Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог
материал (10 класс) по теме

 

         Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красоту

человеческой  души и изображало ее с совершенством непостижимым. На этой основе развиваются произведения,художественные образы и их внутренний  психологический мир.

В своих произведениях А.Еники использует разные формы внутреннего диалога: соединение диологической речи автора и персонажа, внутренний диалог противоположных героев и короткие монологи. Это все является психологическим анализом для открытия внутреннего и интеллектуального мира героя.Данные монологи автора дают возможность понять души героев,их переживание и настроение.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon institut.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Буа муниципаль районы Иске Суыксу  урта гомуми  белем  бирү мәктәбе.

                                                                 

                                     

                                                        Укытучы: татар теле һәм әдәбияты

                                                        укытучысы  Шәрәфетдинова Резедә

                                                        Рамазан  кызы.

             


Максат:          Ә.Еникине татар әдәбиятында геройларның

                                     төрле бәйләнеш-мөнәсәбәтләр җирлегендә

                              туган күңел хәрәкәтләрен, дөньяны философик

                              аңлауларын үзенчәлекле сүрәтләүче сүз остасы

                                     буларак бәяләү;

               Әдипнең матур әдәбиятка алып килгән

                                     идея-тематик яңалыгы, теле һәм стиле,

                             гаять бай сүрәтләү чараларыннан әсәрләрендә

               файдалануының үзенчәлеген ачыклау;

                 Ә. Еники иҗаты өчен аеруча хас булган

                                     психологик анализ алымы – эчке монологка

                                     күзәтү ясау.

         Перо А.Еники удивительно тонко и чутко        чувствовало и понимало красоту

человеческой  души и изображало ее с совершенством непостижимым. На этой основе развиваются произведения,художественные образы и их внутренний  психологический мир.

В своих произведениях А.Еники использует разные формы внутреннего диалога: соединение диологической речи автора и персонажа, внутренний диалог противоположных героев и короткие монологи. Это все является психологическим анализом для открытия внутреннего и интеллектуального мира героя.Данные монологи автора дают возможность понять души героев,их переживание и настроение.


                Ә.Еники – татар әдәбиятында геройларның төрле бәйләнеш – мөнәсәбәтләр җирлегендә туган күңел хәрәкәтләрен, дөньяны философик аңлауларын үзенчәлекле сүрәтләүче сүз остасы.

              Матур әдәбиятка ул алып килгән идея – тематик

яңалык,әдипнең үзенчәлекле теле һәм стиле, гаять бай сүрәтләү чараларыннан файдалануы әсәрләрендә ачык чагыла.Шуңа күрә язучының әдәби осталыгын өйрәнү, образлар иҗат итүдәге художество алымнарының төрлелеген ачыклау файдалы эш булып тора.

             Без шушы мәкалебездә Ә.Еники иҗаты өчен аеруча хас булган  бер психологик анализ алымы – эчке монологка күзәтү  ясарбыз.

            Ә.Еники прозасында психологизмны яктырту юнәлешендә галимнәр тарафыннан китаплар, мәкалләр язылды, бастырылды  һәм язылып торалар.

            Әдип иҗатының психологизмы, психологик детальләрнең үзенчәлекләре, хикәяләу стиленең характеры бигрәк тә әдәбият белгечләре Ф.Хатипов һәм Р.Сверигин  тарафыннан тикшерелде.

            М.Җәләлиеваның 2001 елда дөнья күргән

“Әдәбиятыбыхның җырлы  чишмәләре “ исемле хезмәтендә Ә.Еники әсәрләрендә урын алган психологик сурәтләрнең үзенчәлекләре карала. Һәр психологик тасвир  мисаллар ярдәмендә ачыклана, ныгытыла.

            Язучы прозасындагы эчке монолог формасы  булган уртак сөйләм алымына Ф. Сафиуллина “Ә.Еникинең  поэтик синтаксисы” мәкаләсендә махсус туктала . Ул язучы стилендәге бу үзенчәлекне –уртак сөйләмгә еш мөрәҗәгать  итү күренешен “кеше күңелендә кайнар хисләрнең серенә төшенү,   күңел диалектикасына үтеп керү,  уй-фикер һәм кичерешләргә  үз мөнәсәбәтен  белдерү өчен” дип аңлатыла.

          Әлеге алымның  татар әдәбиятында  барлыкка килүе кайчан  булган соң?  XX йөз башына кадәр татар әдәбиятында Муса Акъегет,Заһир Бигиев һәм башкалар иҗатында автор хикәяләве өстенлек итә,ягъни персонаж  сөйләме автор теле һәм стилендә йотылып , күмелеп кала иде.  Бары Г.Исхакый  иҗатында гына автор  хикәяләве һәм персонаж  сөйләме бәйләнеше  тотрыклырак урын ала башлый . Ә Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов,  Ш.Камал  әсәрләрендә инде психологик прозаның үзенчәлекле алымы буларак камилләшә,үсеш ала.  Ягъни XX  йөз башындагы әдәбиятыбызның стиль факторларының берсе булып әверелә.

             Ә.Еники үзенең әсәрләрендә  геройларның  эчке  кичерешләрен реалистик сурәтләүгә, аларның рухи дөньясын  тирәнтен ачуга зур әһәмият бирә. Бу хәл язучыны  классик әдәбияттан  художество   өлгеләре  эзләүгә китерә. Төп геройның эчке  конфликтын  сурәтләвендә  әдипнең  И.Тургенев,Ф.Әмирхан  романнары белән  уртаклыгы сизелсә, психологик анализ  алымнарын, күңел монологларын, психологик портрет, төшләрне сурәтләве белән аның иҗаты Л.Толстой, Г.Ибраһимовка якын тора. Ә.Еники прозасының поэтикасын җентекле өйрәнгән  Д.Ибәтуллина түбәндәге нәтиҗәгә килә: “ Яшь иҗатчыга иң көчле йогынты,һичшиксез, Галимҗан Ибраһимов һәм Лев Толстой әсәрләре аша була. Беренчесе ана теленең  образлылык куәтен раслап, татар әдәбиятында катлаулы характер, киң панорамалы тарихи-социаль,тарихи-фәлсәфи,социаль-психологик тормышны гәүдәләндерү мөмкин икәнлеген исбатлый. Икенчесе әдәбиятта катлаулы рухи дөнья-“күңел диалектикасы” барлыгын искә төшерә.” Әмма шушы бәрәкәтле иҗади йогынтыларга карамастан,әдип үз стилен, телен,индивидуаль йөзен саклап кала, югалтмаска тырыша.

          1950-60 нчы елларда Ә.Еники иҗатында эчке монолог алымының  нәтиҗәлерәк  сыйфат үсеше күзәтелә. “Тауларга карап “,    “Ялгызлык” хикәяләреннән башлап, хикәяләүдә автор һәм персонаж сөйләме өстенлек ала башлый. “Саз чәчәге”,”Рәшә” һ.б. повестьларында инде бу алым психологик тасфирлауда характерлы үзенчәлеккә әверелә.

        Ә.Еники прозасында эчке сөйләм күңел монологы һәм аның формасы булган уртак сөйләм ярдәмендә бирелә.Эчке сөйләм матур әдәбиятта персонажның уйларын, хис-тойгыларын үз-үзенә сөйләве, яисә кемгә дә булса мөрәҗәгать итүе буларак кулланыла.

         Әсәрләрдә эчке монологның берничә әдәби йөкләмәсе бар: геройның күңел дөньясындагы процессларны, ягъни уй-фикерләрен,эчке планнарын ачып бирү. Монда персонажның тормышка карашы, максаты, чынбарлыкны аңлавы да чагыла. Мәсәлән, Локман карт (“Тауларга карап”), Акъәби (“Әйтелмәгән васыять») монологлары. Бу монологлар герой тормышының җаваплы моментын, күңел төшенкелеген,рухи халәтенең иң киеренке вакытын характерлау өчен кулланылалар.

           Дөрестән дә, Ә.Еники әсәрләрендә рухи яктан сынган, авыр һәм җаваплы шартларга куелган геройларның хис-кичерешләре эчке монологлар аша гәүдәләнәләр. Ни сәбәпле язучы шушы алымны кулай күрә соң? Беренчедән, кешеләр күңелләренең киеренке, газаплы вакытында үзләренең кичерешләрен ачарга сәләтле. Икенчедән, тормышның авыр моментларында геройның үзенең рухи хәлен, тормышын билгеләү дә табигый, ягъни эчке монологка мөрәҗәгать итүе туган авыр халәтне аңлау, аннан чыгу юлларын эзләү, яңа карарга килүне ачыклауга корылганнар.

        Эчке сөйләм шулай ук геройларны индивидуальләштерүдә дә мөһим фактор булып тора. Ул персонажның характерын, сөйләү үзенчәлеген чагылдыра. Язучы һәр геройның үзенә генә хас булган эчке тавышын,  уйлау рәвешен чагылдыра белә. Мәсәлән, Зөфәр Сабитовның монологына рационнальлек,салкын акыл,аргументларга бай булу,эгоистлык хас булса,Шакир Мостафинның эчке сөйләме салмаклык,йомшаклык,үз көченә үзе ышанмаучанлык кебек сыйфатлар белән характерлана. “Шаяру” хикәясендәге Диләрә ханымның  да тәккәберлеге,масаюы  эчке монолог аша тасфир ителә.

            Эчке сөйләм аша персонажларга үзхарактеристика бирү белән бергә,башка геройларга бәяләмә бирдерү дә уңышлы файдаланыла:”Кешесе ул түгел ,көнчеләрдән түгел,явызлык эсти белмәс,кулыннан килгән киңәшен,акыллы сүзен әйтер”. Монда Нургали сөйләме башка образларны ачуга юнәлтерү белән бергә,аларга карата булган мөнәсәбәтен дә белдерә.

            “Саз чәчәге” повестендагы күп кенә эчке монологлар Шакир Мостафинның   драмасын  ,күңелендәге   кискен    үзгәрешләрне,шуның  нәтиҗәсендә   туган  психологик  кичерешләрне   ачуга корылганнар. Байгузиннар  гаиләсенең   мещанлыгы   белән геройныңәхлакый  хисләре конфликтка керә  һәм  бу  каршылык  Мостафин фикерләренең ике агымга аерылуына сәбәп була.Герой бу каршылыкны  аңласа да, тойса  да аңа  каршы  торырлык ,тыңгысызхисләрне җиңәрлек көч тапмый.Ул үзенең фаҗигасын “йомшак характерлы ,тормышның  кискен   борылышларын  авыр   кичерә,үтә җитди мәсьәлә  алдында   аптырап   калучанлыгы”нда  күрә.Мостафинның  газабы,  үз-үзенә  йотылуы,  мораль  яктан   сынуы,

акылы белән хисләренең   көрәше, күңел  төшенкелегенең   тирәнәябаруы  үзенең  күзәтүләренә  анализ  һәм  нәтиҗә   ясау   ашачагылдырыла.

                 Зөфәр Сабитовның күңел монологлары логик төгәлләнгән булуы  ,сорау-  фикер   йөртү-нәтиҗә  схемасы  рәвешен  алуы  белән геройның    эчке ныклыгын,   тотрыклылыгын   күрсәтәләр.   АңаМостафинда   булган   фикер   каршылыгы,   аерымлылыгы  хас түгел.Шулай да кайвакыт Рәшидә үз-үзен тотышы белән аны бәхәтле  уйларга этәрә. Мәсәлән, Зөфәрнең маркизет күлмәклек бүләк итү күренеше. Әлеге ситуациядә китерелгән эчке сөйләмдә Зөфәрнең

“гаҗәп-хәйранга”калуы сизелә. Бу уртак сөйләмдәге сүзләр сайланышында,синтаксик төзәлешендә чагылыш таба.

        Ә.Еники геройларының уй-хис агышын бөтен барлыгында тәфсилләп сүрәтләмичә,булган күренешләр,яисә тасвирланачак вакыйгалар белән бәйләнештә торган әһәмиятле моментларын гына тасвир итә,ягъни хикәяләүдә персонажның уйлау процессында гомумиләштерелгән,мөһим дип санаган фикерләре генә чагылыш таба.Мәсәлән,”Рәшә” повестендагы Зөфәрнең Рәшидәгә карата туган хисләрен автор бәйләнешсез,буталчык җөмләләр ярдәмендә сүрәтләми,фикерләр хәрәкәтендә ачмый,ә бары уйларының нәтиҗәсен генә тасвирлый.”Ә Рәшидәгә килгәндә инде,Зөфәр артык шикләнми иде.Юк,чыннан да, нишләп риза булмасын ди ул?...Бердән, Рәшидә аны  ярата,икенчедән,менә өч ел инде болай да аңа хатын булып тора,өченчедән, Рәшидәнең дә бай, рәхәт тормышта яшисе килмимени?Артистка ич ул!”

           Күрүебезчә,эчке сөйләмдә сорау,  өндәү конструкцияле җөмләләр еш күзәтелә.Бу персонажның хис-тойгыларын киеренкерәк итеп күрсәтү, хикәяләүгә өстәмә эмоциональ төсмер бирүдән гыйбәрәт.Җөмләдә күп нокталар,кабатлаулар булган элементлар да шушы функцияне башкаралар. Мәсәлән,Мостафин эчке сөйләмендәге сорау конструкцияле җөмләләрнең ешлыгы аның чарасызлыгын ассызыклыйлар.Сөйләмдә сорау формасыннан арынган,әмма сорау интонациясен үзенә алган җөмләләр шулай ук кешенең авыр,газаплы  моментларын аңлаталар.  ”Әйтелмәгән васыять”әсәрләрен бер мисал:

”Ходаем,гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин...”Кайвакыт сорау конструкцияләр синтаксик рәт хасил итәләр.Бу очракта алар персонажның катлаулы мәсьәләләр белән борчулы вакытын,фикерләренең чуалган , икеле-микеле чагын характерлыйлар. Димәк,Ә.Еники әлеге  алымны психологик тасвирлау максатыннан файдалана.

              Әсәрләрдә,гомумән,фикер һәм хис мөнәсәбәте шактый кызыклы.Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тасвирланалар.

Әлеге бәйләнеш эчке сөйләмдә чагыла һәм аның структурасына да тәэсир итә.Нәрсә турында сүз баруга карап,телдән әйтелгән уй  сөйләүченең күңелендә,эчке дөньясында барган шик-шөбһәләрен, яшерен серләрен ачып бирә,сүз белән күңелдә кайнап торган фикер бер-берсенә туры килә,берсе икенчесеннән аерылмый,шуның нигезендә туа.  Автор геройның уйларын ачыклаучы,характерлаучы халәтен ремаркаларда күрсәтә:  ”Эх,Гашыйк абзый,Гашыйк абзый,оят түгелме сиңа минем турында болай сөйләү?”  Әлеге өзектә герой сөйләменә салынган әрнү,йөрәк ярсуы автор аңлатмасында ачыклана.Бу очракта фикер тойгының , хиснең чыганагы булып тора.                    

              Ә.Еники “чиста” формадагы эчке монолог сирәк күренеш булса да әсәрләрдә кайбер формалары очрый. Мәсәлән, автор сөйләмендә    каймаланган кыска монологлар.  Алар эчке һәм тышкы дөньяда барган проөессларга бәйле оәвештә кыска вакыт аралыгында туган иң киеренке кискен күңел халәтләрен  чагылдыралар.Нургалинең әсәр дәвамында китерелгән кыска монологлары геройның үз-үзен  тәнкыйтьләве (“чит кеше килеп күрсә, хурлык, билләһи, ярамый, ярамый,- дип узды ул”), яки башкаларга ачу, нәфрәт белдерүе (“...Аның тирән ачу белән: “Абзыйлар, әйткәнне оныта күрмәгез,- диясе килде”) мәгънәсендә киләләр.

         Әсәрләрдә язучы кулланган психологик анализ чарасының тагын  бер үзенчәлеге – геройның эчке кичерешләре автор сөйләме белән бергә үрелеп бара. Автор өченче затта хикәя кылганда вакыт – вакыт геройның  эчке тавышы,интонациясе  сөйләмдә чагылыш таба. Менә аның бер үрнәге: “ Әле ревизия барышында әлеге завод оешмаларыннан катнашучылар да аның  берәр кыек эшен чокып чыгарырга тырышып карадылар.Дөресен генә әйткәндә,андый нәрсә Зөфәрнең гамәлендә юк та иде,чөнки ул бер вакытта да үз инициативасы,үз кулы белән дәуләт малына үрелмәде.”

           Өзектә автор хикәяләвенә башка персонаж “тавышлары”һәм герой интонациясе дә килеп кушыла.Бу вакыйга,күренешнең ике күзлектән-объектив һәм субъектив яктан яктыртылуына китерә.Әлеге хәл язучының хикәяләүне бер тонда алып бармау,аның катлауландыру ниятеннән дә башкарыла.

            Н.Юзиев”Заман һәм роман”исемле мәкаләсендә Ә.Еникине “вакыйга һәм геройны объектив агымында, авторның турыдан-туры катнашыннан тыш тасвирлауга омтылучылар”рәтенә керә.Әлбәттә,бу дөрес бәяләмә.Чөнки язучы персонажларга,вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен турыдан-туры түгел,ә уртак сөйләм аша тормышка ашыра.Уртак сөйләм, мәгънәсеннән үк аңлашылганча,автор һәм персонаж сөйләмнәренең бәйләнеше.Әлеге алым ярдәмендә әдип бернинди арттыруларсыз,дөрес итеп кешеләрнең интеллектуаль һәм каршылыклы эчке дөньяларын гәүдәләндерүгә ирешә.

            Тәнкыйть әдәбиятында авторның “геройларга, вакыйгаларга карата мөнәсәбәте ачык белдерелми”дигән карашлар булды.Бу тәнкыйтьчеләрнең уртак сөйләм алымына тиешенчә игътибар биреп җиткермәүләре нәтиҗәсендә килеп туган ялгышлык.

            Уртак сөйләмдә,гадәттә,герой карашлары,фикерләре белән авторның персонажларга,вакыйгаларга мөнәсәбәте,бәяләмәсе бергә үрелеп бара.Шул нигездә әсәрдә геройга карата язучының теләктәшлеге яисә ирониясе белдерелә.Мәсәлән,авторның Локман карт,Акъәби кебек персонажлар белән рухи яктан якынлыгы,хисси фикер теләктәшлеге сиземләнә.Шушы алым ярдәмендә әдип әсәрнең  мавыктыру,инандыру куәтен,укучыларның ышандыру мөнәсәбәтен арттыра,моңсу уйларга этәрә.

           “Уяну”повестенда автор позициясе кайвакыт җәяләр эчендә күрсәтелә.Ягъни язучы персонажга карата үз мөнәсәбәтен белдерүдә әлеге конструкциядән файдалана:”Нургали фермасында”(ни өчендер үзенчә мыскыл иткән булыпмы,бу юлы ул туп-туры шулай дип әйтте)хәзерге чаклы саламны бүрәнәгә беркетелгән ураклар өстендә турыйлар,суны ат имгәтеп буадан ташыйлар...”

          Эчке монологлар шулай ук геройларның теләк-хыялларын чагылдыралар,ягъни гамәлләренең мотивларын ачыклыйлар,алдагы эш-хәрәтләренең  юнәлешен күрсәтәләр.Зөфәр Сабитовның сатып алган өен кемгә яздырачагы турындагы  уйлары,Рәшидәгә өйләнергә теләвен белдергәнчә китерелгән монологлары моңа мисал була алалар.

           Ә.Еники”Саз чәчәге”повестенда эчке диалог алымыннан да файдалана.Әлеге алым Ш.Мостафин аңының икегә аерылуын,карашларының каршылыгын күрсәтү өчен хезмәт итә.Әлбәттә эчке диалог  Ф.Достоевский кулланган алымнан беркадәр аерыла. Әсәрдә эчке бәхәс  икәнлегенә интонацион төсмерләр генә ишарә ясый.

           Ә.Еники каләме аеруча кешенең эчке , рухи дөньясының бик нечкә,катлаулы якларын сизгер тотып ала һәм аларны  бар тулылыгы белән сәнгатьчә оста,үтемле гәүдәләндерә.Шуңа күрә әсәрләрдә сюжет вакыйгалар, фактлар  тәэсирендә түгел, ә персонаж күңелендәге психологик хәрәкәт нигезендә үсеш ала,ягъни  геройның билгеле бер ситуациядә туган уй- хисләре яңа адымга, эшкә җирлек булып,сюжет агымын билгели.

          Димәк, Ә.Еники иҗатында эчке монолог үзенең төрле формаларында файдаланыла: автор һәм персонаж сөйләмнәрен берләштергән уртак сөйләм,ике тавыш каршылыгында торган эчке диалог һәм кыска монологлар. Болар барысы да геройларның интеллектуаль һәм рухи дөньяларын  бөтен катлаулылыгында,дөреслегендә  сүрәтләүгә китергән психологик анализ чараларын  хасил итәләр. Әлеге аталган монологлар  персонажның  үз күңел дөньясын аңларга теләү,кичерешләрен тикшерү, халәтләрен  бәяләүгә корылганнар.

Кулланылган  әдәбият:

  1. Сверигин Р. Яңа герой һәм яңа алымнар. -  К., Тат. кит. нәшер.
  2. Сафиуллина Ф. Текст төзелеше. – К., Каз.Ун.нәшер., 1993.- 182 б.
  3. Еники Ә.  Соңгы китап. Истәлекләр. – Казань:тат.нәшер., 1987.
  4. Вәлиев М. Соңгы китап сере.\\Вәлиев М. Каһарманнар кирәк. –Казан: Тат.кит.нәшер.,1990.
  5. Татар әдәбияты мәсьәләләре. Унынчы җыентык. Гыйльми  мәкалә-

ләр җыентыгы. Казан. КДПУ,2003, 151 б.

  1. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том : 60-90 еллар әдәбияты.

           Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001.- 544 б.

     7.   Мисаллар 1991 нче елда басылып чыккан  өч томлыктан китерел-

гән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

Бу дәрестә Акъәбинең  үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә.  Буыннан -буынга бирелә торган  изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...

Укыту һәм тәрбия процессында Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү....

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше

Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ач...

Әмирхан Еники -әдипләр остазы.

Минем иң яраткан  әдибем - Әмирхан Еники. Мин аның иҗатын бик яратып укыйм....

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы....

Ачык дәрес: «Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше»

Бу дәрестә Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше...