Иҗади эш "Үткәннәрдән бүгенгегә" Шакирова З.Н.
материал

Шакирова Затия  Небиулловна

Публикация "Якты юл" газетасы, 2018

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utknnrdn_bugengeg.docx40.52 КБ

Предварительный просмотр:

Үткәннәрдән бүгенгегә...

Көзге моңсу көннәр.  Миңнурый шигырьләрен укыйм:

Тел югалту, җаным, кан югалту,

Кырыслыгы шунда канунның...

Миңнурый шигырьләрен укыйм...  Аның шигырьләре йөрәгемә якын. Кайбер шигырьләрен ятлап та бетердем. Миңнурый – шагыйрә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Бер тапкыр күргәнем дә булды: бергәләп Яр Чаллы педагогия университеты бинасында укытучылар өчен һөнәри тест тапшырдык. Миңнурый – иң яраткан группадаш кызыбыз Гүзәлнең апасы, бәлки, шуңа да аның иҗаты мине нык кызыксындырадыр.

Шигырьләрендә – безнең йөрәк ачысы, ярасы:

...Мөгаллимнең керфегеннән

Нигә тама ачы моң?

Кирәк түгел икән бит ул

Җирнең чәчкәләренә,

Быелгы көз, тырышып-тырышып,

Бәс үрә чәчләренә..

Быелгы көз... Туган телебез язмышы кыл өстендә...Үзем дә, кызым да – татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Өметсезлеккә бирелмибез: эшлибез, яктылыкка омтылабыз, яхшылыкка өметләнәбез.

Миңнурый шигырьләрен укыйм:

Яшьлегемнән килгән бер ялкын –

Поезд тавышлары бик якын...

Паровозга әнә тагылып,

Үтте яшьлек җанга кагылып.

“Яшьлегем вокзалы” шигыре гүя җанымны актарып ташлады: укытучы булу хыялын тормышка ашыручы юллар: Канаш – Казан, Казан – Канаш поездында йөргәннәребез искә төште. Алабугага барыр өчен башта авылдан район үзәгенә барабыз, район үзәгеннән – Канашка, Канаштан поезд белән Казанга, аннары, ничек булса да – Алабугага! Югыйсә, Казанга да укырга кереп булыр иде, Чабаксарыбыз да  якын гына.

Ләкин рус теле укытучыбыз Затия апа Хисамова, Алабуга шәһәре, андагы педагогия институты, мөгаллимнәре турында сөйләп, безне тәмам сихерләде, без инде бүтән уку йортына керү турында уйламадык та. Классташ кызлар – Гөлсирә, Гөлфизә, мин – биш ел буе авыл белән Алабуга арасындагы юлларда,  төрле маҗараларга юлыга-юлыга, югары белем алдык. Төзелеш отрядларыннан, төрле колхоз – совхозлардагы эшләрдән, практикалардан кайтулар... Ашкынып, Алабугадан Казанга, Казаннан төнге поезд белән Канашка кайтып җитәбез,  ләкин төн карасы юлны кисә... Елыйсы килә, сагындык,  авыл якын гына. Вокзалда кунабыз, я  булмаса, Шыгырдан, Озын Куак кызлары безне  үзләренә ияртеп кунарга алып керәләр. Алабугадан авылга бер көндә генә кайтып җитеп булмый иде шул...

Озын Куакта Минзатия исемле кыз үзләренә кунарга алып керде. Шәл бәйләүчеләр икән: өйләре тулы шәл. Киптерергә дә элгәннәр, идәнгә дә җәйгәннәр. Шикләнеп тә карамадылар безгә,үз кызларыдай тәрбияләп озаттылар.

Шыгырдандагы Дамир абый, Әлфинур апа Нигъмәтулловлар гаиләсендә бик еш куна идек, Әлфинур апа, автобуска билет алып, утыртып та җибәрә. Төн уртасында Дамир абыйларны уятып керергә туры килә, якты йөз белән каршы алалар иде, рәхмәт сезгә, киң күңелле якташларыбыз.            

Миңнурый шигырьләрен укыйм:

Узып киткән ак вокзалыбыз,

Сагынулар белән шып тулып,

Кадерле бер истәлек булып.

Вокзаллар, поездлар, вагоннар… Алабугадан кайтканда, күбрәк төнге поездга эләгә идек. Гөлфизә белән Казан-Канаш поездында кайтабыз, истәлек, җыр дәфтәрләре актарабыз. Канашка якынлашабыз, вагонда кеше кимегәннән кими бара. Вагонга туйдан кайтып баручы яшьләр төркеме килеп керде – Канашныкылар, исерекләр. Безнең белән дә кызыксындылар. Истәлек дәфтәре тышлыгына ЕГПИ дип язылган. Сорашалар. “Ереванский государственный политехнический институт” дигән булабыз, Канашка эшкә урнашырга киләбез, дибез, үзебез бик җитди. Нигәдер политехническийда укыган җитди Ереван кызлары кызыктырмады боларны, борылып, үзләренең күңелле иптәшләре янына китеп бардылар.
        Төнге поездларда йөрүләр...

Ялгыз йөрмәскә тырыштык, авылдаш кызлар бергәләп кайтабыз, бергәләп китәбез. Кайчакларда Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче Гөлсирә апам да безгә юлдаш була, аңа ышыкланабыз.

Юлларның  төрлесен  күрдек: кияүгә чыккач, авырлы килеш, буранлы төндә төн буе автобус  этеп, төнге вагонда дер-дер килеп  туңып  кайтулар  да, сөенә-сөенә, сабыйларыбыз белән йөрүләр дә…

Без  Гөлфизә белән Яр Чаллы шәһәренә якын Тукай районында төпләнеп калдык, ә Гөлсирәбез Ульян өлкәсендә гомер кичерә.

Шушы юлларга ашкындырган, Алабуга шәһәренә, андагы педагогия институтына, мөгаллимнәренә, гомумән, укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән укытучыбыз Затия апага рәхмәт әйтә алдык микән? Күпме вакытын безгә сарыф итеп,   әңгәмәләр үткәреп, безне олы юлга озаткан мөгаллимәбез белән чын күңелдән сөйләшеп утыра алдык микән?

Юктыр, ләкин барыбызның да йөрәк түрләребездә туган мәктәбебезгә, укытучыларыбызга карата хөрмәт, рәхмәт хисләре саклана.

Агачтан салынган мәктәбебез сагындыра... Класс саен 40-41 бала, параллель класслар. Укыйбыз, шаярабыз... Беренче укытучыларыбыз: Раушания апа, Дания апа, Нурдания апа, Сиринә апа, Солтания апалар! Ягымлылар, белемлеләр, шаяннар... Укырга, язарга өйрәттеләр, тәртипле булырга  өндәделәр.

Фәния апа, Миңназыйм абый, Нурия апа класс җитәкчеләребез булдылар. Фәния апа безне  үтәли күрә, белсәк, укысак – мактый, киреләнсәк, тәртипсезләнсәк – үрнәк  укучы булганчы тырыша. Ике классташ малай бер-берсен “бака баласы” дип үртәшкәнгә, шундый итеп класс җыелышы үткәрде  апабыз: бу ике малайның   әниләрен мактады, зурлады, укытучыбыз безнең барыбызга да мәңгелек сабак бирде.

Миңназыйм абыйның йөзе  гел көләч  сыман тоела иде миңа. Мәһабәт гәүдәле, ягымлы  класс җитәкчебез безне бер дә ачуланмый, күз карашыннан аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый идек. Малайларны әләкләшәбез, ләкин абыебыз безне шаяра-шаяра дуслаштыра. Абыебыз күрә бит: кызлар да тик тора торганнардан түгел.

8 нче март бәйрәмендә абыебызның безгә шоколад өләшкәне истә калган.

Миңназыйм абый “Аҗаган” уенын оештыра иде. Агачтан мылтыклар ясыйбыз, стройда атларга өйрәнәбез, җырлыйбыз, учак ягып, ашарга пешерәбез, урман, болын, су буйларыннан, төрле биремнәр үти-үти, югалган байракны эзлибез. Чын күңелдән уйныйбыз, укытучыларыбыз безнең белән янәшә йөгерәләр, көне буена сузыла уеныбыз. Елыйбыз, көләбез, бәхәсләшәбез.

Безнең класс җиңә дә иде. Миңназыйм абый класс җитәкчебез бит! Абыебыз математика дәресендә ике юнәлештә эш алып бара: математик егетләрне бүтән, катлаулы программа белән, безне дәреслек  буенча укыта  иде.

Югары классларда класс җитәкчебез булган Нурия апабыз бик яшь, чибәр, матур киенә иде. Ул безгә дустыбыз кебек булды. Безнең белән көлде, безнең белән елады, колхоз эшләрендә эшләгәндә, чиста киемнәрен пычратудан курыкмыйча, безгә булыша иде. Шыгырдан, Алманчы урта мәктәпләренә очрашу кичәләренә бардык, билгеле инде, Нурия апа  да безнең белән бара.

Класс җитәкчеләребез, укытучыларыбыз безне экскурсиягә алып баралар иде. Зур урманыбыз аша, җәяүләп чыгып, Карлы елгасы буена барабыз.    Ул экскурсиягә әзерләнүләр, барулар...

Шешәдәге, банкадагы чәйгә нәрсә салабыз, кем ничә йомырка пешереп алып бара? Онытылмас мизгелләр...  Иртән китеп, кич кенә кайтабыз: Карлы суында чыпырдыйбыз, балык тотабыз, учак ягабыз, уйныйбыз, урманыбызны өйрәнәбез... Укытучылар уеннар оештыралар. Ел саен Карлы буена алып баралар иде бала җанлы абый-апаларыбыз.

Октябрятка, пионерга, комсомолга керүләр... Ялкынлы комсомол җыелышлары, комсомол комитеты эшчәнлеге, “Ягез әле, кызлар”, ” “Ягез әле, егетләр” бәйгеләре... Яңа елда чегәннәр булып йөрүләр... Кич белән ялгыз әби-бабайларның карын көри идек. Төрле бәйрәмнәргә әзерләнергә, газеталар чыгарырга кич белән мәктәпкә җыелабыз. Укытучыларыбыз да, өйдәге бетмәс-төкәнмәс эшләрен төгәлләп, мәктәпкә ашыгалар.

Кичәләрдә актив катнашабыз. “Ягез әле, кызлар” кичәсендәге бер бәйгедә журналист берәр җитәкчедән интервью алырга тиеш иде. Мин – журналист, классташым Гөлнур – Леонид Ильич Брежнев. Нәкъ аның кебек утыра, күзлеген кигән. Мин  сорау биргән саен, кәгазеннән укып кына җавап бирә.

Соңгы сорау:

– Сез безнең авылның, мәктәбебезнең киләчәген ничек итеп күз алдына  китерәсез?

Брежнев җавапны кәгазьдән эзләп таба, укый:

– Сезнең мәктәбегезнең даны еракка таралыр. Мин  киләчәгегезне бик матур

итеп күз алдына китерәм. Сезнең авылны, мәктәпне  бәхетле киләчәк көтә.

Икенче көнне  безне дирекциягә чакырттылар, аңлатмалар яздырттылар. Бәйгедә беренче урын алган идек, югыйсә, бер сөенечебез дә калмады. Безне бик озак “журналист”, “Брежнев” дип үртәп йөрделәр.

Ә бит “Брежнев бабабыз” дөрес әйткән, авылыбызның бүгенгесе дә,  киләчәге дә бик матур, авылыбызда әкияттәгедәй мәктәп салынды. Апам, энекәшем, киленебез, апамның килене шушы мәктәптә эшлиләр. Ә аның директоры кем булсын инде, мәктәпкә бәхетле язмыш юраган  “Леонид Ильич Брежнев” – безнең классташыбыз Гөлнур Сабитова.

Уйларым белән үткәннәргә кайтам.  Бик белемле, җитди иде укытучыларыбыз. Арифулла абый тарих фәнен авыл тарихы,  гаиләләребез тарихы белән бәйләп аңлата, тарихи даталарны яттан белә идек. Габделхәй абый, Рифгать абыйлар бик зыялылар, аларның дәресләрендә тып-тыныч утыра идек. Күп беләләр. Габделхәй  абый 2ле куймый, ни өчен дәрескә әзерләнмәгәненең сәбәбен әйтә алмаган классташыбызга бик авырлык белән 2ле куйганын хәтерлим. Гафу да үтенде хәтта. Кичәләрдә актив катнаша иде ул.

Астрономия дәресе. Рифгать абый тыныч кына дәрес аңлата. Шым булып, абыйның дәрес аңлатканын тыңлыйбыз. Мондый тынлыкка безнең колаклар бик ияләшмәгән.  Партадашым Мәүлидә парта өстендәге дәфтәр битенә: “Затия, миңа карый күрмә, көләсем килә, харап булабыз”, - дип язып куйды. Ничек инде карамыйм? Бөтен гәүдәм белән партадашыма борылдым...

Рифгать абый, дәрес аңлатуыннан туктап, классыбыз белән көлеп бетергәнебезне көтте, тыныч кына: “Тормышта шундый мизгелләр дә була...” – дип, безне аңлап, гафу итеп, чыгыш та ясап алды.

Зәкиулла абый   физкультурадан  укытты, үз эшенең остасы. Ерак араларга  йөгерә, чаңгыда шуа идек, бер иренмичә, тирләп-пешеп, күнегүләр ясарга  өйрәтә иде абыебыз. Мәктәп буенча спорт ярышларын югары дәрәҗәдә оештыра, хәтта авыл халкы да карарга җыела, ярыш көне бәйрәм төсен ала иде. Армия сафларыннан кайткан егетләрнең Зәкиулла абыйга рәхмәтле булуын хәтерлим.

Сәмигулла абый барыбызны да биология фәненә гашыйк итте. Без –табигать балалары, яз җитүгә, йөнтәс, җып-җылы булып тоелган умырзаяларны өзәргә урманга йөгерә идек. Өзәбез, битләребезгә куябыз – шундый нәфисләр... Сәмигулла абыебыз чәчкәләрнең тамырын корытмаска, өзмәскә, табигатьне сакларга куша иде.

Безгә тыныч кына химия фәнен төшендерүче акыллы Шәүкәт абый, Равил абыйлар, сызым фәненә, рәсем сәнгатенә гашыйк итүче бик сабыр холыклы Шәйхулла абыебыз, җәмгыять белеме фәнен өйрәтүче, тормыштан кызыклы мисаллар китереп көлдерүче Тәфкил абыйлар... Хәйдәр абый, укытырга кайтканда, өйләнмәгән егет иде, кызлар география фәненнән бишле билгесе алса, малайлар, Хәйдәр абый сиңа өйләнә дип үрти башлыйлар иде. Бик пөхтә, тузан күрсә, дәресне башламый иде. Хәйдәр абый дәресендә төрле материкларда “сәяхәт” итә идек.  

Рус теленнән безне Рафия апа, Радия апа, Тәслимә апа, Минзада апа, Затия апа, Гөлинә апа, Нурия апалар укыттылар. Төркемнәргә бүленеп укый идек. Белемле апаларыбыз рус телендә әсәрләрнең эчтәлеген сөйлиләр, темаларны җентекләп аңлаталар иде. Минзада апа, Гөлинә апа, Рафия апалар бик акыллы, сабыр, таләпчән иделәр. Әниләрдәй тәрбиялиләр иде безне. Минзада апаның чәчен бик матур итеп йөртүе истә калган.  Рафия апабыз безгә  физикадан да төпле белем бирде.

Радия апабызга  барыбыз да гашыйк идек. Яшь,  матур апабыз булып  укытучылы уйныйбыз, аның кебек дәрес аңлатабыз, кагыйдәләрне яттан беләбез. Нурия апа Сәгъдиева  безнең белән   кичәләр үткәрә, стена газеталары чыгарыша. Комсомол оешмасын җитәкли иде ул. Тәслимә апаның сылулыгы, матур итеп сөйләшүе, битендәге чокырлары...  

Безне укытмаса да, гомерен мәктәпкә, балаларга багышлаган, дәрәҗәле исемнәргә лаек булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда апабызга соклана идек. Җыр-моңга гашыйк, матур, нәзәкатле Румия апа, безгә ноталар өйрәтүче  Шәүкәт абый, хезмәт тәрбиясе бирүче Галиәсгар абый. Нечкә билле, сылу Ләйсән апа башлангыч классларны укытты,  бик күп укучыларны биергә өйрәтте.

Татарстан кызлары Ләйсән апа, Тәслимә апалар Чуваш илендә яшәп калдылар, гаиләләр кордылар.

Физика укытучыбыз, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, безнең белән кичәләр үткәрүче, концертлар, спектакльләр куючы, биеп йөрүче Рәшит абыебыз 2 бала белән тол калды: башлангыч класс укытучыбыз, Рәшит абыйның тормыш иптәше Дания апа, алмадай ике нәни кызчыгын калдырып, бик яшьли вафат булды.. Баулы районы кызы Тәслимә апа ике нәни кызны үз канаты астына алды, Рәшит абый Мусиннар йортына килен булып төште. Кайнана, кайната белән тату гына яшәп киттеләр. Бик соклангыч пар иде алар.

Кич белән “вечер”лар үткәрәбез: Рәшит абый белән Тәслимә апа парлап вальс әйләнәләр. Тәслимә апа бик матур җырлый. Кичәдән кайтып китәсебез килми, тагын биик әле, дип, Рәшит абыйга ялынабыз. Тәслимә апа Рәшит абыйны ризалаштыра,  биесеннәр инде, ди. Рәшит абыйлы, Тәслимә апалы кичәләр... Спектакльләр дә куябыз. “Әлдермештән Әлмәндәр”спектаклен куйдык. Сәмигулла абый белән Рәшит абый сүзләрен ятлап бетермәгәннәр, ләкин каушамыйлар, үз сүзләрен куша-куша, спектакль уйныйлар.

Тәслимә апа белән Рәшит абыйның бер-бер артлы ике сабыйлары туды. Яшәргә дә яшәргә, эшләргә дә эшләргә... Дүрт баланы тигез канат белән аякка бастырырга...  Ләкин тормыш аяусыз: авариягә очрап, дүрт баласын ятим калдырып, гөрләп яшәп-эшләп торган җирдән Рәшит абыебыз авариягә очрап вафат булды...

Тәслимә апа 32 яшендә дүрт бала белән тол калды. Чит җирләр, әти-әниләр, туганнар еракта...

Тәслимә апаның, күзләрен йомып, тәрәзә янында басып торганын күзәткәнем булды, нинди хисләр кичергәнен, йөрәгендә нинди давыл дулаганын үзе генә белгәндер укытучыбыз...

Ярый әле, Рәшит абыйның  әти-әнисе, туганнары үз итәләр акыллы Тәслимә апаны. Кайнана, кайната белән яши Тәслимә апа, дүрт баланы бергәләп аякка бастыралар, олы тормыш юлына озаталар.

Рәшит абыйның вафатына да 30 елдан артык вакыт үткән, Сабан туенда Тәслимә апаны очраттым. Нәкъ безнең авылга килгән вакытындагыча сылу, нур чәчеп елмая, ягымлы. Алиһә сыман тоелды ул миңа. Балаларының, туганнарының, авыл халкының хөрмәтен, олылавын тоеп яши ул. Кияүгә сорап килүчеләр була, ризалык бирми апабыз. Бүгенге көндә кемнең кулы, аягы, башы авырта-дәвалый, киңәшләрен бирә, тәннәрен сыпыра, массаж ясый ул. Мин Тәслимә апаны бәхетсез дия алмыйм. Безнең авыл бәхетенә күктән иңгән фәрештә кебек ул.

        Ләйсән апа да бик яшьли тол калды. Яңа гаилә корды, Чабаксар каласында яшиләр, Чувашстаннан китмәде.

И, язмышлар... Нигәдер, чит җирләрдә яшәп, төпләнеп калган укытучылар язмышы белән кызыксына идем.

Үзем дә, Чувашстаннан килеп, Татарстанда яшәп калдым.

Ир-ат укытучылар күп иде мәктәбебездә. Ләкин зыялы укытучыларыбыз бик кыска гомерле булдылар: Рәшит абый, Миңназыйм абый, Зәкиулла абый, Равил абый, Шәүкәт абыйлар, Сәмигулла абый, Габделхәй абый...

Үземнең тормыш иптәшем Глус Нурлыгаян улы Шакиров та 50 яшендә вафат булды. Физика, технология фәннәрен укытты. Җаны, тәне белән эшкә бирелеп, укучыларын чын күңелдән яратып эшләде. Чын педагог иде ул. 21ел “Яшь инспекторлар” отрядын җитәкләде, укучылары белән Республика, Россия күләмендә җиңүләр яулап кайталар иде. Югары кан басымы, йөрәк авыруы белән интеккәч, эштән китәргә үгетли идек. Ничек инде, үзең теләп, яраткан эшеңнән китеп була? Китә алмады, мәктәптә үк җан бирде,  очар канатым.  Кирәк, ир-ат укытучылар бик кирәк  иде мәктәпкә...

Яраткан хезмәтеңне ташлавы бик авыр. Үзем эшләгән дәвердә арабыздан киткән  бик абруйлы, тырыш укытучыларыбыз Риф Хәмит улы, Рәмилә Мулланур кызы, Роза Мөнәвир кызы, Глүс Нурлыгаян улы... Бик яшьли вафат булган, районыбыз даны өчен тырышкан, үз-үзен аямый эшләгән Альбина Фәнил кызы, район, республика, Россия күләмендә җиңүләр яулаган, Бәтке урта мәктәбендә балаларга тырышып татар телен өйрәткән бик алдынгы райондашыбыз Гөлсинә Зәки кызы... Берсенең дә үзләрен авыру итеп саныйсы, эштән китәселәре килмәде.  Эшли-эшли китеп бардылар...

Миңнурый... Яраткан шагыйрәбез, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, син дә бүген арабызда юк...

Бу язмам сезнең рухларыгызны рәнҗетмәсен, дога булып кына барып ирешсен иде.

Миңнурый шигырьләрен укыйм:

Бәхет минем өчен – ил хөрмәте,

Халык мәхәббәте, җылысы.

Әйе, йөрәкләребез  тулы сезгә карата җылы хисләр, сагыну, мәхәббәт.  

Рәхмәт сиңа, Миңнурый! Яраткан шагыйрәм! Яшьлек поездына утыртып, “тарих сәгатенең укларын үткәннәргә таба юнәлтеп”,  туган мәктәбем, укытучыларым, хыялыма илткән юлларым, Глүсем, коллегаларым белән очраштырдың...

...Көзге җил елый, татар теле, укытучылар, мәктәпләр  язмышы хәл  ителә.

Миңнурый шигырьләрен укыйм:

Мин – мөгаллим, намусымда

Телем көне.

Газиз балалар булмасын

Телнең көле.

...Күрче, урамда ап-ак кар бөртекләре очкалый башлады. Кар ява. Туган телебез  турында барган барлык бәхәсләр дә уңай хәл ителер, газиз балаларыбыз телнең көле булмаслар, иншалла.

Әнә бит, күңелләрне сөендереп, дөньяны сафлыкка төреп, якты өметләр уятып, эре-эре кар бөртекләре уйнаклый.

Язмамны яраткан шагыйрәм Миңнурыйның шигырь  юллары белән тәмамлыйсым килә:

Күңелләргә кинәт килгән ак уй сыман,

Җир өсләрен йомшак кына ак кар кочкан...