Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше
методическая разработка (11 класс) по теме

Хамидуллина Алсу Фаритовна

       Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ачыклау, язучының психолог булуына игътибар итү.

        2. Әсәрләрендә урын алган танылган шәхесләр турында фикер алышу, сурәтләү чараларына күзәтү ясау, бәйләнешле сөйләм үстерү.

       3. Әхлак сыйфатлары, чын хисләргә җитди караш тәрбияләү, туган телебезгә мәхәббәт уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mekhebbet_emirkhan_eniki_khamidullina_a.f._kaybitsy.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы

Татар әдәбияты

       Тема: Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше.

       Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ачыклау, язучының психолог булуына игътибар итү.

        2. Әсәрләрендә урын алган танылган шәхесләр турында фикер алышу, сурәтләү чараларына күзәтү ясау, бәйләнешле сөйләм үстерү.

       3. Әхлак сыйфатлары, чын хисләргә җитди караш тәрбияләү, туган телебезгә мәхәббәт уяту.

       Тибы: Кабатлау, йомгаклау.

       Методик алымнар: Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, проблемалы анализ, биремнәр эшләү.

      Җиһазлау: Портреты,  презентация.

1. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен куллaнма/ Д.Ф. Заһидуллина,

М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминова.- Казан: Мәгариф, 2005.

2.Татар әдәбияты тарихы : Алты томда: 6 том: 60-70 еллар әдәбияты.- Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001.

3. Еники Әмирхан Әсәрләр, 5 томда. 1 том. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2000.

4. Еники Әмирхан Әсәрләр, биш томда, 2 том: Повестьлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.

5. Еники Әмирхан Әсәрләр, 5 томда, 3 том: Повестьлар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

6. Еники Әмирхан Әсәрләр, 5 томда, 4 том: Соңгы китап. Истәлекләр - Казан: татр. Кит. Нәшр., 2003.

7. Еники Әмирхан Әсәрләр, 5 томда.- 5 том: Публицистик язмалар, мәкаләләр. - Казан: татр. Кит. Нәшр., 2004.

8. Еники Ә.Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.

Дәрес барышы

         Актуальләштерү.

       Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, - дип Такташ, чыннан да дөрес әйткән, менә ничә гасыр инде аның турында йөзәрләгән әсәр язып торалар, ә ул һаман актуальлеген югалтмый. Әдәбият белән бергә туган ул. Һәр кеше аны үзенчә сурәтләргә тырышкан, тик бүгенгә кадәр аңа төгәл билгеләмә биргән кеше табылмаган әле. Һәр кем аны үзенчә кабул итә һәм һәркемдә ул кабатланмас. Тик ярату бар кешегә бирелми, аны татыган кеше ул инде бәхетле. Менә без дә бүген шушы олы хисне кичергән геройлар язмышына күзәтү ясарбыз. Әдәбиятта исемнәре тарихка кереп калган гашыйклар шактый: Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн, Йосыф-Зөләйха, Фәрһад-Ширин, Салих-Гөләндәм. Соңгыларының мәхәббәт тарихы турында кем язып калдырган?

  • Әмирхан Еники үзенең “Гөләндәм туташ” дигән повестендә яза.

     Ә.Еникиның язу стиле нәрсә белән үзенчәлекле?

    - Ул оста психолог, хикәяләү остасы. Хисләрне мавыктыргыч итеп сурәтли, теле бай, сурәтләү чараларын, мәкаль-әйтемнәрне күп куллана.

      Без хәтта үз хисләребезне белдергәндә дә авырлык белән аңлатабыз, ә язучы 16 яшьлек кызның психологиясен ачып бирә.

      Өйдә әсәрләреннән мәкаль-әйтемнәр, чагыштырулар табып килергә иде, шуларга тукталып алыйк.

       Әсәрләрдә  нинди мәкаль-әйтемнәр китерелә?

       Нинди чагыштырулар табарга була?

       Метафораларны билгеләү.

       Образлар системасына күзәтү ясау.

      Ә. Еники кайсы әсәрләрендә нинди мәхәббәт турында сөйли?

      - Бала һәм ата-ана мәхәббәте – “Матурлык”, “Бала”, “Ана һәм кыз”, “Тауларга карап”...

      - Туган җиргә мәхәббәт – “Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять”...

      - Яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт.

  •  “Саз чәчәге” – Наҗия – Шакир
  • “Рәшә” – Рәшидә - Зөфәр
  • “Йөрәк сере” – Зөһрә - Бәхетгәрәй
  • “Гөләндәм туташ хатирәсе” – Гөләндәм – Салих

    Аларның хисләре арасында аерма бармы, әллә алар барысы да бер төсле яраталармы?

  • Наҗия – бәхетне ирдән көтә, ләкин гаилә мәхәббәткә нигезләнергә тиеш дип саный, тик әнисенең йогынтысына күбрәк бирелә.
  • Рәшидә - чын күңелдән яраткан кешесен үзе кебек саф күңелле дип уйлый, тик ахырдан аның вак җанлы, байлык артыннан куучы кеше икәнлегенә төшенә, шуңа үзендә мәхәббәтеннән баш тарта алырлык көч таба.
  • Зөһрә - әти-әнисенең киңәшен тотып, күрер күзгә ярыйсы гына тоелган, ләкин чынлыкта салкын табигатьле Нәҗипкә кияүгә чыгарга ризалык бирә, ләкин ахырдан хатасын төзәтә.
  • Гөләндәм – нечкә хисле, ике капма-каршы хисләр бәрелеше кичерә, олылар сүзен хөрмәтли, яраткан кешесе белән бергә булу турында уйлый. Ул тәрбияле, зыялы гаиләдә тәрбияләнә, артык кыюсыз, итагатьле, әти-әнисенә карата бик игътибарлы, бердәнбер бала булганга, иркә, иркенлектә үскән, авырлык күрмәгән, шуңа үз фикерен әйтергә, уйлаганын тормышка ашырырга курка. Тик искечә яшәргә мөмкин түгеллеген дә аңлый. Әдәбият белән кызыксына , күренекле шәхесләр белән аралаша.

Бу образны кемнәргә охшатып була?

- Фатих Әмирханның Хәяте, Гаяз Исхакыйның Гөлсеменә охшаган.

Әсәрләр арасында кайсы аеруча әһәмияткә ия?

  • “Гөләндәм туташ хатирәсе” повесте, чөнки ул реаль шәхесләргә багышланган.

Кайсы күренекле шәхесләр белән танышабыз?

  • Салих Сәйдәшев, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал, Гөлсем Болгарская, Әшрәф Синяева һ.б.( Портретлары күрсәтелә)

     Салих Сәйдәшев – татар халкының бөек композиторы, әсәрдә аның яшь булуына карамастан,тормышта үзенә ни кирәген яхшы аңлаган, тәвәккәл кеше икәнлеген күрәбез. Ул тәрбияле, бай булмаса да горур табигатьле, нәфис, чибәр кеше, мәхәббәтенең кадерен белә.

   Ә.Еникиның әсәрләре мәхәббәт өчпочмагына корылган, мисаллар китерегез.

- Гөләндәм – Салих – Газиз

- Рәшидә - Зөфәр – Гамбәр

- Зөһрә - Нәҗип – Бәхетгәрәй

     Тик бу мәхәббәтләрне бер әсәрдә дә өченче кеше боза алмый, ул бары тик төп геройларның үз фикерләре аркасында гына җимерелә.

Хәзер исә, белемнәребезне тикшереп алыйк.

  1. Ә Еники кайсы әсәрендә әти-әнисенең фатихасын алмаган кешенең бәхетле булуын күрсәтә?
  • “Рәшә” – Рәшидә
  • “Гөләндәм туташ хатирәсе” – Гөләндәм
  • “Йөрәк сере”- Зөһрә
  1. Кайсы әсәр Ә. Еникиныкы түгел?
  • “Йөзек кашы”
  • “Вөҗдан”
  • “Әйтелмәгән васыять”
  1. Нинди әсәрендә башкорт халкының гореф-гадәтләре сурәтләнә?
  • “Матурлык”
  • “Курай”
  • “Әйтелмәгән васыять”
  1. Кайсы әсәрендә баланың анага мәхәббәте ачык күренә?
  • “Матурлык”
  • “Әйтелмәгән васыять”
  • “Бала”
  1. Кайсы әсәре Ф.Әмирханның “Хәят” повесте традицияләре нигезендә иҗат ителгән.
  • “Гөләндәм туташ хатирәсе”
  • “Саз чәчәге”
  • “Әйтелмәгән васыять”

“Кеше бәхетен мәхәббәттән аерып карау мөмкин түгел”,- дигән Әмирхан Еники, тик аның әсәрләре  мәхәббәт тарихы белән генә түгел, әхлак сыйфатларының иң кыйммәтлеләрен җыйган кешелеклелек әлифбасы булу белән дә игътибарга лаек. Аның иҗаты өйрәнүгә лаек.

Өй эше.

  1. “Ә. Еники – оста психолог” гыйбарәсен исбатлагыз.(Язмача)
  2. “Кояш баер алдыннан” укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Укыту һәм тәрбия процессында Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү....

“Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә модель бирелеше” дигән темага дәрес планы

: Укучыларны Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрен фәнни-теоретикяктан аңларга, әдәби детальләр аша әсәрнең моделен  төзергә һәмәсәрне схема аша күзалдына китерергә өйрәтү,  образларны танып-белү, фике...

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы....

Ачык дәрес: «Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше»

Бу дәрестә Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше...