Шакирова Затия Небиулловна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Иле барның теле бар.

Профессия: учитель родного языка и литературы

Профессиональные интересы: Творчество татарских писателей и поэтов

Увлечения: художественная литература, творчество татарских писателей

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Тукаевский р-н с. Нижний Суык-Су

Место работы: МБОУ "Нижнесуыксинская общеобразовательная школа"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zatiya
Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена.
Флёра Тарханова

Чү, телефон шалтырый түгелме? Телефонда яраткан укучымның тансык, бәхетле тавышын ишетәм: “Апа, хәлләрегез ничек? Мәктәптә нинди яңалыклар бар? Укучылар әле дә шигырьләр, әкиятләр иҗат итәләрме?”

Элеккеге укучымның бер ягымлы сүзе, хәлемне соравы бар авырлыкларны да оныттыра, ярый әле бу мактаулы да, авыр да булган укытучы һөнәрен сайлаганмын дигән уйлар кәефемне күтәреп җибәрә.

Тел ул – байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым. Укучыларымны үзебезнең туган телебез белән горурланырга, аның матурлыгын сиземләргә өйрәтәм.

Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган иҗади эшләре аша тоярга тырышам.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләре алдыннан экскурсия-дәрес үткәрергә яратам. Май аенда Нарат Елгабызга барабыз. Әнә, уртасында көзгедәй ялтырап ята торган түгәрәк күл, кырыйларында төз наратлар, мәңге яшел чыршылар, сылу ак каеннар. Ә гөмбәләре! Сайрар кошлары!

Көзен авыл уртасындагы зират күленең сихри матурлыгына сокланабыз. Бу күл “алтын” балыклар, ап-ак казлар, чуар-чабар үрдәкләре белән гөж килеп кайнап тора. Җитмәсә, әнә, бу күлгә челән дә, матурлык өстенә матурлык өстәп, кунак булып килгән.

Минемчә, иҗади фикерли белү – теләсә нинди җәмгыятьтә иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. Иҗади сәләтлеләр үсеше – милләт, ил мактанычы.

Ялгыз калган чакларымда мәктәпне тәмамлаган укучыларымның иҗат эшләрен укып утырырга яратам, менә укучыларым – улымның, кызымның, киленемнең шигырьләре, әкиятләре, сочинениеләре, менә бүтән укучыларымныкы... Нинди газиз, “бөек сәнгать әсәрләре” болар минем өчен, балаларның эчкерсез күңел чагылышлары... Минем гомер агышларым, табышларым.

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – педагогик осталыгым. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Һәр бала үзенчә талантлы.

Телефон шалтырый: “Апа, хәлләрегез ничек? Мәктәптә нинди яңалыклар бар? Укучылар шигырьләр, әкиятләр язалармы?”...

О себе

Мин, Шакирова Затия Нәбиулла кызы, Түбән Суык-Су урта мәктәбендә  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы булып эшлим. Үземнең эшемне яратып башкарам, чөнки балалар күңеленә гыйлем нуры, әхлаклылык нуры чәчү - без укытучылар гына эшли ала торган изге гамәл ул. Моңа ирешү җиңел түгел, шуңа күрә без гомер буе укыйбыз, эзләнәбез, тәҗрибә туплыйбыз. 

 

Бүгенге көн таләпләре катгый: бала заманнан артта калырга тиеш түгел. Ә укытучы шул таләпләргә туры килерлек итеп эшләгәндә генә максатына ирешә ала. Шуңа күрә яңа технологияләрне үзебезгә камил белергә кирәк. Шактыйларын үземнең эшчәнлегемдә уңышлы гына файдаланам да. Төркемнәрдә эшләү алымы – иң яратып кулланылганы. Укучыларым бер-берсенең уй-фикерләрен тыңларга, уртак эшләр башкарырга, эшләгән эшләренә бәя бирергә өйрәнәләр анда. Матур итеп сөйләп, үз фикерләрен курыкмыйча әйтеп, кеше ялгышларын күреп, шуларны төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә алар.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Җилкәннәр җилдә сынала" Фәнис Яруллин.

Мои достижения

Моё портфолио

Наши достижения

Мои публикации:
Внеклассная работа
Классное руководство
Работа с родителями
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: