Мастер-класс “Уйларыбыз ак кәгазьдә”
методическая разработка по теме

Исхакова Ремзия Абзаловна

Самопрезентация учителя родного языка и литературы Исхаковой Р.А

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass_uylarybyz_ak_kgazd.docx25.31 КБ

Предварительный просмотр:

                         Мастер-класс  “Уйларыбыз ак кәгазьдә”

    - Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар! Һәрберегезгә хәерле көннәр телим! Сезне укучыларым ролендә күрүемә шатмын.  Безгә өч төркемгә бүленеп утырырга кирәк булыр. Эшне төркемнәрдә оештырырбыз.
  Бүген сочинение-фикерләмә язуга әзерлек эшен башкарырбыз. Башта искә төшереп үтик. Игътибарыбызны экранга юнәлтик.

    Сочинение-фикерләмә – билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст.

Анда төп 3 элементның булуы таләп ителә.
-
тезис – дәлилләр белән расланырга тиешле төп фикер;
-
аргументлар – укылган тексттан дәлилләр, мисаллар;
-
нәтиҗә – аргументлар ярдәмендә дәлилләнгән тезис.
Мондый сочинениедә, белгәнебезчә,  
3 абзац булырга тиеш.

    Сочинение-фикерләмә язганда түбәндәгеләрне истә тотыйк!
1.Тезис буларак китерелгән
җөмләләрнең  мәгънәсен текстка бәйле рәвештә аңлатырга кирәк.
2.Тексттан ике мисал-дәлилнең булуы (алар һичшиксез икесе дә укылган материалдан булырга тиеш)
3.
Композицион төзеклек: кереш, башлам яки йомгак өлешләрнең берсен дә төшереп калдырырга ярамый.
4.
Кызыл юлларга бүленеш дөрес бирелергә яки 3 өлеш арасында бәйләнеш сакланырга тиеш.
5.Сочинение-фикерләмә
тезиска карарга тиеш, (бөтенләй башка темага язылган очракта эш тикшерелми).

Истә тотыйк: сочинение язганда текстның эчтәлеген түгел, ә идеясен анализлап язарга кирәк.

Төп өлеш күләме ягыннан кереш һәм йомгактан зуррак була. Сочинениенең бу өлешендә текстны сөйләп чыгудан, темага туры килмәгән мәгълүматларны язудан качарга кирәк. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә. Тезиста чагылган фикернең дөреслеге дә дәлилләнә. Моның өчен, текстны берничә тапкыр укырга, аның темасын (текст нәрсә турында?), идеясен (автор нәрсә әйтергә тели?) билгеләргә кирәк. Гадәттә, текстның идеясе нәкъ менә бирелгән өзектә чагыла. Тексттан, бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларның мәгънәсен үз сүзләрең белән аңлатып язарга кирәк. Бу - эчтәлек сөйләп чыгу гына түгел, ә фикер йөртү һәм текстны анализлау.

  Хәзер “ Кыядагы ояда” (Ф. Яруллиннан) исемле чыганак текст буенча эшне башлыйк. Сезнең алда сочинение-фикерләмә язганда файдаланырга мөмкин булган калыплар (алдан өләшенә)
                       Текстның эчтәлеге белән танышып үтик.

                                         Кыядагы ояда

  (1) Биек тау башында бер бөркет оясы бар икән. (2) Язгы таңда ул ояда берсеннән-берсе матур өч бала дөньяга килгән. (3) Әнкә бөркет көннәр буе җим ташыган, балаларын җил-давылдан саклаган. (4) Ә беркөнне, көчле давыл вакытында, ул һәлак булган.
  (5) Бөркетнең балалары әниләрен көн-төн көткәннәр, тәмам хәлсезләнгәннәр. (6) Оя янындагы зур таш астында Кара елан яшәп ята икән. (7) Ул бөркет балаларының  елаганын ишеткән.
(8)  - Ярар, - дигән Кара елан, - мин сезне үскәнче ашатып торырмын. (9) Ләкин минем бер шартым бар...
(10) Шушы көннән Кара елан бөркет балаларын ашата башлаган. (11) Ниһаять, бөркет балалары үсеп җиткәннәр.

 (12) – Рәхмәт сиңа, Кара елан,  - син  безне ашаттың, үстердең.  (13) Инде шартыңны әйт, - дигән алар.
(14) – Шартым шул: берегез канатларыгызны, икенчегез – күзләрегезне, өченчегез тәпиләрегезне бирегез.(15) Бөркетләр, яшертен генә, әле  - бер-берсенә, әле Кара еланга күз салганнар һәм качарга уйлаганннар.
(16) Кара елан, бөркетләрнең уйларын сизенеп, болай дигән:
- Әлбәттә, сез хәзер еракка-еракка очып китә аласыз. (17) Кая гына китсәгез дә, мин куа бармам. (18)Тик шуны онытмагыз: аучы укларыннан, яшен утларыннан качып котыла алсагыз да, үзегездән кача алмаячаксыз. (19) Намусыгыз сезне һәрвакыт эзәрлекләп йөрер. (20) Ә минем өчен борчылмагыз. (21) Үлгәнче, җирдә бер яхшылык эшләп калдырасым килгән иде. (22) Хәзер минем җаным тыныч. (23) Кара еланнарның да күңелләре ак икәнлеген раслый алдым.
 (24) Бөркетләргә бик-бик оят булган. (25) Берсе - канатларын, икенчесе - күзләрен, өченчесе тәпиләрен Кара еланга китереп биргәннәр. (26) Ләкин елан бөркетләрнең кадерле нәрсәләрен үзләренә кайтарып биргән. (27)   Бөркетләр, аңа мең рәхмәтләр укып, һавага күтәрелгәннәр.
(28) - Кайда гына йөрсәгез дә, нинди юллар үтсәгез дә, шуны исегездә тотыгыз: эшнең шартын белми торып, вәгъдә бирергә ашыкмагыз. (29) Вәгъдәне бирү җиңел, ләкин үтәве авыр. (30) Вәгъдә - күңелнең иманы. (31) Ә иман <…>  һәр кешенең кыйбласы. (32) Әгәр кыйблаң булмаса, күзле килеш тә күрмәскә, канатлы килеш тә оча алмаска мөмкин. (33) Шуны онытмагыз, балакайларым (34) Онытма-а-гы-ыз!

Бирем.  Кайда гына йөрсәгез дә, нинди юллар үтсәгез дә, шуны исегездә тотыгыз: эшнең шартын белми торып, вәгъдә бирергә ашыкмагыз. Вәгъдәне бирү җиңел, ләкин үтәве авыр. Вәгъдә - күңелнең иманы җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне аңлатып, сочинение – фикерләмә  языгыз. Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез.

    Сочинениенең өч өлеше буенча аерым-аерым эшләрбез.
Һәр төркемгә:  
Кереш өлешне формалаштырырга кирәк булыр. Бу – иң мөһим өлеш, чөнки сочинениенең дөрес килеп чыгуы шуңа бәйләнгән. Моны ярышта дөрес  старт алу белән тиңләргә мөмкин . Тәкъдим ителгән тезиста автор безне ................ турында уйланырга чакыра. Мин дә автор фикере белән килешәм (яки килешмим). Вәгъдәдә тору - ..............  дигән сүз)
Беренче өлешне формалаштыргач, үз  төркемеңдә тикшерү эше башкарыла.  Аннары һәр төркем үзенең язмасы белән таныштырып чыга һәм гомуми фикергә киләбез.

    Төп өлешне шартлы рәвештә икегә бүлеп карарга мөмкин.
 1 . Проблеманы дәвам итү һәм тексттан өзекнең идеясен билгеләрлек аргументны дөрес  табу.

   Автор, беренчедән, нинди төп фикерне җиткерә, ягъни проблема нәрсәгә нигезләнеп ачыла? – Текстта бирелгән вакыйга ........... кирәклеген искәртә.  ........... аркасында .......... . Бу.... нче җөмләдә күрсәтелә.

2 . Шушы табылган аргументны дәлилләү, ачыклау:

   Вәгъдә бирү –  ...............  .  Аны үтәү,  ...................  - иң мөһиме. Вәгъдәсен үтәмәгәннәрне.................   . Әлеге фикер....... нчы җөмләдә раслана. Кемгә дә булса сүз бирер алдыннан.......................   . Кара еланның сүзләре................

  Йомгак өлешен формалаштыру:
Дәлилләнгән фикергә ничек йомгак ясыйбыз? – Димәк (шулай итеп), автор безне......өнди.  Әйе, ............  .

  Язманың 3 өлеше дә тәмамлангач, һәр төркем сочинение-фикерләмәне бергә камилләштерә, хаталарны орфографик сүзлектән төзәтә һәм укытучыга, башка төркемдәгеләргә укып күрсәтә.\
  Гомуми фикер алышу. Экрандагы әзер сочинение-фикерләмә белән язмасын  чагыштыра. Һәр төркем үзенең эшен бәяли.

Үрнәк сочинение-фикерләмә

    Тәкъдим ителгән тезиста Ф.Яруллин безне вәгъдә бирү,  сүзеңдә тора белү кебек рухи кыйммәтләр турында уйланырга чакыра. Мин автор фикере белән килешәм. Вәгъдәне онытмау, ягъни әйткән сүздә тору, үз ризалыгың белән алынган йөкләмәне үтәү ул.

          Вәгъдәгә җаваплы карарга кирәклеге текстта Кара елан һәм бөркет балалары арасындагы вакыйга аша бирелә.  Ашыгып, шартын белми әйткән сүз аркасында, бөркет балалары кебек иң кадерле нәрсәләреңнән колак кагарга да мөмкин. Бу турыда унөченче җөмләдә әйтелә. Вәгъдә бирү – эшнең башы гына. Аны үтәү, биргән сүзеңдә тору - иң мөһиме. Вәгъдәсен үтәмәгәннәрне вөҗдан газабы көтә. Әлеге фикер унтугызынчы  җөмләдә дәлилләнә. Кемгә дә булса сүз бирер алдыннан яхшылап уйларга кирәк. Ак күңелле Кара еланның гыйбрәтле сүзләре безгә сабак булып яңгырый.
          Димәк, автор безне биргән вәгъдәбезне үтәргә, кешелекле , иманлы булып калырга өнди.  Әйе,  тормышта үз кыйблаңны табып,  дөрес яшәргә кирәк.  


   Хөрмәтле, коллегалар! Сезгә бу чарада актив катнашкан өчен рәхмәтемне белдерәм. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим.

АНАЛИЗ. Белгәнебезчә, сочинение-тасвирлама, сочинение-фикерләмә кебек иҗади эшләр түбән сыйыфлардан ук башлана, ә бүгенге төр эшне  8 нче сыйныф укучылары белән башкарырга мөмкин.  Шулай төрле темага караган берничә текст өстендә эшләгәннән соң, укучылар сочинение-фикерләмәне мөстәкыйль яза башлыйлар. Төркем белән өйрәнүнең әһәмияте бик зур, дип уйлыйм, чөнки белемне төрле дәрәҗәдә үзләштерүче укучылар бар. Алар үзләре генә, төркемдә киңәшеп  уйларга мәҗбүр итмичә, мондый катлаулы  эш алдында югалып калырга яки бөтенләй аның асылына төшенмәскә мөмкиннәр. Әлбәттә укучылардагы фикерне кысып, үзебезнекен генә тәкъдим итәргә ярамый. Класста төрле укучылар бар. Иҗади фикер йөртүгә һәрчак  урын калдырырга кирәк. Укучыларны монды төр эшләрне башкаруга менә шулай җентекләп әзерләү – ныклы күнекмәләр формалаштыруның нигезе, дип уйлыйм.