических объединений
Мировая художественная культура
Общепедагогические технологии
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы