Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.
презентация к уроку (8 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.

                                                                     Галимова Айсылу Миннесалих кызы,

 8нче сыйныф укучысы

 Балык Бистәсе муниципаль районы

Биектау урта гомуми белем мәктәбе

Фәнни җитәкче : Гарипова Гүзәлия

Хәбибрахман кызы,

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

      Әмирхан Еники – татар әдәбиятының классигы,”үлемсез”әсәрләре белән күп укучыларның күңелен яулаган әдип. Ул илдә барган вакыйгаларга да битараф түгел, аны кеше язмышы, аның рухи дөньясы, күңел дөньясы күбрәк кызыксындыра. Ә.Еники һәр әсәрендә үзәккә кеше язмышын куя. Без дә ул язмышларны, характерларны үзара чагыштырабыз,үзебез өчен дә гыйбрәтләр алып уйланабыз.

        Фәнни тикшеренү эше барышында Ә.Еники турында язылган китаплар белән танышырга, аның хезмәтләрен, повесть – хикәяләрен укып чыгарга туры килде. Кайсы гына әсәрен кулга алсаң да, ахырына кадәр укып чыкмыйча, куеп булмый. Ә.Еники әдәбиятның “ханы”дисәк тә, ялгыш булмас.Язучының иҗаты белән танышканнан соң, мәхәббәт турында язылган әсәрләре игьтибарны бигрәк тә җәлеп итте.Хәер, язучының бу теманы читтә калдырган әсәре юк та дияр идем. Ул бу хисне, романтик шагыйрьләрдән аермалы буларак, күпертеп, томанлы күкләргә чөеп сурәтләми, олы тойгыны тормышның табигый дәвамы, кеше яшәешенең бер чагылышы буларак аңларга тырыша.

       Ә.Еники иҗатында мәхәббәт темасы сугыштан соңгы әсәрләрендә күренә башлый. 1947 елда иҗат ителгән “Кәккүк ни диде”нәсерендә заман кешесенең мораль йөзен билгели торган тормышчан фәлсәфә дә, мәхәббәтне канатландырган романтика да бар. Ул фәлсәфә явызлыкны җиңеп кайткан совет кешесенең мәхәббәткә хокукын даулый. “Мәхәббәт бит ул – мөкатдәс бит ул, олы бәхет бит ул!” – диелә нәсердә. Шуңа күрә мәхәббәт белән шаярырга ярамый, чөнки ул – вөҗдан, намус бурычы. Аңа җавапсыз һәм саксыз караш көтелмәгән драмаларны китереп чыгарырга мөмкин.

       Моңа мисал булып “Яшьлек хатасы” хикәясе тора. Суд каршында ир белән хатын басып торалар. Алар бергәләп байтак гомер иткәннәр һәм бала – чага үстергәннәр. Араларында мәхәббәт булмау – аларның гомерлек газаплары. Бу кеше тормышындагы фаҗиганең иң зурысыдыр, шуңа күрә алар аерылышырга карар кылганнар.

       “Ялгызлык”хикәясендә төп героиня Тамара Сергеевна, беренче ире сугыш вакытында югалганнан соң, үзеннән яшьрәк егет Петя Котов белән танышып,икенче тормыш башлый. Ялгызлыктан качып бу адымга барган Тамара Сергеевна тирән йөрәк фаҗигасе кичерә. Икенче мәртәбә чын мәхәббәт белән тормыш корырга теләгән Тамара Сергеевнаның өметләре акланмый.

       “Бер генә сәгатькә”хикәясендә сугышка китеп баручы Гомәрнең үткәндәге бер кадерле хатирәсе – печән чапкан вакытларда сөеклесе Заһидә белән очрашулары берничә җөмлә белән генә әйтелсә дә, без аны иң кирәкле момент итеп кабул итәбез. Шушы ук әсәрдә ананың баласына мәхәббәте тетрәндерерлек.

       Димәк, мәхәббәт күп мәгьнәгә ия. Язучы ике яшь йөрәк арасында булганын да, ана мәхәббәтен дә, Туган илгә мәхәббәтне дә укучы күңеленә барып җитәрлек итеп тасвирлаган.

     “Әйтелмәгән васыять”әсәрендә Акьәбинең үткәннәргә изге хис белән каравы, мирасыбызны саклап калырга тырышуы, дөньяның бары ак ягын гына “күрүе”, беркемгә үпкә сакламавы – аның йөрәгендә бары мәхәббәт кенә булуында.

      Ә.Еникинең 1957 елда иҗат ителгән “Йөрәк сере”повестенда Зөһрә үзенең мәхәббәт тарихын сөйли. Ата – аналары аның язмышын үзләренә таныш булган Нәҗип белән бәйләргә телиләр. Егет кыз күңелен яулап  ала алмый.Зөһрә хәрби егет Бәхетгәрәй белән таныша һәм күп газаплардан соң үз мәхәббәтен таба. Мәхәббәт кебек изге хис канатларында бер – беренә омтылган яшьләрне берни дә туктата алмый. Аларга каршы булган көчләр ахыр чиктә, чынбарлык белән килешергә мәҗбүр булалар.

       Образлар төрле булган кебек, аларның мәхәббәткә хокуклары да төрлечә. “Рәшә”повестендә Зөфәрнең мәхәббәткә булган карашын Рәшидә һәм Гамбәргә булган мөнәсәбәтеннән күрәбез. Автор Зөфәрне сәнгать кешесе, гаҗәеп нечкә күңелле Рәшидә һәм сәүдәгәр әтисенең сүзеннән чыкмыйча яшәүче Гамбәр белән очраштыра. Зөфәр Рәшидәне ярата, тик аңа өйләнми. Моннан чыгып, без Зөфәрнең тормышы гына түгел, мәхәббәте дә исәп – хисапка корылуын күрәбез.

       Йөрәкләрне әрнетә торган сюжетка корылган “Кем җырлады”әсәрендә саф мәхәббәт барлыгын укучы җаны белән тоя. Газап эчендә, үлем белән көрәшеп ятучы сугышчы егет, шул хәлдәге сөеклесе белән тулы сагыш моңы, шуны ишетеп сихерләнгән егетнең фаҗигале язмышы – болар һәммәсе романтик контрастлар “букеты”.

        Ә.Еникинең мәхәббәт турында язылган әсәрләренең таҗы – “Гөләндәм туташ хатирәләре”.Илаһи, шигьри әсәр дип атар идем бу повестьны. Вакыйгалар үзенә бөтереп алып, хисләр чоңгылына ташлый. Гөләндәм урынына үзеңне куеп карыйсың. Бөек зат булган Салих Сәйдәшевкә кияүгә чыкмаса да нинди бәхетле ул! Әсәрнең ниндидер уйдырма түгеллеге безгә мәгьлүм. Саф хисләр, беренче мәхәббәт! Язучы һәр эпизодны тиешле югарылыкта тасвирлаган. Әсәрне укыганда бу ике саф җанга теләктәш булып утырасың.

      “...Менә ул миңа үрелә төште, сузылып кулыма әкрен генә орынды һәм ашыгып, кайнар пышылдап әйтте, ниһаять : - Юк, сез белергә тиешсез, Гөләндәм!... Мин бит сезне яратам, иң саф, иң мөкатдәс бер ярату белән яратам! Ишетәсезме?”

      Бер – берсен өзелеп яратуларына карамастан, алар кавыша алмыйлар. Гөләндәм: “Мин Салих дөньясына атлап керер өчен рухым белән дә, аңым белән дә өлгереп җитмәгән булып чыктым.Аяусыз хакыйкать әнә шул!” – ди.

     “Матурлык”хикәясендә төскә – биткә ямьсез ана образы сурәтләнә. Әмма баланың анага булган эчке, рухи матурлыкка әверелгән мәхәббәте бу тышкы ямьсезлектән өстен. Ананы ярату, ихтирам итүнең  изге, ләззәтле гүзәллеген тасвирлаганда язучы музыка, көй чарасын да кулланмыйча кала алмый. Бәдретдин, анасына багышлап, скрипкада “Салкын чишмә” көен уйный. “....Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!”

   “Шаяру”,”Картлар”,”Бер генә сәгатькә”,”Тауларга карап”,”Гөләндәм туташ хатирәләре”,”Кем җырлады”әсәрләренең геройлары мәхәббәтне изге дип санаучылар. Төрле сәбәпләр аркасында алао бу хистән мәхрүм.

     Әмирхан Еники һәр укучыны уйландыра торган әсәрләр иҗат иткән. Язучының иҗатында йөзек кашы булырдай бер әсәрне генә аерып алырлык түгел. Алар һәммәсе берсеннән – берсе матур.

 

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Укыту һәм тәрбия процессында Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү....

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше

Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ач...

Әмирхан Еники -әдипләр остазы.

Минем иң яраткан  әдибем - Әмирхан Еники. Мин аның иҗатын бик яратып укыйм....

Ачык дәрес: «Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше»

Бу дәрестә Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше...