Р .Батулла "Курай уйный бер малай"
план-конспект урока (5 класс)

Шакирова Затия  Небиулловна

Дщрес фрагменты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_fragmenty.docx18.51 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес фрагменты

Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”

Предмет: әдәбият.

Дәреслек авторы: Ф.Ә.Ганиева, Л.Г.Сабирова.

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Дәреснең максаты:

1. Рабит Батулланың “Курай уйный бер малай” әсәренә анализ ясау, монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.

2. Белем үстерү максаты: әсәрдән иң мөһим фикерне аерып алу күнекмәләрен үстерү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

3. Тәрбияви. Укучыларда матурлыкка соклану хисләре, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: укылган әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, анализлый белү, “курай” төшенчәсен белү.

Танып белү: чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру, белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.

Регулятив: дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Коммуникатив: әңгәмәдәшең белән аралаша белү, эшләгәндэ бер-береңә комачауламаска өйрәнү, нәтиҗә чыгара һәм аңлатып бирә белү.

Шәхси: эстетик тәрбия бирү, булган тискәре сыйфатларны бетерү өстендә эшләү.

Дәрес барышы.

1.  Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укытучы: Әйдәгез әле, укучылар, беренче әкиятне искә төшерик. Төркемнәргә сораулар, биремнәр бирелгән иде, җавапларны тыңлап үтик.

1 төркем. Апасы курайчы малайны ни өчен орышкан? Бу очракта кем гаепле?

2 төркем. Малайның курай уйнаудан туктамас өчен куйган тырышлыкларын сурәтләгән урыннарны табарга.

3 төркем. Бу вакыйга ничек тәмамлана? Курайчыга һәм апасына карата сездә нинди хис  уянды?

Укытучы: Укучылар, мондый каршылыкны ничек хәл итеп булыр иде?

Укытучы:  Укучылар,сезнең сыйныфта сәнгать мәктәбендә укучы балалар бар, алар төрле уен коралларында уйныйлар. Аларның чыгышларын тыңлыйк әле.

Минебаев Имиль курайда “Туган тел”, “Чабата” көйләрен уйный, бер укучы “курай” сүзенә төшенчә бирә, курайның нинди уен коралы икәнлеген аңлата.

Икенче әкияттәге вакыйганы эзлекле һәм күз алдына килерлек итеп сөйләү.

2. Әсәр белән эш.

1)Әкияттәге кайбер өзекләрне чылбыр буенча сәнгатьле уку.

2) Эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү:

- Кубәләк һәм малайның сөйләшүе Габдулла Тукайның кайсы шигырен искә төшерде?

- Өченче әкияттә нинди хәлләр була? Ни өчен без курайчы малайны гаеплибез?

3. Рефлексив бәяләү.

  • Рабит Батулланың әкиятендәге герой сезгә ошадымы?
  • Конфликт кемнәр арасында барды?

Укытучы. Әйе, курайчы малай изге гамәлләр генә кыла башлады, чөнки моң, курай моңы кеше күңеленә, тереклеккә уңай йогынты ясый. Курай моңын тыңлап, апасы да гүзәл, акыллы кызга әйләнде,табигать тә нурга төренде.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”

Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”Планлаштырылган нәтиҗәләр:М е т а п р е д м е т- “курай” төшенчәсен белү...

"Уйный-уйный өйрәнәбез", мастер-класс

Ничек итеп дресне кызыклы , мавыктыргыч итеп үткәреп була?...

М. Галиев иҗаты. “Уйна але” хикәясенә анализ презентация

М. Галиев иҗаты. “Уйна але” хикәясенә анализ презентация...

Сыйныфтан тыш чара "Уйный-уйный татарча өйрәнәбез"

Чара 5 "К" коррекция сыйныфлары өчен төзелде. Укучылар җырлар, уеннар аша татар телен өйрәнәләр. Үзләренең һөнәрләрен дә күрсәтәләр....

Уйна да көл, сабагыңны да бел

Татар теле дәресләрендә уен...

"Карлсон өрәк булып уйнай"әкиәте буйынса тест

quot;Карлсон өрәк булып уйнай" әкиәте буйынса тест...