• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

“Шоколад” планетасына сәяхәт

Опубликовано Шакирова Затия Небиулловна вкл 13.02.2019 - 20:08
Шакирова Затия  Небиулловна
Автор: 
Әхмәтҗанова Алинә

Әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shokolad_planetasyna_syaht.docx14.18 КБ

Предварительный просмотр:

Әкият

“Шоколад” планетасына сәяхәт

Оча торган тәлинкәбезгә утырып,  җир тирәли әйләнеп йөреп арыдык, берәр планетага  кереп ял итәргә булдык. “Робот” планетасында да булдык, “Шарлар” ныкында да, “Чәчәклек”тә дә... Ә “Шоколад”та булмадык икән. Тәлинкәбезне “Шоколад” планетасына бәйләп куйдык та, шоколад иленә аяк бастык.

И-и-и, башлар әйләнә мондагы тәмле истән, шоколадның күплегеннән... Бөтен нәрсә шоколадтан ясалган: өйләр, өстәлләр, китаплар...

        Урнашкан бүлмәбездәге тәмлүшкәләрдән ясалган әйберләрне  ашамыйча чак түздек. Ләкин безгә күп итеп тәмле шоколад керттеләр, теләсәгез күпме ашагыз, диделәр.

        Эшләмичә, өй эшләрен әзерләмичә,  шоколад ашап ятабыз. Шоколадлы аш, ипи, печенье,  кәнфитләр. Бер көн ашадык, ике... Өченче көнне чәй эчәсебез килде, ләкин безгә шоколадлы су бирделәр. Бәрәңге  ашыйсы килә башлады, ләкин бәрәңге монда бөтенләй юк. Ботка ашыйсы килә... Әти-әнине күрәсе килә... Дуслар сагындырды, мәктәп... Ышанмассыз: өй эшләрен эшлисе килә!

        Тәлинкәдәге чит планета кешеләрен ник тыңладык, ник туган авылыбыздан очып киттек икән? “Шоколад” планетасы туйдырды... Бүлмә, планета шоколад белән тулган, ашыйсы килми.Тәлинкәдәгеләр безне өйләребезгә кайтарып куйдылар. Бөтен галәмгә: “Җирдән дә гүзәл, газиз планета юк икән! Яшәсен Туган илебез!” – дип җырлап кайттык.


Поделиться:

Что есть на свете красота?

Домик зимней ночью

Флейта и Ветер

Дымковский петушок

Три коробки с орехами