Очрашу-2011
материал по теме

Ганиева Лейсан Фаргатовна

Күәм урта мәктәбендә буыннар очрашуы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mart_ochrashu.docx41.6 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Әтнә районы

               Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

Күәм урта гомуми белем бирү             мәктәбенә 35 ел уңаеннан очрашу.

                       

                                                2011ел, март

ЛәйсәнХәерле көн! Исәнмесез хөрмәтле укытучылар , мөхтәрәм кунаклар!

Сезнең барыгызны бүген биредә  күреп күңел шатлана, чөнки Күәм урта мәктәбендә бүген зур тантана, зур очрашу, зур бәйрәм!

  АлияБәйрәм  тантанасын ачу өчен кыңгырау чыңлату хокукы мәктәбебезнең алдынгы укучыларына бирелә.  (Музыка астында балалар керә) Музыкаль  монтаж өлеше.   Җыр “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

ЛәйсәнКотлау өчен сүзне  Күәм урта мәктәбенең директоры Хәкимҗанов Хәмит  Газыйм улына  бирәбез.

Алия Бәйрәм кунаклары арасында район мәгариф бүлеге мөдире Каюмов Айрат Фәнил улы да бар . Сүзне сезгә бирәбез Айрат Фәнилевич

 ЛәйсәнРайон башкарма комитеты   Мәрдәнов Габделнур Гыйльметдин улы

   АлияБезнең 100 еллык тарихы булган мәктәбебез -чын мәгърифәт  учагы һәмзур белем йорты. Күәм урта мәктәбенең берничә буын укытучылары бүген бездә  кунакта.

ЛәйсәнКуәм урта гомумбелем бирү мәктәбенең зур тарихы бар.( Презентация)

Эй мәктәбем тарих битләрендә

Синең исемеңне күргәндә

Хыялларым сәяхәткә китә

Еракларга, узган көннәргә

Мин чак кына тарих битен ачам,

Һәрбер бите дөрес, хак аның

Бала күңеленә орлык чәчкән

Күәмнәрнең  данлы мәктәбе!

  Алия.Беренче сентябрь, мәктәп, Укытучы -кемнең генә йөрәгенә уелмады икән ул кыңгыраулы мәктәп еллары!?. Кем генә булмасын кеше.. савымчымы әллә очучымы, укытучымы әллә колхоз рәисе, инженермы әллә, төзүче, галимме әллә тегүче-бөтенесе дә үзенең тормыш юлын шушу мәктәп бусагасыннан башлый. Тырышып тырмашып хәрефләр язарга, укырга сөйләшергә өйрәтеп, 11 ел буена тәрбияләп үстереп, ныгындырып карлыгач кебек ел да канатлар бүләк итүче нинди изге йорт ул мәктәп!

   ЛәйсәнВакыт ул тарих. Ә тарихка күз ташласаң ул шундый гади кебек...

Россиянең атказанган укытучысы Әхмәт абый  Галимҗанов, дистәгә якын Татарстанның атказанган укытучылары белем биргән мәктәп бу! Ә укучылары...! Беркемнең дә йөзенә кызыллык китермәслек, алар турында горурланып: “бу безнекеләр”, - диеп әйтә алабыз.

Тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримов “Күәм тарихы”н китап итеп эшләгән. Аңа нигезләнсәк, 1913 елда Күәм авылында 4мәхәллә булган.Дүртенче мәхәллә 1901 елда төзелгән. Һәм аңа Мөхәммәтшакир хәзрәт Сәйфуллин Фәтхерахман атлы улы хатыйб итеп раслана. Ул- Самат Шакирның әтисе була.Һәм муллалар арасында гыйлемле булуы белән аерылып торган.Фәтхерахман хәзрәт үз мәхәлләсендәге мәктәптә шәкертләр җыеп аларга сабак биргән,1911 нче елда авылда бердәнбер мәктәп була ул. Димәк безнең мәктәп оешуга инде  100 ел!

    Алия1935 елда яңа мәктәп бинасы төзелә, ул тулы булмаган урта мәктәп дип атала.1936 елда иске  авыл мәчете сүтелә, ике катлы мәктәп итеп яңа мәктәп янына күчереп салына, ул башлангыч мәктәп була. Мәктәп 1962 елда сигезьеллык ,1976-77 нче елларда мәктәпнең хәзерге бинасы төзелгәч, урта мәктәп итеп үзгәртелә.Бу мәктәп бинасы төзелүгә  төгәл 35 ел.

ЛәйсәнМәктәбебезгә Күәм авылыннан башка Дусым,Җилгелде, Каенсар, Әйшияз,Үртәм авылларыннан килеп укыган меңләгән укучылар белем алганАлар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк.Мәктәбебездә ныклы белем һәм тәрбия алып чыгып  районыбыз гына түгел , республика күләмендә танылган шәхесләрбар. Төрле урыннарда эшләгән, яшәгән, тырыш хезмәтләре өчен мактаулы исемнәр алганнар- мәктәбебезнең горурлыгы, алар  укытучылар һәм тәрбиячеләрнең хезмәт җимешләре.

Алия

...Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым

Сумка тотып “сабак укырга” дип

Борма сукмак буйлап атлавым, дип яза авылдашыбыз  Самат Шакир үзенең бер шигырендә.

 Язучы Самат абый Шакирны исә  Рәсәй дәүләтендә генә түгел, тәрҗемә ителгән әсәрләре аша чит илләрдә дә беләләр. Ул эзтабар әдип, шигъри  җанлы кыю каләм иясе.

Мәктәптә 1998 елның 9 нчы апреленнән алып Самат Шакир музее эшли башлады. Музейда Самат Шакир турында күп мәгълүмат тупланган.Биредә  язучының шәхси әйберләредә, аның турында истәлекләр, кулъязмалар,кызыклы экспонатлар һәм 200дән артык фото бар. Шулай ук язучының 31 үз китабы һәм 207 автографлы китаплар тупланган бай китапханәбез дә бар.

   ЛӘЙСӘНБөек Ватан сугышы герое булган авылдашыбызның 18 медальләре һәм күкрәккә тагыла торган билгеләре дә кадерләп саклана.Укытучы, журналист һәм шагыйрь булган Самат Шакир татар халкының сөекле улы, милләт өчен, татар телеһәм әдәбияты өчен зур өлеш керткән әдибебез ул. Самат Шакир безнең горурлыгыбыз һәм без аның исемен йөртүче исемле мәктәп булсак иде дигән теләк белән яшибез.

   АЛИЯ“Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар. Җил агач очларына кагыла ахрысы.Имән – урманның тарих укытучысы, Юкә –җыр, каен- әдәбият, миләш – рәсем укытучысы. Ә өрәңге кем? Ихтимал ул физиктыр? Каты һәм конкрет . Бәлки ул математиктыр? Төгәл, эмоцияләр белән исәпләшми торган. Мәңге яшел чыршы, төз наратлар- көчле энергияле агачлар, ачы җилләргә каршы торырга –тормыш каршылыкларын җиңәргә өйрәтүчеләр.Агачлар әллә нинди ныклы  куәт белән тигез хор булып шаулый.Бу тавыш кешене философ,композитор, шагыйрь иҗатчы  итәргә мөмкин”.

Ләйсән Әйе ,урман агачлары белән бай булса, мәктәбебез талантлы укытучылары белән билгеле. Укытучыларыбыз хөрмәткә лаеклы  зур хәрефтән язылган Мөгаллимнәр

Шавы булып яшел яфракларның

Зәңгәрлеге булып һаваның

Киләбезгә бәйрәм һәрбер көздә

Матурлыкта тиңе юк аның

Омтылабыз уй һәм йөрәкләрен

Баетырга бала халкының

Ләззәт тапсын киләчәктә эштән

Илгә бирсен көч һәм акылын.

Юк моннан да бөек максат,

Моннан мөһим, изге хезмәт юк.

Бар байлыгын биреп балаларга

Кеше күңелен бизи педагог.

  АлияУкытучы буларак зур ихтирамга лаеклы ,чын фикакарь хезмәт ияләре, меңләгән укучылары каршында ак йөзле булган өлкән буын бу шигырь юллары сезнең өчен .

Баш иям өлкәннәргә.

Баш иямен сезнең алда,өлкән буын,

Миңа кодрәт,киңәш биргән изге буын,

Дөнья  куйган мәшәкатькә сабыр буын,

Уй-хәсрәткә тез чүкмичә түзгән буын.

Борчуларсыз гына үтми безнең заман,

Талкый дөнья һәм кечесен,һәм олысын.

Сездәй сабыр,олы җанлы,матур булып,

Безгә дә,дим,картаерга насыйп булсын.

          ЛәйсәнӘ хәзер, бирегә ветеран укытучыларыбызны чакырабыз. Күәм урта мәктәбендә эшләп хәзерге вакытта лаеклы ялда булган мөгаллимнәребез:

1.Сәгыева Йолдыз апа Сибагат кызы

2.Фәизов Фәргать абый Гарифҗан улы      1969-2005

3.Борханова Земфера апа Гиният кызы      1965-2001

4.Батталова Нурания апа Бакый кызы        1969- 1999

5.Шәрипова Гөлсинә апа  Шәйхиевна        1954-1987

6.Бәйрәмов Рәфкать Бәйрәмович                 1987-1997

7.Гатауллина Назирә Искәндәр кызы          1969-2001

8.Шигапова Зәлфирә Шәрифулловна        1970-2004

1.Сораулар     Укытучы һөнәрен сайларга нәрсә этәрде? Гөлсинә апа

2.Укытучы һөнәренең төп асылы нәрсәдә дип уйлыйсыз?  Фәргать абый

3.Укытучы елы уңаеннан күңелегездә туган уйлар нинди?Нурания апа

4.Элеккеге һәм  хәзерге укытучының тормыштагы урыны роле нинди?Земфера апа

5.Укытучы нинди булырга тиешРәфкатьабый

6.Үз һөнәренең остасы булган укытучы дип кайсы хезмәттәшегезне атар идегез? Зәлфирә апа

7.Сез эшләгән чорның иң  кызыклы истәлекләре? Иң кызыклы шәхесләре?

Истәлекләр өчен зур рәхмәт

Ләйсән

Тормыш дәвам итә. сулар ага  Кеше килә, кеше китә җиргә

Үткән еллар кире кайтмыйлар  Кала хәтер кала истәлек    

Күнел генә  бераз моңсу никтер           Елмаюлы йөзләр, әйткән сүзләр

Ул юкларны бүген барлыймы?       Гел хәтердә һаман истә әле

Бу мизгелдә Күәм урта мәктәбендә озак еллар эшләп  инде арабыздан киткән укытучыларны искә алу урынлы булыр.

Ганиева Венера Хидиятовна

Юсупов Зөлкарь Гарипович

Ахметов  Мөхәммәтҗан Ахметович

Ахметова Миңсылу Сибгатовна

Шәрипов Шамил Шәрипович

Зарипова Роза Закиевна

Даутова Мәрьям  Мухаметзяновна

Фәттахова Равия Гатаулловна

Кәримова Наилә Каримовна

Лотфуллин Галим Фатхуллович

Рахимова Тазагөл Якуббаевна

Сәмигуллина Илсөя Сафовна

Ләйсән                                                  Алия

Укытучы, мәктәп –бу ике сүз         Укытучы булып туалармы?

Гомер  буе бергә янәшә                     Укытучы һәркем була алмый

Бер-бер артлы еллар уза бара          Олы йөрәк. сабыр канатлары    

Һәр кыңгырау дәшә дәрескә            Еллар аша уза сыналмый

Рәхмәт сезгә бүген мөгаллимнәр     Хезмәтебез чиксезсез, эшегез күп

Сез кадерле апа,абыйлар                 Өлгерәсез, җитә мәшәкать

Хөрмәт итә сезне , әйе күпләр        Бәйрәм  очрашулар котлы булсын

Яраталар  сезне сабыйлар                Барыгызга бүген зур рәхмәт

Ләйсән

Укытучылар һәм  мәктәп  белән очрашуга килгән укучылар да бүген бездә кунакта . Алар Күәм мәктәбен төрле елларда тәмамлап тормышта үз урыннарын тапкан , билгеле бер уңышларга ирешкән кешеләр. Бу укучыларны бүген дәрескә чакырып кыңгырау чыңлый. Дәрескә түбәндәге укучыларны чакырабыз.

ИСЕМЛЕК УКЫЛА

Алия

 Тарих дәресен алып  бара Күәм урта мәктәбенең ветеран укытучысы Батталова Нурания Бакый кызы.

Укучылар өчен сораулар:  Керешсүз

Әйдәгез укучылар  хәзер мәктәп тарихын искә төшерәбез

1.Урта мәктәп кайчан төзелгән?   1976ел

2. Мәктәп директорларыннан кемнәрне  атый аласыз?   Зарипов Р.А. Ахметов М.А.

    Хакимҗанов Х.Г.

3. Сыйныф җитәкчегезнең туган елы кайчан?

4. Мәктәп кайчан унбереллыкка әйләнде?

5. Алма бакчасы кайчан утыртылды?     2004ел

6. Мәктәп елларыгызга кире кайта алсагыз кайсы укытучы дәресендә булыр идегез?

7.  Классташларыгыз белән еш аралашасызмы?

8. Мәктәп елларында иң хәтерегезгә уелып калган бәйрәм нинди?

“Уйларымда мәктәп еллары” Хисматуллина Зөһрә  Хафизов Фәрит

 Пионерлар керә (Пионерлар булып киенгән укытучылар керә, быргы барабан белән, рапорт бирү ,җыр)

Иптәш өлкән пионер вожатый, Самат Шакир исемендәге дружина бүгенге бәйрәмгә әзер. Безнең девиз:

Один за всех, все за одного

Наша песня:

Без пионерлар бүгенге тантанада  сүз бирәбез: һәрвакыт тырышып укырга, өлкәннәргә ярдәм итәргә, олыларны хөрмәтләргә , мәктәпне укытучыларны яратырга, туган илгә лаеклы гражданнар булып үсәргә сүз бирәбез

Без һәрвакыт әзер!

Ләйсән

 Рәхмәт  сиңа язмыш!

Гомер агышында

Бер-беребезне ничек табыштырдың!

Очрашуны ничә еллар буе көткән

Күңелләрне бүген кавыштырдың!

Тормыш дулкынында

Шаулап акты яшьлек

Сагынып сөйләр өчен үткән заманда            

Ә шулайда  матур хәтирәләр  бик күп

Сөйлик аны дуслар янында

АлияҮзенең хезмәт юлын  Күәм урта мәктәбендә башлап җибәргән яки безнең мәктәптә тәҗрибә туплаган  аннан  башка урынга яки  өлкәгә күчкән, шулай да үткән елларны сагынып искә   алучы,  мәктәп белән элемтәне өзмәгән , күренми  торган җепләр белән  мәктәпкә бәйләнгәншәхесләр күп. Күәм урта мәктәбендә , зур хезмәтләр  куеп -күп эшләр башкарган шәхесләрне бирегә чакырабыз

1.Зарипов Радик  Абдуллович 1976-88

2.Зарипова Фәния  Ягудовна 1976-89

3.  Хәбибуллина  Илсөя Шафиковна 1964-1988

4.Шәйхиева Сания Котдусовна1977-1989

5.Сәгыева  Ләлә Нуровна1979-86

6.Галләмова   Рәйсә Гыйлемхановна 1983-88

7.Ахметзянова (Хәбибуллина)    Илсөя  Мәгъсүмовна 1978-1983

8.Кәримова Вәсилә  Кәримулловна 1972-1989.

9.Хәкимҗанова Наилә Гәзыймовна

10.Гатауллин     Ягъфәр Шәйхиевич 1975-77

11.Фазылов Ренат   Миндиярович1977-1979

12. Шәйхиева Зөлфия Маулиевна  1977-1978

Сораулар

Ләйсән        

 Илдә барган зур-зур комплекслы төзелешләр киң җәелдерелгән бер мәлдә, Күәм авылының уртасында мәһабәт бина- мәктәп төзелә башлый Мәктәп  проектын  уйлап, үз өстенә зур җаваплылык алып,төзелеш  эшенә колхоз рәисе Сәмигуллин Әдһәм абый  җитәкчелек итә. Мәктәп  салынып  бетеп, үз ишекләрен 1976 елда  ача.Мәктәп төзелешендә бик күпләрнең  зур хезмәте кергән. Урта мәктәпнең беренче директоры итеп Зарипов Радик Абдуллович билгеләнә. Мәктәпне җиһазлау, бердәм тырыш коллективны туплау эшенә яшь җитәкче армый талмый хезмәт итә,үзенең бөтен көчен куя.

Ул барлык  эре, вак мәсьәләләрне һәрчак  төгәл уйлап хәл итүче , юкны булдырып , барның  кадерен белергә өйрәтүче җитәкче, кешелекле коллегаһәм  үз фәненә укучылар күңелендә мәхәббәт уятучы алучы  педагог.  Бу чорда коллектив бик  зур, укучылар саны  күп -444 бала, мәктәпнең тоткан урыны да югары; район, республика  күләмендә дә билгеле. Тынгысыз җанлы директор  салган сукмактан атлап бару башкаларга  авыр булмый. Радик Абдуловичның аннан соңгы хезмәт юлы  Татарстанның Мәгариф министрлыгында дәвам итсә, бүгенге көндә социаль һәм гуманитар белемнәр институтының проректор урынбасары булып эшли.  Укыткан укучыларыгыз ,хезмәттәшләрегез , әти-әниләр әле дә аны сагынып искә ала.

  1. Күәм  мәктәбе 1976-77нче уку елында урта мәктәп итеп үзгәрделә Радик Абдуллович ,  урта  мәктәп ачу мәшәкатьләре турында  искә төшереп үтсәгез иде

  1.  Бүген сезне  нинди хатирәләр биләп алды? Фәния апа

  1.  Сез эшләгән дәвердә мәктәп коллективы кайсы ягы белән  истә калды?Илсөя Мәгъсүмовна

  1. Укучыларыгыз арасында укытучы һөнәрен  сайлаганнары бармы, алар белән элемтәдә торасызмы? Наилә апа
  2. Беренче хезмәт юлын башлаган мәктәп күңелегездә нинди эз калдырды? Ренат абый
  3.  Хезмәт чирканчыгы алган Күәм мәктәбе тирән уелгандыр,шул хатирәләр арасында иң кадерлесе кайсысы? Рәйсә апа
  4. Укытучы һәм җитәкче һөнәрләрен ничек тәңгәл китерә алдыгыз?Ягъфәр абый
  5. Укытучыны  маяк- юл күрсәтүче диләр, тормыш диңгез сез кемнәрне туры елга чыгардыгыз (Илсөя Шафиковнага)
  6. Укытучы- остаз буларак  яшь укытучыларга әйтер сүзегез? Ләлә Нуровна
  7. Сания Котдусовна ,хәзерге мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләргә карашыгыз
  8. Күңелегездә бүгенге очрашудан нинди тәэсирләр туды ?Вәсилә апа

Концерт номерыБию  Арипова Лилия

Алия

Караңгылык пәрдәләрен ярып.

Күктә йолдыз булып янасың

Гомер буе янып яши алсаң

Укытучы була аласың

           Сулар үргә каршы акмаса да

                                                                       Таулар үрләр аша багасың

                                                                       Биеклектән –биеклеккә менсәң

                                                                       Укытучы була аласың

Ләйсән

         Бала күңеленә белем белән

         Бәхет орлыклары саласың

         Кешеләргә бәхет бирсәң генә,

         Син бәхетле була аласың

         Укытучы була аласың

1. Кәримова Әлфия Фоатовна                1981-1989

2.Хәкимова Рәдинә Гарафиевна           1976-1985

3.Абдуллин Бәгъдәнур Гайзуллович    1979-1995

4.Габидуллина Резида Хамитовна        1983-1984

5.Ахмадуллина Илсөяр Ануровна        1982-1986

6.Ахметзянова Гөлнур Гильфановна    1984-86

7.Хисматуллин Илнур Рахимзянович    1991

8.Мөхәрләмов Гомәр Мәсгутович  1978-81   1984-89

9.Сабитова Люция Фирдусовна 1985-1989

10.Фатхуллина Гөлнара Таһир кызы1985-2004

11.Җәләлиев Наил Фәйзиевич      1976-79

12.Җәләлиева Фәридә Тәбризовна 1976-79

13 Фәйзрахманов Марсель     1980-84      

 Сораулар:

1.Сез ничек уйлыйсыз тормыш дәресләрен мәктәптә өйрәтәләрме? Әлфия апа

2. Мәктәп балачакның матур бер хатирәсе, беренче сыйныфка бару сезнең хәтердәме? Гөлнара апа.

3.Балалар тәрбияләүдә сез өстен күргән алымнар нинди? Люция Фирдусовна

4. Талантсыз бала булмый диләр, сезнең фикерегез нинди?Илсөяр Ануровна

5.  Шәһәр һәм авыл баласы арасында аерма бармы? Резеда Хамитовна

6. Сайлау мөмкинлеге  булса сез нинди һөнәр сайлар идегез? Илнур

7. Рәдинә апай мәктәптә үткәреләчәк очрашу турында ишеткәч күңелегездә нинди уйлар туды? Яшьлек еллары хәтирәләрен искә төшерсәгез иде

8.Ир-егет укытучының укучыларга   һөнәр сайлауга  юнәлеш бирә ала дип саныйсызмы? Гомәр абый

9. Бәгъдәнур абый сәнгатькә гашыйк булу укытучы һөнәрен җиңеләйтте дип әйтә аласызмы?

10.  “Бер очрашу- үзе бер гомер”  диләр .  Бүген сезнең  иң дус якын хезмәттәшегез биредәме7

Истәлекләрегез өчен зур рәхмәт

Ләйсән

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдек мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште безне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә

Үтте бик күп айлар,үтте еллар

Үсеп җиттек,сизми калдыгыз

Белем үрләренә омтылдык без

Безгә һәрчак юлдаш булдыгыз.

Мәктәптә без канат ныгытабыз

 Ә аннан соң очып китәбез.

Бу тормышта табып урыныбызны

Туган илдә хезмәт итәбез

 Җыр  Туган җирем минем Татарстан  Хафизов Фәрит

Күәм урта мәктәбенең  горурлыгы булган  медалистлар

Концертномерыбию 10 кл.

Укытучылар алар бар да яхшы,

Ә Сез-барыннан да яхшырак.

Сездән дә якын укытучыларны

Таба алмабыз без кабат.

Сез бәхетле ,укучы күңеленә

Бәрәкәтле орлык сиптегез.

Күңел күзләрегез белән күрә белеп

Хыялларын шундук сиздегез.

1.  Загидуллина Нурзыя Фоат кызы  1982-85

2.Гатауллин Айрат Мансур улы 1997-2000

3Сәмигуллина Лилә Әхтәм кызы 1992-1993  1995-2001

4.Сөләйманова Наилә Тәлгать кызы 1987-1992

5.Баһаветдинова Наилә Наил кызы 1993-1994

6.Гарипова  Лилия Рәфкать кызы 1989-1990

7.Раимов Радик Зөфәр улы 1986-1989

8.Хафизов Госман Зариф улы

9Сибгатова Эльмира Гаязовна 1989-1990

10 Сафарова Резеда  1989-1990

11 Галимуллин Таһир Илгизәр улы

12Гатауллин Таһир Фоат улы

13 Мортазин Рөстәм Камил улы

14 Халитова Гөлназ Габделнур кызы

Сораулар:

1.Мәктәп җитәкчесендә  нинди сыйфатлар булу яхшы?

2. Укытучы булу өчен ничә ел укырга кирәк?

3. Ир балалар белән кыз балаларга  бер үк тәрбия бирү яки аерым укыту һәм тәрбияләү  дөрес булыр иде  дип саныйсызмы?

4. Сез зур түрә булган очракта мәктәп системасына нинди үзгәрешләр кертер идегез?

5. Мәктәптә Сез нинди укучы идегез?

6. Укытучылар династияләрен беләсезме?Үз балаларыгызның укытучы булуын теләр идегезме?

7. Мәктәп балачак иле, сез аның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

8.Мәктәп елларына кире кайтып булса,  кайсы сыйныфта укыр идегез?

9.  Беренче сентябрь сезнең өчен нинди бәйрәм

10 Гомер уза аккан сулар кебек, диләр. Сез бу сүз белән килешәсезме?

11 Укытучы бәхете нәрсәдә дип уйлыйсыз?

 Истәлекләрегез өчен рәхмәт

Укытучыма

Укытучым минем Синең өчен
Шигъри юллар килә күңелгә,
Керсез уйлар бөреләнә җанда,
Йөрәкләрдән моңнар түгелә.
Синең күзләр җылы караш сирпи
Якты нурлар бизи кыйбланы.
Укытучым  син - кояшы
Мәктәп дигән нәни дөньяның.

Бүгенге көндә Күәм урта мәктәбенең  укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә таянып эшләрлек эш алымнары  үз юнәлеше бар. Яңа технологияләр кулланып укучыларның белем сыйфатын һәм иҗади сәләтләрен үстерү тирән һәм ныклы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Сәләтле укучыларыбыз, тәҗрибәле укытучылар безнең горурлыгыбыз. Республика күләмендә үткәрелгән ярыш –бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңүчеләребез бар. Татар теле ,рус теле фәннәре буенча укучыларыбыз инде ике ел рәттән беренче урында.  

Олы җанлы укытучы исемен
Син йөртәсең горур, хөрмәтләп.
Синең исем белән мактаулы һәм
Синең исем белән хөр мәктәп!
Киң карашлы укытучы да син,
Таянычы һәрбер баланың,
Киләчәктә гөлчәчәккә күмелер
Син эз салган мәктәп аланы.
Синең сүзең иң саф чишмә кебек
Шифа бирә һәркем аңына,
Мәрхәмәт һәм шәфкать йөге белән
Тумыштан ук сеңгән каныңа.
Киң күңелле һәм ярдәмчел дә син -
Җитәкчегә тәңгәл сыйфатлар.
Җылы сүзең, акыллы киңәшең
Һәр кешенең күңелен сихәтләр.
Син гүзәлсең бөек эшең белән,
Шигъри җанлы Олы мөгаллим...
Хис агымына күпнокталар куеп,
Сүзләремне инде төгәллим.

Бүгенге очрашуны оештыруга ярдәм иткән иганәчеләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Тукай җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте  җитәкчесе Хакимов Илфат Рәфкать улына

Дусым  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят е җитәкчесе Гәрәев Хәмит Хәйдәр улына

Эшмәкәрләр Хабибуллин Рөстәмгә  , Нуриев  Гаязга  бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Кайткан барлык кунакларга ; укытучыларга, укучыларга җылы сүзләрегез  теләкләрегез өчен зур рәхмәт

Һәркайсыгызга  сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар телибез  

Әй мәктәбем!

Син бар, син яшисең!

Тормышыбыз синнән башлана

Бабайлардан килгән изге сүзләр

Туган телдә сөеп ятлана.

Юк хушлашмыйк  , бары саубуллашыйк                                    

  Аерылышып киткән чагында

Бу изге йорт, туган нигез кебек

Очраштырыр безне тагын да.