"Чишмә" берләшмәсе белән очрашу"
материал по теме

Афандиева Лилия Малиховна

 

Чишмәләр, чишмәләр... алар җир куеныннан ургып чыгалар да, челтер-челтер итеп җыр җырлагандай, елгаларга, аннан диңгезләргә барып кушылалар. Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең яшәү дәверендә аңа йөргән, бер үк вакытта аны җитәкләгән төбәгебез әдипләренең дә иҗат юлы әнә шул чишмәләр юлына охшаган дип әйтеп булыр иде. Берләшмәдәге иҗат давыллары тәэсирендә беренче китаплпрын язып бастырган, тора-бара татар әдәбиятының үрләренә менгән, олуг язучылар булып киткән Ш. Бикчурин, Җ. Рәхимов, Ә. Гали, А. Хәсәнов, Г. Рәхим, Җ. Дәрзаман, Р. Байтимиров, һ.б. “Чишмә”нең горурлыгы булып санала.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Шамил Бикчурин исемендәге региональ

«Чишмә» берләшмәсе белән очрашу.

Харисова Лилия Малих кызы

Хәертдинова Резидә Хәтиф кызы

Лениногорск районы В.П.Чкалов исемендәге

 Шөгер мәктәбенең татар теле укытучылары.

Максат:

1. Туган якның күренекле шәхесләрен барлау.

2. “Тарихи – мәдәни мирасны саклау” елы кысаларында башкарылган эшләр нәтиҗәсе буларак татар теле һәм әдәбияты кабинетында “Тамчы” әдәбият-сәнгать бүлеген ачу.

3. Туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.

Җиһазлау:  

Плакатлар: “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, “Әй, каләм!  Калебеңдә ни бар? ”  

Компьютер, проектор, якташ язучылар һәм рәссамнар иҗатыннан күргәзмә.

Очрашуның барышы.

I бүлек

Залда әкрен генә “Шөгер көе” яңгырый. Ике алып баручы чыга, экранда Шөгер төбәге күренешләре.

А.Б. Җырлы яктан, нефть ягыннан без,

Төгәлрәк әйтсәк, Шөгердән,

Шөгернең дә иң түреннән

Чишмәләре бәргән җиреннән.

А.Б.Әйе, челтрәп аккан чишмәләре булган Шөгер төбәгендә бүген чын мәгънәсендә шигырь бәйрәме. “Чишмә” иҗат берләшмәсе бүген бездә, Шөгер урта мәктәбендә, кунакта. Кунакларның да әле Сүз тәмен белгәннәре, дөнья ямен тойганнары килде бүген.

А.Б.Иң беренче бүгенге очрашуда катнашучы кунаклар белән танышып китик:  - Шамил Бикчурин исемендәге региональ «Чишмә» берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибулла.

- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәрис Минһаҗев.

- Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуаров.

- Танылган язучы Җәмит Рәхимовның тормыш иптәше, җәмәгать эшлеклесе Галия Рәхимова.

- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре композитор Каюм Шәрәфов.

- Шагыйрә, Рәхимә Габдулганиева.

- “Заман сулышы” газетасы баш мөхәррире Алсу Миннибаева.

А.Б. Ә  очрашуның сәбәбе ни соң? Ник җыелыштык без әлеге күркәм бинага?  Беренчедән, “Чишмә” иҗат берләшмәсе белән аралашу, очрашу, яңалыклар белән уртаклашу; икенчедән, бүген мәктәбебездә безнең өчен шатлыклы вакыйга – татар теле һәм әдәбияты кабинетында яңа бүлек - ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ бүлеге ачыла. Әлеге бүлек ачылуга да безнең “Чишмә” берләшмәсе үзеннән зур өлеш кертте. Бу хакта әле алда сүз булыр.

А.Б.Чишмәләр, чишмәләр... алар җир куеныннан ургып чыгалар да, челтер-челтер итеп җыр җырлагандай, елгаларга, аннан диңгезләргә барып кушылалар. Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең яшәү дәверендә аңа йөргән, бер үк вакытта аны җитәкләгән төбәгебез әдипләренең дә иҗат юлы әнә шул чишмәләр юлына охшаган дип әйтеп булыр иде. Берләшмәдәге иҗат давыллары тәэсирендә беренче китаплпрын язып бастырган, тора-бара татар әдәбиятының үрләренә менгән, олуг язучылар булып киткән Ш. Бикчурин, Җ. Рәхимов, Ә. Гали, А. Хәсәнов, Г. Рәхим, Җ. Дәрзаман, Р. Байтимиров, һ.б. “Чишмә”нең горурлыгы булып санала.

А.Б. Хәзер сүзне  Шамил Бикчурин исемендәге региональ «Чишмә» берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллага бирәбез. Рәхим итегез!

 Татар халык көйләренә тезмә. Башкара 10сыйныф укучысы Гәрәев Айрат.

А.Б.  Даими бәреп торган чишмәләр беркайчан да саекмаган кебек, “Чишмә” бүген дә тулы канлы илһам чыганагы. Аның тормышында актив катнашып, иҗат итүче , үзе дә балаларга ана теленә мәхәббәт орлыклары салган, гомерен татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган ветеран укытучы шагыйрәбез – Рәхимә апа Габделганиевага сүзне бирик әле.

Р. Габделганиева “ Матурлык алиһәсе ” , укый 7б сыйныф укучысы Хәсәншина Айгөл.

А.Б. И, каләм, кальбеңдә ни бар? Кальбеңдә - йөрәгеңдә, күңелеңдә ни бар? Каләм дип мөрәҗәгать итәм, чөнки әлеге сүз, безнең бай тарихлы әдәбиятыбызны матур, мәгънәле әсәрләре белән баетып торучы  каләм ияләрен дә аңлата, минемчә. Ниләр бар сезнең күңелдә, кадерле шагыйрьләр? Сүзне сезгә бирәбез , безнең яраткан укытучыбыз, шагыйребез Таһир Яруллович.

 Т.Шәмсуаров ” Безнең әтәч“, укый 1 сыйныф укучысы Хәертдинов Дамир.

 “ Без Шөгердән” Т. Шәмсуаров сүзләре, К.Шәрәфов көе. Җырлый 7 сыйныф укучысы Тахавова Диляра.

А.Б.Күпме җыр бар бу дөньяда,                                     Кайберсе буш, ә кайберсе

             Күпме әле язалар.                                                     Чишмә булып чыңларлык,

             Мәңгелек җырлар аз түгел,                                      Кайберсе күзләрне йомып,

             Бер көнлек җырлар да бар                                         Онытылып тыңларлык.

.  

А.Б. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, берләшмәдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче композиторларыбыз, җырчыларыбыз, рәссамнарыбыз да бар. Ягъни күпкырлы иҗади дуслык хөкем сөрә анда. Сүзне Каюм абый сезгә бирәбез.  

К.Шәрәфов көе  “Гармун”,   җырлый  Алинә Якупова

А.Б. Мирас – байлык  бит ул. Ә байлыкны саклап тотсаң гына, һәм аны тагын да баета барсаң гына бәрәкәтле була бит. Бүген без әби-бабаларыбыз безгә мирас итеп калдырган Сүз сәнгатен - әдәбиятны беләбезме? Кыйммәтледән кыйммәтле, энҗе-мәрҗәндәй тиңсез хәзинәбез – туган телебезне яратуыбыз хакмы? Бу сорауларга җавапны, даими рәвештә балалар белән аралашып торган, күренекле авылдаш язучыбыз Җәмит ага Рәхимовның тормыш иптәше  Галия апа Рәхимова бирә алыр дип уйлыйм. Галия апа , рәхим итегез!

Җ.Рәхимов “Өч бәрәңге” әсәреннән өзек.

А.Б. Туган телебез әнкәйләрнең бишек җырыдай назлы, чишмә челтерәведәй саф безнең. Бүген сез тыңлаган шигырьләр дә нәкъ шулай яңгырады. Ә кичәбездә башкарылган җырларда туган телебезнең бөтен нечкәлеген, аһәңен тойгансыздыр Сез. Ә менә бүгенге очрашуда катнашучы рәссам Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗевның күңелендә дә җыр тирбәлә. Туган якка, туган телебезгә булган мәхәббәтен ул рәсемнәре аша аңлата. Ә туган телебезне пакъ килеш, саф килеш киләчәк буыннарга тапшыручы иҗат әһелләренең портретларын киндергә төшергәндә нинди хисләр кичерде икән рәссам? Сүзне аңа бирик. Рәхим итегез Мөдәрис Мөхетдинович.

Җыр “Шушы яктан, шушы туфрактан без”. Башкаралар 10 сыйныф укучылары

    А.Б.  Бүген безнең арабызда үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче авылдашыбыз, рәссам , Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Мансур ага Закиров та бар. Аны олуг юбилее белән котлыйбыз, эшегездә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. Сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез!

А.Б. Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе. Чишмә башы туган телдән, туган төбәктән, туган йорттан, әнкәйләрнең бишек җырыннан, мәктәптән башлана. Ишеттегезме сез бүген нинди матур итеп челтерәде бу чишмә? Аның көмеш чыңнары булып Т. Шәмсуаровның, М. Вәлиуллованың, Җ. Дәрзаманның һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Аларга көчле агым булып Ринат Хәбибовның,      Каюм Шәрәфнең  җырлары,     Галия апа Рәхимованың сөйләүләре кушылды. Еллар үтәр, ләкин чишмә чыңы кимемәс, иҗат елгасы саекмас, төбәгебездә яңадан-яңа сәнгать җәүһәрләре балкып чыгар. Моның бер, кечкенә генә, сәбәпчесе булып татар теле укытучысы тора, минемчә. Шуңа күрә дә инде бүген, “Чишмә” берләшмәсе ярдәмендә, күренекле рәссамыбыз тарафыннан татар теле һәм әдәбияты кабинеты кысаларында иҗади бүлекчәгә нигез салына. Барыгызны да шул тантанага чакырабыз!!!

     

II бүлек

Тантаналы рәвештә кызыл лента киселә.

А.Б.Чал тарихың түреннән мин

        Карыйм: юлың якты.

Бер баһадир булып күренәсең,

Бөек татар халкы.

Батыршаларга әйткән бәетләрең,

Җыр-моңнарың татлы.

Батыр да син, эшчән, киң күңелле

Бөек татар халкы.

Мактауларга мохтаҗ түгелсең син,

Тик мактауга хаклы,

Илгә Тукай кебек уллар биргән

Бөек татар халкы.

Һәр туганың кебек көчле,зирәк,

Уңган син, талантлы.

Бу дөньяның шанлы бер баласы

Бөек татар халкы.

Намусың ак тарих каршысында

Йөзең ачык якты.

Киләчәккә кыю атлап кер син,

Бөек татар халкы!

Килгән кунаклар татар теле һәм әдәбияты кабинетына үзләренең китапларын, бүләкләрен тапшыралар.

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Галәмдә очрашу

Бүгенге көндә кайбер балалар, кеше белән аралашканда, үзләренең шәхси чикләрен (личное пространство в общении)билгели дә, кора да белмиләр. Әлеге дәрес эшкәртмәсе нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга...

Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...

Очрашу-2011

Күәм урта мәктәбендә буыннар очрашуы....

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе...

,,Агыйдел дулкыннары “ әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу

Укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...