Иҗади эш "Сүнмәс утлар" Шакирова З.Н.
материал

Шакирова Затия  Небиулловна

Публикация "Якты юл" газетасы, 2018

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sunms_nurlar.docx20.54 КБ

Предварительный просмотр:

Сүнмәс нурлар

Элеккеге нурың юк, нурларың качкан, нәрсә булды сиңа, туган нигезем? Ишектә – йозак, өй моңсулыкка чумган... Йөрәгем өшеп куйды. Өй тирәсендә, бакчада, лапас тирәләрендә, гомумән, урамда, авылда, бар дөньясында миңа таныш булмаган бушлык, ятимлек, нурсыз дөнья.

Белеп, начар хәбәрне ишетеп кайттык бит, югыйсә...

Ә күңел елый:  Әни каршы алмады безне бүген! Кайчан кайтып керсәк тә, ишегебез ачык, әни өй тирәсендә нидер эшләп йөри, я булмаса, өйдә, пешеренә, җыештыра - җиңнәре сызганулы. Мине, киявен, нәни оныкларын күргәч, үзенә генә хас аһәң белән: “А-а-а-й!” – дип сузар, сөенеп,  кияве алдында оялыбрак та куяр...

Киявенең,  тәмле теллеләнеп: “Әби, син пешергән ипине сагындым, әни белән синнән башка берәү дә алай тәмле итеп пешерә алмый, түлке”, - дигән сүзләренә канатланып, сөенә-сөенә табын әзерләр, нәни оныкларын сөяр, сөйләндерер, бер ел эчендә ничек үскәннәр дип, гаҗәпләнер... Әтием инде оныкларын күтәреп үк йөри башлар....

Ә бүген... Безгә сөенүче дә, сокланучы да юк. Күңел кителеп куйды.

Әнине Ульян каласына алып киткәннәр, әти дә, энем белән киленебез дә,  апа белән җизни дә шул мәшәкать белән йөриләр икән.

Без дә Ульян шәһәренә ашыктык. Сеңелебез  шунда яши иде. Бүтән чакта да  көлеп торган бүлмә яктырып киткән, мондагы рәхәтлек, мондагы җылылык! Тыйнак кына табын да әллә нинди сый-нигъмәтле табынга  биргесез! Сеңелебез фатиры Нурга чумган! Әни нуры! Әнә бәләкәй генә әниебез нурга чумып утыра. Эх, нурлы әниебездә яман чир тапканнар шул... Бик катлаулы операция көтелә.

Операциядән соң әниебезнең сабырлыгына шаккаттык. Үзенә игътибар таләп итмәде, безгә башкаларга булышырга куша иде.

Палатага уртача яшьләрдәге ханымны керттеләр, бик борчулы, сөйләшми,куркуы йөзенә чыккан. Бик катлаулы операция көтелә икән. Кичке ашка  чаклы вакыт күп, үзе белән  ризык алып килмәгән, якыннары әлегә килеп җитмәгән. Мин әнием янында утырам. “Нәрсә җәелеп утырасың, чәй куй, ашат бу ханымны, сөйләш, коридорга  алып чык, әйтмәсәң сезгә,”- дип, хәлсез генә дулап алды әнием.

Хәле авыр булса да, палатадагыларның хәлен тоеп, кемгә нәрсә  кирәк икәнлеген аңлап , булышырга куша иде. Әниемне генә карап, тәрбияләп, аңа гына сыенып утырасы идем, бөтен палатага хезмәт иттерде әнием. Барыбер рәхәт иде, алай әйтергә ярамыйдыр да, палата Нурлы иде, Әниле иде!

Әниемнең нуры шифаханәгә бик күпләрне тартып китерде: мин танымаган дәрәҗәле генә кешеләр дә килде әнием янына, туганнар, авылдашлар... Апа, җизни, энем, киленебез, сеңелкәш тә бик ешлыйлар иде. Шунда ук шәфкать  туташлары булып эшләүче күрше Шыгырдан авылы кызы, үзебезнең авылдан Язит абый кызы Сиринә дә палатага кереп йөриләр, әниемнең хәлен белешәләр, булышалар, сөйләшеп утыралар. “Әниегез җитәкче булып эшләдеме әллә, әллә җитәкче хатынымы?” – дип сорыйлар иде палатадагы марҗа әбиләр, аптырап.

Юк, бик гади, тыйнак, басынкы гына авыл хатыны, колхозчы иде әниебез. Әтинең дә, әнинең дә әби-бабайлары - репрессия корбаннары. Әнием - сугыш чоры ятимәсе.

Әнисез калгач, җәен кайтмаска, әтине кышын кунакка алып килергә уйлаштык. Ләкин әни төшкә керде, шундый итеп керде, авылга, әти  янына   кайтырга кушканын аңлап, ашыгып кайтып киттек. Ярый кайтканбыз, әнисез калган әтиебез озак яшәмәде, ике елдан вафат булды.  Хатларын еламыйча укып булмый иде, әнине юксынды.

Ләкин әле бу җәй Нурлы иде. Әти нуры! Акыллы, юаш, тыныч холыклы әтиебез безне шундый сагынган, яныбыздан китә алмый, печән басуына алып бара, чәй белән сыйлый, оныкларын үрти. Җәйнең матурлыгы: зәп-зәңгәр күк йөзе, тургайлар сайрый, киң басулар җәелеп киткән, ерак түгел елгабыз ага, әнә без тәгәрәп үскән Сарсаз  дигән камышлы ерганаклар. Сарсаздагы чишмә суын эчәбез. Әтием, үзе табып, чистартып та йөргән иде ул чишмәләрне. Әнә, әтием Сарсаз тирәсенә агачлар утырткан, үсеп маташалар, аларга сокланабыз.  Үзе сыман хисчән кызының күңелен аңлый әтием, безне урманга алып бара, караҗиләк, каен җиләге җыябыз, кайтырга кузгалабыз. Ләкин әти мине,  оныкларын ял итәргә утырта да, алып килгән ипиләребез белән җыйган җиләкләребезне ашарга куша. Белә бит ул “бәләкәй” Затиянең караҗиләк белән ипи ашарга яратканын!

Авылдагы башка ир-атлар кебек, әтием дә - балта остасы, иртә яздан караңгы көзгә чаклы читкә китеп эшлиләр иде. Төрле эшләр башкарырга туры килгән аларга, хәзер уйлыйм да,  хәйран калам:  әтинең бер күзе бөтенләй күрми, колаклары бик начар ишетә, ничек башка сәламәт ир-атлардан калышмый эшләде икән, газизем?

Әтием бер күзе белән бик күп укый, яңалыклардан хәбәрдар, биш тапкыр намазын калдырмый, безгә килгән арада да күп догалар өйрәнеп китә иде.

Затлы, намуслы, саф күңелле әти-әнием! Әтием безгә әкиятләр, үзе укыган әсәрләрнең, караган кинофильмнарның  эчтәлеген сөйләргә яратты. Нечкә күңелле әнием атаклы остазбикә  Маһруй әбисеннән өйрәнгән мөнәҗәтләрне көйли,  безгә  Маһруй әбидән откан җырларны өйрәтә иде.

Әти безне балта эшеннән сагынып кайта, кечкенә чакта яраттырсак та, үсә төшкәч, оялып кача идек, үзебезне сөйдерми идек. Ә әнинең безне назлап утырганын бик хәтерләмим, вакыты да юк иде. Әтиләр өйдә булмагач, безне тәрбияләү күбрәк әниләр җилкәсенә төште.

 Алтынчы класста укыганда, әнием чәчләремнән сыйпап уятты. Иртәнге өчләр тирәсе, кемнәргәдер нигез салышырга барырга кирәк. Без - дүрт кыз, бер малай. Әти – еракта, эштә, энекәш - бик нәни. Әни мине дә бик кызгана, ләкин барырга кирәк. Әниемнең шул бер сыйпавы мәңгелеккә йөрәгемә уелып калды.

Нәни энекәшебезне имезгәндә, аны ничек иркәләгәнен карап торырга ярата идек. Безне дә шулай иркәләп үстергән бит инде ул. Үсә төшкәч, үзенчә яраткандыр: чәчләребезне тарый, үрә, начар нәрсә юкмы дип тикшерә, үзенә сыендырып утырырга җай таба...

Кайчан ял иттегез икән сез, әниләр?! Әтиләр яз, җәй, көз өйдә булмагач, башкалардан калышмый, гектарлап бүлеп  бирелгән борчак басуын чабарга, колхозда иң күп эшле, мәшәкатьле еллар, колхоз эшендә эшләргә  (көн саны кирәк),  малларны карарга,  тирес чыгарырга, кышка салам, печән әзерләргә, базны чөгендер белән тутырырга, утын әзерләргә, биш баланы тәрбияләргә, мәктәпкә әзерләргә, оекбаш, бияләй бәйләргә... Әниләребез әле әбиләребез белән бабайларыбызны да  тәрбиялиләр иде.

Ә пешергән ризыкларың?Нинди генә тәмле ризыклар ашамыйбыз, ләкин син пешергән ипи, камыр ризыклары өзелеп сагындыра. Салкынча сөткә турап ашаган яңа пешкән ипи тәме, кабартма  тәме...

Салкын кыш, без - урамда, морҗалардан төтен күтәрелә. Урамга баш әйләндергеч ипи исе, коймак, кабартма исе тарала. Урамга алып чыгып, бүлешеп ашыйбыз. Балачак исе...

Бик авыр физик эшләр башкарып үсәргә туры килсә дә, нурлы, бәхетле, әти-әниле балачак сагындыра. Йорт саен биш, алты, җиде, сигез, күрше Нурулла абыйларда – унбер бала. Эшләп кенә йөрмибез, уйныйбыз да, шаярабыз да, концертлар да куябыз.

 Урам белән  тәрбиялиләр иде безне. Хәния апа ялан тәпиләребезгә кадалган пыялаларны ала, кемнедер тәпи атларга, сөйләшергә өйрәтәләр, кемгәдер исем сайлыйбыз, Әминә апага ияреп җиләккә барабыз... Сәйриҗан апа, елмая-елмая, безнең күлмәгебезне мактый, Наҗия, Сания, Миңлебану апалар безгә киңәшләрен бирәләр, Шәрбану әби белән Шәмсеруй әби, үткән-сүткәндә, безне тәрбияләп тә, үртәп тә калалар иде. Егетләрне армия сафларына озатканда, әбиләр, әниләр, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә китәсе егетне мактыйлар: “Уңган, кеше бакчасына кермәде, тәмәке тартмады...”

Нурлар сүнмәгән, авылым өстендә Нурлар балкый. Әниләребезнең күкрәк сөте, әтиләребезнең сөйләгән хикәятләре аша бездә туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләнгән, бу Нурлар безне туган төбәгебезне, туганнарыбызны  онытмаска өндиләр.