Уйна да көл, сабагыңны да бел
методическая разработка

Камалиева Мәдинә Салихулла кызы

Татар теле дәресләрендә уен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Уйнап көлеп өйрәнәбез17.18 КБ

Предварительный просмотр:

              Башлангыч сыйныфлар өчен татар теле дәресләрендә

                                       куллану өчен уеннар

«Ватык телефон»

Укытучы бер укучының колагына мәгълүмат әйтә. Икенче укучы бу мәгълүматны башка сыйныфташына җиткерә. Һәркем мәгълүматны бер генә тапкыр әйтергә тиеш. Барлык укучылар да бер-берсенә әйтеп бетергәч, соңгы укучы аны кычкырып әйтә. Укытучы башта әйткән сүзен кабатлый.

Мәсәлән:

Укытучы “Мин Джунглида, зур өйдә яшим” дип әйтә.Укучылар бер-берсенә моны кабатлый.

                                              “Туп” уены

Укытучы укучыларны түгәрәккә бастыра. Туп алып, русча сүз яки сүзтезмә әйтә, аны берәр укучыга ташлый. Укучы русча сүзне татарча әйтергә тиеш була. Шуннан соң ул да русча сүзтезмә әйтеп, аны икенче укучыга бирә, тегесе аны тәрҗемә итә. Уен шулай дәвам итә.

                                “Нәрсә югалды”

Укытучы тактага өйрәнелгән предметлар сурәтләнгән карточкаларны беркетеп куя (карточкаларда берничә предмет булырга тиеш, мәсәлән: китаплар, дәфтәрләр, акбур, такта һ.б.), бу вакытта, укучылар һәр сүзне бергәләп кабатлыйлар. Шуннан соң укытучы барысына да күзләрен йомарга куша, һәм бер рәсемне ала. Укучылар югалган предметны белергә һәм, кул күтәреп, атамасын әйтергә тиеш булалар.

                                      “Нәрсә артык” уены

 Укытучы тактага өйрәнелгән предметлар сурәтләнгән карточкаларны беркетеп куя. Билгеле  бер темага бирелгән рәсемнәр  арасына икенче темадан бер предмет рәсемен куя. Укучылар “артык” рәсемне табарга тиешләр.

                                                 “Парыңны тап”

Укытучы укучыларны 2 төркемгә бүлә. 1нче төркемдәге укучыларга төсле карточкалар тарата. 2 нче төркемдәгеләргә төрле рәсемле карточкалар өләшә. Әлеге рәсемнәрне укучылар әйтә белергә тиеш. Укучылар карточкаларны бер-берсенә күрсәтеп, төс һәм предметларны телдән әйтеп чыгалар. Укучылар басалар. укытучы әкрен генә сүзтезмәләр укый, ә укучылар, әйтелгәннәрне тыңлап, үз парларын табарга тиеш. Кирәк булса, укытучы сүзтезмәләрне берничә мәртәбә кабатлый ала.

Мәсәлән: зәңгәр чәчәк, сары күбәләк, шәмәхә китап, яшел дәфтәр, сары өстәл, кызыл каләм, зәңгәр бетергеч

Барлыкка килгән парлардан укытучы сүзтезмәне әйттерә. Аерым укучылардан барлык сүзтезмәләрне дә әйттерергә була. Балалар иптәшләренең карточкаларыннан да укый алалар. Уен беткәч, сүзтезмәләрне үзгәртеп, парларны алмаштырырга да була.

                                      “Бу бармак...” уены

Укучылар башта аудиоязмада шигырьне тыңлыйлар. Дөрес һәм сәнгатьле итеп әйтергә өйрәнәләр.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – Чәнти.

                                “Кем җитез” уены

Укытучы тактада рәттән тезелгән уенчык рәсемнәре күрсәтә һәм бер сан әйтә. Укучылар бу сан астында торган уенчык яки предметны әйтергә тиеш. Кем беренче дөрес җавап бирә, шул алдагы санны әйтә, уен дәвам итә.

                                   “Кәләпүш” уены

Укытучы тактага төрле рәсемнәр элә. Такта янына бер укучыны чыгара, башына кәләпүш кидерә. Укучы тактадагы рәсемнәрне истә калдырырга тырыша. Аннан соң белән сыйныфка борылып баса. Укытучы бер рәсемне сайлый. Укучы, сыйныфташларына төрле сораулар биреп, нинди рәсем икәнен белергә тиеш. Мәсәлән:

-Ул зәңгәрме? Ул нинди? Ул ничә? Ул матурмы? Ул зурмы?...

Дөрес җавап биргән укучылар кәләпүә кия, уен шулай дәвам итә.

                              “Төсләр” уены

Алып баручы татарча берәр төсне атый. Укучылар шул төстәге предметны тотарга, аңа кагылырга һәм төс белән предметны атарга тиеш булалар.

                             “Ябалак” уены

Укучылар басалар. Бер укучы Ябалак була. Укытучы: “Көн! Куяннар сикерәләр”, диюгә, укучылар сикерә башлыйлар (укытучы хәрәкәтне күрсәтә). “Төн!” дигәч, бер урында катып калырга тиеш. Хәрәкәтләнгән укучыны Ябалак тота, ул уеннан чыга. Уен дәвам итә. Укытучы төрле командалар бирергә мөмкин: “Көн! Тычканнар йөгерә/ Балыклар йөзә/ Кошлар оча/  Хәрәкәтләрне укучылар белмәгән очракта, укытучы үзе күрсәтә

                                              “Оркест” уены

Бу уенны һәр дәрестә, аның һәр этабында башкарырга мөмкин. Укытучы дирижёр ролен үти, укучылар оркестр булалар. Укытучы бер-бер артлы сүзләр, сүзтезмәләр әйтә, укучылар игътибар белән тыңлап, берәмләп җавап бирәләр. Тиз темпта эшләнә. Мәсәлән:

салкын сөт (тәрҗемә), тоз (тәрҗемә), алма (тәрҗемә), минем ипием (тәрҗемә), ит (тәрҗемә), биш йомырка (тәрҗемә), тәмле балык (тәрҗемә) һ.б.            Русчадан тәрҗемә иттерергә дә мөмкин.

                       “Оркестр” уены

Укытучы укучыларга төрле сорау алмашлыкларын әйтә, укучылар текст җуенча җавап бирәләр.

-Кем?

-Әти, әни, кыз, малай һ.б.

-Нәрсә?

Кофе, чәй, сөт, ботка, балык, песи

-Нишли?

-Ашый, эчә, ярата.

-Нәрсә белән?

-Сөт белән, май белән һ.б.

Яңа сүзләргә укытучы үзе аңлатма бирә, аларны укучылардан әйттереп чыга.

                 Сәлам, дустым!       (рукопожатие)

                 Хәлләр ничек?         (по плечу сбоку похлопать)

                 Кайда булдың?        (слегка подергать за мочку уха)

                 Мин сагындым!        (руку прижать к сердцу)

                 Син килдең!              (развести руки)

                 Мин бик шат!            (обнять друга или повторить рукопожатие)

 (Уеннар “Сәлам” укыту методик китабыннан алынды)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”

Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”Планлаштырылган нәтиҗәләр:М е т а п р е д м е т- “курай” төшенчәсен белү...

"Уйный-уйный өйрәнәбез", мастер-класс

Ничек итеп дресне кызыклы , мавыктыргыч итеп үткәреп була?...

М. Галиев иҗаты. “Уйна але” хикәясенә анализ презентация

М. Галиев иҗаты. “Уйна але” хикәясенә анализ презентация...

Сыйныфтан тыш чара "Уйный-уйный татарча өйрәнәбез"

Чара 5 "К" коррекция сыйныфлары өчен төзелде. Укучылар җырлар, уеннар аша татар телен өйрәнәләр. Үзләренең һөнәрләрен дә күрсәтәләр....

"Карлсон өрәк булып уйнай"әкиәте буйынса тест

quot;Карлсон өрәк булып уйнай" әкиәте буйынса тест...