Әмирхан Еники иҗаты. Дәрес планы.
учебно-методический материал (7 класс)

Шакирова Затия  Небиулловна

Әмирхан Еники иҗаты. Дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tybrb.docx24.31 КБ

Предварительный просмотр:

Әмирхан Еникинең “Мәк чәчәге” нәсерен өйрәнү.

Тема: Әмирхан Еники. “Мәк чәчәге” нәсере.

Максат:   1. “Мәк чәчәге” әсәренең эчтәлегенә төшендерү.

      2.  Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, әсәрнең  тәрбияви әһәмиятенен билгеләү.

      3. Образларга мөстәкыйль характеристика бирә белү.

      4. Әсәр аша баланы тыныч тормышка өндәү.

Җиһазлау: Ә. Еники портреты, китаплар күргәзмәсе, компьютер, интерактив такта, «Мәк чәчәге» көе язмасы

Дәрес планы.  

1. Кереш:

а)        уңай психологик халәт тудыру;

б)        сугыш турында әңгәмә үткәрү;

2.        Төп өлеш:

Эпик   әсәргә   анализ   үрнәге   буенча   «Мәк чәчәге»   нәсеренә  өлешчә анализ бирү;

  1. Нәтиҗә ясау. Укучыларның чыгышларын бәяләү;
  2. Өйгә эш бирү.

Дәрес барышы.

Экранда слайдлар күрсәтелә.

Укытучы. Укучылар, без кемнең портретын күрәбез?

Укучылар, бу дәрестә без сезнең белән нинди язучы турында сүз алып барачакбыз?

- Халык язучысы Әмирхан Еники турында.

Ук. Үтелгән темалар, укылган китаплар буенча сез Әмирхан ага турында ниләр беләсез?

- Әмирхан Еники – танылган язучы.

- Әмирхан Еники – татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучыларныкыннан аерылып тора.

- Әмирхан Еники – хикәяләр остасы. Ул хикәяләр язарга ярата.

Ук. Әйе, Әмирхан Еникинең әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм шулай санала да ул.

- Ул сугыш турында хикәяләр иҗат иткән. Мәсәлән, “Ана һәм кыз”, “Бала”, “Кунакчыл дошман”, “Кем җырлады”, “Бер генә сәгатькә”, “Мәк чәчәге”.

Ук. Сугыш турында язарга нәрсә этәргән соң язучыны?

- Әмирхан Еники – сугышчы, Сугышка чаклы хикәяләр язгаласа да, уңышлы килеп чыкмагач, ул язучылык эшен читкәрәк куеп тора. Үз өстендә эшләргә, укырга, өйрәнергә тырыша. Сугыш башлангач, Әмирхан ага да сугышка китә, үзенең яу кырында күргәннәрен язмыйча булдыра алмый.Сугыш чорында язылган әсәрләрен санап киттек,

Ук.  “Мәк чәчәге” әсәренең 1944нче  елда язылганын искәрттек. 1944 нче ел – илдә нинди вакыйгалар бара? Җиңүгә өмет бармы?

- Фронтта батыр сугышчыларыбыз фашистларны үз өннәренә куып баралар. Бу әсәрдәге Солдат та көнбатышка дошманны җиңәргә дип ашкына.

Ук. Конкретрак мисаллар белән дәлилли аласызмы?

Укучы чыгышы.

Ук. Без сезнең белән үткән дәрестә “Сугыш чоры балалары” дигән темага әңгәмә үткәргән идек. Өй эше итеп төркемнәргә биремнәр бирелде.

I төркем. Сугыш турында язылган әсәрләрне атыйлар.

II төркем. Сугыш темасына язылган сочинениедән өзекләр укыйлар.

III төркем. Үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыйлар. (Төрле шагыйрьләрнең сугыш темасына язылган шигырьләрен укыйлар).

Ук. Бу сугыш безгә кирәк булдымы?

Әңгәмә үткәрелә.

Ук. Ә хәзер сөйләшүне өйрәнеләсе әсәрнең үзенә юнәлтик. Әсәр сугыш турында, дидек. Аның исеменә игътибар итик әле. Әсәр ничек атала?

- “Мәк чәчәге”.

Ук. Укучылар, аңлатмалы сүзлектән укып китик әле, нәрсәне аңлата икән мәк, мәк чәчәге сүзе.

I төркем укучылары мәк чәчәгенең аңлатмасын укыйлар.

Ук. Мәкне, мәк чәчәген тормыш-көнкүрештә ничек кулланабыз?

II төркем укучылары мәктән пешерелгән милли ризыклар , һ.б. турында сөйлиләр.

Ук. III төркем укучылары мәк рәсемен ясап килгәннәр. Сүзне аларга бирик.

III төркем укучылары мәк чәчәге рәсемнәрен күрсәтеп, фикерләрен әйтәләр.

Слайдлар күрсәтелә.

Ук. Укучылар, рәсемнәргә кабат күз салыйк әле. Менә яу кырында үскән мәк чәчәге, менә тынычлыкта үскәне. Кайсысы әйбәтрәк үсә? Кайсы чәчәккә рәхәтрәк?

- Тынычлыкта үскәне.

Ук. Безгә дә тыныч тормышта яшәве рәхәт бит.

Нинди чәчәк турында сөйләшәбез бүген?

- Яу кырында үскән чәчәк турында.

Ук. Төркемнәргә биремнәр әзерләнде.

I төркем. Әсәрнең жанрын билгеләргә.

- Нәсер. (билгеләмә бирә)

II төркем. Нәсернең формасына игътибар итик. Кем исеменнән сөйләнә?

- Бу әсәр – мәк чәчәгенең монологы, кешегә – узып баручы солдатка мөрәҗәгать итеп сөйләве.

III төркем. Нәсернең темасы.

- Әсәр сугыш турында. Җиңүгә өмет турында.

- Сугыш – тормыш;

- Яшәү – үлем;

- Дәһшәт – матурлык турында.

-Үлемгә нәфрәт, яшәүгә мәхәббәт белән алга, фашизмны тар-мар итәргә ашкынучы солдатка дан җырлана.

Ук. Әсәрдә нинди вакыйга сурәтләнә?

- Сугыш вакыты.Сугышчы бомба шартлап ясаган чокырдагы мәк чәчәген күреп, аның матурлыгына, батырлыгына сокланып туя алмый. Ә чәчәк аңа якын дусты итеп сүз ката...

Ук. Әсәрдәге төп геройларны атагыз.

- Төп геройлар: Мәк чәчәге, Солдат.

Ук. Автор ни өчен Мәк чәчәген төп герой итеп алган? Ни өчен роза түгел?

- Мәк чәчәге ризык, матурлык символы, җиңүгә өмет, киләчәккә өмет. Әрсез, орлыклары кая чәчелсә дә, тамыр җибәреп, яшәргә тырыша. Димәк, Мәк чәчәге – матурлык, тынычлык, иминлек символы.

- Бер карасаң, нәфис,таҗы җилбер-җилбер килеп тора, ярдәмгә мохтаҗ сыман. Бер карасаң – батыр, җиңүгә ышана.

- Элек мәк чәчәге бик дәрәҗәле, орлыгы да бик кадерле булган. Ул тирәлектән, тереклек дөньясыннан аерылган.

Ук. Мәк чәчәге нинди төстә?

- Кызыл төстә. Яшәүгә өмет. Кан төсе. Ышаныч.

Ук. Без солдатны күрәбезме? Ул нинди кеше? Аңа ничә яшь?

- Белмибез. Солдат – җыелма образ. Арыган, аякларында – тузан, бите тирләгән. Сугышта төп көч. Җир кешесе. Җир кадерен белә. Россия – аграр ил. Җирнең болай мәсхәрәләнүе – аның өчен фаҗига.

Ук. Җыелма образ, дидек. Солдатларның барысында да бер омтылыш, теләк: алар туганнарының, туган илләренең, якыннарының, балаларының иминлеге өчен көрәшәләр.

- Солдатның үтерәсе килми, ләкин ул сугышмаса, аның гаиләсен, туган җирен харап итәчәкләр, ул сугышырга мәҗбүр.

- Ул үз илен, үзенең газизләрен саклый. Җиңүгә өметләнә. Өен сагына, балаларын. Мәкне күргәч, бакчасын сагына, анда үскән мәкләрне, гөлчәчәкләрне. Ул чәчәкне өзми, аңа сак кына кагыла... Мәк кушып пешерелгән камыр ризыгын авыз иткәндәй була.

Ук. Солдат нинди кичерешләрне йөрәге аша үткәрә?

- Солдатның күңелендә ике төрле хис: 1) фронт сызыгы, батырларча сугышырга, дошманнарны җиңәргә;

2)күңел түрендә аларны көткән, яраткан, үз иткән, сагынган кешеләр яши.

Ук. Ни өчен мәк чәчәге чокырда үсә? Чоңгыл төбендә?

- Чокыр – сугыш, афәт. Автор белми, җиңәбезме, юкмы, мәк чәчәге өстенә тагын бомба төшмәсме? Мәк чәчәге – өмет.

Ук. Төп образлардан башка нинди образларны атар идегез? Ни өчен автор әсәрдә аларга мөрәҗәгать иткән?

- Кояш нуры;

- Күбәләк ;

- Бака;

- Коңгыз;

- Нурлы күк;

- Юеш карга;

- Яңгыр, яшен, болыт.

- Мәк чәчәге – уртада.

Укучылар һәр образ турында үз фикерләрен әйтәләр.

Ук. Әсәрдә каршылык хисе бармы?

- Бар. Мәк чәчәгенең тормышы ике чорга бүленә.

1) Бакчада, барлык чәчәкләр белән үскән вакытта, тыныч тормышта.

2) Дошман гүзәл бакчаны кара туфракка әйләндереп куйганнан соң.

(Укучылар укып күрсәтәләр)

- Капма-каршылык хис-кичерешләрнең тирәнлеген тагын да көчәйтә.

- Автор мәк чәчәген типик булмаган хәлгә куеп, сугышның фаҗига булуын күрсәтә.

- Матурлык чокыр төбендә күренми, дөньяны, тирә-юньне күрми, анда бары өмет кенә яши.

Ук. Мәк чәчәге кан-көлдән ясалган туфракта үсә. Аның балачагы урланган. Орлык чәчелеп, мәк чәчәге берәү генә, ялгызы гына шытып чыккан. Халыкны, солдатларны символлаштыра.

- Халык күп кырыла, солдатлар күп үлә, ләкин фашист безне кырып бетерә алмый, мәк өлгереп, орлык чәчәр, чәчәкләр күп үсәр.  Бу солдатларга алмашка исән калганнарының балалары үсәр,һ.б. Без барыбер җиңәчәкбез. Тормыш дәвам итәр.

Ук. Җиңү көне якынлаша. Укучылар, бу сугыш безгә кирәк булдымы?

- Юк. Чөнки тереклеккә зур зыян килә, күпме сугышчылар яу кырында ятып калган, шәһәрләр, авыллар җимерелгән, һ.б.

Сугыштан файда юк, зыян гына. Киләчәк зур зыян күрә.

Ук. Кемнәр соң безнең киләчәгебез?

- Без, балалар.

Ук. Киләчәк матур булсын өчен сез нинди позициядә торырга тиеш?

- Кешелекнең кыйммәтләрен сакларга, тынычлык өчен көрәшергә, сугыш ветераннарына хөрмәт белән карарга.

Ук. Әмирхан Еники әсәрләрендә сугыш күренешен, үтерешне күрәсезме?

- Юк, Әмирхан Еники әсәрләрендә сугышчылар сугышмыйлар. Яраталар, сагыналар, сокланалар. Ә. Еники аларның хис-кичерешләре, күңел халәте турында яза.

Ук. Кешенең хисләрен оста тоемлаучы язучы Илдар Юзеев Әмирхан Еникине  “Күңел карурманнарының тургае” дип атады. Ә.Еники иҗатының башында ук сәнгать мәйданының үз сукмагы белән киткән. Ә сукмагы аның сугыш гөрелтеләре  арасында күзгә чалынмый яшәгән, хәрәкәте ишетелми торган хәтер, күңел дөньясы иленә илткән. Ә.Еники – гап-гади татар егетләре батырлыгының нигез ташы  булган күңел дөньялары турында яза.

(Экология елы белән бәйләп әңгәмә үткәрсәң дә була. Сугыш булмаса да, чокыр-чакырлы, чүпле, җимерек йортлары булган урыннар күп тирә-ягыбызда.)

Ук. Балалар, бүгенге дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?

- Әйе. (Җавапларын дәлиллиләр).

Ук. Бик тырыштыгыз, рәхмәт сезгә. Өй эше  - “Мәк чәчәге безгә эндәшә” темасына иҗади эш эшләп килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Укыту һәм тәрбия процессында Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү....

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше

Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ач...

Әмирхан Еники -әдипләр остазы.

Минем иң яраткан  әдибем - Әмирхан Еники. Мин аның иҗатын бик яратып укыйм....