Чыршы утлары яктысында
методическая разработка (8 класс) на тему

Ягафарова Рушания Хаматзакировна

Яңа ел бәйрәменә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_byrme.docx23.31 КБ

Предварительный просмотр:

Чыршы утлары яктысында

(Яңа ел кичәсе)

Яңа өмет белән Яңа еллар килә,

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик,

Кушылсыннар безгә башкалар.

Тәңкә -тәңкә карлар яусын,

Бар дөнья тулсын.

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакъ булсын.

Бәхет,шатлык бүләк итсен

Һәр көн,һәр сәгать.

Йөрәкләргә ялкын салсын

Дуслык,мәхәббәт!

Яңа елның йолдызлары

Яктырак янсын,

Йолдыз кебек безнең тормыш

Мәңге балкысын!

Хәерле кич хөрмәтле укытучылар, укучылар, бәйрәмебез кунаклары!

Туган җиребез буйлап яңа ел атлый. Менә тиздән бик тиздән үзенең өр яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2016 нчы ел аяк басачак.

Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2016 нчы  елның тарих битләренә ниләр язылыр? Иске елдан Яңа елны  бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгелдә әйтеп  бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

Бәйрәм булгач, бәйрәм инде. Бер –беребезгә изге теләкләр,ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә,сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз. Теләкләрнең иң зурысын җиткерү һәм бүгенге бәйрәм кичен тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Зиатдинов Илдар Гыйльметдин улына бирәбез. Рәхим итегез! (отличница, ударниклар, олимпиадада урын алучылар чакырыла, бүләкләнә)

  1. Ә хәзер сезнең каршыгызда мәктәбебезнең уку алдынгыларын котлап, ансамбльдә җиңүче кызларыбыз “Тылсымлы мизгел” җыры белән!

Чәчәк кебек ап-ак карлар яуды

Туган ягын сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм диеп сорамагыз,

Бүген бездә Яңа ел бәйрәме..

(“Гиннес” китабы белән  Гөлия чыга)

  1. 7 класс укучылары бию

 

Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,         

Әйтерсең ,җиңүгә өнди ул яңа җыр

Ямь-яшел чыршылар –Яңа ел байрагы

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.

Дуслар, безнең бәйрәмебезгә нәрсәдер җитми кебек.

Әйдәгез,дуслар бергәләп Кыш бабай һәм Кар кызын  чакырабыз.

“Кар бөртекләре” уены уйнатыла. (Рузилә)

Балалар шигырьләрен сөйли.

  1. Давыдова Ирина “ Кыш бабай” җыры

Яңа ел да җитә инде Яңа ел җитә.

Безнең якка моңсу карап Иске ел китә.

Яңа елда һәрбер җанга бәхет кагылсын.

Яңа елда ышанычлы дуслар табылсын.

  1. Дип ,безнең күңелләрне 3-5 класслар  биюе күтәрә

Борчулары, шатлыклары- барысы да булсын

Борчулары онытылсын, шатлыгы калсын.

Яңа ел да җитә инде, Яңа ел җитә.

Безнең якка моңсу карап Иске ел китә.

  1. Ди 8 класс  укучылары “Яңа ел” җыры аша.

 

Әй ,Яңа ел, Яңа ел,

Өмет булып кил!

Керә торган Яңа елга

Өмет тулып кил.

  1. Кәефләребезне күтәрү өчен  Регинаны чакырыйк (җыр)

Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап.

Сезне биергә чакырып

Гармуннар тора уйнап

  1. Бәйрәмебезгә ямь өстәп, 9 класс укучылары чыгышын карап китик (бию)

Әллә  ниләр вәгъдә итеп ,

Серле Яңа ел килә,

Әйтерсең лә җир йөзенә,

Күктән зур бәхет иңә.

Бәрәкәтле кил,Яңа ел,

Уз әйдә түргә таба,

Сагынып сөйләрдәй булсын

Сине киләчәк заман.

  1. Ди, уңган, булган 7 класс укучылары (җыр)

Яңа елда яңа уңышлар сезгә.

Бүгенгедәй һәрвакыт булыгыз көләч

Күрешербез Яңа елда

Тагын да бер ел үткәч.

  1. Көчле алкышлар белән 8 класс укучыларын чакырыйк (бию)

Җырлыйк ,дуслар, бергә –бергә,

Яңгырасын яңа җыр.

Ак бәхетләр, ак шатлыклар

Алып килсен Яңа ел.

  1.  1,2 класслар җыр “Чыршы”

Яңа  елда бары бер зур теләк:

Тыныч булсын һәркем күңеле.

Һәркем булсын  оста үз эшендә,

Куандырсын хезмәт җимеше.

  1. 9 класс кызыклы номер

Теләгебез шул,игелекле булсын

Яңа аяк баскан Яңа ел,

Моң-зар түгел,шатлык алып килсен

Һәр яңа көн бирсен  яңа җыр.

  1. 3-5 класслар җыр “Әбием әкиятләре”

Ераклардан алган кебек дәшеп

Каршыладык аны бергәләп,

Кышлар карлы,җәйләр чыклы булсын,

Котлы булсын Яңа еллар!

  1. 1,2 класслар җыр (ингл.)

Матурлап саклыйкчы дөньяны

Бизикче сабыйлар дөньясын.

Елмаеп йокласын сабыйлар

Елмаеп йокыдан уянсын.

  1. 9 класс җыр
  2.  1,2 класс җыр “Мамочка моя”

Номерлар

1.    1,2 класслар “Тылсымлы мизгел” җыры

2.        7 класс укучылары бию

3.        Давыдова Ирина “ Кыш бабай” җыры

4.        3-5 классларның күңелле бию

5.        8 класс “Яңа ел” җыры

6.         1,2 класс бию “Новогодние снежинки”

7.        9 класс бию

8.        7 класс җыр

9.        8 класс бию

10.        1,2 класслар җыр “Чыршы”

11.        9 класс кызыклы номер

12.        3-5 класслар җыр “Әбием әкиятләре”

13.        1,2 класслар җыр (ингл.)

14.     Регина җыр “Яңа ел белән”

15.         9 класс җыр

16.         1,2 класс җыр “Мамочка моя”

Муниципаль тур олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар:

Шакирова Айсылу – рус теле победитель, рус әдәбияты призер, татар теле победитель, татар әдәбияты победитель.

Морозова Альбина - рус әдәбияты призер, татар әдәбияты призер.

Галеева Диләрә – рус әдәбияты победитель, татар теле призер, татар әдәбияты призер

Отличница: Шакирова Айсылу

Ударниклар: 

1. Давыдова Ирина – 2 класс

2. Низамеева Алия – 2 класс

3. Карипов Камил – 3 класс

4. Рамазанова Алина – 4 класс

5. Исмагилов Азат – 4 класс

6.  Рахманов Динар – 5 класс

7. Альмеева Регина –  7 класс

8. Гайнетдинова Камилә – 8 класс

9. Галеева Диләрә – 8 класс

10. Шакирова Рамилә – 8 класс

11. Гайнетдинова Миләушә – 9 класс

12. Морозова Альбина – 9 класс

13. Шарифуллина Рузилә – 9 класс

1,2 класс укучылары   “Алтын башак” ансамбль җыр конкурсында катнашып, 2 дәрәҗә дипломга лаек булдылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыршы утлары яктысында (8-11 класс укучылары өчен Яңа ел кичәсе)

Чыршы утлары яктысында(8-11 классукучылары өчен Яңа ел кичәсе)...

“Без кабызган утлар сүнмәс алар”…

Драматург Кәрим Тинчурин иҗатына багышланган кичә....

Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре.

Рус группаларында әдәбият дәресе....

Сценарий "Чыршы бәйрәме"

Сценарий для второй младшей  группы...

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Чыршы бәйрәме" тексты" 3 сыйныф, рус төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы ("Чыршы бәйрәме" тексты" 3 сыйныф, рус төркеме)Куллану өчен дәреслек: Күңелле татар теле , 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Р...

Иҗади эш "Сүнмәс утлар" Шакирова З.Н.

Публикация "Якты юл" газетасы, 2018...