Эссе учителя родного языка и литературы Исхаковой Р.А
материал на тему

Исхакова Ремзия Абзаловна

Укытучы   -   олы исем

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx22.95 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Укытучы   -   олы исем

     «Җир йөзендәге иң – иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, башым иеп, үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга дияр идем!» Лена Шакирҗанның  бер шигыренә әнә шундый тирән мәгънәле фикер салынган.
    Укытучы!  Синең һәр дәресең – күңел кылларында туган сәнгать әсәре. Син сабыйларның саф күңеленә хаклык энҗеләрен төзүче оста да, төнне – көнгә ялгап гыйлем эстәүче дә.  Һәркем Укытучының  олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы  аның  фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.Ул  дөньядагы барлык сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, сабырлык, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт… Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында мөгаллим торганлыгын һәркем таный. Шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, сәнгать әһелләре дә ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.
    Илдә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша   үткәреп, дөньяны яктылыкка әйдәп баручы фидакарь шәхес тә  әле ул.  Укытучыларның тырышлыгыннан башка җәмгыять үсешен күз алдына китереп тә булмый. Әгәр алар көч түкмәсә, дәүләт проектында куелган бурычларны акча белән генә хәл итү мөмкин түгел, һәр балага җитәрлек  наз, кайгыртучанлык хисе бар аларда. Мәктәп һәр укытучыга  зур җаваплылык йөкләгән. Бүген яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә тиеш. Моңа бәйле рәвештә укучы шәхесенә мөнәсәбәт тә, белем һәм тәрбия бирүнең эчтәлеге дә үзгәрә. XXI  гасыр укытучысы  заман алдында имтихан тота, дисәк һич тә ялгышмабыз. Кешелек җәмгыятенең киләчәктәге үсеше өчен «гаилә» төшенчәсе һәм  укытучы һөнәре бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле. Бүгенге укытучы – заман белән бергә атлаучы, укучыларын да катгый көндәшлек шартларында яшәргә  сәләтле кеше итеп тәрбияләргә тиешле  педагог. Заман таләп иткәнчә сыйфатлы белем бирүгә ирешү, Туган ил, республика, дөнья мәдәниятен үзләштерүгә юнәлеш алган, һәрьяклап үскән, тормышта үзенең хезмәт юлын мөстәкыйль сайлый һәм алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү – бүгенге заманның төп таләбе.  Хәзерге заман мәгълүмати – компьютер технологияләре белән  характерлана. Әлеге технологияләр кеше эшчәнлегенең һәр өлкәсенә үтеп керә. Мәгариф өлкәсен компьютерлаштыру да әлеге процессның аерылгысыз өлеше.  Җәмгыятьне мәгълүматлаштыру, үз чиратында, белем бирү системасында мөһим үзгәрешләр  кертелүне таләп итә. Бүген өйдән чыкмый гына яңа белемнәр алырга, кыска гына вакыт эчендә белем бирү өчен кирәк булган ресурсларны эзләп табарга була. Моның белән бергә яңа төр укытучыга ихтыяҗ туды.  XXI  гасыр укытучысы зур тизлек белән үсә барган мәгълүмат базасында укучыны ориентлашырга өйрәтергә тиеш. Хәзерге заман укытучысына белем бирү процессын тиешле юнәлештә алып бару, балаларны белем алу өчен кирәк булган әйберләр белән тәэмин итү, материалларны аңлап үзләштерүне күзәтеп тору кебек бурычлар да өстәлә.
   Бүгенге мәгълүматлар ташкыны дәверендә яшәгән укучыга туган тел һәм әдәбиятны фәнни югарылыкта, мавыктыргыч итеп аңлату өчен күп уйланырга кирәк. Педагогик хезмәттәшлекне оештыруда түбәндәгеләргә таянам:
  -  үз фәнеңне һәрдаим өйрәнү, педагогика һәм методика өлкәсендәге  яңалыкларны кертү;
 -  балаларны ярату, шәхесен ихтирам итү, сәламәтлекләрен күзәтеп тору;
 - классның үзенчәлегенә карап, төрле алымнар белән дәрес бирү; максатны төгәл кую, аңа ирешү;
- дәрестә күп эшләү; белемнәрнең тормышта нәрсә өчен кирәк булганлыгын аңлату, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү өстендә даими эш алып бару, укучының дөрес һөнәр  сайлавына ирешү;
- милли - мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру;
-укучыларны милләтара килешеп яшәүнең әһәмиятенә төшендерү.
Белем бирүнең сыйфаты илнең икътисадый үсешен, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен, социаль казанышларын билгели. Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул.  Ләкин фән-техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән - көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә мәктәпләрнең төп бурычы укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк проблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:
-укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;
-уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;
-белем алуда балалар үзләре актив катнаша;
-укыту процессы укучыларның ижади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.
    Тагын бер юнәлеш – проект эшчәнлеген  куллану укучылар белән көндәлек эштә дәрескә кирәкле  уку материалларын туплау, балага шәхси якын килү мөмкинлеген арттыра. Укытучы әзер белемнәр чыганагыннан укучыларның танып белү һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыручыга әйләнә. Бу юнәлешнең актуальлеге шунда: ул шәхеснең көндәшлек сәләтен, XXI гасыр кешесенә кирәк булган төп кыйммәтләрне  үстерүгә, төрле чараларда нәтиҗәле катнашуга ярдәм итә. Әйе, дәүләт яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне иң кирәкле эш дип саный һәм  мөгаллимгә киң иҗат иреге тудыра. Бүген һәр мөгаллим үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирергә тырыша, һөнәри бәйгеләрдә катнаша. Заман һәр укытучыдан һәрдаим үз белемен күтәрүне таләп итә. Мәктәптә укучыларны белем белән коралландыру гына җитми, аларны нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлтү мөһим.
   Эшемдәге әһәмиятле юнәлешнең берсе – сәләтле балалар белән эш. Аларны табу- ачыклау, барлау, үстерү, ярдәм итү бик зур хезмәт сорый. Укучыларым  фән олимпиадаларында, конкурс – бәйгеләрдә призлы урыннар яулап килә.
     Профильле укыту заман таләбенә әйләнде. Профессия сайлаганда ук югары сыйныф укучысы булачак хезмәте турында уйлана, аны ачык күзалларга тырыша. Укытучы укучының мөмкинлекләрен, кызыксындырган һөнәренең үзенчәлекләрен  ачыкларга ярдәм итмәсә, ул кыен хәлдә калырга мөмкин.  Мөгаллим  хезмәтенең нәтиҗәсен билгеләүче  бердәм дәүләт имтиханнары да җаваплылык хисе тоеп эшләүне таләп итә торган яңалык. Әмма бер нәрсәне истән чыгармыйк: җәмгыятьтәге үзгәрешләр иң элек яшь буынны тәрбияләүдә, аларны тормышка әзерләүдә  чагылыш таба. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог  Ризаэддин Фәхреддинның: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», - дигән  фикере үзенең мәгънәсен беркайчан да җуймый. Бу аеруча  җитди мәсьәлә, чөнки алдагы көнебез, киләчәк язмышыбыз яшьләрнең бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Кеше шәхесен тәрбияләү һәрчак  беренче урында торырга тиеш. Хәзер толерант шәхес тәрбияләү – көнүзәк мәсьәлә. Ә бит аның тамырлары үткәнебездә. Бүгенге укытучы  балада түземлелек, юмор хисе, башкалар фикерен тыңлый белү, ышаныч, гуманлылык, башка милләт вәкилләрен ихтирам итү кебек сыйфатлар булдыру өстендә эзлекле эш алып барса гына, халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләре ныгыячак, имин тормыш  көтеләчәк.
    XXI  гасыр укытучысына, чыннан да, әйтеп бетергесез олы вазифа йөкләнгән. Үсеп килүче яшь буынга акыл, тәрбия бирүдә, аларны актив шәхесләр итеп әзерләүдә мәктәп һәм укытучы беренче урында  тора. Аның бай рухи дөньясы, кешеләр белән мөгамәләсе,  җәмгыятьтә  тоткан урыны һәркемнең күз алдында.
   Катлаулы чорда да   камиллеккә омтылучы, абруйлы зат булып кала алсаң иде, Укытучы! Шагыйрә Клара Булатованың түбәндәге шигъри юллары  әле дә заманча яңгырый.

                                                                                     Укытучы!

                                                                           Бу яшь буын юллар юнәлешен

                                                                           Синнән ала кая барырга?!

                                                                           Алар гомере, заман килере өчен

                                                                           Җаваплы син тормыш алдында

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы для участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан

Материалы для участия  во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского...

Республиканский конкурс «Мастер-класс» учителей родного языка и литературы"Эссе

Эссе "Мое педагогическое мастерство" учителя русского языка и литературы МБОУ "Азбабинская СОШ" Валиуллиной З.Н...

Эссе учителя родного языка и литературы Даниловой С. Г.

Эссе учителя родного языка и литературы Даниловой С. Г....

Материалы на Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" учителя родного( чувашского) языка и литературы МБОУ "Альшеевская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района РТ" Зайцевой А.П.

Заявка для участия в заочном туре Всероссийского конкурса Туган тел.Согласие на бработку персональных данных.Сочинение - эссе "Мои методические находки".Портфолио. Материалы по воспитат...

Эссе на Всероссийский конкурс "Мастер-класс учителей родного языка и литературы "Туган тел"

Эссе на Всероссийский конкурс  "Мастер-класс учителей  родного языка и литературы "Туган тел"...